Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәш тарихында беренче тапкыр район батырлары бер келәмдә көч сынашачак

Чөнки бу көнне Татарстан районы Сабан туйларының төп көрәш батыры ачыкланачак.

news_top_970_100
Көрәш тарихында беренче тапкыр район батырлары бер келәмдә көч сынашачак

1. Тарихта булганы юк

20 гыйнварда Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында җырчыларга «Манзара» музыка премиясе тапшырылачак. Тамашачыны исә башка җыр тамашалары вакытындагы кебек сәхнә артындагы хәлләр түгел, ә сәхнә алдындагысы күбрәк кызыксындырачак. Чөнки бу көнне Татарстан районы Сабан туйларының төп көрәш батыры ачыкланачак. Бу чара район Сабан туйлары батырларын бер келәмгә җыйган тәүге турнир булачак. Алай гына да түгел, бу көнне республиканың баш батыры ачыкланачак. Чөнки республикакүләм ярышларда баш батырны билгеләми башлаганга дистә елдан артык вакыт узып киткән, республика көне уңаеннан стадионда бил алышкан вакытлар да тарихта калды. Җырда гына түгел, көрәштә дә «үзгәреш җиле» кирәк иде. Хәер, алары да үз вакытында барлык батырларны үзара көрәштермәде. Шуңа күрә дә, әлеге турнир беренче булуы белән тарихка кереп калачак.

2. Мәдәният белән бәйлелек

Бил алышулар мәдәни чара белән бергә бәйләп үткәрелә: сәхнәдә – җыр-моң, сәхнә алдындагы келәмдә – бил алышулар. Килешәсездер – Сабан туен хәтерләтәчәк. Һәм бу гаҗәпләнү тулдырырга тиеш түгел. Мәдәният һәм милләтебезнең йөзек кашы булган татарча көрәшнең милли бәйрәмдәге кебек янәшә булуы гомуми эш нәтиҗәсенә зыян китерергә тиеш түгел.

«Татарча көрәш ярышлары күп, әмма мондый форматтагысы әле беренче тапкыр гына уздырыла. Безнең башлангыч көрәш үсешенә керткән бер өлеш булсын иде, – диде бәйгене оештыручы Айдар Шәймәрданов.

3. Бөтен батырга – бер келәм

Катнашу өчен 2017 елгы Татарстан район һәм республиканың шәһәр Сабан туйларында баш батыр калган көрәшчеләр чакырыла. Ә аларның саны 40тан артып китә.

Шунысы кызык, көрәшчеләр бер генә авырлык үлчәвендә бил алышачак. Нәкъ менә Сабан туйларында баш батырны ачыклагандагы кебек. Биредә гәүдә авырлыгына – тәҗрибә, сәләт һәм осталык каршы чыгачак. Кайсы өстен чыгачагына келәм ачыклык кертәчәк. Чын келәм батыры шулай ачыклана.

4. Павлик – булмый, Хәсәнов – бар

«Манзара» турниры Ульяновскидан килеп, Татарстанның үз көрәшчесенә әйләнгән һәм төп батыр булырга лаек Сергей Павликтан башка узачак. Бактың исә, ул республиканың 2017 елгы Сабан туйларының берсендә дә баш батыр булып танылмаган икән. Димәк, башка көрәшчеләр бераз җиңел сулап куйгандыр. Иң көчле көрәшчеләрнең берсе булу гына түгел, иң авыр пәһлеваннарның да берсе бит әле ул.

Авырлык димәктән, алда көтелгән турнирны пәһлеваннар көрәше, дип кенә карарга кирәкми. Әнә, Алексеевск районы Сабан туенда билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, 62 килограммлы (!) Габдеҗәлил Сөләйманов баш батыр калган. Дөрес, ул авырлыгы аз булу сәбәпле, «Манзара» турнирында катнашудан баш тарткан. Шулай итеп, турнирның иң җиңел көрәшчесе Апас батыры, 70 килограммлы Рафаэль Хәсәнов булачак.

«Катнашам әле, 100 килограммлыларны сыртка салган бар», – диде Рафаэль безгә.

5. Галимов – кайтмый, Хәйретдинов – икеләнә

Кызганыч, ярышның бизәге булырлык тагын бер көрәшче, Әлмәт батыры Ильяс Галимовны әлеге турнирда күреп булмаячак. Ишеткәнегез булса, соңгы елларда Сергей Павликның үзен дә куркытып торган Ильяс Галимов узган елның җәендә көрәшче карьерасына нокта куйды. Хәзер хөкемдарлык тирәсендә генә кайнаша.

Ә үз вакытында авыр гәүдәле көрәшчеләр белән бил алышудан куркып тормаган Балтач батыры Айдар Хәйретдиновны күреп булырмы?

«Турнир турында ишеткәч, көрәшү теләгем бик көчле иде. Әзерлексез килеш келәмгә чыгарга ярамый. Әзерлек булса гына», – дип серле генә җавап бирде Айдар үзе.

6. Хөкемдарлар һәм гаделлек

Көрәшчеләре күп булган Татарстанның әлеге турнирга иң-иң көчле батырлары сайлап алынган кебек, хөкемдарлар да иләк аша үткәрелгән. Ләкин аларның исемнәрен соңгы көнгә кадәр сер итеп саклануын да җиткерделәр.

«Ел дәвамында аларның эшчәнлеген яшерен рәвештә күзәттек, тамашачы, көрәш җәмәгатьчелеге һәм көрәшчеләр фикерен дә өйрәнеп, өч хөкемдар сайлап алынды, – дип аңлата турнирны оештыручылар. – Димәк, бил алышуларның гадел булачагын тулысынча ышандыра алабыз».

7. Җиңүчене ни көтә?

Монысы да сер икән! Көрәшчеләрнең төп игътибары турнирга әзерлеккә юнәлгән булырга тиеш, диелә. Бу аңлашыла да: төп җиңүче республиканың баш батыры исеменә лаек булачак, ләбаса!

Шул ук вакытта профессиональ спортны акча белән бәйләп карарга кирәклеге дә алгы планга чыга.

«Һәр катнашучыга истәлекле бүләк ышандырабыз. Төп җиңүчене тәкә түгел, махсус билбау көткәнен әйтә алам. Ә приз фондын сер итеп саклыйбыз. Көрәш батыры 100 мең сумнан да ким булмаган бүләккә лаек булырга тиешлеген беләм», – ди Айдар Шәймәрданов.

8. Түләүле көрәш

Көрәш тамашасын тамашачыга акча түләп карарга туры киләчәк. Монысы да тарихта беренче тапкыр. Билет сатудан кергән акча көрәш үсеше өчен тотылачак, дип ышандыра оештыручылар.

Бу шулай ук кызыклы факт. Чөнки Казанда узган Татарстан чемпионаты, Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына узган ярышларга тамашачы җыелмый. Бушка булса да! Ә монда – моңа кадәр күренмәгән ярыш һәм түләүле! Парадоксмы? Әлбәттә!

«Болай да эшләп булуын исбатлыйсы, кайберәүләрдә ак көнләшү хисләре дә тудырасы килә, – ди Айдар Шәймәрданов. – Бер урында таптанырга ярамый. Көрәш – безнең милли спорт төре. Аны яшәү рәвешенә әйләндергән көрәшчеләргә карата дан һәм хөрмәт булырга тиеш».

9. Батыр булырга лаек 41 көрәшче

«Манзара» турнирында катнашу өчен тәгаен көрәшчеләр – Сабан туе батырларына гына чакыру җибәрелгән:

1. Әгерҗе һәм Менделеевск – Ренас Кәримуллин

2. Азнакай – Айдар Алтынбаев

3. Аксубай – Илсур Сафин

4. Актаныш һәм Минзәлә – Ришат Гайнетдинов

5. Алексеевск – Габдеҗәлил Сөләйманов

6. Әлки – Алмаз Хәмидуллин

7. Әлмәт һәм Биектау – Ильяс Галимов

8. Апас – Рафаэль Хәсәнов

9. Арча – Илнур Зәйнуллин

10. Әтнә – Ирек Мөхәммәтшин

11. Баулы – Ильмир Сабиров

12. Балтач – Айдар Хәйретдинов

13. Бөгелмә – Аскар Сафин

14. Буа – Марат Миначев

15. Югары Ослан – Руслан Һадиев

16. Казан – Лениз Абдуллин

17. Чүпрәле – Рамил Айзәтуллов

18. Алабуга – Азат Кавиев

19. Зәй – Радик Сәлахов

20. Яшел Үзән – Фирдүс Зәйнуллин

21. Кайбыч – Динар Гатауллин

22. Кама Тамагы – Алмаз Гыйләҗев

23. Кукмара – Фәнил Исмәгыйлев

24. Лаеш – Рәсүл Гыйззәтуллин

25. Лениногорск – Рөстәм Йосыпов

26. Мамадыш – Константин Морозов

27. Ютазы – Хәмит Миннуллин

28. Чистай – Раил Заһретдинов

29. Мөслим – Илнар Сәетгалиев

30. Түбән Кама – Марат Мөхәммәтҗанов

31. Яңа Чишмә – Самат Әхмәтҗанов)

32. Нурлат – Илфат Гыймадиев

33. Питрәч – Фәрхәт Фәйзуллин

34. Балык Бистәсе – Илдар Мәсгутов

35. Саба – Данис Закиров

36. Сарман – Радик Насруллин

37. Спасс – Илнур Хөсәенов

38. Тәтеш – Илназ Шәмсетдинов

39. Тукай – Радик Вороной

40. Теләче һәм Чаллы – Раил Нургалиев

41. Чирмешән – Илнар Кәримов.

10. Дәвамы кирәк

Беренче коймак төерле булырга да мөмкин. Әмма аннан төер эзләргә кирәкми. Киресенчә, оештыручылар белән теләктәшлектә булу, аны дәвамлы итү мөһимрәктер.

Әлеге турнир дәвамлы булганда, һичшиксез, район Сабан туйларында тәртип салыначак. Чөнки район батыры булу «Манзара» турнирына да юл ача дигән сүз. Димәк, Сабан туе батыры тәкәсен «чиратка салу» көчле булуын белгән батыр өчен кызыксызга әйләнәчәк. Көрәш тамашачысы нәкъ менә шуны көтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100