Стилист Лилия Вәлиева: «Максатым – татар хатын-кызының үз-үзенә ышанычын арттыру»
Бөтенроссия стилистлар бәйгесенең «Стилист-трансформатор» номинациясе иясе, Чаллыда яшәүче татар стилисты Лилия Вәлиева белән әңгәмә.
«Мин тирә-ягымда гел матурлык күреп үстем»
Лилия, стильле киенә белү ул сәләтме, әллә моңа өйрәнергә буламы?
Күп кеше логик талант белән туа. Киемнең матур булу-булмавын, үзенә нәрсә килешкәнне тоемлый. Ләкин бу сәләт булмаган очракта да, матур итеп киенергә өйрәнеп була, дип әйтер идем.
Синең очракта ничек?
Минем очракта бу – Аллаһ Тәгаләнең бүләге. Мин башта, әле бу һөнәргә укыганчы ук кешегә нинди кием туры килгәнен күрә идем. Ләкин бу юнәлештә белем алу да бик мөһим. Чөнки хәзер бер нәрсә дә бер урында гына тормый. Аеруча, мода көн саен диярлек үзгәрә. Укыган вакытта образлар булдыру өчен кагыйдәләрне дә өйрәтәләр.
Мин үзем, иң беренче чиратта, йөзенә, фигурасына карап, кешенең табигатьтән бирелгән матурлыгын ачарга тырышам. Шулай ук сөйләшү, аралашу барышында кеше эчке яктан да ачыла. Әгәр дә аралашмыйча, тышкы кыяфәтенә карап кына киендерсәң, син кешене модалы киендерәчәксең. Ләкин ул киемнәр кешенең характерына бөтенләй дә туры килмәскә мөмкин, чөнки шәхси стиль белән мода арасында аерма зур. Безнең эштә бераз психолог булырга да кирәк.
Белүемчә, син авыл кызы. Без бит инде әллә нинди модалы киемнәр күреп үскән балалар түгел. Стильне тоемлавыңны кайчан аңладың?
Миңа әниемнән матурлык күрә белү сәләте күчкән. Безнең өйдә һәр почмак матур – бакча булсынмы ул, иске әйберләр куя торган келәтме. Мин тирә-ягымда гел матурлык күреп үстем.
Әтием белән әнием һәрвакыт матур итеп, күлмәгенә чалбарын, аяк киемен туры китереп киенделәр. Хәзер менә бу өлкәдә профессионал буларак карыйм – заманына күрә аларның киемнәре әле модалы да булган.
Минем әти гомер буе артельдә, хәзергечә әйтсәк, ательеда директор булып эшләде. Әниемә бөтен киемнәрне дә әти алып кайта иде. Күлмәк булсынмы ул, плащмы – барысы да әнигә үлчәп теккән кебек була. Шушы стильне тоемлау миңа әтидән дә күчкәндер.
Кешене киендергәндә киемнең нинди тукымадан тегелгәнен дә карарга тиешсең. Хәзерге заманда бу бигрәк тә мөһим. Бу тукыма шушы бәягә торырлыкмы? Ул хуҗасына күпме хезмәт итәчәк? Аны ничек юарга, ничек карарга? Боларга да мин әтидән өйрәндем.
«Кешенең табигатьтән бирелгән матурлыгын ачарга тырышам»
Фото: © Лилия Вәлиеваның шәхси архивыннан.
«Татар хатын-кызларын тагын да матуррак итәсем килә»
Чаллыда стилист хезмәтенә ихтияҗ бармы?
Хәзер бар дип әйтер идем. Ә менә мин эшли башлаганда юк иде әле. Мин бит эшемне «беренче татар стилисты» дип, блог алып барудан башладым. Инде менә ничә ел сәхифәмне бер дә русча алып барганым юк.
Төп максатым – татар хатын-кызын «тартып чыгару». Барыбыз да минем сүзләр белән килешер – татар хатын-кызы беренче чиратта йортын, ирен, балаларын карый. Менә шул мәшәкатьләр белән аның үзенә вакыты җитеп бетмәскә дә мөмкин.
Әлбәттә, блогымны русча да алып барсам, минем хәзер язылучыларым саны бермә-бер күп булыр иде. Әмма мин эшемә акча эшләү ысулы итеп кенә карамыйм. Минем татар хатын-кызларын үзгәртәсем, матуррак итәсем килә.
Күпчелек татар хатын-кызы татарча сөйләшүче стилист белән үзен уңайлырак хис итә. Минем тәҗрибәдә рус стилисты белән эшләгән кешеләр булды. Стилист клиентның нәрсә теләгәнен аңлап бетермәгән, клиент инде сүз әйтергә кыймаган һәм стилист сайлап биргән, ләкин үзенә ошамаган әйберне алып кайтып киткән.
Безнең менталитет та шундый бит әле, кешене үпкәләтермен дип уйлыйлар. Ә инде рәхәтләнеп үз телеңдә сөйләшкәндә хатын-кыз сиңа дус кызына караган сыман карый, кием сайлаган арада бөтен тарихын сөйләп ташларга да мөмкин әле.
Шулай ук безнең күбебезгә башкалар фикере бик мөһим. Татар хатын-кызының яңа киемне киеп куйгач әйткән беренче сүзе – «Иремә ошармы икән?», «Кызга ошармы икән?», «Әни ни әйтер?». «Бианай яратырмы?» – диючеләргә кадәр очрый. Минем максатым – хатын-кызларны тагын да стильлерәк итү һәм үз-үзләренә ышанычын арттыру.
Мода, стиль турында блогны татарча алып баруның үзенчәлекләре бармы? Бәлки, татарча ниндидер кызыклы сүзләр ачкансыңдыр үзең өчен.
Туган телемне яхшы белгәч, блогны татар телендә алып бару белән бернинди кыенлыклар да юк, Аллаһка шөкер. Мода, стиль турында булса да. Алай да, көндәлектә еш кулланылмый торган кайбер сүзләр турында уйларга туры килә. Кием балтырдан, тубыктан, тездән, беләктән булырга тиеш дип сөйләр алдыннан, мәсәлән, «тубык кайсы җир соң әле ул» дип уйлап куясың (көлә).
Син бит әле стиль һәм моданы татарча юмор аша да тәкъдим итәсең.
Юморны халыкны җәлеп итү максатыннан кертеп җибәрдем. Мода, стиль ул болай да авыр тема. Чөнки, күп кешенең бөтенләй дә үзгәрәсе килми. Юмор аша мин барысын да җиңеләйтеп җибәрәм. Шул ук мәгълүматны җиткерәм, әмма юмор аша аны кеше яхшырак кабул итә.
Блогыңда еш кына әниеңне дә күрсәтәсең. Ул стилист кызының киңәшләрен бик кабул итеп бетерми кебек.
Әле менә күптән түгел генә әни белән беренче тапкыр шоппингка бардык. Әниемне стилист буларак киендердем. Әмма әни мин тәкъдим иткән киемнәрне кабул итеп бетермәде (көлә).
Әниләр буыны хәзерге моданы аңламый. Элек барысы да башкача булган – алар әйберне алганнар да, бик озаклап кигәннәр. Затлы пәлтәнең дә, пиджакның да модасы чыкмаган. Хәзерге әйберләрнең берничә ай эчендә актуальлеген югалтуы алар өчен сәер тоела.
«Татар хатын-кызларын үзгәртәсем, тагын да матуррак итәсем килә»
Фото: © Лилия Вәлиеваның шәхси архивыннан.
«Безнең халык кием мәсьәләсендә экспериментлар ясап карарга теләми»
Чаллының үз стиле бармы, Лилия? Мәскәү яки Казан модасыннан Чаллының стиле нәрсә белән аерылып тора?
Чаллы халкының үзенчәлекле стиле бар дип әйтмәс идем. Без стильгә әкренрәк киләбез. Алай да, хәзер инде Аллаһка шөкер, җиңелрәк. Казаннар, ул яктан, нык актив.
Чаллыдагы төп антирендларны атый аласың?
Антитренд дип атамас идем мин аны, ә матур киенергә теләмәү дияр идем. Үзеңнең тышкы кыяфәтеңә кул селтәү, битарафлык. Мин сөенер идем, әгәр кеше кием мәсьәләсендә берәр нинди эксперимент үткәреп карап, ул барып чыкмаган очракта. Безнең халык экспериментлар ясап карарга да теләми.
Хатын-кызлар яки ир-атлар кием сайлаганда гадәттә нинди хаталар җибәрәләр?
Ир-атларга да, хатын-кызларга да хас иң зур хата – ташламаларга кызыгып кием алу. Бәясенә карап, бер киярмен әле дип алабыз да, ул әйбер еллар буе шкафта эленеп тора.
Шулай ук «матур кием» дип аталучы хата бар. Матур свитер, матур чалбар, матур кофта күрәбез дә, сатып алабыз. Алар аерым-аерым барысы да матур, әмма бер-бересенә бөтенләй туры килмиләр һәм сиңа килешмиләр.
Уйламыйча гына өйгә обой, диван, штора алып карыйк әле. Кибеттә һәрберсе матур иде, ә менә өйгә алып кайтып куйгач, тулы бер композиция хасил итмиләр, ягъни бер-берсенә туры килмиләр. Кием сайлаганда да кешеләр төп шушы хатаны җибәрә.
«База киемнәре»нә карашың нинди? Алар безнең тормышыбызны тагын да сорырак итмиме?
Стилистлар: «Һәр кешенең унике әйбере булырга һәм алар барысы да ак, кара, соры төстә булырга тиеш», – дигән фикер җиткерә. Әле хәзер шушы төсләргә коңгырт төс тә кушылды. Болар барысы да стереотиплар җыелмасы дип әйтер идем.
Шушы база буенча киенгәнгә бездә «клон»нар барлыкка килә дә инде. Барыбыз да ак күлмәктән, кара чалбардан, кара туфлидән йөрибез. База киемнәре дигәндә дә ул һәр кешенең үзенеке, үзенә туры килгәне булырга тиеш.
Бик төсле киемнәрдән йөрүчеләр була.
Бу кешенең үзен күрсәтәсе, игътибар җәлеп итәсе килү теләге инде. Әмма мин андый экспериментлар ясаган кешеләрне күреп бик сөенәм. Кеше тышкы кыяфәте турында уйланган, образлар булдырган, үзен эзләгән. Андый кешеләр аз булуы гына кәефне төшерә. Тиздән менә салкынайта һәм бөтен шәһәр кара курткалар, кара чалбарлар, актуаль булмаган аяк киемнәреннән йөри башлаячак.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк – безнең кибетләрдәге аяк киемнәренең 85 проценты – актуаль булмаган, аңлаешсыз аяк киеме. 85 процент – зур күрсәткеч. Бу инде син кибеткә керәсең дә, гел актуаль булмаган аяк киеме күрәсең дигән сүз. Ә менә шулар арасындагы берничә актуаль булганы күз уңыннан читтә калачак.
Ә бит образда иң мөһим элемент – аяк киеме. Син җыйган, сине ача торган иң матур образны да бер аңлаешсыз аяк киеме белән бозып куеп була. Актуаль аяк киемнәрен ачыкларга интернет ярдәмгә киләчәк. «Бу сезондагы актуаль аяк киеме» дип эзләгез, фасоннарын, төсләрен исегездә калдырыгыз.
«Милли стиль күпләрдә каршылыклы фикерләр уята»
Хәзер милли киемнәр трендтамы, Лилия? Кием аша татарлыкны күрсәтеп буламы?
Кием аша татарлыкны күрсәтеп була. Башка, мәсәлән, бер матур гына түбәтәй киеп куясың, милли стильдәге алка тагасың. Киемең, кычкырып торган милли бизәкләре булмаса да, татар фасонында тегелергә мөмкин. Гади генә джинсы чалбар, ак күлмәк, алка һәм татар орнаментлары төшерелгән билбау буып куйсаң да, миллилекне күрсәтә торган менә дигән образ килеп чыгачак.
Татарлык ул бала итәкле күлмәкләр кияргә кирәк дигән сүз түгел. Аксессуарлар, төрле элементлар белән бизәп тә үзенчәлекле милли образ булдыру кыен түгел.
Заманча татар стиле башкалар тарафыннан ничек кабул ителә?
Күп кешедә ул каршылыклы фикерләр уята. Аеруча да Чаллыда милли стильгә кеше әле күнекмәгән. Бездә әле бу юнәлеш шытып кына килә, ә Казанда, мәсәлән, инде чәчәк атарга җыена дип әйтер идем. Башкалада миллилеккә басым ясап киенүче кешеләрне күп очратам.
Заманча татар стиле дигәндә, күз алдына шунда ук тыйнаклык килә. Татарлык - гадилек, тыйнаклык ул. Шуңа күрә милли стиль берничек тә кыска итәкләр, майкалар белән күзалланмый. Әмма шул ук вакытта ниндидер үзенчәлекле образлар булдырудан да куркып тормаска кирәк.
«Үзе түбәтәй кигән, милли стильдә киенгән, ә үзенең күкрәкләре ачык», – дигән тәнкыйть сүзләре ишеткәнем бар. Бу очракта да, тәнкыйтьләгәнче, башта уйланырга кирәктер. Әлеге кешенең аксессуарлар аша милли җанлы булуын күрсәтәсе килгән. Ул аңа таба бер адым ясаган инде. Ә бит бу турыда гомумән дә уйлап карамаучы татарлар бар. Кешенең хезмәтен күрә белергә кирәк.
«Милли стиль күп кешедә каршылыклы хисләр уята»
Фото: © Лилия Вәлиеваның шәхси архивыннан.
«Минем өчен һәр кеше уникаль шәхес һәм ул иң матуры»
Аз акча белән дә матур итеп киенеп буламы?
Була, теләк кенә кирәк. Әйтүемчә, без үзебезгә «матур киенү кыйбат» дип ниндидер рамкалар куярга ияләнгән. Моның өчен берничә киңәш биреп китәсем килә:
Әгәр сез киемне белгеч ярдәменнән башка аласыз икән, кибетләргә аларны иркенләп киеп карарлык, берничә сәгать буш вакытыгыз булган очракта гына барыгыз. Ярты сәгать эчендә, мәсәлән, үзегезгә нәрсә килешкәнне, бу киемне нәрсә белән киячәгегезне уйларга җаегыз булмаячак.
Ташламаларга кызыгып әйбер алу дигән хата турында әйткән идем. Әмма бу ташламалардан бөтенләй баш тартырга кирәк дигән сүз түгел. Аларны дөрес кулланырга кирәк. Моның өчен, беренче чиратта, чын ташламалар вакытын белү зарур. Бу – ноябрь ае, гынйвар һәм июнь азагы. Иң шәп ташламалар шушы чорда була. Монда да шопинг өчен күп вакыт сарыф итеп, төрле-төрле кибетләрдә йөреп, бөтен образларыгызны киеп карап, фотога төшереп сайлау мөһим. Киемне шул ук көнне алмасагыз тагын да яхшы. Сезнең өйгә кайткач кием турында иркенләп уйларга вакытыгыз булачак. «Мин бу киемне нәрсәләр белән киячәкмен?» – дигән сорауга җавап тапкач кына барып алыгыз.
Күп кеше киемне кәефсез вакытында ала, шулай итеп үзенең күңелен күтәрә. Мондый вакытта да ялгыш алынган киемнәр күп була. Иң яхшысы – кибетләргә кәефегез әйбәт вакытта юл тотыгыз.
Аз акча белән дә матур итеп киенү өчен кирәкле киемнәрегезнең исемлеген булдырыгыз. Башта сез акча җыясыз һәм шул бюджетка туры китереп кенә киемнәр аласыз. Әлбәттә, елга, сезонга бер генә киенүчеләр дә, гел кием алып торучы шопоголиклар да була. Кемдер үзен яңа киемнән күрүдән тәм таба һәм ул аның кәефе өчен хезмәт итә. Ул очракта шопогик булуыгызны танырга кирәк. Сез шул категориягә керәсез икән, бөтен кибеттән дә әйбер җыймагыз. Кайсы кибеттә нәрсә барлыгын, бәяләрне өйрәнеп, үзегезгә кулайрак вариантлар сайларга өйрәнегез.
Бәлки, ниндидер кызыклы гардероб лайфхаклары хакында сөйләрсең?
Кием матур утырсын өчен бер яхшы лайфхакны әйтеп үтәсем килә. Киемне киеп караганда, син беренче чиратта билеңне табарга тиешсең. Имән һәм баш бармакны куеп, билне табабыз. Синең алган итәгеңнең дә, чалбарыңның да утырышы нәкъ менә шушы урында булырга тиеш. Астарак та түгел, өстәрәк тә. Стильле, заманча, матур образ килеп чыксын өчен шушы кагыйдәне истә тотарга кирәк.
Минем билем юк дип әйтүчеләр була. Бу дөрес фикер түгел, бөтен кешенең дә биле бар.
Син кыйммәтле әйберләр алырга киңәш итәсеңме? 50 меңлек бер кием, мәсәлән, киләчәккә инвестицияме, акчаны юкка сарыф итүме?
Мин әлеге бәягә ике аяк киеме алырга киңәш итәр идем. Берсен – бер, икенчесен икенче образлар белән кияр өчен. Сумка, тун, дубленка кебек киемнәргә килгәндә, бу акча – киләчәккә инвестиция була.
Бер сезонга баштанаяк киенү күпмегә төшә?
Кесәсенә карап, кемдер 50 меңгә дә сыеша, кемгәдер 300 мең кирәк. Башка да, өскә дә, аякка да алган очракта, уртача 70 мең сум тирәсе акчага киенеп була дип әйтер идем.
Һәм соңгы сорау – күпләр стилист белән шоппинг кыйммәт дип уйлый. Бу, чыннан да шулаймы?
Стилистка мөрәҗәгать итү дигәндә, монда күбрәк курку хисе, икеләнү хөкем сөра. Әмма стилист белән шоппингта кеше үзен ача торган, сыйфатлы киемнәр алачак һәм аларны озак итеп киячәк. Алардан төрле образлар да җыеп була. Гаилә бюджетына да бу зур экономия.
Һәм иң мөһиме – вакыт. Син үзеңне ял көннәрендә гаилә белән сәгатьләр буе кибетләрдә йөрү, кием сайлап интегүләрдән азат итәчәксең.
Һәр стилистның, әлбәттә, үз бәясе бар. Мин шәхсән безнең хезмәтебез һәркем өчен ачык булуын теләр идем. Минем өчен һәр кеше уникаль шәхес һәм ул иң матуры. Мин аны шушы уникальлеген ачарлык итеп киендерергә тырышам.
Җылы әңгәмә өчен рәхмәт, Лилия!
«Минем өчен һәр кеше уникаль шәхес һәм ул иң матуры»
Фото: © Лилия Вәлиеваның шәхси архивыннан