Татар кызлары гражданнар сугышы елларында

Гражданнар сугышы, Ватандашлар сугышы, Туганнар сугышы исеме астында тарихыбызга кереп калган сугыш һәм анда катнашкан кызларыбыз хакында язу шулкадәр авыр булыр дип уйламаган идем. Чыннан да алар кайсы якта сугышканнар, кемне яклаганнар, бүген кемнәр герой соң?

Туплар шартлый, дөнья яңгырый,

Йолдыз якты, төн кара.

Мылтык алып, кылыч тагып,

Дошманнарга каршы бала

«Комсомолка Гөлсара»

Ә.Ерикәй

Кызыл Армиядә батырларча сугышкан хәрбиләрнең күбесе соңрак репрессияләргә эләкте. Аклар ягында сугышкан хәрби җитәкчеләргә бүген һәйкәлләр куела башлады. Безнең буын Чапаев дивизиясендәге пулеметчы Анка турында фильмнар карап сокланды. Лариса Рейеснер, Жанна Лябурб, Розалия Землячка, Дора Любарская, Глафира Окулова һ.б. исемнәре дә безгә чит түгел, алар хакында укып, горурлык хисе кичергәннәребез әле дә хәтердә.

Ә шушы сугышта һәр ике якта да катнашкан татар кызларыннан безнең буын ничәсен белде икән? Бәлки Әминә Алимбекова, Мәрьям Зәйнуллина, Зәйтүнә Булатова, Мәрьям һәм Гайшә Саиновалар хакында укып белүчеләр бардыр. Болар — Кызыл Армиядә хәләл көчләрен, бөтен тырышлыкларын биреп ут эчендә кайнаганнары. Ә менә Кызыл Армиядә түгел, Зәки Вәлиди армиясендәге Гөлсем Рәхимова, Сафия Мозаффарова, Рауза Солтангалиева, Фатыйма Дәүләткилдеева һ.б. кызларыбызга караш ничек? Мин, шәхсән үзем аларны һич тә дошманнар лагерена кертмәс идем.

Татар кызлары (күбесе эшче, крестьян гаиләсеннән чыкканнары) армиягә үз теләкләре белән кушылып киткәннәр икән. Россия дигән ватаннарында ничә гасырлар буе үгиләр хәлендә яшәсәләр дә, «большевиклар иреккә чыгарыр, бәхетле тормышта яшәтер» дигән өмет бу адымны ясарга этәргәндер. Ә менә партия әгъзаларын, комсомолкаларны мобилизация белән алганнар. Гражданнар сугышы ахырында Кызыл Армиядә хатын-кызлар саны 66 меңнән дә артып киткән.

Менә шушы 66 меңнәр арасында булган кызларыбызның кайберләре хакында гына булса да язып искә алыйк әле. Рухлары шатлансын.

Аларның берсе — үзем күреп белгән, белеме, акылы, уңганлыгы белән сокландырган Зөһрә Мөслимова-Баимбетова. Сугыш, андагы тетрәндергеч хәлләр хакында аның үз авызыннан ишеткән идем. 1919-21 елларда Татарстанда яшәп, татар хатын-кызлары хәрәкәтен җитәкләгән, ачлык вакытында меңнәрчә балаларны чит өлкәләргә озатып, ач үлемнән коткарып калган кеше ул. Кандидатлык диссертациям хатын-кызлар хәрәкәтенә багышланганга күрә, Мәскәүгә барып аның белән берничә тапкыр күрешергә, төрле истәлекләрен тыңларга насыйп булган иде. Вафатыннан соң Зөһрә апага кагылышлы кайбер материалларны да, Мәскәүдән алып кайтып, үзебезнең архивка тапшырган идем. Казанны өзелеп сагынып яшәде, урыны җәннәттә булсын.

1899 елда Уфа шәһәрендәге эшче Әхтәм Җиһангир улы Мөслимов гаиләсендә дөньяга килә ул. Әнисе Фәрхи Вәлиулла кызы Рахманкулованы, яшьләй ятим калгач, туганнары Уфада Курков фамилияле дворяннар гаиләсенә асраулыкка биргәннәр. Фәрхи аларда озак еллар, әле кияүгә чыккач та хезмәт иткән. Хуҗалары киңәше белән Зөһрәне башта мәдрәсәгә, соңрак рус-башкорт кызлары мәктәбенә урнаштыралар. Уку түләүле булганга, 9 балалы гаиләдәге татар кызына аеруча тырышырга кирәк булган. Чөнки, кагыйдә буларак, мәктәптә бары отличнога укыганнарны гына казна хисабына укытканнар. Мәктәпне шулай 1913 елда тәмамлагач, (30 кешедән бары 6сы гына тәмамлау бәхетенә ирешә) кыз бала Уфада әле генә ачылган Хатын-кызлар педагогик курсларына керә һәм 1916 елда уңышлы гына тәмамлап та чыга.

Шушы 1916 елның сентябрендә аны Уфа өязе Арслан авылына укытучы итеп билгелиләр. Октябрь революциясен ул шушы авылда каршылый. Яшь укытучыга эш җитәрлек була авылда. Еллары гына да нинди бит. Фронттан ирек, хөррият даулаган солдатлар кайтып төшә. Хатын-кызлар азатлык, тигезлек таләп итеп, инде шәһәрләрдә җәелеп киткән хәрәкәткә күтәреләләр. Аларның хәрәкәтенә оешкан төс биреп җитәкләү Зөһрәгә тапшырыла. Мондый яңалыкка каршы чыгучылар белән кискен конфликтка кермәс өчен Зөһрә Уфага, әле 1917 елда гына Диния нәзарәтенә мөфти булып сайланган, олуг дин галиме Галимҗан Баруди янына барып, рөхсәт кәгазе алып кайта.

Фронтта большевиклар партиясенә кереп кайткан Мирсәет Ашимов мәктәптә җитәкчелек итә башлый. Аның белән бергә Зөһрә большевикларның җир программалары, Советлар кабул иткән декретлар хакында халык арасында аңлату эшләре алып бара башлый, үзе дә 1918 елның 5 маенда коммунистлар партиясенә керә. «Карл Маркс туган көнне» дип зур канәгатьлек белән өстәп куя иде сөйләгәндә.

Партиягә кабул ителү белән аны Уфага — Губерна мөселман комиссариатына эшкә чакырып алалар. Озакламый Уфа губерна Советларының съезды үткәрелә. Анда Зөһрә Баимбетованы (ул атаклы революционер Гыйлемдар Баимбетов белән никахлашкан була) Мәскәүгә, Советларның 5 съездына делегат итеп сайлыйлар.

Бу вакыт Мәскәүдә хәлләр бик кискен, Советларның язмышы кыл өстендә торган көннәр була. Сул эсерлар совет хөкүмәтен бәреп төшерергә омтылыш ясыйлар, Көнчыгыш фронтта фетнә оештыралар, илдә чын-чынлап Гражданнар сугышы бара. Элекке Россия империясенең дүрттән өч өлеше диярлек большевикларга каршы оешкан төрле көчләр һәм Австрия-Венгрия гаскәрләре астында кала.

Съезда В. И. Ленин чыгыш ясап делегатларны Көнчыгыш фронтка китәргә өнди. Чөнки баш күтәргән чехославак легионерлары һәм акгвардиячеләр Казанга якынлаша һәм шәһәрнең алар кулында калу куркынычы туа. Шушы шартларда съезд делегатлары (шул исәптә Зөһрә дә) гражданнар сугышының иң хәтәр, иң авыр төбәгенә — Свияжскига киләләр. Биредә яңа гына оешкан 5 армиянең штабы урнашкан була. Зөһрә шушы армиянең политбүлегенә агитатор итеп билгеләнә. Аның алдына солдатлар һәм якын тирәдәге авыл халкы арасында Совет власте хакында аңлату — төшендерү һәм Кызыл гвардиягә өндәү бурычы куела. Рус, татар, башкорт телләрен камил белгән, большевиклар тоткан юлны чын күңеленнән кабул иткән кешегә, укытучыга агитация алып бару, чыгышлар ясау кыен булмагандыр. Әмма әлегә рухи, сәяси кыйблаңны белдерү бик хәтәр вакыт. Советны яклаган өчен генә дә дошман кулына эләксәң, күкрәккә йолдыз кисүләр, туганнарыңны, хәтта әти-әниләреңне асулар, хатын-кызларны көчләүләр, башкалары тарихта билгеле фактлар бит.

Зөһрәнең бәхетенә ире Гыйлемдер Баимбетов та шушы армиядә. Ул мөселманнардан махсус хәрби частьләр оештыруга бөтен көчен куеп йөри.

— Фронтка килгәндә безгә хәтта хәрби киемнәр дә бирмәделәр, — дип искә алды Зөһрә апа. — Съездга нинди кием киеп килгән идек, шулай йөрергә дә туры килде. Төрле хәлләр булды инде, хәзер дә искә алырга куркыныч. Бервакыт, берничә кеше Татар Шырданы авылына крестьяннар белән җыелыш җыярга, аларны Кызыл Армиягә язылырга өндәргә килдек. Бу авылда Зыя Вакыйф дигән мөгаллим Кызыл армиягә ярдәм итә торган булган. Без үзебез белән листовкалар, өндәмәләр алып бардык. Җыелыштан соң иптәшләрем китте, мунчага керәсем килгән иде, мин калдым. Икенче көнне уракка киткән авыл кешеләре «аклар килә» дип кычкырышып, куркып кире кайттылар. Зыя миңа ат биреп озатмакчы иде, тик үзем генә китәргә дә кыюлыгым җитмәде, ахры. Мин алып килгән әдәбиятны Зыя тиз генә тирес астына күмде дә, гаиләсен алып чыгып китте. Сеңлесе минем белән калды. Берзаман бикле капкага бик яман «ачыгыз» дип бәрә башладылар. Бәхетебезгә, кермичә кире киттеләр. Вакыйф күпмедер вакыттан соң гына кайтты.

Халыкны куркытып авылга басып керүчеләр Каппель отряды сугышчылары булган икән. Үз башларына булгандыр, Троицкий аларга каршы тиз генә бронепоезд җибәреп, 3 сәгать буе солдатларны да, авылны да утка тоттылар. Өч көннән соң безнең гаскәрләр килде.

Зөһрә апа, һич ялгышмыйча, 1918 елның 5-6 августында Казанның чехлар һәм акгвардиячеләр кулында калуын да, 10 сентябрьдә Кызыл Армия тарафыннан азат ителүен дә дулкынланып сөйли иде. Үз күз алдында булган хәлләр бит.

Чыннан да Россиянең язмышы шушы Көнчыгыш фронт кулында булганын хәзер тарихтан укып беләбез. Троицкий Свияжскига килгәндә, яңа оешкан армиядә дисциплина бик йомшак була. Солдатларның күбесе кичәсе крестьяннар, заводлардан мобилизация белән килгән эшчеләрдән тора. Ул килү белән котычкыч методлар белән армиядә тәртип урнаштырырга керешә.

«Сез — тарихчылар беләсез булыр, — дип сөйләде Зөһрә апа. — Троицкий иң беренче итеп заградительный отрядлар (сугышчылар чигенмәсен өчен юлны каплау) оештырды. Мондый нәрсәне «бөек патша Петр I Полтава сугышында иң беренче булып куллана бит. Аны беләсездер инде (гафу итсен Зөһрә апа, белми идем) 29 августта 2 нче номерлы Петроград полкы, Каппель гаскәрләре кысуга каршы тора алмыйча, позицияләрне ташлап китә башлады. Ачуыннан ярсыган Троцкий шунда ук полк комиссары Пантелеевны һәм командир Гнушевны атарга боерык бирде. Сугышчыларны тезеп куйдылар да, һәр 10 нчы кешене аттылар. Күз алдыбызда 41 кеше юк ителде, кызым. Мин алар арасында, алар күз алдында йөргән кеше бит. Ничек онытыйм. Мәетләрне суга ыргыттылар да, катерларның винтлары белән бәрдереп тә үттеләр әле. Күрергә язмасын. Мин бу хәлләрне тыныч кына кичерә алмадым, авырдым. Ярый әле, ирем Гыйлемдар да Свияжскида иде. Баштарак армиядә рус телендә генә «Гражданская война» дигән газета чыга иде. Әмма Баимбетов политбүлектә мөселманнарга аерым газета чыгару өчен тырышты. Куркып тормады. Ниһаять, 1918 елның 6 декабрендә Бөгелмәдә «Кызыл яу» газетасының беренче саны чыкты».

Зөһрә апаның искиткеч хәтеренә сокланып туя алмый идем. Татарстанда чыккан газета журналларны алдыра, һәр мәкаләне астына сыза-сыза, кырларына билгеләр куя-куя укый иде.

Казанны алгач, кызыл гаскәрләр Симбирск, Бөгелмә шәһәрләрен ала. Зөһрә апа шул тетрәнүләрдән соң тиф белән авырый. Армиядән азат ителеп, 1918 елның декабрендә, Уфага әйләнеп кайта. Авырудан сәламәтләнгәч, Уфа губкомының мөселман секциясендә эшли башлый.

1919 елның ноябрендә партия комитетлары каршында махсус хатын-кызлар бүлекләре оештырыла башлый. Зөһрә Баимбетова Казан губкомының нәкъ менә шундый хатын-кызлар бүлеге инструкторы итеп эшкә чакырыла. Бер үк вакытта аңа Казандагы мөселман пехота полкы командирлары хәзерләү курсларында укытучы да булып эшләргә дә туры килә.

Ул эшне үз тәҗрибәсенә таянып җәелдерә. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да хатын-кызлар советлары оеша башлый. Хатын-кызлар арасында җыелышлар үткәрү, балалар бакчалары, яслеләр ачу, эшсез хатын-кызлар өчен артельләр оештыру; мәктәпләргә, рабфакларга хатын-кызларны кертү; профсоюз, кооператив оешмалары, совет органнары эшенә хатын-кызларны тарту; делегат җыелышлары оештыру һәм аларга көндәлек ярдәм күрсәтү; Кызыл Армиягә ярдәм атналары оештыру — менә шундый һәм башка бик күп төрле вазыйфаларны үтәргә Зөһрә башлап йөри, башкаларны оештыра. Ул шул еллар матбугатында чыгып килгән «Хатын-кыз сәхифәләре»нә күп санлы мәкаләләр яза. Кайберләре үзәк матбугатта да басыла.

Хатын-кызлар күңелен аңлый белүе, аларның кайгы-хәсрәтләрен үзенеке итеп уртаклашуы, ярдәмче булганы өчен үз итәләр Казанда Зөһрәне һәм яратып «Таң кызы» диләр.

1919 елның ноябрендә Мәскәүнең «Метрополь» кунакханәсендә Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының II Бөтенроссия съезды ачыла. Трибунада — Ленин. Съездның президиумында Зөһрә Баимбетова секретарь вазыйфасын алып бара. Тәнәфес вакытында Ленин Зөһрә янына килә, кайдан килгәнен, кемлеген сораша. Тумышы белән Уфадан икәнлеген белгәч, Крупскаяны да чакыра. Шулай Казан, Уфа хәлләрен сөйләшеп алалар. «Гомеремдә дә онытырлык булмады бу сөйләшү» дия иде Зөһрә апа.

1920 елда Татарстан республикасы оешкач, Зөһрә Баимбетова ВКП (б) өлкә комитетына да ТатЦИКның (хәзер Дәүләт Советы) беренче һәм икенче чакырылышына да сайлана. Шунысы да кызык, Татарстан республикасы оешуны да күп кенә руслар кабул итми. Моның өстәвенә күбесе Мәскәүдән җибәрелгәннәр бит әле. Ванькова да «республикада эшләргә теләмим», — дип, китеп бара. Зөһрә апага Татарстан партия Өлкә комитеты хатын-кызлар бүлеген җитәкләүне тапшыра.

Аның тырышлыгы белән 1921 елның 19 январенда Казан дәүләт университетының Актлар залында татар эшче һәм крестьян хатын-кызларының беренче съезды ачыла. Бу съездны оештыруда күрсәткән ярдәме өчен Исхак абый Казаковны әле дә рәхмәт хисләре белән искә алам» — дип сөйли иде Зөһрә апа. Чөнки Татарстанның матди хәле бик авыр. Мәскәү «ярдәме» белән башланган ачлык котырган вакыт бит бу. Һәркемгә нинди дә булса бүләк бирергә, күңелләрен табарга кирәк булган. «Безне кешегә санап дөньяга чыгардың, изге җандыр син» дип, елый-елый аркасыннан сөючеләр күп булган аның. Съезд 22 нче январьга кадәр гөрләп барган. Үзәк һәм җирле оешмалар, матбугат съездының эшенә югары бәя биргәннәр.

Мәскәүдә 1921 елның 21 июненә тәгаенләнгән Шәрык хатын-кызларының I Бөтенроссия съездына доклад хәзерләү дә нәкъ Зөһрәгә тапшырылуы да очраклы хәл булмый әлбәттә.

Әйткәнебезчә, Татарстанда бу вакытта ачлык көннән-көн куркыныч төс ала. Съезд да шуңа күрә үткәрелми кала. Хатын-кызлар бүлеге мөдире Зөһрәгә хәзер гаять авыр бурыч йөкләнә. Ул — ач балаларга ярдәм күрсәтү комиссиясе рәисе, Татарстанда ачларга ярдәм күрсәтү комиссиясе әгъзасы, Халык мәгарифе Комиссариатының социаль-тәрбия бүлеге мөдире.

«Гомер буе исемнән чыкмады ул котычкыч көннәр», — дип яза ул үзенең истәлекләрендә. — Татарның пәһлевандай ирләрен Урта Азиядә Совет власте урнаштырырга җибәрделәр. Урамнарда, пристань, вокзалларда, ишек алларында, олы юлларда аунап яткан ачтан шешенгән, сәләмә киемнәрдән, тәннәрендә җаннары көч-хәл белән сакланган балаларга ярдәм күрсәтү өчен 291 пункт ачылды. Аларда эшләү өчен хатын-кызлар бүлекләре вәкилләре, югары уку йортында укучы студентлар тартылды. Алар эшне балалар өчен дарулар, кием-салымнар, ашханәләр өчен савыт-саба, кашык җыюдан башладылар» (чөнки кайбер ашханәләрдә 80 балага 1 кашык туры килгән — авт.).

Нәкъ менә шул хатын-кызлар тырышлыгы белән ачлар файдасына «Балалар атналыгы», «Кызыл Хач атналыгы», «Ачларга ярдәм атналыгы» һ.б. оештырылган.

Икмәкле өлкәләргә озату өчен балаларны башта беттән арындырырга, мунча кертергә, өс киемнәре һәм поездларда озата баручыларны табарга кирәк булган. Балаларны икмәкле өлкәләргә озату өчен махсус санитар поездлары оештырылган. Беренче поезд 1921 елның сентябрендә киткән. Зөһрә апа эшләгән дәвердә 15 мең бала ач үлемнән коткарылып читкә озатылган.

1922 елда аны көтмәгәндә генә бу эшеннән азат итәләр. Эвакуация комиссиясен Лидия Гришина җитәкли башлый. Ярдәмчеләре И.Егоров, В.Никитский, И.Чураев, Г.Иванов һәм С. Безсоновлар билгеләнгән. Үземнең күңелемне бер сорау борчый. Нилектән бу комиссиягә бер генә татар кешесе дә кертелмәде икән? Нигәдер, боларының Зөһрә апаныкы кебек татар баласы өчен җаннары кыйналмагандыр дип уйлыйм. Кире кайтарылмаган бит күп кенә балаларыбыз. Шуңа күрә Зөһрә апаның тагын бер истәлеген язып үтәм.

«Мине Татарстаннан эшкә дип Бохарага җибәрделәр. Киткәч тә үзем читкә озаткан балалар күз алдында торды. Юкка булмаган икән. Берничә елдан, Кисловодскидан Мәскәүгә кайтып барышлый, сеңлем белән вокзалда утырабыз. Безнең татарча сөйләшкәнне ишетеп, сәләмә киемле бер бала килде. Елый-елый: „Апа сез Казандагы Зөһрә апаны белмисезме? Безне Казаннан җибәргәндә, кайтарам дип вәгъдә биргән иде. Кайта алмадык бит менә. Мин монда бер байда ялчы булып хезмәт итәм, туйганчы ашаганым да юк“, — дип үзәгемне өзде. Кемлегемне әйтергә оялдым». Бу истәлек үзе генә дә халкыбыз кичергән һәм кичереп килгән фаҗига хакында сөйли бит.

Зөһрә апа бу ачлыкның сәбәбен сөйләгәндә Мәскәү җибәргән икмәк планын, халыкны аяктан егып, 175 процентка үтәп, үзенә алтын сәгать алган Сәхибгәрәй Сәетгалиевне эчке бер рәнҗү белән искә ала иде. Нишлисең бит, тарихның бездән көлүеме, белеп булмый. Сәетгалиев (ул вакытта республика хөкүмәте башында торган кеше) ачтан шешенеп яткан, үлгән кешеләр белән тулы Казанда Ольга исемле телеграфистка булып эшләгән рус хатынына өйләнеп, Совет кунакханәсендә гөрләтеп туй ясый. Мәскәүдә татар хатыны һәм ике баласы калган була. Бүген бу бәндәнең исеме урамга бирелеп мәңгеләштерелгән, Дәрвишләр бистәсендәге Мәдәният сарае да хурланмыйча Сәетгалиев исемен йөртә. Йә, Алла! димичә ни диясең?

Зөһрә апаның Татарстаныбыз белән бәйле гомере, хезмәте шулай 1922 елда туктала. Әмма никтер туган Уфасын түгел Казанны күбрәк сагына кебек тоела иде. Кемнәрне генә сөйләми, кемнәр белән генә аралашмаган бит үз вакытында. Әмма аларның күбесе репрессияләр чорында юк ителгәннәр, шуңа күрә истәлекләрен яза алмый иде. Әле үзгәртеп кору башланмаган, белгәннәрне сөйләргә рөхсәт юк иде.

Үзем бервакыт Зөһрә ападан «нигә дип сез үзегезне документларда башкорт кызы дип күрсәтәсез, әтиегез татар, сөйләшкәндә татар кызы икәнлегезне әйтәсез», — дип сорадым.

— И, кызым, (ул миңа гел кызым дип әйтә иде) Татарстанда, ни кызганыч, татарларның кадере юк. Ә Башкорстан безне ничек хөрмәтли! Картайгач күңел әнә шул хөрмәтне дә өмет итә икән, — диде Зөһрә апа.

Аның матур истәлеген Татарстанда да онытмасыннар иде.

Вафаты 1986 елда, Мәскәүдә. Кабергә күмелмәде, кремацияләнде. Аны белгәннәрнең балалары рухына дога кылсыннар. Татар халкына күрсәткән игелекләре үзенә савап булсын. Исеме тарихыбызда урын алсын, онытылмасын.

Фотода: Мөселман пехота командирлары курсында чыгарылыш кичәсе. Икенче рәттә сулдан 2 — Шамил Усманов, 4 — Әминә Мөхетдинова, 7 — Сәхибгәрәй Сәетгалиев, 8 — Зөһрә Баимбетова. 1921 ел. Казан.