Әстерханда Тукай һәйкәле кемгә комачаулаган?
Әстерханда Тукай һәйкәлен вандаллар мәсхәрәләгән. Таш сынга зәңгәр буяу агызганнар, ә сул җилкәсенә һәм күкрәгенә ак төс белән свастика ясаганнар. Өлкә прокуратурасы җинаять эше кузгаткан. «Татар-информ» хәбәрчесе ямьсез күренешнең сәбәбен ачыкларга тырыша.
«Ул хәлне мин беренчеләрдән булып белдем»
Әнвәр Алмаев, Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе:
Төнге өчләр тирәсендә билгесез кешеләр Габдулла Тукай һәйкәленең бит өлешенә буяу агызганнар, күкрәгенә һәм җилкәсенә свастика ясаганнар, дүрт сигезле саны язганнар. Ул хәлне мин беренчеләрдән булып белдем һәм полиция белән ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыраттым. Алар кичекмәстән килделәр һәм тикшерү эшен башлап җибәрделәр. Кемнәр эшләгәнен әлегә беркем белми. Губернатор бу эшне шәхси контроленә алды. Тикшерү комитеты гаепле кешеләрне табар дип ышанам.
Һәйкәлне мыскыл итүне татарларга каршы эшләнгән эш дип атамас идем, чөнки шәһәрдә бу беренче очрак түгел. Аңа кадәр татарларга бәйле булмаган өч һәйкәлне мәсхәрәләгәннәр иде.
Габдулла Тукай һәйкәле кемгәдер ошамаган дип тә әйтә алмыйм, чөнки ул халкының яратып ял итә торган урынында — Тукай скверында урнашкан. Җәй көне анда аеруча халык күп җыела иде. Балаларга атынгычлар куйдык, чәчәкләр утырттык. Матур урын ул.
«Гаепле кешеләрен табып, халык алдында ачыктан-ачык җәзасын бирергә кирәк»
Илдар Гыйльметдинов, РФ Дәүләт думасы депутаты:
Вандаллык актына карата җинаять эше ачылган. Мин үзем дә бу мәсьәләне контрольгә алачакмын, контрольдән ычкынмасын өчен тиешле запрослар җибәрәчәкмен. Минем моңа сүзем юк! Олы кеше эше түгел инде бу.
Бу яшьләргә тәрбия, дөньяны аңлау җитмәгәнне күрсәтә. Балалар тәрбиясенә игътибарны арттыру өчен илебез Президенты үз инициативасы белән тәрбия мәсьәләләре буенча аерым закон булдыруны тәкъдим итте.
Вәхшилекнең чын сәбәбен тикшерү күрсәтер. Алдан тамга сылап кую дөрес булмас. Дөнья булгач, кабәхәтләр бар инде. Гаепле кешеләрен табып, халык алдында ачыктан-ачык җәзасын бирергә кирәк. Алай эшләргә ярамаганын барысы да күрсен иде.
«Васил Шәйхразиев Тукай һәйкәле буенча өлкә губернаторы Игорь Бабушкин белән телефоннан сөйләште»
Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе:
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Тукай һәйкәле буенча Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин белән телефоннан сөйләште. Тикшерүче органнар вандалларны эзли. Һәйкәл буяулардан чистартылачак, элеккеге халәтенә кайтарылачак. Бу мәсьәләне без игътибарга алдык.
«Бу күренеш — чын фашизм»
Ркаил Зәйдулла, ТР Дәүләт советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:
Казанда да андый хәлләр булды. Бер елны Яңа татар бистәсе зиратында йөзгә якын кабер ташын җимерделәр. Хәтерләсәгез, ул вакытта Африка студентын үтерделәр, кешеләрне кыйнадылар. Гаепле дип табылган рус фашистларын хөкем иттеләр.
Бу күренеш — чын фашизм. Кемдер аларны хулиганнар дип атый. Бу хулиганлык кына түгел, бу — бик куркыныч күренеш. Рус фашизмына бирелгән яшьләр эшли мондый вәхшилекне. Болар каян килеп чыга? Кайбер сәяси эшлеклеләрнең русларны бердәнбер өстен халык дип күрсәтүеннән килеп чыга. Без бит Германия фашистларының ничек оешканын да беләбез. Бу бик куркыныч әйбер.
Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл куярга йөрделәр. Габдулла Тукай һәйкәлен бозу шуңа бәйле тема дип уйлыйм. Хәзер бөтен җирдә видеокамералар эленгән. Теләсәләр, башкаручыларны бик тиз эзләп табачаклар. Оештыручыларын ябарлар микән? Карарбыз.
«Һәйкәлләрне мыскыл итү һәм Явыз Иванны бөекләү бер-берсе белән бәйләнмәгән микән?»
Вахит Имамов, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:
Мин моны татарлар эшедер дип уйламыйм. Габдулла Тукайның кем икәнлеген белмәгән адәм актыклары гына һәйкәлне мәсхәрәләргә мөмкин. Беренчедән, аңа наданнар тигән. Икенчедән, артыннан котыртып торучысы булган дип саныйм. Биш ел элек Яр Чаллыда да Габдулла Тукай һәйкәленең кулындагы китабын «тартып» алганнар иде.
Әстерханда татарларны кысрыклап торганнары беркемгә дә сер түгел. Кавказ халкының да кереп тулганы ишетелеп тора. Анда изелмичә яшәгән бер генә татар бистәсе калды.
Йошкар-Олада сынап карар өчен, бәләкәйрәк булса да, Явыз Иванга һәйкәл куйдылар. Хәзер шуның зур вариантын Әстерханда куярга хыялланалар. Һәйкәл төзи башласалар, каршы чыгардай көч булуына ышанмыйм. Югыйсә, рус халкы да каршы чыгарга тиеш. Шулкадәр канэчкеч палач, үзенең хатыннарын этләргә, аюларга талатып үтерткән җанвар нинди һәйкәлгә лаек булырга мөмкин? Һәйкәлләрне мыскыл итү һәм Явыз Иванны бөекләү бер-берсе белән бәйләнмәгән микән дигән шигем бар.