Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көрәшмәм дигән идем»: Көрәшче Фәния Җәләлова Сабантуйда 18нче тапкыр батыр калган

Егерменче елын Сабантуй мәйданына сөлге тотып чыгучы Фәния апа Җәләлова Күгәрчен авылы Сабан туенда быел да абсолют батыр калган. «Көрәшмәм дигән идем, Аллаһы Тәгалә көч-куәтен бирде бит тагын», — дип сөйләде ул.

news_top_970_100
«Көрәшмәм дигән идем»: Көрәшче Фәния Җәләлова Сабантуйда 18нче тапкыр батыр калган

Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы Сабан туенда узган гасырның 80нче елларыннан бирле традицион рәвештә хатын-кызлар арасында көрәш уздырыла. Фәния апа Җәләлова быелгы Сабантуйда 18нче тапкыр батыр булып калган. Сабантуйларда инде ул егерменче ел көрәшә, ике тапкыр гына икенче калган Фәния Җәләловага быел тиңнәр булмаган.

Энже Ти (16.06.2021 10:43):

— Әйе, наный, 20 ел булды бит быел, Аллага Шөкер. Көрәшмәм дигән идем, көрәштем бит барыбер. Аллаһы Тәгалә көч-куәтен бирде бит тагын. Әлһәмдүллиләһ, булганына шөкер. Быел да чемпионлыкны берсенә дә бирмәдем. Шундый нык сөенәм, куанып йөрим. Әле көрәшне ташларга җыенмыйм, көрәшәм әле, Алла Боерса. 17 июль көнне Чирмешән районы Яшәүче авылына да барып көрәшеп кайтырга уйлыйм. Аллаһы Тәгалә саулыкларын бирсен инде, - дип хис-кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты Фәния апа.

20нче ел Сабантуй мәйданына сөлге алып чыгуы турында ул үзенең инстаграм битендә дә хәбәр иткән. «20 ел булды бит, Аллага шөкер. Ходай исәнлекләрне бирсен», — дип язган ул, көрәшкән фотолары белән уртаклашып.

«Молодец», «Без синдә шикләнмәдек тә, Фәния апа. Булдырдың! Исәнлек-саулык сиңа», «Булдыра апай», «Молодец инде үзең, Фәния», «Бер карашка шундый нәзек, тик шул ук вакытта көчле һәм гүзәл син, Фәния!» — дип, инстадашлары котлау сүзләре дә яудырганнар. «Нигә хатыннарга машина бирмиләр икән?» — дигән сорау бирүче дә бар. Батыр калган Фәния апага исә микродулкынлы мич бүләк иткәннәр.

Фәния апа «Интертат»-ка биргән интервьюсында: «Яратам! Көрәшне яратам. Менә үлеп яратам! Май ае җитүгә чабыш аты шикелле ярсый йөрәгем. „Булды, җитте, чыкмыйм көрәшкә“, — дип төшәм дә мин Сабантуйга, барыбер чыгам инде. Юк шул, анда төшкәч, бәйләп куйсалар да чыгып чабасың», — дип сөйләгән иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100