Мөхәммәдьяр Солтанов - пәйгамбәрдән калган бүләккә ия булган беренче мөфти
«Зөләйха күзләрен ача» фильмы татар мөфтиләренең фамилияләрен яңгыратып, бөтен татар җәмәгатьчелеген тетрәндереп алган иде. Без заманында иң дәрәҗәле дворян нәселеннән чыккан, Россия империясенең бишенче мөфтие, Мөхәммәд с.г.в.нең чәч бөртегенә ия булган Мөхәммәдьяр Солтановның тормыш юлын барладык.
Мөфти Мөхәммәдьяр Солтановның шәҗәрәсе 1352 елга кадәр өйрәнелгән Солтановлар нәселе бүгенге көндә дә дәвам итә.
Азнакайда яшәүче Ләлә апа Йосыпова «Зөләйха күзләрен ача» фильмында ерак бабасы Мөхәммәдьяр Солтановның исеме пычратылуы өчен борчыла. Сериалда репрессияләнгән тоткыннарның исемнәре арасында мөфтинең дә исеме яңгыраган иде.
— «Зөләйха күзләрен ача» фильмын карап утырганда Мөхәммәдьяр Солтанов дигән исемне ишеткәч, дерт итеп куйдым. Ничек ул сөргенгә китә ала, ул вакытта булмаган да бит инде дип уйлап утырдым. Ул революциягә хәтле үлгән кеше бит. Аның малае, ягъни минем бабай гына репрессиягә эләгә, — дип сөйләде Ләлә ханым.
Дөрес, фильмны төшерүчеләр дә, татар җәмәгатьчелеге дә бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдергән иде инде. Әлеге казус безне тарихта үз эзен калдырган Мөхәммәдьяр Солтановның тормыш юлы белән танышырга этәрде.
Мөхәммәдьяр Солтанов — ул кем?
Мөхәммәдьяр Мөхәммәдшәриф улы Солтанов (Мөхәммәдьяр бине Мөхәммәдшәриф бине Баязит бине Габделҗәлил бине Солтан бине Мәмәт бине Чобан бине Тотар бине Козай бине Котлыш бине Акъюл) хәзерге Актаныш районы Мәчти авылында дөньяга килә. Авылның исеме Габделхак хәзрәт Садыйковның Уфа Диния нәзарәте тарихы һәм мөфтиләрнең тәрҗемәи хәлләре турында язылган хезмәтендә билгеләнеп үтелә. Ул авыл хәзер җир йөзеннән юкка чыккан авыллар исемлегендә.
Солтан фамилиясе унҗиде бабага кадәр дәвам итә. Өченче бабасы Габделҗәмил Минзәлә өязе башкортларының кантоны хуҗасы, дүртенче бабасы Баязит рус гаскәрләре сафында майор, үз атасы Мөхәммәдшәриф тә кантонда хезмәт итә. Шул хезмәтләре өчен аларга дворянлык титулы бирелгән. Чыгышы дворяннар нәселеннән булгач, Мөхәммәдьярга Казан университетына керү авыр булмый һәм ул аны уңышлы тәмамлый. 1878 елда аңа подпорудчик дәрәҗәсе бирелә, аннан дөньяви арадашчы һәм Минзәлә, Бәләбәй өязләрендә җәмгыяви судья вазифаларын башкара.
Петр III үлгәч, аның урынына патшалыкны Екатерина кабул итә. Әби патша шәрык халыкларына диндә чагыштырмача иркенлек бирә: мәчет, мәдрәсәләр салырга рөхсәт була, гыйбадәт кылу юлларында тиешле тәртип булдыру чаралары күрелә, хәтта диннән баш тартучыларны җәзага тарту юллары да билгеләнә. Әби патша 1722 елда махсус боерык чыгара: Россиядә духовное собрание төзергә, аңа башлык итеп мөфти куелырга тиеш. 1789, Һиҗри белән 1204 елны «Духовное собрание» үзенең эшен башлый.
1886 елның 2 гыйнварында патша Александр III тарафыннан аңа Мөфтилек указы бирелә. Мөхәммәдьяр Солтанов собраниенең бишенче мөфтие була.
«Духовное собрание»да мөселман руханилары мулла дәрәҗәсен алу өчен имтихан тапшырганнар, шулай ук аерылышу, мирас бүлүдә килеп чыккан бәхәсләр дә биредә чишелгән. Унсигезенче гасыр азагында ук мөфтият хезмәткәрләре җомга көнне ял итү хокукына ия булганнар.
«Милләте башкорт түгел, татар»
Ләлә апаның абыйсы Роберт Зарипов Азнакай районы Урсай авылында гомере буе тарих укытучысы булып эшләгән (Кызганыч, ул хәзер вафат инде). Бабалары Мөхәммәдьяр турында да күп мәгълүматны ул туплый. Уфадагы архивларда казына, мөфтинең туган ягы Актаныш районы Мәчти авылына да барып кайта. Нәтиҗәдә, Солтановлар нәселенең шәҗәрәсен төзи, китап яза. Ләлә апа үз нәселенең тарихын тулаем белмәвенә әле дә үкенә.
— Минем әни — Мөхәммәдьяр Солтановның оныгы, яшь килеш - 35тә үлеп китә ул. Мин бер яшь тә өч айлык килеш әнисез калганмын, хәзер инде алтмыш алтыда. Безне икенче әни тәрбияләде. Шуңа күрә без әни яклап туганнар турында берни белмичә үстек. Без үскән заманда дворяннар, мөфтиләр турында бөтенләй сөйләргә ярамый иде. Әтинең генә: «Кызым, сез шундый дворян нәселеннән бит», — дип әйткәнен хәтерлим. Әни исән булса, бөтен нәрсәне дә белер, чыганаклар белән таныш булыр идек тә бит.
1970 елларда мин Минзәләдә укыдым. Хәзер ул авыл юк инде. Әгәр дә шушы мәгълүматларны белгән булсам, мин Актанышка кайтып, эзләнмәс идеммени инде? Белмәдек шул, — ди Ләлә ханым.
Шуңа өстәп, Ләлә Йосыпова ерак бабасын «башкорт» дип атауларына аптыравын белдерде.
— Актанышта туып-үскән чиста татар була ул. Башкорт ягында эшләгәнгә аны да башкорт дип язалардыр инде бөтен җирдә, — ди ул.
Шәхси тормышына килгәндә, Мөхәммәдьяр Солтановның ике хатыны булуы билгеле. Беренче хатыныннан аның дүрт баласы — Арыслангали, Искәндәр һәм ике кызы тууы мәгълүм. Икенче хатыны Мәрьямнән Сәлимгәрәйбәк, Баязит, Фатыйма, Бибизөйләха һәм Суфия дөньяга килә. Бөтен баласы да гимназияләрдә, көллиятләрдә укып, югары вазифаларда эшлиләр.
1915 елда Мөхәммәдьяр Солтановны паралич суга. Бер ай авырганнан соң, 12 июньдә сәгать 11ләрдә вафат була ул. Гәүдәсе өч көн почетлы каравылда собрание залында саклана. 14 июньдә, җомга намазыннан соң, мәчет ихатасында мөфти Тәфкилев белән янәшә җирләнә.
«Минем кебекләр икәү генә!»
Бишенче Гомумроссия мөфтие эчке тәртип урнаштыру өчен шактый тырыша. Ул китапханәне тулыландыра, архив җайланмасын камилләштерә һәм кабул итү кагыйдәләрен яхшырта. Мөхәммәдьяр хәзрәт мөфтиятнең эчке һәм тышкы сәяси ареналардагы позициясен ныгытуга аерым игътибар бирә.
Аның тырышлыгы белән Россия мөфтиенең халыкара аренада да абруе арта. Элегрәк мөфтиләр хаҗга шәхси затлар буларак барса, Мөхәммәдьяр хәзрәт аны беренче тапкыр, хөкүмәт рөхсәтен алып, рәсми рәвештә кыла. 1893 елның февралендә ул 5 кешедән торган делегация җитәкчелегендә Уфадан китә. Россиядән килгән мөфти һәркайда мөхтәрәм кеше була. Истанбулда Төркия солтаны Габделхәмит аны үзе кабул итә, кылган хезмәтләре өчен II дәрәҗә Төрек ордены тапшыра.
Николай II үзенең 1894 елның 15 мартындагы карары белән бу орденны йөртүгә рөхсәт бирә. Мөхәммәдьяр хәзрәткә Төркия солтаны ягыннан күрсәтелгән игътибары орден белән генә чикләнми. Аңа Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. г. в.нең бер бөртек чәче бүләк ителә.
Ул шулай ук 1888 елда беренче дәрәҗә Станислав ордены, 1896 елда беренче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә. 1911 елда мөфти Солтановның хезмәтенә 25 ел тулу уңаеннае, юбилей уздырыла. Мәҗлестә күп галим-голәмә, зур түрәләр катнаша.
1907 елда Мөхәммәдьяр хәзрәт Уфа шәһәрендә «Мәгълүмат» журналына нигез сала. Аның ярдәме белән Уфаның «Галия» мәдрәсәсе ачыла.
1907 елда Мөхәммәдьяр хәзрәт Уфа шәһәрендә «Мәгълүмат» журналына нигез сала. Аның ярдәме белән Уфаның «Галия» мәдрәсәсе ачыла. Ул тантаналы рәвештә шушы күренекле уку йортының яңа бинасын төзегәндә беренче ташны сала.
Ул эшли башлаган чорда татар галимнәре арасында иске һәм яңа ысул тарафдарлары — җәдидчеләр һәм кадимичеләр арасында бүленеш бара. Әмма мөфти, зирәклеге аркасында, бер төркемгә дә кушылмыйча, ике позицияне дә якынайтырга тырыша. Бу елларда мөфтият нейтраль позициясе саклап, ике юнәлешнең дә уникаль аралашу урынына әверелә. Нәтиҗәдә, мөфтигә ике як та хөрмәт белән карый.
Солтанов, эшне кабул итү белән, эш кәгазьләрен тәртипкә салырга тырыша, дилбегәне нык тота, шәкертләрнең казыйларга сәдака бирү бәрабәренә имтихан тапшыру юлларын тыя, үзенең кул астындагы ике йөзле хадимнәр белән көрәшүгә күп көч сарыф итә.
Мөхәммәдьяр Солтанов Россия Империясенең бишенче мөфтие вазифасында егерме тугыз ел эшли.
Тарихта язучы Сергей Минцлов язып калдырган бер кызыклы вакыйга да бар. Ул вакытта инде егерме еллап мөфти вазифасын башкарган Солтанов Уфа губернаторы Соколовский янына килә. Мөфтине кабул итү бүлмәсенә кертәләр, тик ул губернаторны көтеп бетерә алмый. Ике сәгатьтән соң мөфти бер хезмәткәргә килеп: «Җитәкчегезгә әйтерсез: аның кебек губернаторлар Россиядә 53 кеше, ә минем кебекләр — икәү генә. Бу - әдәпсезлек!» — дип әйтә һәм чыгып китә.
- Мөхәммәдьяр Мөхәммәтшәрип улы Солтанов (1837-1915) - Россия империясендә бишенче мөфти. 1886 елдан вафат булганчы - 1915 елга кадәр мөфти вазифасында эшли.
- Википедиядә булган мәгълүматлар буенча, 1893 елда хаҗга барганда солтан Абдел-Хәмит икенче тарафыннан кабул ителә. Солтан аңа пәйгамбәрнең чәч бөртеген бүләк итә.
- Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Госманлы империясе мөселманнарны изге сугышка чакыра. Госманлы империясенә каршы сугышкан Россия мөфтие, моңа җавап итеп, мөселманнарны сугышка өнди.
- Уфада беренче Җәмигъ мәчете территориясендә җирләнгән.
- 1 дәрәҗә Изге Станислав, 2 дәрәҗә Османия, 1 дәрәҗә Изге Анна, Изге апостол Андрей Первозванныйлар орденнары иясе.