Россия спорт остасы Булат Мусин "Дәү абыйлар кебек" киенгән

Россия спорт остасы Булат Мусин "Дәү абыйлар кебек" киенгән
Танылган татар көрәшчесе Булат Мусин спорт киемнәрен эшлекле стильгә алмаштырган. Бу турыда ул үзе инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

"Стилемне алмаштырдым. Сез мин бу кыяфәттә сирәк күрәсез. Килешәме?" - дип яза Булат.

Инстачылар костюм-чалбардан киенгән көрәшчене ошаткан. "Бик килешә, дәү абыйлар кебек", "костюм ир-атны бизи", "син иң көчле кеше", "красавчик", дип язалар.

  • Булат Мусин 1994 елның 29 июлендә Яңа Чишмә районында туган. 2017 елда Татарстанның Көрәш федерациясе төзегән көрәшчеләр рейтингында өченче баскычта тора.