Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алтын Урдада чума: «Ханнар йә качарга, йә үләргә мәҗбүр булган»

Тарих институтының Алтын Урданы өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре Тимур Хәйдәров «Әлбәттә» YouTube каналында урта гасырларда чума пандемиясе турында сөйләде. Без чуманың барлыкка килүе, аның коронавирус белән охшашлыгы һәм пандемия нәтиҗәләре турында кызыклы фикерләр һәм фактлар тупладык.

news_top_970_100
Алтын Урдада чума: «Ханнар йә качарга, йә үләргә мәҗбүр булган»
Доктор Шнабель фон Ром («Доктор Клюв Рима»), Поль Фюрст гравюрасы, 1656

«Чума — шәһәрләр үсеше күрсәткече»

«Чума турындагы фикерләр күбрәк фантазияга корылган. «Чумадан алтмыш миллион кеше үлгән» диләр, рәсемнәрдә табибларны куркыныч, кара томшыклы итеп ясыйлар. Андый рәсемнәрдә һәм уйдырмаларда бөтен җирдә кан һәм кеше яндыру өчен учаклар сурәтләнә. Бу дөреслеккә туры килеп бетми.

Күп еллар Алтын Урдада чума булмаган дип уйлаганнар. Унҗиденче гасыр елъязмаларында: «Үлем Новгород, Псков һәм Мәскәү якларында бар, ә Казанда юк», — дип язганнар. 2013 елда, кеше калдыкларына, аерым алганда тешләр һәм корсакның аскы өлешенә («паховая область») анализ ясап, Алтын Урдада чума булуын дәлилләделәр. Каберлекләре дә бар, чумасы да булган.

Бу хәлдән соң зур ажиотаж купты. Чөнки чума — ул урбанистик җәмгыятьнең, шәһәрләрнең үсешен күрсәтүче фактор. Әгәр дә чума юк, димәк, бу тирәдә зур шәһәрләр булмаган дигән сүз.

Күпчелек европалылар чуманы тиз үсеш алган һәм тиз таралган да, тиз арада үләткә китергән дип саныйлар. Ягъни, чуманың үсеше — мизгел генә. Ә французлар, инглиз белгечләре киресенчә уйлый. Алар фикеренчә, чуманың үсеше озак вакыт дәвамында барган. Шулай ук, алар 1346-1353 еллардагы үләтне иң зурысы дип атыйлар. «Ул үләттән соң җәмгыять үзгәреш кичерде, без заманча дөньяга аяк бастык», — дип әйтәләр.

«Чуманың башлану ноктасы юк»

Чуманың кайчан һәм кайда барлыкка килүе — бик субъектив мәсьәлә. Биология, эпидемиология һәм генетика фәненең казанышлары да төгәл вакытны билгеләргә мөмкинлек бирми. Чуманың башлану ноктасы юк.

Үпкә чумасы бакыр чорында, безнең эрага кадәр бишенче гасырда барлыкка килә. Ул Европага китә, аннары әйләнеп кайта. Үпкә чумасында күченеп йөри торган жгутиклар була. Ә бубон чумасында — паразитлар. Бубон чумасы якынча безнең эрага кадәр беренче гасырда күренә башлый. Бу генетик анализлар белән исбатланган. Кыскасы, ул кешеләр белән бергә яңа территориягә килә, анда уңайлы нокталарда инде икенчел учаклар да барлыкка килә.

Чуманың барлыкка килүе экосистеманың туфракта аерым бер микроблар туплавы белән бәйле. Туфрактагы микроблар җир өстендә ничек таралган соң? Елъязмаларда моны сейсмик активлык, ягъни вулкан атылу, җир тетрәүләр белән бәйле дип язалар. Чөнки чума башланыр алдыннан ул территорияләрдә вулканнар аткан. Нәтиҗәдә, вулкан туфрактагы бөтен микробны җир өстенә чыгарып ташлаган. Бу бик тә бәхәс тудыра торган фараз. Нигә хәзер вулкан атса, чума башланмый соң?

Кара үлем пандемиясен 1055 елда, яки уникенче гасырның икенче яртысында башланды диючеләр бар. Минемчә, ул унөченче гасырның икенче яртысында башлана. Дөрес, чума моңа кадәр дә бик күп тапкырлар була. Тик ул пандемия дәрәҗәсенә җитмәгән була әле.

Март башында коронавирусны да пандемия дип игълан иттеләр. Ул чакта бу мәгълүмат дөрес түгел иде. Хәзер пандемия дәрәҗәсенә җитте, чөнки ул хәзер бик күп төбәкләрдә таралды. Пандемия дип атар өчен, дөньяда үлем унбиш процент булырга тиеш. Әгәр дә биш процент икән, ул эпидемия була.

Пандемия дип атар өчен, дөньяда үлем унбиш процент булырга тиеш. Әгәр дә биш процент икән, ул эпидемия була.

«Һәркем чуманы таратучы була ала»

Унөченче гасырда чума антропоценоз авыруга әйләнә. Ягъни, чирне хәзер хайваннар, бөҗәкләр һәм башкалар түгел, ә кеше тарата башлый. Ул вакытта халык әзрәк була. Әмма Бөек Ефәк юлы системасы вирусны тиз арада таратырга мөмкинлек биргән. Эпидемиологлар тере организмның 70 төре әлеге эпидемия авыруын йоктыручы була ала, диләр.

Безнең үзебездә дә, кече формада гына булса да, чума булырга мөмкин. Тарихка күз салсак, эпидемия учакларның һәрвакыт кешеләрнең янында гына булуларын күрергә була. Ул эпидемия учаклары хәзер дә бар. Мәсәлән, безгә иң якыны — Самарадан Каспийга хәтле булган аралык. Дөрес, актив урыннары бөтен территория буенча сузылмаган, алар берничә урында гына. Әйтеп үтәргә кирәк, иң актив эпидемия учаклары — ул элек Советлар Союзына кергән территорияләр. Мисал өчен, Әзербәйҗан, Кыргызстан, Дагыстан.

Чумага гади бер организм буларак карарга кирәк. Аңа да ризык кирәк. Ризык — ул аксым. Аксым булган һәр организм — аның өчен яшәү урыны.

Алтын Урдада пандемия ничек барлыкка килгән

Пандемия барлыкка килү сәбәпләре — ачлык һәм стресс. Әгәр дә сез стресс кичерәсез икән, сезнең организм хәлсезләнә. Нәтиҗәдә, вирус эләктерү ихтималы арта. Шул исәптән, коронавирусны да. Шуңа күрә һәрвакыт позитив булырга кирәк.

Пандемия барлыкка килү сәбәпләре — ачлык һәм стресс. Әгәр дә сез стресс кичерәсез икән, сезнең организм хәлсезләнә. Нәтиҗәдә, вирус эләктерү ихтималы арта. Шул исәптән, коронавирусны да. Шуңа күрә һәрвакыт позитив булырга кирәк.

Алтын Урдада стресс өч очракта барлыкка килә ала: озак вакыт дәвамында сугышлар барса, әгәр дә халыкны күпләп күчерү процессы барса, ачлык булса.

Чума башланыр алдыннан Алтын Урдада икътисад күтәрелеше була. Чөнки 1291 елда Акру ныгытмасын яулап алалар. Ә европалыларга товарларын таратырга кирәк була. Иң уңайлы юл исә Алтын Урда аша үтә. Алтын Урда икътисадында төп урынны — транспорт хезмәтләре һәм Бөек Ефәк юлы буенча куркынычсызлыкны тәэмин итү алып тора. Әле унөченче гасыр ахырында төрки дәүләтләрнең икътисади блогы барлыкка килә. Алтын Урдага карата кызыксыну бик зур була. Алтын Урда территориясенә күп санда товарлар һәм кешеләр җыела башлый. Бу шартларда «Безгә алга таба нәрсә эшләргә?» дигән сорау туа. Нәтиҗәдә, җитәкчелек шәһәрләр төзү турында карар кабул итә.

Түбән Иделдәге урманнарны кисеп, шәһәрләр төзиләр. Тик Урдада үсемлекләрне юк итү корылыкка китерә, дип белмәгәннәр. Бу ундүртенче гасырның 10 елларында климатның ныклап үзгәрүе фонында килеп чыккан. Европада яңгырлар башлана. Кышлар карлы, җәй кызурак була башлый.

Бактерияле күселәр

Алтын Урдада зур көтүлекләр барлыкка килә. Түбән Идел буеның экосистемасы өчен бу катастрофа булган. Ягъни экосистемада кешеләр һәм хайваннар саны кирәгеннән күпкә артып китә. Алар ике тапкыр күбрәк була. Европада исә сыерлар үстерә башлыйлар, дуңгызлар саны да арта. Ә дуңгызлар булган җирдә күселәр дә бар. Өстәвенә, европалылар бу кара күселәр яшәгән урманнарны кискән. Күселәр кешеләр янына килә башлый. 1308-1309 елларда Русьтә, яңгырлар нәтиҗәсендә, күселәр һәм тычканнарның артуы күзәтелә. Ә тычкан һәм күселәр булган җирдә бактерияләр дә була. Алар кешеләрне бактерияләр белән зарарлаган.

Ә алга таба бактерияләр тупланып бара, һәм ул киләсе буында сизелә башлый. Зәгыйфь иммунитетлы, стресска тиз бирелүчән балалар туа. Европада 1337 елда бөтен Европаны колачлаган Йөзьеллык сугыш башлана. Димәк, европалыларның иммунитеты тагын да ныграк какшый. 1346-1353 елгы чума Алтын Урданы узып китә. Бездә Идел буе шәһәрләре зарарланган дигән мәгълүматлар юк. Беренче дулкын, мөгаен, коры җир юлы белән Балканнарга, ә икенчесе Днепрга киткәндер.

1352-1353 елларда ике дулкын була. Ул Швециядән чыккан дип фаразлана, чөнки 1351 елда Скандинавия эпидемиясе теркәлгән. 1352 елда ул Псков һәм Новгородка күчә. Бу кабыныш Мәскәүдән төньяктарак тәмамланды. 1353 елда Мәскәүдәге үләт тә шактый бәхәсле.

«Һәр 25 ел саен яңа эпидемия барлыкка килә»

Иң куркынычы кайчан була соң? Италия тарихчысы Альфредо Гуэрра фикеренчә, һәр 25 ел саен, һәр буыннар алмашы эпидемиянең яңа дулкынына китерә. Мин аның белән килешәм. Киләсе дулкын куркынычрак була. Башта бөтен картлар да үлеп бетә. Хәзер дә шулай ук бит. Икенчесе — 1360 елда балалар үләте була. Барлык балалар һәм яшүсмерләр һәлак була. Алтын Урда өчен бу кабыныш катастрофа булган. Чөнки 1359 елда Алтын Урданың сигезенче ханы Бердибек та вафат була. Аның үлеменә шулай ук чуманың кабынуы да сәбәп булгандыр. Чыганакларда бу теркәлгән.

Йә качарга, йә үләргә!

Европада авыл хуҗалыгы югары табыш китерсә, Урдада җитештерүчәнлек өч-дүрт тапкыр кимрәк була. Өстәвенә, Урдада авыл хуҗалыгын технологияләштерү дәрәҗәсе Руська караганда күпкә начаррак. 1349-1353 һәм 1363-1367 елларда Русь яңадан торгызыла һәм алга таба китә, ә Алтын Урда яңадан күтәрелә алмый. Аңа аякка басар өчен ким дигәндә тагын 20 ел кирәк була. Шушы вакыт аралыгында Урдада егермеләп хан алмашы да юкка булмый. Аларга йә качарга, йә үләргә генә кала.

Алтын Урдада иң куркыныч кабыныш 1420-30 елларга туры килә. Ул бик зур була, хәтта Литва һәм Русьны да колачлый. Бу чор — феодаль сугышлар чоры да. Бу Мәскәү өчен иң куркыныч унъеллык була. Ул вакытта Мәскәү юкка чыгү алдында тора. Әмма Мәскәү түгел, Алтын Урда юкка чыга. Чөнки Урдада идарә итү артык архаик була. Шуңа күрә дә ул бу «сугышта» оттыра. 20-30 елларда Урдада мөстәкыйль сәясәт күзәтелми.

Пандемия нәтиҗәләре

1. Читләргә ышанмау «чәчәк ата». Мәсәлән, туристлар килә, ә халык аларга таш ата. Бу — эпидемия булган җирдә яшәүче халыкның стандарт реакциясе. Чөнки чит кеше — ул чир алып килүче.

2. Икътисади мөнәсәбәтләрнең үзгәрүе. Зур дәүләтләрнең территорияләре артуы. Хәзерге пандемиядән соң без Кытай үсешен күрәчәкбез әле. Европада да ниндидер көчле әйбер барлыкка киләчәк.

3. Эпидемиядән соң, гадәттә, ресурслар һәм көчле армия булган кешеләр ота. Армия структураларының көчәюен көтегез.

4. Урда таркалганнан соң Мәскәү аның булган бөтен нәрсәсен үзләштергән, барлыкка килгән вазгыятьтән файдаланган. Монгол дәүләтләренең берничә көчле ягы булган. Ул — юл, салым салу системасы, армия һәм чиновниклар. Безнең хәзерге юл системасы да шул ук Монгол системасы. Тимер юл да нәкъ шундый ук. Безнең чиновниклар аппараты да Алтын Урданыкы кебек. Рус, Совет Армиясе, Россия армиясе дә — Чыңгызхан варислары.

5. Русьта, дезинфекцияләү максатыннан, территорияләрне яндыру технологиясе кулланыла. Әлеге технология бик күп янгыннар чыгуга сәбәп булып тора. Мәсәлән, 1366 елда Мәскәү дә шуннан янып китә.

Мәетләрне күмгәннәрме, яндырганнармы?

Урдада күпләп күмелгән урыннар юк. Алар Псков, Түбән Новгородта, Тверьда бар. Европада да тәннәрне яндырмаганнар, ә күмгәннәр. Европада кеше сөякләрен гыйбадәтханә төзегәндә нигез итеп куллануга кадәр барып җиткәннәр. Чыннан да, Чехиядә нигезе кеше сөягеннән төзелгән гыйбадәтханә таптылар.

Россиядә барлык эре каберлекләр шәһәр читендә, елга артында урнашкан. Барлык каберләрнең дә өстенә известь салып чыкканнар. Шуңа күрә күп каберлекләрне табып булмаячак.

Беркем беркайчан да чумадан күпме кеше үлде дигән сорауга җавап бирмәячәк. Алтын Урдада өч миллионга кадәр кеше яшәгән. Пандемия булгач, әлеге өч миллион кешенең унбиш проценты чумадан үлә. Ә гомуми эпидемияләрдән һәм ачлыктан халыкның 45-50 процентты үлә. Миллион ярым кеше дигән сүз. Ягъни, табигать үзенекен итә, экосистема күтәрә алган кадәр генә кеше калдыра.

Коронавирус белән чума нәрсәсе белән охшаш?

Коронавирусның чума белән охшашлыклары бар. Коронавирус та, чума кебек, Көнчыгыштан Көнбатышка таба тарала; чирне хайван түгел, кеше йоктыра һәм тарата; төрле төбәкләрдә үзенчә үзгәрә, җирле тәртипләргә яраклаша.

Күптән түгел генә Кытайда тагын бер вирус барлыкка килүе турында хәбәр иттеләр. Ул хантавирустан бер кеше үлүе дә мәгълүм. Дөрестән дә, шундый ук хәл урта гасырларда да күзәтелә. Чума белән параллель рәвештә тиф, оспа чирләре барлыкка килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100