news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан уенчысы Стэнли Кубогын Түбән Камага алып кайтмакчы

«Тампа-Бэй» Стэнли Кубогының алтынчы финал уенында «Даллас»ны җиңеп, тарихта икенче тапкыр чемпион булды.

news_top
Татарстан уенчысы Стэнли Кубогын Түбән Камага алып кайтмакчы
https://twitter.com/nhlsergachev

Хоккей яратучылар соңгы ике ай телевизор каршыннан китмәделәр. Канада һәм АКШның клублары Националь Хоккей Лиганың (НХЛ) плей-офф сериясендә дөньяның хоккей буенча иң кыйммәтле булып саналган Стэнли Кубогына уйнадылар.

Плей-оффның финал сериясе «Тамба-Бэй» һәм «Даллас» клублары арасында үтте.

«Тампа-Бэй» составындагы 22 яшьлек Михаил Сергачев Татарстаннан кубокны алган хоккейчылар арасында беренче булды. Михаил кубокны туган шәһәренә — Түбән Камага алып кайтмакчы була. Бу хакта ул инстаграм челтәрендә журналист Александр Халинга хәбәр иткән. Видео бик тиз интернетта таралды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар