Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әкияттәге кебек»: «Манзара» көрәшчесе Рафаэль Кәлимуллин сөйгәненә тәкъдим ясаган

«Манзара» көрәшчесе, 75 кг үлчәү авырлыгында Татарстан чемпионы булып танылган Рафаэль Кәлимуллин йөргән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.

news_top_970_100
«Әкияттәге кебек»: «Манзара» көрәшчесе Рафаэль Кәлимуллин сөйгәненә тәкъдим ясаган
Instagram.com/rafaboss2281/

Танылган көрәшче Ренас Кәлимуллинның бертуган энесе Рафаэль йөргән кызы Регинага тәкъдим ясаган. Бу хакта ул үзенең инстаграм битендә хәбәр иткән.

2021 елгы «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә Рафаэль Ислам Фәләхов белән көрәшкәндә, алып баручы: «Рафаэль: „Матур көрәшсәм, ярты елдан соң өйләнәм“, — дигән булган», — дип сөйләгән иде. Ул алышта Рафаэль Исламнан өстен чыга алмаса да, бик матур көрәш үрнәге күрсәткән иде. Халык ул көрәшне «дәреслекләргә кертелергә тиешле көрәш» дип тә атаган иде.

Шулай да, Рафаэль сүзендә торган: ярты елдан соң сөйгәненә тәкъдим ясаган. Инстаграм битендә көрәшче матур фотокадрлар белән бүлешкән. Фотолар астына күп сүз язып тормаган: йөзек һәм йөрәк төшкән смайликлар куйган.

Ә Регина исә тәкъдим ясауның ничегрәк булганы турында тәфсилләп язган. «Әлеге пост — рәхмәт посты, — дигән ул үзенә сюрприз ясаган Рафаэль белән фотографларны билгеләп. — Туры мәгънәдә минем артта чын сюрприз ясап, шәп фотосессия үткәргәнегез өчен рәхмәт. @anree15: „Борылма, тик тор, шәп килеп чыга дип“, — фотога төшергәндә, Рафаэль минем артта йөзек һәм чәчәкләр белән тора иде», — дип хисләре белән уртаклашкан ул.

Инстадашлары Рафаэль белән Регинаны котларга ашыккан. «Котлыйм», «Мин сезне яратам!», «Минем матур кызым! Мин синең өчен шатмын! Син иң әйбәткә лаек!», «Региночка, шундый матур! Котлыйм сезне», «Котлыйм, бәхетегез гомерле, гомерегез бәхетле булсын», «Әкияттәге кебек», — дип язганнар алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100