Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәшчеләр инстаграмда «тамашачылар мәхәббәте» өчен көрәшә

«Манзара» спорт-музыкаль премиясендә көрәшчеләр арасында «Тамашачы мәхәббәте»нә ия булган көрәшче билгеләнәчәк.

news_top_970_100
Көрәшчеләр инстаграмда «тамашачылар мәхәббәте» өчен көрәшә

29 август көнне Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Җыр белән көрәш бәйрәмендә быел яңалыклар да күп көтелә. Шуларның берсе — көрәшчеләр арасында «Тамашачы мәхәббәте» дигән номинациядә 10 мең күләмендә приз уйнатыла. Бу хакта инстаграм челтәрендә «Манзара»ның рәсми аккаунты хәбәр итә.

«Тамашачылар фикеренчә иң яхшы спорстчыны сайлыйбыз. Җиңүче, сезнең ярдәм белән, ун мең акчага ия булачак. 29 август көнне „Манзара“ сәхнәсендә тамашачыларның „любимчик“ын игълан итәчәкбез. Лайклар көрәше! „Стоп“ — 28 август», — дип язганнар алар рәсми аккаунтларында. 

Шулай ук, «Манзара» инстаграм битенә унтугыз көрәшченең фотоларын һәм исемнәрен язып чыкканнар. Алар — Айдар Алтынбаев, Айнур Сыртаев, Илшат Идиатов, Илнар Галимов, Ислам Фәләхов, Ленар Садыйков, Муса Галләмов, Ранис Гыйләҗетдинов, Раил Нургалиев, Булат Мусин, Элдар Хәмитов, Ренас Кәлимуллин, Руслан Абдуллин, Раил Зәһретдинов, Фирдүс Зәйнуллин, Рафаэль Кәлимуллин, Булат Юнысов, Фәрхәт Фәйзуллин, Радик Сәлахов. 

Көрәшчеләргә актив рәвештә тавыш бирү бара. Мәсәлән, Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдиновка инстадашлары комментарийларда көч бирә. «Ранис батыр иң шәбе», «Молодец, Ранис», «Ранис, һичшиксез, иң көчле көрәшче», — дип язганнар.

Шулай ук Чаллыдан булган Ленар Садыйковны исә инстадашлары ут смайлигына күмгән. Ягъни, Ленар — «огонь». Алтмыштан артык комментарий җыйган Ленарга «Яхшылардан иң яхшысы», «Ленар, алга», «Ленар иң шәбе», «Ленар Садыйков хәзерге көндә үз үлчәү авырлыгында һәм яшендә иң шәп һәм тәҗрибәле көрәшче», — дип җан аталар.

Теләгән һәр кеше @manzara_team аккаунтына кереп, үзенә ошаган көрәшчегә лайк куеп, комментарий калдыра ала. «Тамашачы мәхәббәте»нә ия булган көрәшчене исә 29 август көнне беләчәкбез. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100