Ут эчендә татар кызлары…

Без — сугыш чоры балалары. Ил өстенә ишелеп төшкән олы кайгы, миллионнарның гомерен кискән, аналарны һәм балаларны ятим иткән сугыш, гомер буе безнең белән янәшә бара. Аннан котыла да алмадык, котыла алмабыз да төсле. Гомер үтеп бара инде.

Түземлекләр җиткәч чигенә,

Сынау килгәч туган иленә,

Килеп басты Татар хатыны

Көрәш сызыгының чигенә,

Шәл яулыгын салып иңенә.

…Халык диңгезенең төбеннән,

Берәмтекләп, сөеп җыелган

Сөембикәләре милләтнең

Кан-көрәштә күпме җуелган…

Исемнәре җырга уелган.

Лена Шагыйрьҗан

Бала чактан караган кинофильмнар, укыган китапларның күбесе руслар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез каһарманнар да рус батырлары, рус кызлары иде. Мәктәптә укыганда «Мин кемгә охшарга телим?» дигән темага сочинение язарга булса, без билгеле инде — Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкина, Любовь Щевцова, Ульяна Громовалар хакында яздык. Ул кызларны һич тә гаепләргә җыенмыйм. Аларның батырлыгы күңелгә кергән, матур булып урнашкан. Ә менә хатын-кызның сугыш кырында хәле ничек, нинди җайсыз, авыр хәлләрдән алар ничек чыга? Ничек ияләнә, ниләр кичерә, ничек чыдый ул? Боларын уйлый белмәгәнбез икән әле. Кулыма чорыбызның күренекле язучысы, Нобель премиясе лауреаты Светлана Алексиевичның «У войны не женское лицо» (китап исеме шулай хәтеремдә калган) дигән әсәре төште. Бу китап миңа сугышта катнашкан кызларның бөтен фаҗигасен аңлатып бирде дә инде. Ирләргә сугышта бер читен булса, хатын-кызга мең тапкыр читенрәк икәнен белү, аңлау — бөтен дөньямны әйләндереп ташлады.

Мин үзебезнең татар кызларының хәлләре тагын да аянычрак булганын, аларның фаҗигаларын, кичерешләрен аңлап тетрәндем.

Йөрәгемне әрнеткән нәрсәләр күп…

1958 елда яңадан «Азат хатын» журналы чыга башлады. Рәхмәт журналны чыгаручы каләм осталарына. Безнең татар кызлары — аларның да сугышта күрсәткән батырлыклары, тылда фронтка киткән ирләре урынына басып эшләүче аналарның сугыш шартларында балаларын ачтан үтерми саклаулары хакында язмалар бирелә башлады һәм әле дә бу мактаулы эш дәвам итә.

Телевизор караштыргаларга туры килде быел. Үзәк каналларда да, үзебезнекендә дә татар кызларының батырлыгына багышланган ник бер тапшыру булсын! Ярый әле, Аллага шөкер, сугышны кичереп, 60 елдан артык тигез тормышта яшәгән хатын-кызларыбыз бар икән. Аларны карап сөендек.

Кызлар гына түгел, тиңдәшсез батырлыклары белән дөньяга танылган егетләребез дә искә алынмады… дисәм, үзәк каналда бер таныш исем яңгырады. Рейхстагта җиңү байрагын беренчеләрдән булып кадаган (бу хакта сугышта кинооператор булып катнашкан атаклы Роман Карменның истәлекләрен дә, рәсемнәрен дә дөнья күргән иде) татар баласы — 19 яшьлек Григорий Булатов исеме иде ул.

Күңел әрни: безнең буын Совет хакимияте чорында үзенең газиз халкы, туган-үскән җиренең тарихы, милләтнең чишмә башы, асылы, тамырлары турында белми үсте. Үз ата-бабаларыбыз, чын Ватаныбыз, үз милләтпәрвәрләребез хакында да белмәдек без. Безнең башлар борынгы, урта гасырлар, яңа һәм иң яңа тарихлар белән тутырылды. Тарихыбызны белсәк, бүгенге наданлык та, үз халкыңа, аның үткәне һәм бүгенгесенә битарафлык та булмас иде.

Сүзем ут эчендәге татар кызлары хакында иде бит әле. Сугыш утын кичкәннәрне искә алу иде максатым.

Үз Ватаннарында үги булып яшәсәләр дә, шул илгә афәт килгәндә хаклык, язмышлар белән исәпләшмәгән кызларыбыз. Тормышның кайсы гына өлкәсенә карама — анда каһарманлыклары белән балкып торган кызларыбыз күп. Рус әдипләре, тарихчылары татар кызларының сугыш вакытында күрсәткән батырлыкларын, хезмәткә намус эше итеп карауларын, һәр эшне көчләрен, хәтта тормышларын кызганмый башкаруларын күрмәмешкә салыштылар. Йөрәгемне әрнеткән нәрсәләр күп…

«Торф чыгарганнан соң урак ура идек»

Сугышның иң хәтәр көннәрендә Мәскәү белән Ленинград шәһәрләре күкләрен саклаучы зенитчы кызларның күбесе татар кызлары булуы хакында ник онытылды? Белергә теләүчеләргә «Сөембикә» журналының быелгы 5нче санын укырга киңәш итәм. «Татарочкалардан үрнәк алыгыз» исемле мәкаләдән зенитчы кыз хакында Раилә Хәялиева язган. Рәхмәт аңа.

Дөрес, мәкаләдә язылганнар гына түгел, зенитчы кызларыбыз күп булган, кайберләренең исемнәрен тагын искә алыйк. Мәрхүм булсалар, рухлары шатлансын, могҗиза белән исән калсалар, үзләре шатлыктан еласын. Кайгырсак та, шатлансак та елыйбыз бит. Болар: Наилә Әхмәтҗанова, Мәрьям Кадыйрова, Фәнихә Йосыпова, Заһидә Вафина, Мөнәвәрә Насыйбуллина, Зәйтүнә Хәлиуллина, Сәйдә Мостафина, Лена Шәмсетдинова, Зөлфия Нурлыгаянова, Бикә Хәйруллина, Суфия Исхакова һәм тагын бик күпләр. Исемнәрен тәсбих тарткан кебек кабат-кабат әйтеп рәхмәт белдерик.

Ничек шулай үзләрен башка милләт кызларына үрнәк итеп куя алдылар икән? Бер зенитчы кызларга гына да әйтелгән сүз, бирелгән бәһа түгел әле бу кыйммәтле бәя. Сугыш елларында күпме кызларыбыз торф чыгаруда эшләделәр. Торф чыгару ул вакытта, чын мәгънәсендә, икенче фронтка әйләнә, чөнки торф сугыш кораллары ясый торган заводларны, электр станцияләрен эшләтүгә, торак йортларны җылытуга китә. Эш шартларының ничек авыр булганын хәзер аңлатуы да кыен.

Безнең кызларның торфны Мәскәү, Вологда, Иваново өлкәләреннән алып, ерак Себер җирләрендә дә чыгарганы мәгълүм. Бер генә мисал китереп үтим, чөнки язмам бик озынга китә. Арча районының Иске Иябаш авылыннан Рәйсә Хәкимова белән Кәримә Фазылова өч ел буе Түбән Тагил урманнарында торф чыгаруда эшләгәннәр. «Сездән башка татар кызлары тагын бар идеме? — дип сорагач, «И, сеңлем, нишләп булмасын, элегрәк хатлар да алышкан идек, хәзер исемнәре онытылган инде, гаепләмә», — диделәр. Гаепләмәдем, әмма бер нәрсәгә әле дә җавап таба алмыйм. Тагил өлкәсендә торф чыгарырлык бүтән милләт кызлары булмады микәнни?

Владимир, Калинин өлкәләрендә озак еллар торф чыгарган авылдашым Хаҗирә апа Төхфәтуллина болай дип сөйләде:

— Бервакыт без торган бистәгә күрше колхоз рәисе килде. Колхозның исеме хәтеремдә калмаган, Калинин өлкәсе иде. Шул рәис (үзе чулак, фронттан кайткан булса кирәк): «Кызлар, сезнең тырышлыкны белеп, үтенеч белән килдем. Быел уңыш яхшы, безгә ял көннәрендә урак урырга килмәссез микән, игеннәр әрәм була бит», — дип чакыра безне.

Киттек шул авылга. Безнең Әтнә районы кызлары инде: Бәрәскә, Бәрәзә, ике Шимбердән. Торф нормасын тутырабыз да, шимбә, якшәмбе көн урак урабыз. Рәис куанычыннан еламый гына. Әле эшләгән өчен ит, май, он бирделәр. Рәхәтләндек туйганчы ашап, ике-өч ел булыштык үзләренә.

— Ул авылның үз кешеләре, үз колхозчылары кайда иде? — дип сорыйм Хаҗирә ападан.

— Үз кешеләре дә бар инде. Тик безнең хәтле эшли алмыйлар ич алар, — ди ул, бер дә исе китмичә генә. — Үзләренең яшелчә бакчаларында казыналар. Безне генә көне-төне колхоз эшенә йөртәләр иде, сеңлем.

Исең китәрлек хәл. Халкымның иң гүзәл, иң матур сыйфаты — эш сөючәнлеге үзенә үк дошман булып кайта икән, ләбаса. Ул татар халкының фаҗигасе дисәм дә ялгышмам төсле. Кайда авыр хезмәт — шунда татар, шунда татар кызлары. Торф чыгарганда кызларның гарипләнүе, хәтта үлеп калулары да мәгълүм бит. Бу хакта безгә «Торфчы Мөнәвәрә», «Мәгъдәнә» бәетләре сөйли.

Авыр эштән, ачлыктан үлеп калганнар күп, хисабын кем белә?

Әйе, авырлыклар килсә, татар кызларының зур намус ияләре икәнлекләрен дә, нинди гүзәл сыйфатларга ия булуларын да белүчеләр була. Сугышның иң хәтәр көннәрендә шушы торф чыгаруда эшләгән хатын-кызлар өчен татар телендә «Правда» исемле махсус газета чыгып килүе очраклы хәл түгел. Бу газетаны татар журналисткасы Мәрьям Дибаева берүзе чыгара. Мәскәү өлкәсендәге торфчы кызлар янына ул, 1944 елда ире Самат Дибаевның фронтта һәлак булган хәбәрен алып, кечкенә кызын әнисе тәрбиясендә калдырып китә.

Берүзе материал җыеп мәкаләләр язган, Мәскәүгә килеп типографиягә тапшырган, берүзе бөтен тиражны күтәреп кайтып, торфчы кызларга өләшеп тә йөргән бит ул. Аның истәлекләрен «Ил язмышын салып иңнәренә» дигән китабыма керткән идем (Кара: Ил язмышын салып иңнәренә. Казан: Алма-Лит, 2006. — Б.190-191).

Тагын бераз читкә киттем. Әмма, укучылар мине аңларлар, чөнки фронт белән тылдагы батырлыкны аерып куя алмыйм. Кайда җиңелрәк булды дигән сорауга дөрес җавап табып булмый.

Җавап таба алмаган сораулар бар әле ул. Күңелемдә халкымның шушы мактаулы, эш сөюче, намуслы кызлары алдында оялу микән, кызгану микән — бер хис саклана. Ни өчен аларны бөтен СССР буйлап авыр хезмәттә тилмерттеләр икән? Милли сәясәтнең ачык чагылышы бит бу. Татарстанның бөтен шәһәрләрен, авылларын эвакуация белән килгәннәр тутырган. Ә Татарстан кызларын, товар вагоннарына төяп, читкә, эшкә озатканнар. Авыр эштән, ачлыктан үлеп калганнар күп, әмма хисабын бүген кем белә? Совет власте елларында Дәүләт Оборона комитеты фронт өчен дип эшләткәч, нигә аларга ташламалар, пособиеләр бирелмәде икән? Кем белә дөрес җавабын? Кем курыкмыйча әйтә ала?

Тагын фронтка әйләник әле. Безнең горурлыгыбыз, курку белмәс очучы Мәгүбә апа Сыртланова телевизорда тапшыру вакытында искә алынды. Рәхмәт. Ул — гади очучыдан эскадрилья полкының командир ярдәмчесе дәрәҗәсенә ирешкән татар кызы. Бу полк хакында беләләрдер дип уйлыйм. Яшьлегебездә без аңа соклана, батырлыклары белән чиксез горурлана идек. Мәгүбә апа, ялгышмасам, 1971 елда бакыйлыкка күчте дип беләм. Саубуллашырга бардым, җәсәде Казанның Офицерлар йорты залына куелган иде. Педагогия институтында эшләгән укытучыбыз Зөһрә апа Вәлиуллина миңа: «Мөселманча куябыз җир куенына, Аллага шөкер, рөхсәт бирделәр» — дип әйтеп, сөенече белән уртаклашты. Урыны җәннәттә булсын.

Әмма никтер икенче очучы героебыз Ольга Санфирова искә алынмады кебек. Бергә булалар бит алар. Күренекле язучыбыз Шамил Рәкыйповның «Кызлар — йолдызлар» дигән китабында алар хакында язылган.

Исемнәрен белеп торсыннар!

Бар һәм бик күп горурланырлык татар кызлары. Фронтка үз теләге белән киткән атаклы снайпер кызлар — Зәйтүнә Габделвәлиева, Әлфия Рәхмәтуллиналарны онытып буламы? Шәфкать туташларыннан снайперлар командасы төзегән Бөгелмә кызы Гөлсем Шакирҗанованы рәхмәт хисләре белән искә алыйк. 60тан артык дошманның башына җиткән кыз бу.

Шәфкать туташларыбыз хакында әйткәндә меңнәрчә яраланган сугышчыларны сугыш кырыннан алып чыгып, үлемнән коткарган Мөнирә Әхтәмәва, Сафура Подвигина, Суфия Хәйретдинова, Зәйтүнә Бариеваларны; медицина пунктларында һәм госпитальләрдә яралыларга күпме каннарын биреп, тормышларын саклап калган Мәрьям Гыймаева, Рая Ибраһимова, Роза Зарипова, Зәйнәп Гыйлаҗетдинова һәм иң беренчеләрдән булып «Батырлык өчен» медале алган шәфкать туташы Асия Ильматованы хөрмәт белән искә алыйк.

Аеруча горурлык беләм үземнең якташым Әтнә районы Түбән Көек авылы кызы — шәфкать туташы Наҗия Шакированың исемен атап үтәм. Һәм аның янына авылдашым Фәрзәнә апа Хисамиеваны, Түбән Көек кызлары Хәлиуллина Майшәрәп белән Шәмсеруй Фазылҗановаларны куям. Авыл кызлары, ә нинди батырлыклар күрсәткәннәр!

Нинди авыр шартларда операцияләр ясап, терелтеп, сугышчыларны яңадан армиягә яраклы итеп сәламәтләндергән хәрби табибәләрдән Вәсимә Сәйфуллина, Фатима Хәбибуллина, Мөнәвәрә Шәрифҗанова, Әминә Хәмзина, Рәисә Булатова, Оркыя Насыйрова һәм башкаларга олы рәхмәтебез булсын.

Халыкара Кызыл Хач җәмгыятенең иң югары бүләге — Флоренс Найтингел алтын медаленә лаек булганнар арасында татар кызы Фаина Чанышева бар. Белеп торсыннар.

Татар кызлары елга фронтларында да тырышып хезмәт итәләр. Яралыларны, гаскәрләргә кирәкле азык-төлек, сугыш коралларын ташыйлар алар. Араларында пароход штурманнары Фәйрүзә Галиева һәм Оркыя Курмаева да бар. Оркыяның әнисе һәм өч сеңлесе Харьков шәһәрендә дошманнар кулында калгач, ул үч алу теләге белән, хәрби очучылар мәктәбенә китә һәм фронтта һәлак була.

Язганнарым күп төсле, әмма язасыларым тагын да күбрәк икән. Тик һәрнәрсәнең чиге була. Шулай да көнбатыш фронтның махсус партизан оешмасы штабында хезмәт иткән Чистай кызы Чәчкә Заһированы (руслар исемен Рита дип йөртәләр), дошман басып алган Днепропетровск шәһәрендә подпольеда көрәшеп һәлак булган Фатима Гафурованы, һәм быел интернетта мактаулы исеме чыккан тиңдәшсез разведкачы Фәридә Салимҗановаларны искә алмый китеп улмый икән. Үзләренең курку белмәс батырлыклары, оста сугышчылар итеп ирләрне дә сокландырган пулеметчы кызларыбыз — Суфия Гыймаева, Маһирә Мөхәммәтшина, Нина Ризатдинова, Әминә Хафизовалар да һәйкәлләр куярга лаек затлар.

Саннар артында - кеше язмышлары

Тылдагылар хакында сөйләделәр, яздылар, Алла бирсә, тагын язарлар дип өметләнәм. Бары кайбер саннарны гына искә төшерәм. Авыл хуҗалыгында төп көчләр хатын-кызлар (1944 елда 76,8%) һәм яшүсмерләр булды. МТСта эшләүче механизаторлар арасында 55 процентны хатын-кызлар тәшкил итте. Комбайнчыларның — 62, тракторчыларның 81 проценты хатын-кызлар иде. Татар кызларыннан тракторчылар Х.Сираҗиева, Б.Гыйззәтуллиналар (кызганыч, исемнәре язылмаган) «Советлар Союзының иң яхшы тракторчысы» дигән исемгә лаек булдылар.

Исемнәре язылмаган, бер карашка әллә ни батырлык дип тә саналмаган бер төркем хатын-кызларыбызны әйтеп китәм. Аларның намуслы хезмәтләрен искә алып, исемнәрен табарга югарыда искә алган якташым Наҗия апа Шакирова сораган иде. Архивлардан эзләдем, таба алмадым. Бу исемсез каһарманнарыбыз — кер юучы хатын-кызлар. «Сталинград янында күпме хатын-кыз яралы сугышчыларның керләрен юа, үтүкли иде» — дип үтенде Наҗия апа. Бик кызганыч, кайсы районнан җибәрелгәннәрен дә ачыклап булмады. Әмма бу изге эштә, 1942 елда гына да, Татарстаннан 84 мең (!) хатын-кыз катнашкан икән.

Бу саннар артында да кеше язмышлары. Берсе генә хакында да ник язылмады икән?

Сугыш еллары ераклаша бара. Ил-көнебез тыныч булсын, бу газаплар бүтән кабатланмасын иде. Ә бу җәһәннәмне үткән кызларга багышланган фильмнар «Мөселман киносы»нда гына булса да күрсәтелсен иде.