«Без бәйрәмгә лаек түгелмени?» - Питрауда хатын-кызларны көрәштермәскә булганнар | intertat.tatar

«Без бәйрәмгә лаек түгелмени?» - Питрауда хатын-кызларны көрәштермәскә булганнар

Мамадышның хатын-кыз көрәшчеләре чаң суга: нигә Питрауда хатын-кызларны көрәштермиләр дә, нигә районның спорт бүлеге хатын-кыз көрәшчеләргә начар мөнәсәбәттә? Инде икенче ел Питрау хатыннар көрәшеннән башка үтә. Мамадыш главасы бу хакта нәрсә ди?

«Без бәйрәмгә лаек түгелме?»

Алдан ук язып куйыйм: хатын-кызлар көрәше дигәндә безнең милли көрәшне уйламаска. Билбау көрәшендә Татарстан хатын-кызлар рәхәтләнеп көрәшә, хәтта дөнья чемпионнары да булалар. Сабантуйларда гына татарчалатып көрәшә бит безнең татар хатын-кызлары.  

17 июль көнне Мамадышның Җөри авылында Питрау бәйрәме узачак дип язган идек. Анда милли көрәш белән бергә билбаулы көрәш буенча да ярышлар узачак. Тик быел билбаулы көрәштә хатын-кызлар көрәшмәячәк. Билбау көрәше буенча 2015 елгы Дөнья Чемпионатында бронза медаль иясе Римма Нургалиева — Газизуллина үз инстаграм битендә шул нисбәттән канәгатьсезлек посты урнаштырган.

— Без бәйрәмгә лаек түгелме? Мондый постларны бик сирәк язам, әмма чынлап торып «наболело» һәм «накипело».

Сүз 17 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында узачак Бөтенроссия Питрау — 2021 бәйрәме турында барачак. Күпләрегез анда минем өчен, шушы «цех» буенча коллегаларым өчен җан атарга киләчәксез. Төгәлрәге, сүз аңлаешсыз сәбәпләр аркасында Питрауда уздырылмаячак хатын-кызлар көрәше турында. 

Без, кызлар (хатын-кызлар), бөтен яшьлекләрен билбау көрәшенә багышлаучылар аптырашта калдык!

Үземне белгәннән бирле Питрауны, халыкка чын хатын-кызлар көрәшен күрсәтү өчен, һәрвакыт бәйрәм буларак көттек. Профессионаллар белән үзара һәрвакыт гадел көрәштек, һәвәскәр хатын-кызлар белән, тамаша күрсәтик дип, җәрәхәтләр булмасын дип, ярты көчкә көрәштек.

Ни өчен сез аны (хатын-кызлар көрәшен) үткәрмәскә булдыгыз һәм аның урынына 18 яшькә кадәрге яшәүсмерләрне куйдыгыз? Кем дә булса, аек акыллы берәрсе, җавап бирегез миңа!

Мин — Римма Нургалиева-Садыйкова-Газизуллина — билбау көрәше буенча 2015 елгы Дөнья Чемпионатының бронза призеры, Гөлия Хәбибуллина-Мөбәрәкшина — билбау көрәше буенча 2019 елгы Дөнья чемпионы, Алинә Мөхәммәтханова — билбау көрәше буенча 2015 елгы Дөнья Чемпионатының бронза призеры — без бәйрәмгә лаек түгелмени соң? — дип язган ул һәм 2018 елгы Питрауда муенына тәкә салып төшкән фотосын да куйган.

Римма, Мамадыш хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, киләчәктә район данын якламаячагы турында да хәбәр иткән. «Авыл уеннары килеп җиткәч, шалтыратып, „район өчен чыгыш ясагыз әле“ дип үгетләргә кирәкми. Авыл уеннарында да профессионаллар көрәшми бит!» — дигән ул ачулы тонда.

Инстадаш дусларына исә: «Зинһар! Репост һәм комментарийлар! Мин берәр кайчан гаделлеккә ирешәчәкмен! Сүз бирәм!» — дип мөрәҗәгать иткән.

Риммага комментарийларда теләктәшлек сүзләре яудырганнар. «Ә сәбәбе? Шулай ярыймы инде? Шундый кызлар бит», — дигән cosmetolog_albinochka. «Билбау көрәшен, аерым алганда, көрәшне төрле яклап кысрыклауларын күрү бик аяныч. Кызлар, сез күптә лаеклы!» — дигән Анжела исемле инстадашы. Римма аңа җавап итеп: «Район өчен бик оят! Көрәш өчен! Хатын-кызлар өчен! Теләүчеләр булмаса, бер хәл булыр иде. Алар булып, шушы бәйрәмне көткәндә шулай эшләү…» — дигән ул җөмләсен язып бетермичә. 

«Район җитәкчелеге өчен бу кызык түгел! Аларга ул кирәк түгел. Борын очында гына шундый зур масштаблы чара, ә алар кесәләренә күбрәк акча тутыру ягын карыйлар», — дигән бер инстадаш. 

Әлеге постка Чиләбе шәһәре Әфганстандагы сугыш инвалидларының иҗтимагый фонды рәисе, Мамадыш муниципаль районы советы депутаты Булат Әхмәтгаянов та комментарий язган: «Мин сезне ишеттем! Молодцы. Сез гаделлек һәм киләчәгегез өчен көрәшүче чын көрәшче!» — дигән ул.

Римманың постын блогерлар үз аккаунтларында да урнаштырган. Мәсәлән, «Девушка Бомба» Илүсә әлеге постны үзенең сторизында урнаштырып: «Мин мондый проблема барлыгын белмәдем дә. Әлбәттә, бу гадел түгел», — дип язган.

«Президентка хат язачакмын»

Римма үзе бу проблеманың чишелешен тапмыйча, туктамачаягын белдерде. «Президентка рәсми хат язачакмын, чөнки аннан башка гына бернәрсәгә дә ирешә алмаячакмын», — дип сөйләде ул безгә.

Римма сүзләренчә, Питрауда билбау буенча хатын-кызлар көрәше 2019 елга кадәр ел сан булып торган. Ниндидер сәбәпләр аркасында 2019 елны да хатын-кызларны көрәштермиләр. «Икенче елга булачак», — дигән сүзләр җилгә оча, чөнки 2020дә пандемия булу сәбәпле, Сабантуй белән Питраулар кичектерелде. Билбау көрәшен сөюче хатын-кызлар зарыгып 2021 елны көтә һәм быел да аларның өметләре чынга ашмый — «Питрау-2021”нең рәсми нигезләмәсендә хатын-кызлар көрәше язылмаган.

— 13 июль көнне районда «соңгы кеше булмаган» бер җитәкчедән: «Питрауда хатын-кызлар көрәше булачакмы?» — дип сорадым. Ул: «Әйе, булачак», — дип җавап бирде. Мин, хис-кичерешләремне яшереп тора алмыйча, сөендем, рәхмәтләр әйттем, ышандым. Һәм спорт комитетының бәйрәмгә катнашы булган башка ведомстволарга ялган мәгълүмат бирер дип уйламадым да.

Бер-ике сәгатьтән соң миңа ватсапка ярышларның нигезләмәсен җибәрәләр. Мин шок хәлендә калдым. Минем ачуымның чиге юк иде. Сез бит сүз бирдегез?! Питрауда хатын-кызлар көрәшен үткәрмәүнең сәбәпләрен һаман да аңлый алмыйм, беркем дә аңлатмый.

Бүген мине районның бер депутаты яклап чыкты. Хакимияттә аңа бу мәсьәләләрне бездә түгел, Казанда хәл итәләр дип әйткәннәр. Шул кеше миңа Президентка рәсми хат язарга тәкъдим итте. Чөнки башкача мин бернәрсәгә дә ирешә алмаячакмын.

Тавыш купты инде анда, тик, күрәсең, алар хәзер башкаларга салына, — дип сөйләде Римма.

«Алар безнең йөзгә төкерә»

2008 елларда билбау буенча хатын-кызлар көрәшендә призлар да әйбәт, көрәшчеләргә карата хөрмәт тә була. Римма сүзләренчә, барысы да районның яшьләр һәм спорт бүлегенә яңа җитәкчелек килгәч үзгәрә.  

— Беренче елларны призлар да әйбәт иде. Беренче урынга — унбиш мең, икегә — ун, өчкә биш мең бирделәр. Ике үлчәү авырлыгында көрәштек. Аннары һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләр абсолют призга көрәштек. Ул заманда приз кәҗә иде.

Алга таба спорт комитеты алмашынды, приз күләмнәре дә елдан-ел кимеде. 2018 елны мин абсолют батыр калдым, миңа җиде мең һәм тәкә бирделәр. Ул тарихта беренче тәкә булды, чөнки аңа кадәр гел кәҗә бирәләр иде.

Безне күрмиләр дә, ишетмиләр дә. Хәзер проблемаларны социаль челтәрләр аша хәл итү «модно», күрәсең, шунда ук игътибар итәләр. Спорт комитеты җитәкчелегенә килеп, шәхсән сөйләшә башласаң, күргән, ишеткән, хөрмәт иткән кыяфәт ясыйлар да, вәгъдә белән алдап куялар.

Иртәнге җидедә миңа районның яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәре нигә шәхсән алар белән сөйләшмәгәнмен дип, дәгъва белдереп язып ята. Әйтерсең, алар бу проблеманы чишәрләр иде инде. Үз фикеремне социаль челтәрләрдә дә белдерергә ярамый икән бит миңа.

Мин: «2019 елны килеп, шәхсән сезнең белән сөйләштем. Сез мине ишеттегезме? Юк, беркем ишетми. Әгәр дә проблемаларны шулай хәл итәргә телисез икән, димәк, шулай эшлибез. Хәзер инде бу намус эше. Мине күпме кеше хуплады, күпмесе аңлады, күпмесе ярдәм кулы сузды. Димәк, шушы юнәлештә барырга кирәк», — дип сөйләде ул.

Районда хатын-кызлар көрәшенә мөнәсәбәт Питрауда гына түгел, рәсми ярышларда да бик әйбәт түгел икән. «Без һәрвакыт алар әйткәнне эшлибез, ә алар безнең йөзгә төкерә», — ди түзәр чамасы калмаган көрәшче.   

— Питрау темасыннан читкә китеп тә әйтим әле. Һәрбер рәсми ярыш саен спортчыларга хакимияткә барып, нинди дә булса финанслар сорап, теләнеп йөрисе кала. Һәр баруда да шул бер җавап — финанслар юк. Бензин өчен биргән акчага килешәсе генә кала. Ярышларда ашау да, яшәү дә үзебезнең исәпкә. Бу хәлләр инде 7-8 ел дәвам итә. Яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчелеге алмашыну белән инде. Минемчә, алар спорт турында бернәрсә дә белми.

Ә Авыл уеннарында район өчен чыгыш ясарга кирәк булганда алар шалтыраталар, үгетлиләр. Ни өчендер без һаман да алар әйткәнчә эшлибез, ә алар безнең йөзгә төкерә.

Мамадыш главасы: «Башка ярышларда катнашсыннар»

Әлеге сорау белән без Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка да мөрәҗәгать иттек. Беренче шалтыратуыбызда ул Питрау буенча җыелышка бара иде. «Вакыт җитми безнең. Иртәнге өчкә кадәр сузарга туры килә. Аннары мәйдан да бәләкәй, ә көрәшчеләр бик күп килә. Хәзер комиссиягә әйтеп карыйм тагын бер кат», — дигән иде.

Тик комиссия фикерен үзгәртмәгән булып чыкты. Җыелыштан кайтып барганда кабат элемтәгә чыктык.

— Менә шуннан кайтып барам. Юк, уздырып булмый инде. Күп кеше моңа каршы чыкты. «Менә шундый-шундый мөрәҗәгать булды», — дип әйттем. Бер генә кеше дә бу фикергә теләктәшлек күрсәтмәде. Бердән, алар күп түгел, шул бер кешеләр. Хатын-кызлар көрәше популяр түгел. Икенчедән, мәйдан җитми. Кеше арый, өчкә кадәр сузарга туры килә. Өченчедән, «эстетично» түгел, диләр. Кызлар күкрәкләре белән килеп төшәләр, ну матур түгел, диләр. Бөтенесе дә шулай дип, мине кире күндерделәр. Карап торырга кызык та инде.

Безнең уеннар болай да күп. Башкаларында катнашырга була. Шул ук кызлар килсеннәр, башка уеннарда катнашырлар. Көрәш кенә түгел бит. Шулай итик әле моны. Дөрес итеп аңлагыз, яме, — диде Анатолий Петрович.

Ә Мамадышның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Алмаз Гарифулин көнен җыелышта уздыру сәбәпле, без аның белән сөйләшә алмадык.

Хәлил Шәйхетдинов: «Бу әйберне бетерергә кирәк»

Хатын-кызлар көрәше Питрауда гына түгел, авыл Сабантуйларында да популяр. Питрауда баштагы елларда хатын-кызларны да милли көрәш кагыйдәләре белән көрәштергән булганнар. Алга таба аларны бары билбау көрәше кагыйдәләре белән көрәшүгә күчергәннәр. Тик Сабантуйларда хатыннар татарча итеп көрәшә, гадәттә. 

Бу хакта Татарстанның спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та үз фикерен белдергән иде.

— Келәмдә үзеңнең апаң яки әниең булмаганда, без ирләргә карап утырырга бик кызык. Үзебезнең апаларны да, әнине дә, туганнарны да анда чыгарып йөртәсе килми. Башка нәфис спорт төрләре дә бар бит. Көрәшне бик яратасың икән, олимпия төрләренә кергән спортка бар. 

Мин хатын-кызлар көрәшенә каршы. Аларның әни буласылары бар. Көрәштә җәрәхәт тә алалар. Ул дөрес әйбер түгел.

Минем видеороликлар күргән бар: бөтен кеше көлә, шау-гөр килә, алып баручылар да кызып китә. Без үзебезнең иң кадерле нәфис кешеләребездән көлке ясарга тиеш түгел. Мин аны беркайчан да хупламаячакмын. Бу әйберне онытырга кирәк. Матур күренеш түгел, — дигән иде ул матбугат конференциясендә.