Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стэнли Кубогы чемпионы татарча сөйләшә - видео

Михаил Сергачев Татарстаннан Стэнли Кубогын күтәргән бердәнбер хоккейчы.

news_top_970_100
Стэнли Кубогы чемпионы татарча сөйләшә - видео
ХК "Нефтехимик"

Күптән түгел «Интертат» сайтында Михаил Сергачевның туган шәһәре Түбән Камага Стэнли Кубогын алып кайту планнары турында сөйләгән идек. Кызганычка каршы, бу чынга ашмады. Хоккейчы ничек кенә туган ягын сөендерергә теләсә дә, дөньядагы пандемияга каршы ул берни эшли алмады.

Ләкин кубоксыз булса да, чемпионны Түбән Камада күрергә бик шат иделәр. «Тампа-Бэй» клубының сакчысы үз мәктәбендә булды, «Нефтехимикның» ачык тренировкасын карады һәм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе уенчылары белән дә очрашты.

Хоккейчыны өстәл түренә утыртып, аңа төрле кызыклы сораулар бирделәр. Иң кызык сорауларның берсе Михаилның татар теле укытучысы Эльза Бадгеевадан булды. Укытучы чемпионнан истә калдырган татар сүзләрен сорады. Сергачев оялып, башын бераз аска төшерде дә, татарча сөйләшә башлады.

Башта ул бишкә кадәр санады, аннары: «Дөресен әйткәндә, мин күп кенә әйберләрне беләм. „Кечкенә“, „туган як“, „мин сине яратам“. Ничектер менә шулай инде», — диде.

Әлеге видео интернетта бик тиз таралды. Әле кайчан тагын Михаил Сергачевның татарча сөйләшкәнен күреп булыр иде!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100