Онытырга хакыбыз юк: галим Таһир Ильяси турында | intertat.tatar

Онытырга хакыбыз юк: галим Таһир Ильяси турында

Искиткеч тыйнак табигатьле, күркәм холыклы, туганнары, дуслары арасында гына түгел, якыннанрак аралашкан кешеләрнең дә олы хөрмәтләренә ирешеп яшәгән, нәсел архивын кадерләп саклый алган Наҗия апа Ильясованың вафатына да уналты ел тулган икән.

Исән вакытында миңа әлеге зыялы ханым белән аралашып яшәргә насыйп булды. Олуг галимебез, якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗанинең оныгы, мине үз якыннарының берсе санап, куандыра иде. Радиодан ясаган чыгышларымны мактап: «Әтием Таһир Ильяси хакында да сөйләсәң иде, онытылырга тиешле кеше түгел ул», — дип үтенгәне хәтеремдә уелып калган.

Әйе, гарәп теле һәм әдәбияты белгече, математик һәм галим Таһир Әхмәтҗан улы Ильясины онытырга һич хакыбыз юк. Ул 1881 елда Сарытау губернасының Кузнецки өязе, Сүзүм волосте Индерка авылында (хәзер Пенза өлкәсенә керә) игенче гаиләсендә туган. Бабалары Казан губернасы Буа өязенең Каенлы авылында яшәгәннәр.

Гыйлем эстәүне бәләкәй Таһир туган авылы мәдрәсәсендә башлый. Аннан соң 1893-1897 елларда Хвалынь өязендәге бер мәдрәсәдә (исеме төгәл билгеле түгел), 1897-1903 елларда Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дәвам итә. «Мөхәммәдия»дә бу елларда Фатих Әмирхан да белем ала (1895-1906). Фатих үзеннән ике елга соңрак укый башлаган Таһирны бик үз итә, якын дусларыннан саный башлый һәм бу дуслык мөнәсәбәтләре гомер буена кала. Мәдрәсәне тәмамлагач, гарәп телен һәм әдәбиятын тирәнрәк өйрәнү нияте белән, Таһир Мисырга китә һәм «Әл-Әзһәр» университетына укырга керә. Гарәп теленең тарихын, диалектларын, яңа әдәби телен җентекләп өйрәнә һәм бу өлкәдә күп кенә материал туплый. Алар нигезендә күп томлы «Гарәпчә-татарча», «Татарча-гарәпчә» сүзлекләр төзи. Аның зур «Әлмөфид» сүзлеге, Т. К. псевдонимы белән гарәп әдәбияты хрестоматиясе сыйфатында чыгарылган. «Әдәби кагыйдәләр китабы» татар укучыларын гарәп теле мәдәнияте, әдәбияты, фольклоры белән таныштыру үрнәге булып тора.

Моның өстәвенә, математиканы тирәнтен өйрәнеп, алгебра буенча татар укучылары өчен дәреслек төзи. Аның бу хезмәте «Гыйльме җәбер» исеме белән 1910, 1915 елларда нәшер ителә.

Тиз арада шәкертләре, хезмәттәшләре арасында абруй казанган мөгаллимнең даны еракларга тарала.

1907 елда университет тәмамлап кайткан яшь белгечне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә эшкә чакыралар һәм ул монда 1916 елга кадәр гарәп теле, әдәбияты һәм гарәп математикасы фәннәрен укыта, һәм шушы елларда ул олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең оныгы Нәгыймә туташ белән никахлаша. Тиз арада шәкертләре, хезмәттәшләре арасында абруй казанган мөгаллимнең даны еракларга тарала. 1916 елда Таһир Ильясины Оренбургның атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсенә директор вазифасына эшкә чакыралар, аңа хезмәт хакын да югары билгелиләр (Мәгърифәтче Хөсәеновларның үз мәдрәсәләренә гел талантлы белгечләрне генә чакырып торулары мәгълүм).

Бу чорда үз эшләренә ихлас күңелдән бирелгән, укыту белән бергә фәнни эшчәнлек алып барган мөгаллимнәрдән Габдулла Ибраһимов (Шенаси), Галимҗан Идриси, Хәбибрахман Зәбиров, Закир Кадыйри, Фатих Кәрими, Шакирҗан Фәйруллин, Ризаэтдин Фәхретдин һәм Таһир Ильяси энциклопедик галим буларак танылалар.

Директор вазифаларын башкару белән бергә, Таһир Ильяси мәдрәсәдә гарәп теле дәресләрен алып бара, Оренбургның алтынчы мәхәлләсе мәчетендә имамлык итә. Биредә ул 1921 елның көзенә кадәр эшли.

Олуг галимебезгә гомер буе зур ихтирам белән яшәп, 1915 елда Мәрҗанинең тууына 100 ел тулуга багышлап чыгарылган хезмәттә Таһир абый да «Мәрҗанинең фикһ даирәсендәге хезмәтләре» исемле фәнни мәкалә белән катнаша. Бөек галимнең вафатыннан соң, мирас буенча үзләренә тигән китапханәсен Казан университетының Лобачевский исемендәге китапханәсенә тапшыра.

Таһир Ильяси да, хатыны Нәгыймә апа да шигырьләр язганнар икән. Аларны Наҗия апа кадерләп саклый иде.

1921 елда Таһир Ильясины Казанга берьюлы ике урынга — Көнчыгыш академиясенә гарәп теле укытырга һәм Мәрҗани мәчетенә муллалык вазифаларын башкарырга чакыралар. Ул бу урыннарның икесендә дә эшләргә ризалыгын бирә. Ләкин Көнчыгыш академиясе торак белән тәэмин итә алмаганга күрә, өч ай эшләгәч, аннан китәргә мәҗбүр була. Чөнки мәчет янында яшәп торырлык йорты бар, ә гаиләдә бу вакытта өч бала үсеп килә… Татарстанда коточкыч ачлык хөкем сөргән заман бу. Ачлыкның сәбәпләре инде мәгълүм. Мәскәү өч тапкыр салган продразверстка, ягъни икмәк белән түләнә торган салымнарны үти-үти бер валчык икмәксез калган халык ачтан кырыла башлый.

Ачтан үлүчеләр саны бер Татарстанда гына йөз меңнәрдән артып киткәч, Үзәк хөкүмәт «Ачларга ярдәм комитеты» оештырырга һәм чит илләрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

Ачтан үлүчеләр саны бер Татарстанда гына йөз меңнәрдән артып киткәч, Үзәк хөкүмәт «Ачларга ярдәм комитеты» оештырырга һәм чит илләрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. (Искитәрлек хәл бит. Нәкъ шушы вакытта Халык комиссарларының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев, Мәскәүдән җибәрелгән планнарны 175 процентка үтәп, бүләккә алтын сәгать ала. Казан урамнарында ачтан шешенгән, үлгән гәүдәләр аунап яткан вакытта, «Совет» кунакханәсендә, запастагы армия оркестрын чакырып, телеграфистка марҗага өйләнеп туй ясый. Мәскәү газеталары бу хәлгә бәя биреп, «Пир во время чумы» дип язып та чыгалар).

Ярдәм комитетына күренекле дин әһелләре дә чакырыла. Ниһаять, чит илләрдән ярдәм килә башлый, тик бу ярдәмне бүлүчеләрнең гаделсезлекләре сәбәпле, нәкъ менә татар халкына өлеш аз чыга. Бу хакта Фатих Әмирхан да ачынып: «Мәркәз рус мөхәррирләрен яхшы тәэмин итә», — дип яза.

Бу хәлләргә түзеп тора алмас дәрәҗәгә җиткәч, Октябрь афәте, аннан соңгы сугышлар, гаделсезлекләрнең шаһите булып, йөрәгенә якын алудан каты авырый башлаган мөфти Галимҗан Баруди Уфадан Казанга килә. Фикердәшләре, якыннары белән киңәшләшеп алгач, ул, Татарстан халкы өчен ярдәм сорап, мөселман илләренә, ягъни Төркиягә, Мисырга барырга кирәк дигән карарга килә. Бу гаять дәрәҗәдә мәшәкатьле бурычны ул үзенең элекке шәкерте, фикердәше Таһир Ильясига тапшыра. Таһир абый күренекле мөгаллим Гобәйдулла Буби белән юлга чыга. Галимҗан Баруди белән Кашшафетдин хәзрәт Тәрҗемани аларны Мәскәүгә кадәр озата баралар.

Юлчылар Истанбулда туктап, Төркиянең абруйлы динчеләре белән очрашып, йомышларын аңлаталар. Бу вакытта сугыш алдында торган Төркиянең үз хәле дә җиңел булмагандыр дип уйлыйм. Шулай да Төркиядә чыккан газеталар: «Россиядән килгән диндәшебез Анкарага китә. Ачлыктан кырылган шималь төркиләре өчен Анталия мөселманнарының шәфкатенә өметләнеп мөрәҗәгать итәчәкләр», — дип язып чыгалар һәм халыкны ярдәм күрсәтергә чакыралар. Төркия халкы хәйрия җыя. Иң беренче нәүбәттә азык-төлектән җыелган 125 посылка Татарстанның ач мөгаллимнәренә җибәрелә. Посылкаларның барып җитүен ишетеп, Таһир абый куана һәм көндәлегенә бу куанычын теркәп куя. Бер посылкада 5 кило кукуруз ярмасы һәм шулкадәр үк күләмдә шикәр, 2 пот ярым ак он һәм 20 банка куертылган сөт, чәй була.

Төркия акча да җыя. Җыелган акчаларны Таһир абый Америка банкларына җибәрә һәм «Татарстандагы ач татарлар өчен, азык алырга», — дип махсус күрсәтә. Америка бу акчаларга Татарстанга азык-төлек җибәрә башлый. Кире кайтканда, алар пароходка тагын 10 мең пот ак он, 1752 тартма консерва (бу консерва банкалары зур күләмле, берсеннән 200 кешегә аш әзерләп булган), ит һәм җиләк-җимеш, яшелчәләр төйиләр.

Төркия акча да җыя. Җыелган акчаларны Таһир абый Америка банкларына җибәрә һәм «Татарстандагы ач татарлар өчен, азык алырга», — дип махсус күрсәтә. Америка бу акчаларга Татарстанга азык-төлек җибәрә башлый.

Милләт дигән изге сүзнең мәгънәсен белеп, гомерен аңа хезмәткә багышлаган Таһир Ильяси Галимҗан Баруди йөкләгән мактаулы миссияне әнә шулай намус белән башкарып чыга. Тик кайтуына хөрмәтле остазының вафатын белеп, бик кайгыра.

Таһир Ильяси тәфсилләп сәяхәтнамә язган, милләтебезнең олы шәхесләрен һәрчак барлап, тормыш юлларын теркәп торган. Әлеге истәлекләр күренекле галимебез Марсель Әхмәтҗановта саклана. (Бер сөйләшүебездә Марсель бу язмаларны журналларга тәкъдим итеп караганын, әмма, ни кызганыч, журналларның аларны басып, укучыларга җиткерергә теләкләре булмаганын белдерде.)

1926 елда Таһир Ильяси Бөтендөнья Мөселманнар корылтаенда катнашу өчен вәкил булып сайлана һәм Согуд Гарәбстанына бара.

1930 елда милләтебезнең олы йөрәкле, талантлы зыялысы кулга алына. Мулла булу — аның бердәнбер гаебе. Балалары мәктәпләрдән чыгарыла, гаилә ятим кала. Төрмәдән язган хатында ул хәле бик авыр булуын әйтеп: «Мөмкин булса, сөт китерсәгез иде», — дип үтенә. Язган хаты сакланган. Пләтән төрмәсендә утырган вакытында, 11 яшьлек кызы Наҗия аның ишек алдында йөргәнен күрә, әмма сөйләшә алмый. Рәшит һәм Әмин исемле уллары көн саен төрмә ишеге янында басып торсалар да, күрә алмыйлар. Җылы киемнәр әзерләп барган көннәрендә Таһир абый этап белән озатылган була инде. Салкын Себергә ул шулай җылы киемнәрсез китә. Беломорканал төзелешендә эшли. Әмма бик нык авырый башлый. Авыр хезмәттән, авырулардан хәлсезләнгән галимне Вологда өлкәсенә мәңгелек сөргенгә озаталар. 1933 елның маенда меңнәрчә милләттәшләрен ачлыктан коткарган мәгърифәтче Таһир хәзрәт Ильяси шулай ачлыктан җәфаланып, фани дөнья белән хушлаша.

«Әтиемнең исеме энциклопедиягә дә кертелмәде, шунда язарлык та бәһасе булмады микәнни?!» — дип, Наҗия апа бервакыт үзәге өзелеп елаган иде.

«Әтиемнең исеме энциклопедиягә дә кертелмәде, шунда язарлык та бәһасе булмады микәнни?!» — дип, Наҗия апа бервакыт үзәге өзелеп елаган иде. Ни кызганыч, милләтебезнең иң асыл зыялыларына бәһа бирергә әле дә өйрәнеп җитмәдек шул. Алар һаман ерактарак, тирәндәрәк кала бирә. Ә шулай да, аларның игелекле хезмәтләре киләчәк буыннарга чын тарихыбыз битләреннән мәгълүм булыр дигән өметтә калыйк.