Татарның беренче фотографы Кыйвам Зөлфакаровның Тукай белән нинди бәйләнеше булган?

Быел Габдулла Тукайның замандашы, фотограф Кыйвам Зөлфакаровның тууына 150 ел тулды. Ул - Тукай туган, үскән, укыган йортларның беренче фотосурәтләрен ясап калдырган шәхес. Казанда Г.Тукай әдәби музеенда Кыйвам Зөлфакаровны искә алу кичәсе узды.

Кыйвам (Кыйваметдин) Зөлфакаров тумышы белән Әлки якларыннан, 1870 елда Төгәлбай авылында туган, Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган. Төрле һөнәрләр белүе, музыкага һәвәслеге белән аерылып торган. Каллиграф, педагог, дин эшлеклесе, дәреслекләр авторы булган. 1921 елда дөнья куйган.

Татарлар арасында беренче фотографлардан булуы Кыйвам Зөлфакаровның яңалыкка тартылуын исбат итә. Шагыйрьнең үлеменнән соң, ул өлкән улы Салих белән Кушлавыч, Кырлай, Өчилегә барып, Тукайың балачагы белән бәйле урыннарны фотога төшерә. Барлыгы алты фотография билгеле, тик аларның төп нөсхәләре кайда булуы билгесез. Алар 1913 ел азагында яки 1914 ел башында төшерелгән дип фаразлана. Ни өчен дигәндә, фотографияләр 1914 елда басылган «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабында дөнья күрә. Фотоларда кар булуын исәпкә алганда, Зөлфакаровның Арча якларына йә 1913 елның декабрендә, йә 1914 елның гыйнвар-февралендә барган булуы ихтимал.

Кыйвам Зөлфакаровның Тукай белән бәйле урыннары төшерелгән фотографияләре:

Кушлавычта Тукай туган йорт;

Кырлай авылында Фәтхерахман хәзрәт йорты (бу йортта Тукай абыстайдан дәресләр ала);

Өчиле авылында Зиннәтулла хәзрәт йорты (бу йортта Тукайның әнисе Бибимәмдүдә туган; әнисе үлгәч бәләкәй Габдулла бу йортта торган; 1912 елда Өчилегә кайткач та, Тукай бу йортта булган). Алгы планда өч кеше — Тукайның әнисенең энесе Кәшфелкәбир Әмиров, аның кызы Нурания (Тукайның туганнан туган сеңлесе) һәм фотографның улы Салих.

Кырлай авылында Тукай укыган малайлар мәктәбенең ике фотосы (берсендә мәктәп Кырлай мәчете фонында).

Аның фотолары — безнең классика

Кушлавычта Тукай туган йорт фотосурәтендә шагыйрьнең замандашын күрәбез. 1913 елда, фотога төшерер өчен, бу йортның шул вакыттагы хуҗасын махсус киендереп, кулына көрәк тоттырып, йорт каршына бастыралар. Тукай туган йорт бушап калгач, Анда Тукаевларга якын туган тиешле 11 балалы ишле гаилә кереп урнашкан. Бу фотолар махсус рәвештә ясалганмы, фотографның үз теләге булгандырмы — билгесез, — дип сөйләде музейның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина.

Аның сүзләренчә, Кыйвам Зөлфакаровны бик аз кеше белә. Бу шәхесне филология фәннәре докторы Марсель абый Әхмәтҗанов күтәргәнен искәртте.

— Зөлфакаровның фотолары — безнең классика, хрестоматия фотолары. Бу фотосурәтләр Тукай белән бәйле күп басмаларга, юбилей альбомнарына кертелгән. Зөлфакаров үзе каллиграф та булган, шамаилләр ясаган. Аның шамаиле Милли музей фондларында саклана. 1910 елда фотоклише дигән әйбер уйлап чыгаралар, газета-журнал, китаплар клише белән чыга башлый. Зөлфакаров шушы эшнең башында торуы ихтимал.

Аның дин әһеле буларак эшчәнлеге дә игътибарга лаек, ул Иске татар зиратында 17нче мәчеттә мөәзин булган. 1931 елда ул мәчет җимерелгән. Коръәнне яттан көйләп укый белгән. «Касыймия» мәдрәсәсендә эшләгән, Галимҗан Баруди белән дус булган, — дип сөйләде Лена Тябина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кыйвам Зөлфакаровның Тукай белән якыннан танышлыгы турында бернинди истәлек юк.

Кыйвам Зөлфакаровның Тукай белән якыннан танышлыгы турында бернинди истәлек юк.

— Истәлекләргә күз салсак, Зөлфакаровның Таһир Мәхмүдов дигән бер кеше белән дус булганы мәгълүм. Шуның аркылы Тукай белән таныш булмадымы икән, дип фаразлыйм, ләкин Тукайда да, Зөлфакаровта да бер-берсе белән сөйләшеп утырулары турында истәлекләр юк, — диде фәнни хезмәткәр.

Тукай аны «чеметеп» язган

Шулай да, Тукайның «Алай-болай» һәм «Керешү хотбәсе» дигән ике фельетонында Зөлфакаровка ишарәләп, аны иске фикерле мулла дип язган сүзләре булганын билгеләп узды.

— Шагыйрьнең әсәрләрендә Зөлфакаров исеме берничә тапкыр очрый. Аның эшчәнлеге турында Тукай Казанга килгәнче үк хәбәрдар була.

Җаек шәһәрендә чыга торган «Фикер» газетасының 1906 елгы 3, 21 июль саннарында Тукайның «Алай-болай» дип аталган фельетоны басыла.

24нче сандагысына «Биик усал» дигән имза куелган, 27нчедәгесе имзасыз бирелгән.

Тукай матбугат дөньясында барган бәхәсләрне сурәтләү аша шул чорның күп кенә проблемаларын ача: дин әһеллләренең чын йөзе, хөр фикерле һәм реакцион карашлы татар газеталарының бер-берсенә каршы торышы, дин, шәригать һәм милләт турында уй-фикерләрнең вакытлы матбугатта чагылышы.

Тукай, исемен атамаса да, Кыям карый Зөлфакаров турында үз фикерен әйтеп үтә. «Эш «дәһри вә динсез» дип кычкырышырга калса, без Садыйк мулла әл-Иманколыйны сүтәбез дә, урынына Кязиб мулла әл-Имансызыйны утыртабыз да куябыз; бу бигайниһи «Лап-лап-лап”тагы Золмәтетдин әл-Ноксаный шикелле була да кала».

Бу урында берничә искәрмә биреп үтү урынлы. «Лап-лап-лап» — «Бәянел-хак» газетасы. Золмәтетдин — диннең явызлыгы. Әл-Ноксаный — кимчелекле. «Золмәтетдин әл-Ноксаный» дип язганда, Тукай Кыям Карый Зөлфакаровны «чеметкән».

Дүрт елдан соң, Казанга килгәч, Тукай тагын бер әсәрендә Зөлфакаров образына мөрәҗәгать итә. Бу — шагыйрь тарафыннан 1910 елда язылган «Керешү хотбәсе» исемле фельетон-пародия. Ул «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 5нче санында «Яңа хотбә» исеме астында «Имам хатиб» имзасы белән басылган. Бу памфлет мәчетләрдә укыла торган хотбәләргә (вәгазь) пародия рәвешендә язылган. «Керешү хотбәсе»н «Кешене таш һәм туфрактан яраткан, аны баш, борын һәм колак белән зиннәтләгән затка мактау» дип башлый шагыйрь.

Алга таба ул шайтан башкарган гамәлләргә күчә, аларга ләгънәт укый. Шайтанның күпсанлы гамәлләре арасында тагын берсен атый: «Гавам Зөлтатари дигән маймылга төрле мәкамнәр (Корән укый торган көйләр) өйрәтте».

Тукай фельетонда «Ялт-йолт»ның 1910 елның 15 апрель санында басылган игъланнан файдаланган, күрәсең. Игъланның тексты мондый: «Фәкать 15 ел эчендә яшь татар балаларын мәүлүд укырга һәм үземчә маймылланырга өйрәтеп йиткерәм. Баласын укыткан кешеләргә бер шешә маэ зәмзәмел шәриф тә буш биреләдер. Әлкари Гаваметдин Зөлфакари», — дип яза Лена Тябина үзенең мәкаләсендә.

Ул 1956 елгы дүрттомлыкта бирелгән искәрмәне дә язган. «Мәймүнәл-гавамәз-зөлтатария — Казандагы Кыйвам Зөлфакари исемле надан бер кари, Коръәнне төрле көйләргә салып укыган кеше. Надан булганга күрә, Тукай аның исемен „гами, надан“ мәгънәсендә йөри торган „гавам“ сүзе белән алыштырган, башкаларга ияреп (маймулланып), төрле көйләр көйләгәнгә күрә, „мәймүн“ дип атаган».

Лена Тябина әйтүенчә, XIX гасырның соңгы чирегендә «Касыймия» мәдрәсәсендә эшләү дәверендә, Зөлфакаров Галимҗан Баруди йогынтысында була, үз заманының иң алдынгы һәм актив кешеләре белән аралаша. Милли китапханә фондында Зөлфакаровның «Касыйдәи мәүледен-нәби саллалаһы галәйһи вәсәллам» китабы саклана.

Замандашлары аның кубызда һәм курайда яхшы уйнавы, берничә тапкыр хаҗга баруы турында искә ала. Кыйвам Зөлфакаровның татар композиторы Мәсгуть Латыйповның бабасы булуы билгеле. Гомумән, бу нәселдә музыкага кызыксыну зур булган. Лена Тябина сүзләренчә, Зөлфакаровның олы кызы Мәймүнәнең биш баласы да музыкант булып китә. Оныгы Ләйлә Латыйпова — беренче татар быргычы кыз.

Татар фотографлары тарихы

Иң беренче фотография 1822 елда ук беренче тапкыр Франциядә чыга. Казанда фотосалоннар 1843 елдан эшли башлый.

— Әгәр бәләкәй Тукайның әти-әнисе исән булса, мөмкинлекләре булса, фотографиясе була алыр иде. Казанда ул вакытта 100дән артык фотограф була. Шулар арасында татарлар да бар. Алкин, Азимов, Айтуганов дигән фамилияләр булган. Искәндәр Айтуганов Габдулла Тукай белән дус булган. Димәк, ул вакыттагы фотографлар бер Зөлфакаров кына булмаган.

Музейда беренче фотоаппарат үрнәкләре дә тәкъдим ителде. Ике фотоаппарат арасыннан астагысы Фатыйх Әмирхан даирәсендәге фотоаппарат булуы әйтелде.

— Бәлки, Тукайны шушы фотоаппараттан төшергәннәрдер, бәлки аны тотып та карагандыр, — диде Лена Тябина.