«Муса Гәрәев кебек үк генерал Шәйморатов та милләтен яшермәгән, татар дип күрсәткән»

Башкортстанда туып-үскән, халыкның милли героена әйләнгән генералга Россия Герое исеме бирелде.
  • Миңлегали Минһаҗетдин улы Шәйморатов (Минигали Мингазович Шаймуратов) - 1899 елның 12927) августында Уфа губернасы Биштәк авылынды (хәзер Кырмыскалы районы Шәйморат авылы) туа. Бөек Ватан сугышында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе (1943 елдан - 16нчы кавалерия дивизиясе) командиры, генерал майор. 1943 елның 23 февралендә Ворошиловград (хәзер Луганск шәһәре) өлкәсендә хәрби операция вакытында һәлак була. Хатыны — Ольга Павловна Шаймуратова. Кызы — Октябрина Шаймуратова, оныгы — Сергей, 1956 елда туган.

112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңлегали Шәйморатовка Владимир Путин указы белән Россия Герое исеме бирелде. Бу — Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбировның тырышлыгы. Моңа Башкортстанда яшәүче башкорт һәм татар халкы рәхмәтле.

Шәйморатов — башкорт халкының милли герое. «Шәйморатов-генерал» җыры (Заһир Исмәгыйлев көе, Кадыйр Даян шигыре) халыкныкына әверелгән. Ул батыр генерал үзе исән чакта ук — 1942 елның мартында Габдрахман Хәбибуллин тарафыннан башкорт телендә башкарылган.

1998 елда Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры «Шәйморатов генерал» спектаклен куйды. Пьеса авторы — Башкортстанның халык язучысы Флорид Бүләков. Әлеге спектакльдә Шәйморатов образын сәхнәдә тудырган Хөрмәтулла Утәшевка Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе бирелгән. Болары сәнгатьтә.

Миңлегали Шәйморатов туып үскән Биштәкә авылы хәзер Шәйморатов исемен йөртә. Биредә генералның бюсты да урнаштырылган. Авыл Башкортстанның Кырмыскалы районында урнашкан.

Уфаның Җиңү паркындагы Дан аллесендә геройның бюсты бар.

Быел Уфада генерал Шәйморатовка һәйкәл куелачак.

Миңлегали Шәйморатов — данлы исеме белән башкорт халкына хезмәт иткән шәхес. Ә үзе ул нинди милләт кешесе? Интернет киңлекләрендә бу бәхәсләр күптән бара.

Метрикә кенәгәсендә: «Минлегали Мингажетдин улы Шаймуратов. Отец — башкир из мишарей, мать — башкирка из тептярей» дип язылган.

Бу мәсьәләдә тарихчыларга бәхәсләшер урын калдырып, беренче чиратта, шәхеснең үзидентификациясен алгы планга чыгарыйк.

Миңлегали Шәйморатов ВКП (б) сафларына кергәндә язган гаризасында үзен «типтәр» дип күрсәткән.

Кадрлар исәбен алып бара торган «Личное дело»сында ул үзен татар милләтеннән дип күрсәткән, татар телен туган теле дип язган. Документ Башкортстан Милли музеенда саклана.

Константин Симонов Шәйморатовның инглиз, кытай, татар, уйгыр һәм казах телләрен белүе турында яза.

Бүләкләү документында аның милләте «татар» дип күрсәтелгән.

Шәйморатовның башкорт булуы турында документаль мәгълүмат табалмадым. Ул хакта истәлекләр генә бар. Әйтик, 112нче Башкорт кавалериясе дивизиясенең эскадрон командиры Әнвәр Насыров легендар генерал турындагы истәлек китабында Шәйморатовның әтисе белән сөйләшүен искә төшерүе турында әйтелә. Китапта язылганча, Шәйморатовның үз сүзләренә караганда, ул әтисе Минһаҗетдиннан үз нәселе турында сораган. Әтисе үзләренең Уралдан килүләре һәм әйле башкортлары булуын әйткән.

Данлыклы генерал башкорт дивизиясен «Салават токымы чигенә белми!» — дип яуга әйдәгән.

Биштәкәдә кемнәр яши?

Миңлегали Шәйморатов туып үскән авыл тарихына күз салыйк. Рәсми мәгълүматны авылның рәсми сайтыннан алырбыз.

Биштәкә авылына 1755 елда мишәрләр нигез салган. Муса авылы башкортлары белән мишәр старшинасы Урман Уразов арасында төзелгән килешү моңа дәлил булып тора. Алар Мең ыруы башкортларыннан җир сатып алып, тыныч урынга килеп урнашалар. Халык риваятьләренә караганда уңышлы сату-алу уңаеннан мишәрләр башкортларын биш тәкә суеп кунак иткән — авыл исеме шуннан калган. Ә башкортларны кунак иткән урын Казанбай дип атала ди. Казан каласы исемен мәңгеләштерү булмаса да, татар башкаласы белән аваздаш сүз. Чишмә авылны өч өлешкә бүлеп тора. Аның бер өлешенә типтәрләр килеп урнашкан, бер өлешенә — мишәрләр.

1970, 1979 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, авылда яшәүчеләрнең күпчелеген татарлар тәшкил иткән. 2002 елгы халык санын алу мәгълүматлары авылда башкортларның 64 процент булуын, татарларның 33 процент икәнлеген күрсәткән.

Шәйморатовны Казан белән нәрсә бәйли?

Миңлегали Шәйморатов биографиясеннән бер факт. Булачак генерал 1920-21 елларда Тугызынчы Казан Совет шәркый халыклар кавалерия курсларында укый. Геройның биографиясендә аның әлеге хәрби уку йортын тәмамлаучылар арасында үткәрелгән ярышларда да катнашуы да әйтелә. Шәйморатов граната ату, кылычлы чабышлара һәм суга сикерү буенча призлы урыннар ала. Яшь командирга кыйммәтле приз — кызыл шароварлар, буденовка һәм постау гимнастерка бирелгәнлеге дә язылган. 1921 елның көзендә Казан мәктәбе курсантлары Майкоп янындагы сугышларга озатыла. Алар арасында Шәйморатов та була.

Татар энциклопедия сүзлеге белешмәсе: 1919 елда 1нче Казан совет кавалерия курслары нигезендә Тугызынчы Казан Совет шәркый халыклар кавалерия курслары (Девятые Казанские кавалерийские командные курсы восточных народностей) оеша. Курсларны 411 командир тәмамлап чыга, аларның күбесе Төркестанга яу кырына озатыла. 1923 елда бу курс, Уналтынчы үрнәк мөселман укчы командирлары курслары белән кушылып, Берләшкән Казан мөселман курслары оештырыла. 1923 елда ул Алтынчы берләштерелгән татар-башкорт командирлары мәктәбе итеп үзгәртелә. 1924 елның февраленнән мәктәп Татреспублика Советларының Үзәк Башкарма Комитеты исемен ала. 1935 елның ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты исемендәге татар-башкорт укчылары мәктәбе дип үзгәртелә. 1937 елның мартыннан — Казан пехота хәрби училищесы, 1941 елның апреленнән — Казан танк училищесы.

Бөек Ватан сугышы Виртуаль музее мәгълүматларына караганда, Алтынчы берләштерелгән татар-башкорт командирлары мәктәбе булачак татар язучылары Мөхәммәт Әблиев (1900-1941), Нур Баян (1905-1945), Гадел Кутуй (1903-1945), Хәйретдин Мөҗәй (1901-1944) укыган.

Казан пехота юнкерлар училищесы Казан Кремле территориясендә урнашкан. Ул таркатылгач та, Беренче Казан мөселман курслары аның базасында оештырылган. Димәк, дәрте-дәрманы ташып торган 21 яшьлек Миңнегали Шәйморатов Казанның йөрәгендә йөреп, үзенең беренче хәрби белемен алган.

Соңрак данлы генерал Тамбовта хәрби белемен күтәрә, Мәскәүдә Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлый. Төркиядә, Кытайда эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач аңа Башкорт кавалерия дивизиясен җитәкләргә тәкъдим итәләр. «Ватан боерыгын үтәргә әзермен!» дип җавап бирә Шәйморатов…

Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Раиф Әмиров:

Башкортстанның татарларга караган халәте ике өлештән тора. Беренчесе — тарихи өлеше, икенчесе — аның бүгенге мәсьәләләргә караган халәте. Тарихи өлеше турында сүз алып барганда Тукайны искә алмый мөмкин түгел — Уфа һәм Башкортстан Тукайлы булды — һәйкәл куелды. Тарихи якны дәвам итеп телдән, рухтан, хәтта икътисади, сәяси җөмлә-сүзләрдән төшмәгән генерал Шәйморатов турында әйтәсем килә. Кырмыскалы районында генерал Миңлегали Шәйморатовка — Биштәкә мишәренә һәйкәл куелды. Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданында Миңлегали Шәйморатовка шулай ук һәйкәл кую турында сүз алып бара һәм иншалла, шулай булырга язсын!

Миңлегали Шәйморатов — Биштәкә мишәре, Кырмыскалы районы Биштәкә мишәр авылы бар. Шул авылдан чыккан кеше ул. Һәм ул заманында, 30 нчы елларда Кытай армиясендә киңәшче булып хезмәт итә. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, Башкортстан, мин шулай дип атыйм аны, чөнки ул күпмилләтле була, Башкортстан кавалерия дивизиясенең командиры булып тәгаенләнә. Һәм иң популяр хәрбиләрнең берсенә әйләнә. Бөек Ватан сугышы турында сүз алып барганда, әлбәттә, Миңнегали Шәйморатов бренды, аның образыннан башка Бөек Ватан сугышын күз алдына китерү мөмкин түгел.

Минем Биштәкә авылында берничә мәртәбә булганым булды, ул авылдан берничә укучым булды. Мин 50 елдан артык югары уку йортында эшләгән кеше. Һәм анда булган вакытта алар белән тәрҗемәсез генә түгел, аларның сүз шивәсендә, алар белән бергә сөйләшеп, чәйләшеп һәм «чәйнәшеп» утырган вакытлар күп булды. Шуңа күрә, мин әйтәм, алар үзләрен дә татар дип кабул итәләр.

Шаһинур Мостафин, эзтабар язучысы, Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат:

Шәйморатов - безнең хөрмәтле генералыбыз. Ул ике халыкның гына да түгел, барлык халыкларның герое. Ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәев кебек, ул да милләтен яшермәгән, документларда күрсәткән. Миндә күренекле Мәскәү галиме һәм публицист Мансур Хәкимовның галим Марат Сәфәров белән авторлыкта чыгарган «Татары: воины, труженики, патриоты» дигән биографик белешмәлек бар. 2006 елда басылып чыккан ул. Хөрмәтле галимнәребез татар шәхесләрен туплаган бу китапның 24-27 битләрендә Шәйморатов турында да язганнар. (Хакимов, Мансур Салахутдинович. Татары: воины, труженики, патриоты: биогр. справ. / под общ. ред. И.Ф.Урявиной-Куприяновой; Акад. пробл. безопасности, обороны и правопорядка. М. Закон и порядок. 2006).

Башкорт халкының Шәйморатовка Россия герое исемен бирү буенча эзлекле эш алып баруы яхшы гамәл. Бу исемне Казанда да мәңгеләштерү яхшы булыр иде. Әйтик, мемориаль такта куюдан башларга мөмкин.