Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

UFC лигасындагы беренче татар көрәшче Ринат Фәхретдинов турында: «Ул бик йомшак кеше»

Ринат Фәхретдиновның кырыс көрәш төре белән шөгыльләнүенә кайбер мөселманнар каршы чыккан.

news_top_970_100
UFC лигасындагы беренче татар көрәшче Ринат Фәхретдинов турында: «Ул бик йомшак кеше»
https://www.instagram.com/gladiator_fahretdinov/

Ринат Фәхретдинов — UFC — катнаш көрәш буенча иң көчле лигага кергән беренче татар көрәшчесе булды. Бу хакта ул үзенең Instagram сәхифәсендә хәбәр итте.

«Лә хәүлә вә лә куввәтә иллә билләһ» — Аллаһтан башка көч вә куәт иясе юктыр. Мин соңга кадәр әйтергә теләмәгән идем, Әле ышана алмыйм, тик без ЮФСта.Дөньядагы иң яхшы лигада. Мин, төбәктән гади егет, 2011 елда Мәскәүгә акча эшләргә килдем, өч эштә эшләгән вакыт булды. Кичләрен үземә бер шөгыль булсын өчен «боевое самбо» секциясенә язылдым, һәм шуннан башланды…

Мин тренировкаларны беркайчан да калдырмадым. Мин беләм: Россиядә анда көрәшергә миннән дә лаеклырак егетләр күп, әмма кем дә булса ул шанстан баш тарта алыр идеме? ММА дөньясында истә калу өчен барысын да эшләрмен. Кызыл китапка кергән татар ЮФСта! Алга!» — дип язып куйган көрәшче.

Берничә көн элек кенә ул Абу-Дабида узган турнирда америка көрәшчесен нокаутка җибәргән иде. Бу җиңүдән соң социаль челтәрләрдә көрәшчегә карата тәнкыйть сүзләре чыккан. Ринат Фәхретдиновның бу төр көрәш белән шөгыльләнүе кайбер мөселман кешеләре арасында ризасызлык тудырган.

Көрәшченең якташы - адвокат Марат Ашимов аның җиңүләре белән горурлануы турында сөйләде.

«Мин Ринатның җиңүенә шатланам. Беренчедән, ул — безнең якташ. Без татарларның, мөселманнарның җиңүләре өчен шатланып торабыз, чөнки Мордовия татарларга артык баш күтәрергә бирми. Күп өлкәдә юл бирмәскә тырышалар. Кемдер уңышка ирешә икән, ул безнең, татарларның авторитетын күтәрә. Халык алдында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә», — дип сөйләде ул.

Ринат Фәхретдинов тумышы белән Мордовия республикасының Азюрка татар авылыннан. Өстәвенә, ул Марат Ашимовның хатынының өч буын туганы да икән.

«Аның әти-әнисе — мөселманнар, алар да улларының кырыс көрәш белән шөгыльләнүенә бик борчыла.

Ринат татар гаиләсендә туган, бик хөрмәтле гаилә. Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина да аның туганы. Ринат кечкенәдән бик тәрбияле, актив тормыш рәвеше алып бара. Ул үзе бик йомшак кеше, агрессия һәм усаллык күрсәткәне булмады. Хәзер Мәскәүдә яши, үзенең залында балаларны да өйрәтә.

Үзенең кызы бар. Ул хәзер Мәскәүдә яши. Залда балаларны өйрәтә. төрле кешеләр йөри. Ул йомшак кеше, агрессия, усаллык юк аңарда.

UFC — дөньядагы иң дәрәҗәле лига. Анда кешене урамнан алмыйлар, бу — көрәшченең уңыш күрсәткече. Аның тагын бер лигада титул алу мөмкинлеге бар иде. Аны алу өчен мөселман кешесе белән көрәшергә тиеш иде, тик Ринат баш тартты. Аңарда барысыннан да яхшы булып югарыга күтәрелү максаты юк, нәрсәдер аның мораль принципларына каршы килә икән, ул баш тарта», — дип сөйләде Ашимов.

Адвокат Ринатка карата булган тәнкыйтькә карата да фикерен белдерде:

«Мөселман көрәшчеләренә карата һәрвакыт тәнкыйть бар. Алар башка сугарга ярамау турындагы хәдискә турында әйтә, бу аларның бердәнбер дәлиле.

Кемгәдер ошамый икән, ул дәшми калырга мөмкин. Публика алдында гаепләүләрне акылсызлык дип саныйм

Без аның нинди кеше икәнен һәм китергән файдасы турында беләбез, ә читтәге тәнкыйтьчеләр өчен «ярамый» гына бар һәм бетте-китте.

Безнең мөфтиебез Ринатны хуплый. Спортчылар нәтиҗәгә ирешә, ә аларны гел гаеплиләр шул», — дип сөйләде Марат Ашимов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100