Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәшче Раил Нургалиев: «Минем җиңүдән көнләшүчеләр бар»

Раил Нургалиев дигәч - көрәш, көрәш дигәч, Раил Нургалиев искә төшә. Раилнең кем икәнен көрәш дөньясыннан читтә булучылар да белә. Раил Нургалиев белән «Манзара»дагы җиңүе, хөкемдарлар, өйдә кем хуҗа булуы һәм татар әдәбияты турында сөйләштек.

news_top_970_100
Көрәшче Раил Нургалиев: «Минем җиңүдән көнләшүчеләр бар»
Солтан Исхаков

«Без Муса белән дуслар»

— «Манзара» дан соң сез яздырган аудиоязмалар интернетта таралды. Сез анда Муса турында «циркның түбәләреннән әйләндереп төшердем» дип, хөкемдарлар турында «Муса Җәлил турниры бездә үтә, хөкемдарлар да үзебезнеке» дип әйтәсез. Бу шаяру гынамы?

— Циркта булган көрәштә Муса Галләмовны җиңеп чыгуым күп кешегә ошап та бетмәде бугай. Бигрәк тә Теләчедәге кайбер кешеләргә. Минем җиңүләрдән көнләшүчеләр бар бит ул. 

Мин циркта Мусаны дөрес итеп җиңдем. Баллар аермасы да зур иде. Көрәштән соң Теләчедәне Тәфкил абый белән сөйләштем. Ул миңа телефоннан: «Син анда дөрес җиңмәдең», тегеләй-болай дип әйтте. Ниндидер эш буенча шалтыраткан иде ул, шуннан сөйләшеп киттек инде.

Аннары мин аңа аудиоязма җибәрдем. Әлбәттә, арттырып сөйләдем. Тегендә аттым, монда аттым дип. Бу бары тик аның ачуын чыгару өчен генә иде.

Шул аудиоязманы ул ниндидер төркемгә җибәргән һәм язма Мусага да барып җиткән. Аннары миңа Муса шалтыратты. Әлбәттә, аңа ошамаган инде. Мин аңа «бу аудиоязманы уйнап кына җибәрдем» дип әйттем. Муса исә, «Муса Җәлилгә ныклап әзерләнәм, карарбыз кем көчле икәнен» диде. Аннан соң тагын шаяртып кына: «Хөкемдарлар безнеке, атсаң да бер балл да бирмиләр» дип җибәрдем Мусага. Ну үзегез күрдегез бит инде, ничек балл бирмәсеннәр инде. Мин аны шаяртып кына җибәрдем бит инде. Шуннан таралган нәрсә инде бу.

Бу аудиоязманы тарату дөрес булмады инде. Без аңа кадәр Тәфкил абый белән телефоннан да сөйләшкән идек бит. Алар бер-берсенә сылтады инде, мин җибәрмәдем, ул җибәрде дип.

— Сез хәзер Муса белән дуслармы соң инде?

— Әлбәттә. Без келәмдә генә көндәшләр. Бер-беребезне һәрвакыт хөрмәт итеп кенә көрәшәбез. Сугышып, талашып йөргән юк. Кем көчле, шул җиңә.

— Сез хөкемдарлар белән дә конфликтка еш керәсез. Аларга ышанмыйсызмы?

— Мин хөкемдарлар белән конфликта бары тик алар нәрсәнедер күреп бетермәгән очракта гына керәм. Син көндәшеңне чистага атып, аннан бер башка өстен буласың икән, анда хөкемдар да, беркем дә берни эшли алмый инде. Ә ике көрәшче дә профессионал булганда авыррак.

Түбән Камада шундый бер хәл булды. Анда да Муса белән көрәшә идек. Хөкемдарга Муса «захват»ны кочаклап тота дидем. Шуның өчен миңа бер кисәтү бирделәр. Тагын бер тапкыр кабатлап әйттем — икенче кисәтүне бирделәр, сөйләшәсең диделәр. Тик ул чыннан да кочаклап тота иде, ә алай итеп «захват» алырга ярамый.

Радик Сәлахов белән көрәшкәндә аяк чала дип төшереп калдырдылар бер. Әүхәт абый баш хөкемдар иде ул ярышта. Аннары әйтте: «Раил, гафу ит, аяк чалынмаган икән анда, видеоны карадым», — диде. Мин анда чыннан да аяк чалмадым. Андый чакта, әлбәттә, конфликтка керәсең була инде. Бүтәннәр дә карап тора бит аны.

Авыл хуҗалыгы призларына үткән ярышта да Мусага җиңелдем бер. 4:4 булып бара иде исәп. Ул чакта Муса ятты, ә аңа кисәтү бирмәделәр. Әле ул вакытта «накрывание» өчен кисәтү бирергә дигән кагыйдә бар иде. Бөтен якларны да карап бетерәсе бар шул хәзер. Юкка тавышланып йөрмим бит инде.

«Сабантуйларда бүләкләрне әбиләргә биреп калдырам»

— «Батыр» төшенчәсе үз йөзен югалтты дип уйламыйсызмы? «Безнең батырларыбыз» дип пост куйгач, «Муса Җәлил белән чагыштырырдай батырлар юк. Алар акча өчен генә көрәшә. Татарның батыр улы дип әйтердәй көрәшчеләр юк» дип яздылар. Килешәсезме?

— Муса Җәлил сугышта үзен корбан иткән. Без бит көрәшчеләр, спортчылар. Бөтенләй чагыштырып булмый монда. Акча өчен генә дип... Акча юк бит инде анда. Сез һаман шул акчага бәйләнәсез. Ул турыда сөйлисе дә килми.

— Көрәш белән шоу-бизнесны тәңгәлләштереп карап була. Көрәш тә бизнеска әйләнеп бара дигән сүз белән килешәсезме соң?

— Кайсы җире бизнес соң аның? Юк, әлбәттә.

— Ул командалар туплауда сизелә. Шуңа өстәп, халык легионерларны «монысы да сатылган» ди, яки хыянәтче дип атый.

— Сездән беренче тапкыр ишетәм. Кемнең кайсы командада көрәшәсе килә, шул команда өчен көрәшсен. Команда җиңә икән, ул районга, район башлыгына престиж. Һәр команданың җиңәсе килә. Әгәр дә көрәшчеләрне алган район аларга эш бирсә, матди ярдәм күрсәтсә, кирәкле шартлар тудырса, минемчә бу бер дә начар түгел. Көрәшчеләр дә болай гына ризалык бирмиләр.

— Сез дә Теләчедән Биектауга күчтегез? Моны якыннарыгыз ничек кабул иттеләр?

— Якыннарның миңа беркайчан да каршы килгәннәре юк. Үзең ничек дөрес дип саныйсың, шулай эшлә, шунда көрәш диделәр. Теләче өчен мин туганнан бирле көрәштем. Соңгы өч елда Биектау өчен көрәшәм, Биектауда эшлим дә.

— Бер вакыйганы сөйләделәр. Имеш, сез Сабантуйда бүләккә бирелгән кер юу машинасын тибеп очыргансыз. Дөресме бу?

— Минем андый әйберләрне тибеп очырганым юк. Сездән беренче тапкыр ишетәм әле. Кайвакыт авыл Сабантуйларына барабыз. Юк, бу юлы көрәшмим дип барасың, киемнәр дә алмыйсың, ә көрәшәсе килә бит. Ярар, язылып кына чыгыйм дип керәсең дә, шул киеп килгән киемнәрең белән генә көрәшәсең инде бары. Тибеп очырган әйберләрем булмады. Анда микродулкынлы мичләр, чәй сервислары бирәләр бит инде. Шунда нинди өлкән яшьтәге әбиләр бар, шуларга биреп калдыра идем.

Ничек инде бүләк итеп бирелгән әйберне тибеп очырасың? Оятсызлык бит ул. Кеше теләсә нәрсә сөйләргә мөмкин инде. Ярар, сөйләсеннәр, Аллаһы Тәгалә күрә ул.

«Бүгенге көндә мин — көрәшче»

— Сезнеңчә, көрәшче карьерасын кайчан туктатырга кирәк?

— Һәрбер профессионал спортчы үзенә кайчан китәргә кирәк икәнен сизә. Яшьнең катнашы да юк моңа. Әгәр дә син формада икән, җиңәсең икән, сәламәтлегеңә карыйсың инде. 50 яшькә кадәр дә җиңеп йөреп була бит.

— Ә сез?

— Майда миңа 34 яшь тула, Алла Боерса. Хәзерге көндә мин әйбәт формада. 106 кг мин. Алла Боерса, берничә кило җыеп, 130 кг үлчәү авырлыгында көрәшергә иде. Анда да көрәшә алам мин.

— Димәк, киләсе биш ел әле көрәшәчәксез?

— Белмим күпме. Тик көрәшәм әле.

— Ә аннары? Тренерлык?

— Мин хәзер тренер булып эшлим инде, балаларны көрәшергә өйрәтәм. Бәлки зурлар белән дә эшләрмен. Кем белә инде. Иң мөһиме - бүгенге көндә көрәшче әле мин.

— Иң үкенечле җиңелүегез истәме?

— 2013 елда Универсиадага сайлап алу этабында җиңелдем. Мин күтәреп алдым бер метр өскә, ул ике аягын тыкты да һәм минем өскә төште. Кисәтүләр буенча 1:1 булды да, мин бары югары «стойка» да оттырдым. Шулай килеп чыкты инде. Минем ул малайга җиңелгәнем дә юк иде. Артык үкенеч тә дип әйтмәс идем, барыбер дә күңелдә калды инде. Нишләтәсең инде. Аннары бик күп турнирлар, дөнья беренчелекләрен оттым, Аллага Шөкер.

— 34 яшь тула дисез. Җиңелеп елаганыгыз бармы соң?

— Хәтерләмим. Бәлки кечкенә чакта булгандыр. Хәзер җиңелсәм дә бик авыр уздырмыйм.

«Авыл Сабан туенда откан тәкә - иң кадерлесе»

— Сез откан машиналарның саны бармы ул?

— Саны? Күп машина оттым, күп...

— Келәмдә күпчелек вакытта сез хуҗа булып каласыз. Ә гаиләдә кем хуҗа?

— Тормыш иптәшем белән «син хуҗа, мин хуҗа» дип аерып утырмыйбыз. Бер-беребезне тыңлап, киңәшләшеп, юл куеп яшибез.

— Балаларыгыз татарча сөйләшәме?

— Әйе. Гаиләдә гомумән татарча гына сөйләшәбез. Тормыш иптәшем белән кыз һәм малай үстерәбез. Әле малайга дүрт кенә яшь тулды, балалар бакчасына да яңа йөри башлады.

— Татар әдәбияты белән танышып барасызмы? Китаплар укыйсызмы?

— Тормыш иптәшем китапларны күп укый. Үзем хәзер караштырып кына барам, бераз гына инде. Укыган вакытта китапны күп укый идем анысы.

— Татарча берәр шигырь сөйләп китегез әле.

Туйда тормыш иптәшемә сөйләгән идем бу шигырьне.

— Мәктәптә ятлаган бөтен шигырь дә хәтердә. Бер унбишләп шигырь беләм. Мәктәп дигәннән, безнең мәктәп районда иң кечкенә мәктәпләрнең берсе иде. Олы Кибәхуҗадан мин үзем, укыдым Кече Кибәхуҗада. Тик көрәш буенча бөтен ярышларда беренче идек. Беренче тренерым Марсель абый Асадуллин шөгыльләндерде безне. Бөтенебез дә диярлек чемпионнар идек. Көчле идек. Теләче көрәш буенча хәзерге вакытта да көчле инде.

Моннан 25 ел элек мәктәптә бүтән түгәрәк тә юк иде. Булгандыр инде анда, бию, мәсәлән. Без көрәшкә йөри идек. Көрәштә футболы да, баскетболы да, волейболы да була. Безгә инде туп булса, шул җитә иде.

— Авыл Сабантуен ничә яшьтә оттыгыз?

— 18 яшьтә үзебезнең авыл сабантуенда тәкә алдым. Иң зур җиңү минем өчен шул. 23-24ләрдә Теләчедә район Сабан туе батыры булып калдым. Әйткәнемчә, Теләчедә көрәшчеләр күп, барысы да көчле. Район Сабан туен җиңеп чыгуы да җиңел түгел шул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100