Башкортстан татарларының йолалары — яңа китаптан өзек | intertat.tatar

Башкортстан татарларының йолалары — яңа китаптан өзек

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты» басмасын чыгарды. Китапта Башкортстан татарларының халык авыз иҗатын системалы рәвештә җыю һәм өйрәнү эшен башлап җибәргән беренче галим Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗановның (1939 — 1996) хезмәтләре тупланган.

Риф Мөхәммәтҗанов 1967 елдан алып 1990нчы еллар башына кадәр Башкортстанның татарлар күпләп яшәгән районнарына утызга якын фольклор экспедициясе оештыра, йөзләрчә авылны урап чыга. Әлеге экспедицияләрдә җыелган фольклор материаллары тиз арада фәнни әйләнешкә кереп китә. Галим Ык буендагы татар авылларында таралган йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә аерым игътибар бирә.

Риф Мирхәбибулла улы алып барган тикшеренүләр соңыннан студентлар өчен дәреслекләр, уку кулланмалары булып формалаша. 1977 елда аның «Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: туй поэзиясе» һәм 1982 елда «Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: календарь поэзия» дип аталган хезмәтләре дөнья күрә.

Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган китапның нигезен галимнең югарыда атап үтелгән ике уку кулланмасы тәшкил итә. Җыентыкның ахырында Риф Мөхәммәтҗановның 1973 — 1992 елларда «Казан утлары» журналында дөнья күргән йола иҗатына кагылышлы мәкаләләре дә урын алган. Бу китап аша Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезнең бай фольклор мирасы белән танышырга мөмкин.

«Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты» китабын төзүчеләр — Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының галимнәре Илдус Фазлетдинов һәм Ильмир Ямалтдинов. Басманың электрон варианты институтның сайтында урын алган. Китап белән кыскача танышу өчен аннан өзекләр тәкъдим итәбез.

«Карга туе»

Язгы-җәйге мизгелдә килгән уенлы-җырлы йолалардан карга туе бик характерлы. Башкортстанның татарлар һәм башкортлар яшәгән күп кенә авылларында карга туе әле дә үткәрелә.

Аучылык, балыкчылык йолалары онытылып бетеп бара, әмма карга туе (Ык буе типтәрләре карга боткасы, дип атый) йолачылык элементларын күпләп саклавы белән аерылып тора.

Карга туе, гадәттә, җирләр ачыла төшкәч, каргалар килгәч үткәрелә. Язгы бәйрәмнәрнең барысында булган кебек, бу көнне яшүсмерләр он, ярма, май, йомырка һ. б. шундый азыклар җыя. Бала-чага йомыркаларны төрле төскә буяп, тәгәрәтеп уйный. Карга туеның эчтәлеген түбәндәге мисаллар да ачык сөйли:

Карга әйтә: карр, карр,

Туем җитте — барр, бар.

Ярма, күкәй алып бар,

Сөт-маеңны тагын ал,

Әпәй, итең салып барр!

Барр, барр, барр!

Яки:

Хуҗалар, хуҗалар, өйдәмесез?

Карга туе — беләмесез?

Йомыркалар бирәмесез?

Йомыркалар бирмәсәгез,

Тимер тукмак алырбыз,

Савыт-сабаң ярырбыз,

Йомыркалар бирсәгез –

Тавыкларыгыз кытласын

Кытласын да кортласын!

Иләк-иләк йомырка,

Кыт-кытыйк!

Кыт-кытыйк!

Ык буе районнарында, мәсәлән, Ярмәкәй районы Иске Турай авылында, әле 1930 елларга кадәр карга боткасы өчен аш-суларны ат белән менеп җыеп йөргәннәр. Җайдак егетләр һәр капка төбендә туктап, шулай кычкыра торган булганнар:

Казылык! Ярма! Сөт! Күкәй!

Ит тә бир әле, түтәй!

Шулай җырлап, авылны урап үткәннән соң, карга булып каркылдап, тавык булып кыткылдап, киенеп-ясанып, табигатьнең иң күркәм җиренә — калку чишмә буена юнәләләр. Зур-зур казаннарда аш, ботка пешә, йомыркалар буяла. Аш-суга оста карчыклар карга боткасын өлгерткәнче, төрле уеннар оештырыла, җыр өзелми. Ботка пешеп өлгергәч, иң башта ботканы барчасы бергә, учлап, җиргә сибәләр, чишмә суына корбан итәләр (җир тук булсын, су иясе тотмасын, яңгыр бирсен). Туй караңгы кичкәчә дәвам итә.

Күренүенчә, карга туе нигездә халыкның борынгы ышануларын чагылдыра. Йомырка тәгәрәтеп уйнау, карга, тавык булып кылану, ботканы җир-суга сибү — болар барысы да алдагы уңышның мул булуын теләүгә кайтып кала. Кайбер очракта Җир-Анага табыну, усал көчләрнең сүз-җыр ярдәмендә «күңелен күрергә» тырышу омтылышлары да яңгырап кала.

Әйтүләренә караганда, югарыда тасвирланган карга туе әле егерменче, хәтта утызынчы елларда да үткәрелә торган булган. Хәзер инде ул нигездә бала-чаганың кошлар каршылау көне рәвешендә, апрель азакларында уздырыла, магик юнәлешен, йола элементларын югалткан, диярлек.

«ЯР-ЯРЛАР»

Электән кызлар кияүгә чыкканчы чәчләрен бер генә толым итеп үрә торган булганар. Никах укылып, туй булгач, кәләшнең чәче «никах тарагы» белән тарала, ике толымга аерып үрелә. Шул вакытта җиңгәләр «яр-яр» әйтәләр.

Әлхәмде сүрә Коръәннең башындадыр, яр-яр,

Пәйгамбәрләр Аллаһның кашындадыр, яр-яр.

Берең — былбыл, берең — тутый, яр булып сез, яр-яр,

Берең — толпар, берең — шоңкар, кушылып сез, яр-яр.

Берең — кояш, берең — айдыр, куш булып сез, яр-яр,

Берең — гәүһәр, берең — энҗе, хуш булып сез, яр-яр.

Берең — хурдыр, берең — нурдыр, аерылмагыз, яр-яр,

Берең — ахак, берең — сачак, бер торыңыз, яр-яр.

Берең — алтын, берең — көмеш, кушылыңыз, яр-яр,

Заман ахыр булгангача мул торыңыз, яр-яр,

Бер булыңыз, бер торыңыз, кушылыптыр, яр-яр.

(Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында яшәүче Гыйльмениса Зәйнуллинадан 1968 елда язып алынды. Белеме — 4 класс, 70 яшьтә).

«Каз өмәсе»

Кар явып, беренче салкыннар төшкәч, октябрь урталарында - ноябрь башларында авылларда каз өмәләре башлана. Аның үзенең йоласы, тәртибе бар. Көзге байлыкны, муллыкны сөйләп тора бу бәйрәмнәр. Өмә буласы көн алдыннан, кичен, хуҗа өмәчеләргә әйтеп чыга. Иртә таңнан өмәгә кызлар җыела. Суючылар — оста ирләр. Беренче булып өмәгә килгән кызны түр башына мендәргә утырталар. Ул өмә башлыгы санала. Аның сүзен һәркем үтәргә тиеш. Өмә башлыгы булу бик җаваплы. Йола, гореф-гадәтләрне белгән кеше кирәк. Беренче казны ул әти-әнисе булган яшь кызга тоттыра. Моның мәгънәсе бар: казның нәсел-нәсәбе туктамасын, алдагы ел янә ишәеп китсен өчен эшлиләр. Казны суйганда, каны ничек чәчрәвен дә күзәтәләр: ерак чәчри икән — алдагы елга каз уңа, йолыкканда идәнгә төшен китә икән — алдагы ел каз уңмый һ.б.

Казларны юарга алып бару өчен, кыңгыраулар тагылган атларда егетләр килеп җитәләр. Таз-таз казларны чаналарга төйиләр. Чишмәләр якын булса, көянтәләргә асып, тезелешеп, җәяү генә баралар. Атлар белән исә, урам урап, гармун тартып, җырлап, ераграк су буена китәләр. Кул арты җиңел, дип исеме чыккан берәр кыз, я килен су буена җиткәнче, каз каурыйларын сибеп, таратып бара. Алдагы елга, димәк, су буеннан алып хуҗа йортына җитәрлек булып, казлар уңсын, дигән сүз. Боз өстендә казларны кызлар чиратлап юа, ә калганнары бии, җырлый, уеннар уйный тора. Юып алып кайтылган казлар эленеп куелгач, өмәчеләр «каз тәбикмәгенә» рәхим итә. Киенеп-ясанып килү өчен кыз-кыркын өйләренә кайтып китә. Ә хуҗабикә аш-су әзерли, яшь киленнәр ярдәм итә. Бер бөтен каз казанга салынырга тиеш, бу — өмәчеләр өлеше.

Хуҗа өч табын хәзерли. Беренчесе зур табын — кызларга, икенчесе — егетләргә, өченчесе — үсмерләр белән хатыннарга. Тула, җеп эрләү һ. б. шундый өмәләргә караганда, каз өмәсе ашларының үз үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, беренче итеп, ит һәм каз-үрдәк пешкән токмачлы аш бирелә. Икенче — казның үпкә-бавыр, эч-башыннан пешерелгән бәлеш, өченче — бөтен каз белән ит чыгарыла. Анысы кызлар табынына бирелә, аны бер оста бүлә, бу традициягә әйләнгән.

Табынчы кыз (хуҗа сайлап куя) зур осталык белән олы табакта казны бүләргә тиеш. Тәрәзәгә килгән егетләрнең, өмә табынындагы һәркемнең күзе аңарда була — менә шунда аның эшкә чаялыгы сынала да инде. Каз бозуның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Табынчы кыз башта казның ядәчен ала белергә тиеш, аннан коерыгын кисеп ала, кабыргаларын аерып казны дүрткә бүлә. Табакка өеп салганнан соң, иң өскә коерыгын сала һәм табакны шуннан соң хуҗабикәгә бирә. Хужабикә табынга кирәгенчә бүлгәләп чыга. Чәй эчелми. Өмәчеләргә каз канаты шулай ук бүләк ителми. Урлап алырга ярый. Бүләк итсәң, яки сорап алсаң — казлар алдагы ел уңмый. Сый-хөрмәт бик мул була. Каз мае белән пешкән тәбикмәкләр өзелми.

Кичен каз ите салып пешерелгән аш мәҗлесе оештырыла. Табын җыр, уен-көлке белән үтә. Кичкә кыңгыраулы атларда урам урап чыгып өйләргә таралалар. Каз өмәләре йорттан-йортка күчеп тора, ун-унбишәр көн дәвам итә.

(Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында Фатыйма Садретдиновадан (67 яшь) 1971 елда язып алынды).