Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стәрлетамакка Колчак бюсты кирәк булганмы?

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә бүген адмирал Колчакка бюст ачылырга тиеш иде. Әмма ул ачылмый калды, чөнки сәүдә үзәге янына урнаштырылган бюст урыныннан кире алынды, ягъни демонтажланды.

news_top_970_100
Стәрлетамакка Колчак бюсты кирәк булганмы?
ИА "Башинформ"

«Скульптура композициясе (Колчакка һәйкәл турында сүз бара — ТИ) муниципаль территориядә рөхсәт документларыннан башка һәм шәһәр администрациясе белән килештерелмичә куелган. Бу — төзекләндерү кагыйдәләрен бозу. Хәзерге вакытта скульптура композициясен демонтажлау мәсьәләсе карала», — дип хәбәр иткән Стәрлетамак мэриясе. Боларны «Стерлитамак-сити»га сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

  • Александр Васильевич Колчак — рус хәрби һәм сәяси эшлеклесе, галим-океанограф, поляр тикшеренүче (1900—1903), флотоводец (1915—1917), Гражданнар сугышы елларында Аклар хәрәкәте лидеры булып тарихта калган. Россиянең Верховный правитель һәм Рус армиясенең Верховный главнокомандующие (1918 ел, ноябрь —1920 ел, гыйнвар). Колчакның төрки тамырлары бар — ул XVIII рус-төрек сугышында әсирлеккә эләккән Ильяс-паша Колчакның ерак оныгы.

Бюстны үз акчасына эшмәкәр Таһир Ибраһимов куйдырткан булган. Ул шушы шәхескә игътибарын болайрак аңлаткан: «Адмирал Колчак Россия дәүләте өчен легендар шәхес, галим, тикшеренүче, океанограф, Порт-Артурны саклау герое. Аның Арктика карталары әлегәчә кулланыла. Хәзер инде ул каршы көрәшкән дәүләт юк. Гражданнар сугышы булмаса, аны Дмитрий Менделеев яки Константин Циолковский кебек зурлаган булыр идек».

Һәйкәл урыныннан алынгач: «Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң 100 ел узгач та, бетмәгән икән. Кешеләрне үзебезнекеләргә һәм читләргә, акларга һәм кызылларга бүлү дәвам итә. Аклар хәрәкәте лидеры Колчак һәйкәлен алырга тырышу — шуның ачык мисалы», — дип язган Таһир Ибраһимов социаль челтәрләргә. («Стерлитамак-сити» хәбәр итә).

Без бу җәһәттән Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар зыялыларының фикерен белештек.

Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында Татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров: «Миндә бик зур икеләнү хисе. Бер яктан караганда, демократик принциплар яссылыгында без моны илебез тарихында роль уйнаган шәхесләргә һәйкәл кую дип аңлыйбыз. Һәр билгеле шәхес һәйкәлгә лаек дип карый алабыз. Эшмәкәр аны үз акчасына шәхси милке булган сәүдә үзәге каршына куйдырган. Ул аны шәхси территориясендә дип әйткән.

Икенче яссылыктан караганда, әлеге шәхес икеләнү тудыра. Ул үзен Гражданнар сугышында Верховный Правитель дип игълан иткән, без яшәгән территориядә аның гаскәрләре була. Колчакка каршы татар һәм башкорт гаскәрләре сугышканны беләбез. Әлеге шәхескә һәйкәл кую дөресме икән? Халыкларны һәм төрле фикердәге кешеләрне бер-берсенә каршы куймасмы икән дигән фикер уята. Бәлки әле Колчакның кылган гамәлләренә тиешле бәя бирелмәгәндер. Колчакның милли республикаларга каршы булуын да беләбез — бу яктан да зур сораулар тудыра.

Миңа калса, бу мәсьәләдә күпчелек кеше икеләнүдәдер. Әнә, Чувашиядә Иван Грозныйга куйдылар. Рус халкы яссылыгында бу шәхескә бер төрле караш булса, Идел буе халыклары башкача карашта. Аянычлы фигура. Гәрчә тарихчылар анда татар каны да бар, диләр…»

Башкорт дәүләт университеты доценты, Башкортстанда нәшер ителүче «Тулпар» журналы баш мөхәррире урынбасары Илдус Фазлетдинов: «Бик каршылыклы инде. Бер яктан караганда, кеше аны үз акчасына куйдырткан — бернәрсәсе юк кебек. Икенче яктан караганда, ул бит бу республика халкының канын койган кеше, шушы җирләрдә аның аркасында кан коелган. Мин кызыллар хаклымы, аклармы дип бәя бирә алмыйм — ул чорда яшәмәдем. Ләкин аның поляр тикшерүче галим буларак та, хәрби начальник буларак та Башкортстанга ни катнашы бар соң дигән зур сорау туа. Мин бәйләнеш күрмим. Ул бит төрки халыкларның үзбилгеләнешенә һәм Россиянең демократик корылышка кискен каршы чыккан кеше».

«Россиянең татар авыллары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе, җырлар авторы, эшмәкәр Фәнир Галимов: «Колчакка һәйкәл куелу кемгәдер кирәк булгандыр инде, тикмәгә акчасын тотмаган бит инде кеше. Без үзара да фикер алыштык. Төрле фикерләр бар. Тарих булгач, булсын диючеләр дә бар инде. Әмма бу безнең өчен ят әйбер, бер дә күңелле түгел. Бу шәхесне чокып чыгару кирәк булдымы икән дигән уйлар да туды».

Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылар бүлеге консультанты, шагыйрь Нурлан Ганиев ни өчендер бу сорауга җавап бирергә теләмәде. «Мин сезгә шалтыратам», — дип берничә мәртәбә трубканы куйды.

ххх

Тарихта Александр Колчакның Уфада 1919 елда булуы билгеле. Бу май аенда була. Шәһәр большевиклардан азат ителгән вакытлар. Тимер юл вокзалында аны шәһәр үзидарәсе каршы алган. Ул Якшәмбе кафедральный соборына юнәлгән — биредә гыйбадәт кылынган. (Хәзер бу урында Гафури исемендәге Башкорт драма театры урнашкан). Соңрак Колчак Шәһәр Думасында чыгыш ясаган.

Гражданнар сугышында Колчак һөҗүме зур урын алып тора. 1918 елда «аклар» — Бөтенроссия вакытлы хөкүмәте Колчакны большевикларга каршы көрәштә җитәкче итеп сайлый. Колчак җитәкче булып килүгә үк бик катгый кануннар кабул итә, хөкүмәткә каршы кешеләргә үлем җәзасы кертә. Аның җитәкчелегендә «аклар» 1918 елның декабрендә Себердән Европа юнәлешендә уңышлы һөҗүм башлый. Пермь, Уфа, Бөгелмәне алалар. Ленин Колчакны Совет республикасының төп дошманы дип атый, аны тотып бирүчегә 7 миллион доллар бүләк вәгъдә итәләр. Россиянең көньяк өлешендә идарә иткән Деникин да Колчак хакимиятен таный. Әмма Колчак «Бердәм һәм бүленмәс Россия» яклы була, ахыр чиктә шушы карашы күпләрнең аннан баш тартуына китерә. Мәсәлән, ул Финляндиягә мөстәкыйльлек бирүгә каршы чыга, шул сәбәпле финнарның хәрби җитәкчесе Маннергейм аңа ярдәм итүдән баш тарта. 1919 елның җәенә Колчак җиңелү артыннан җиңелү кичерә башлый. 1920 елның февралендә Колчакны Иркутск хәрби-революцион карары нигезендә аталар һәм мәетен Ушаковка елгасындагы бәкегә ташлыйлар.

Колчакны идеаллаштыруга каршы кешеләр аны кеше үтерүче дип атый, аның генераллары, мәсәлән, Розановның фәрманнарын дәлил итеп китерә. Розанов яулап алынган торак пунктларда һәр унынчы кешене атарга, Колчак гаскәрләренә каршы чыккан авылларны яндырырга куша. Колчак гаскәренә үз милкен бирмәгән кешеләрнең бөтен милке яндырылырга, үзләре атып үтерелергә тиеш, диелә.

Колчакның милли дәүләтчелеккә каршы булуы да билгеле. Әхмәтзәки Вәлиди җитәкчелегендәге башкорт гаскәре совет гаскәрләре ягына чыга. Тарих башкорт халкы өчен легендар шәхес Әхмәтзәки Вәлидинең фәрманын саклый: «Башкорт гаскәре 1919 елның 18 февралендә 10 сәгатьтә совет власте ягына чыга һәм Кызыл Армия белән берлектә революция, ирек һәм милләтләр үзбилгеләнеше дошманнары — Колчак, Дутов һәм дөнья империалистлары белән көрәшкә күтәрелә».

Стәрлетамак - зурлыгы буенча Башкортстанның икенче шәһәре. Ул 1919 елда Башкортстан республикасының фактик башкаласы була. Шул ук елда биредә тарихта беренче башкорт драма театры ачыла. 1922 елның июнендә башкала Уфага күчерелә. Стәрлетамак район үзәгенә әйләнә. Ул Агыйделнең уң як ярында — Стәрле һәм Ашказар елгалары кушылган урында урнашкан. Шәһәр сода һәм каучук җитештерүе белән танылган. Стәрлетамакта Башкорт дәүләт драма театры, рус дәүләт драма театры, филармония, дәүләт концерт-театр берләшмәсе бар.

Татарча википедия мәгълүматларына караганда, Стәрлетамакта 70 меңләп татар яши, алар биредәге халыкның 23 процентын тәшкил итә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100