Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин — ювелир»: көрәшче Муса Галләмов дүртенче тапкыр әти булачак

Танылган көрәшче гаиләсендә дүртенче кыз тууы көтәләр.

news_top_970_100
«Мин — ювелир»: көрәшче Муса Галләмов дүртенче тапкыр әти булачак
социаль челтәрләр

Танылган көрәшче Муса Галләмов дүртенче тапкыр әти булырга җыена. Ул бу хакта үзенең инстаграм битендә хәбәр иткән. Бәхетле әти #гендерпати хештегы белән видео керткән һәм «Мин — ювелир» дип язып куйган. Өч кызы санап тора, Муса исә хатыны белән эчендә туачак сабыйның җенесен билгеләү өчен кара зур шарны тишә. Һәм Мусаның дүртенче кызы туачагы билгеле була.

Мусаның шушы шатлыклы вакыйга белән инстадашлары да, көрәштәш дуслары да котларга ашыккан. «Котлыйм, брат, красавчик», — дип язган көрәшче Раббани Нургалиев. «Бишенчесе артыннан барырсыз, Алла боерса», — дигән тагын бер көрәшче Ислам Фәләхов. «Сез иң бәхетле әти!», «Мин бөтен фатирга кычкырып җибәрдем! Шундый шатландым сезнең өчен! Котлыйм! Миңа бер принцесса булса да булсын иде, ә синең бишәү!» — дип яза Мусаның инстадаш дуслары.

Алып баручы, җырчы һәм ике кыз әтисе Зөлфәт Зиннуров та: «Минем туганнан туган абыйның ике кызы тугач, „бер киткәч, булмый инде ул“ дип көлгәннәр иде, өченчесе малай булды. Ә чынлап алганда, аңламыйм кешеләрнең малай кирәк диюләрен. Нигә дип сорасаң — фамилияң дәвам итә, имеш. Җир астына кереп яткач, синең фамилияң дәвам итәме, юкмы — барыбер булачак бит инде. Ярар, монысы, кем әйтмешли, „мысли вслух“. Котлыйм, брат. Сау-сәламәт, үз бәхете белән тусын», — дип котлаган.

Дүрт кыз әтисе булырга җыенган Мусага кияүләр дә тели башлаганнар. «Киленнәр үсә торсын! Бәхет, шатлык сезгә, исән-сау булыгыз!», «Кияүләрең булыр, борчылма, бик бәхетле сез!» — дип тә язганнар.

«Бик әйбәт, бер атадан ике төрле бала тумый ул», — диючеләр дә, «Молорик, бро! Малай туганчы, ясагыз да ясагыз инде», — дип шаяртучылар да бар.

Без дә Муса Галләмовны, аның тормыш иптәшен һәм гаиләсен әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек һәм бәхетле тормыш телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100