Легендар көрәшче Ильяс Галимов турында: «Ул келәмдә сөйләшмәде, көрәште генә»

3 июнь көнне легендар көрәшче, Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы Ильяс Галимов арабыздан китеп барды. 4 июнь көнне аны Чирмешән районы Туймәт авылында җирләделәр. «Татар-информ» хәбәрчесе Ильяс Галимов белән бәйле истәлекләрне барлады.

«Ильяс кебек күтәреп салырга кирәк»

Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин:

— Әрәм булды… Аны ихтирам итәләр иде. Андый кешеләр еш тумый. Данил Галиев бар иде шундый. Икесе дә 43 яшь тирәсендә киттеләр. Һич тә көтмәгән әйбер булды бу. Бик яхшы көрәшче иде. «Ильяс кебек күтәреп алып, салырга кирәк», — дигән сүзләр көрәшчеләр теленә керде. Бүгенге көндә рәсми ярышларда иң күп җиңүче көрәшче — 34 тапкыр чемпион булып калган кеше.

2017 елда, русча әйткәндә, «достойно» итеп китә белде. Көрәшчеләрне җыеп, мәҗлес оештырды, келәмнән дә җиңеп китте. 2018дә инде көрәшмәде, хөкемдарлыкка кереп китте. Авторитеты бик зур иде. Россия ярышларында да баш хөкемдар булып йөрде. Көрәшкә гел ярдәм итәргә тырышты. «Хәзер көрәшмәсәм дә, күңелем белән гел көрәштә мин», — дип әйтә иде.

Бер-ике атна элек шөгыльләнгән видеосын кертте ул. «Әллә рәсми ярышларга, Сабантуйларга керергә уйлыйсыңмы?» — дип язып җибәрдем. «Ел саен шушы чорда гел шулай әзерләнә торган идем. Үземнең көчемне, егәремне сынарга чыктым. Көрәшеп йөреп булмас, яшь тә бара бит инде», — диде. «Нинди яшь бару? 43 яшь сиңа! Поддубный 50 яшендә Америкага барып, чемпион кала», — дидем. «Ярар, көрәшәм әле», — дип әйтмәде, тик күңеле белән гел көрәшкә омтылды инде ул.

Талантлы көрәшчеләр булса, «Кара нинди егетләр килеп чыга!» — дип әйтә иде. Алабугадан Ислам Фәләхов, аннары Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусиннар соңгы елларда бик күтәрелделәр бит. Аларны күреп сөенә белә иде Ильяс. Үзе күп еллар Әлмәт өчен көрәште, Әлмәт өчен дә җан атып йөрде. Тик хөкемдар булганда да кеше аермады, дөреслек буенча эшләде. Россия ярышларында да: «Бу Татарстаннан, бу Башкортстаннан», — дип тормады. Кем көчле, шул җиңә. Дөреслек яклы булган кешене һәрвакыт хөрмәт итәләр.

Хөкемдар булганда да кеше аермады, дөреслек буенча эшләде. Россия ярышларында да: «Бу Татарстаннан, бу Башкортстаннан», — дип тормады. Кем көчле, шул җиңә. Дөреслек яклы булган кешене һәрвакыт хөрмәт итәләр.

Көрәшкә кереп китүе Чистай техникумында укыганда була аның. Нык гәүдәле егетне күреп, көрәш буенча тренер Әдип Нуруллин чакырып ала. Техник ягын да Нуруллин куя. Заманында Чистай техникумы күп кенә көрәшчеләр үстерүе белән танылды. Мин дә шунда укыдым, укыганда көрәшкә кереп киттем. Ильяс үзенең Чистай техникумында укуы белән горурлана иде. Бер елны Чистай хакимиятеннән рөхсәт алып, «Әллә нинди ярышларда җиңдем, тик минем бер генә тапкыр да Чистай районы батыры булып калганым юк», — дип, Чистай Сабан туена керде. Һәм батыр да булып калды.

2011 елларда мин федерациягә эшкә килдем. Ильяс ул чорда «китәм» дип йөри башлаган иде. Шулай да, Татарстан чемпионатында катнашты да, авыр үлчәмдә җиңде. Аннары без Уфага Россия беренчелегенә киттек. Авыр үлчәмнәрне «круговая система» буенча көрәштерделәр. Һәм ул беренче көнне үк безнең командада беренче булып, беренче урынга чыкты.

Иң истә калган көрәшем дә шул — ул анда башкортларның атаклы көрәшчеләре Сабанов белән көрәште. Сабанов безнең көрәшчеләрне бик еш җиңгәләгән булган. Алар келәмнең уртасында көрәшә башладылар. Сабанов тыгыз гәүдәле, тәбәнәгрәк иде, артка таба чигенеп, чүгәләп йөри иде. Ә Ильяс озын. Сабановны күкрәк тирәсеннән кысып тота Ильяс, тегесе асылыныбрак бара. Аска өстери-өстери келәм читенә килеп җитте дигәндә, Ильяс тегене күкрәгенә күтәреп алып, өстән әйләндереп алып, аркасына китереп сылады! Бөтен башкорт торып, әллә ничә минут кул чаптылар шунда. Башкорт көрәшчесе оттырды, тик алар дәррәү килеп Ильяска кул чапты. Аны сөйләп кенә бетереп булмый, андый көрәшне күрергә кирәк шул.

Марат Готович белән сөйләшеп, Ильяска багышлап берәр турнир оештырырга кирәк булыр. Андый кешене тарихта калдырырга кирәк. Бик көчле шәхес иде. Ике кызы калды. Олысын укырга кертергә кирәк булыр дип йөри иде. Бик матур яшәде, көрәшеп яшәде. Без юкка гына: «Тормыш — көрәш», — дип әйтмибез шул.

«Аның көрәк кадәр кулының җылысын тойдым»

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов:

— Бик зур югалту. Легендар көрәшче, тормышта ачык йөзле, мәрхәмәтле кеше иде. Әйтәләр бит, зур гәүдәле кешеләр йомшак, киң күңелле булалар дип. Минем истә бер вакыйга калды. Бер ярыш вакытында ниндидер конфликт килеп чыкты. Ул килде дә: «Хәлил Хәмитович, үпкәләмә инде», — диде. «Нигә үпкәлим инде? Эшләгән чакта төрле хәлләр була бит», — дидем.

Быел ТАССРның 100 еллыгына багышлап, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Мин аны танылган спортчылар исемлегенә кертеп, шул концертка чакырттым. Ул Минтимер Шәрипович, Рөстәм Нургалиевичның артларында гына утырган. Пандемия аркасында күп кенә чаралар күчерелде. Шушы бәйрәмгә аны чакыруыма, аның килүенә һаман сөенеп йөрим. Саубуллашу кебек булган икән. Мин бит анда үземнең укучыларымны, Раил, Мусаларны да чакыра ала идем. Ә Аллаһы Тәгалә ничектер: «Ильясны чакыр», — дип әйткән инде миңа.

Концерттан соң килеп: «Хәлил Хәмитович, мине чакыруың өчен рәхмәт сиңа», — диде. Горурланып, сөенеп, үзенең көрәк кадәрле кулы белән минем кулны кысып, рәхмәт әйтте. Безнең арада ачу-үпкә булмаганга ул да сөенеп, мин дә сөенеп калдым.

Беренчеләрдән булып, Марат Готович: «Хәлил, Ильяс үлгән дип әйтәләр. Дөресме ул?» — дип шалтыратты. Шул хәбәрдән соң кулымда Ильясның көрәк кадәр кулының җылысын тойган кебек булдым. Үзе китсә дә, ул безнең йөрәктә, безнең хәтердә. Кубок тоткан фотоларына карап торам да, күңел һаман ышанып бетми әле.

«Беркайчан берни даулап йөрмәде»

Радио алып баручысы, җырчы, көрәш җанатары Зөлфәт Зиннуров:

— Ильяс белән якыннан Вильнюс шәһәрендә Сабантуй бәйрәмендә таныштык. Таныштык та, аралашып киттек, уртак темалар да табылды. Ул вакытта инде ул дәрәҗәле, абруйлы көрәшче иде. Шул ук 2017 елны ул профессиональ спорттан китте. Кичәне алып барырга мине чакырды. Табигать кочагында зур җитәкчеләр белән матур итеп оештырган идек ул бәйрәмне.

Тыныч, сабыр, һәрвакыт елмаеп торучы кеше иде. Хөкемдар булгач, беркайчан да эмоцияләргә бирелгәнен күргәнем булмады. Үзе күп еллар Әлмәт өчен көрәште. Келәмдә Әлмәт көрәшчеләре көрәшкәндә дә әллә ниләр даулап йөрмәде. Чөнки үзенең никадәр дәрәҗәдә җаваплы икәнен тоя белгән кеше, көрәшче, хөкемдар иде. Ачык, сабыр һәм киң күңелле иде.

«Ильясның истәлегенә мәчет ачарга ният бар»

Әлмәт командасы тренеры Рузил Ганиев:

— 2006 елда Чаллы физкультура институтын тәмамлап, Әлмәткә кайттым. Ул вакытта Ильяс Чирмешәндә эшләп йөри иде. Аннары берничә елдан ул да Әлмәткә күченде, без бер командада чыгыш ясый, аралаша башладык. Икебезгә дә бер өйдән фатир бирделәр, тугыз ел күршеләр булып яшәдек. Кызларыбыз бер бакчага да йөрде әле.

Әлмәтнең «Ак бүре» көрәш федерациясендә балалар белән эшләүче тренерларга, федерация әгъзаларына Гает бәйрәменә бүләкләр әзерләгән идек. Ул алгач ук шалтыратып, матур булган, әйбәт эшләгәнсез дип рәхмәтләр әйтте. Ул сәламәтлеге аркасында быел ураза тота алмады, диабет иде бугай анда. «Икенче елга, Алла боерса, бергәләп уразалар тотарбыз», — дип сөйләшеп торган идек.

Хастаханәгә чәршәмбе көнне салдылар аны. Пәнҗешәмбе көнне шалтыраттым, «Сөйләшә алмыйм, гафу ит инде», — диде. Аннары языштык кына. Соңгысына җавап бирмәде, икенче көнне китеп тә барды. Җавап бирмәгәч, хатынга: «Хатыны Алсу белән сөйләш әле. Хәле ничек икән?» — дидем. Күңел сизенгән инде. «Үпкәсенең 90 проценты зыян күргән. Миңа да шалтыратмады. Табиблар гына хәле авыр дип әйтә», — диде хатыны».

Икенче көнне китеп баруы турында хәбәре килде. Беркемгә дә ышанмадым, шунда ук хатынына шалтыраттым. Алсу да: «Рузил, белмим, ышанмыйм. Мин кайда, нәрсә икәнен аңламыйм. Кайгы уртаклашып язалар, ышанмыйм», — диде. Шалтыратканыма да үкенеп куйдым. Хатыны да бик акыллы, кешелекле. Балаларын тәрбияләргә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен инде.

Азнакайда узган турнирда ул Хаҗга юллама откан иде. Үзе барыр дип көткән идек, тик ул юлламаны әнисенә бүләк итте. Үзе Лениногорск районында туган, әнисе Чирмешән районы Туймәткә кияүгә чыккан. Үги әти белән үскән, тик «әти» дип дәште аңа гел. Аның намазга басуын теләгән идек. Безнең Әлмәт командасында күпчелегебез намазда. Иң кирәкле адымны гына ясый алмый калды. Яхшы, изге эшләр эшләде, Аллаһы Тәгалә гафу итсен инде аны.

Көрәш белән «чирле» кеше, җиңелергә яратмый иде. Көрәштә генә түгел, тормышта да югалып калмады. Кайбер спортчылар карьераларын туктаткач, нәрсә эшләргә белми йөри, ә Ильяс үз бизнесын ачып җибәрде. Көрәшчеләргә дә ярдәм итеп торды.

Кардәшләр белән сөйләшеп утырдык: күңелдә ачуланырлык бернәрсәсе дә юк. Үзебезнең арада берәр конфликт килеп чыкса да, нинди дә булса яхшылык эшләп куя иде. Үпкәли дә белмәде. Бөтен кеше дә алай булдыра алмый бит. Аллаһы Тәгалә рәхимле булсын иде аңа.

Аның истәлегенә, һичшиксез, ярыш булыр дип уйлыбыз. Мөселман буларак, аңа әҗер-савабы барсын дип, берәр мәчет төзеп куярга ният бар. Мәчетләрне ярата иде, хәзрәтләр белән дә сөйләшеп торды. Аны көрәшче буларак кына түгел, изге кеше буларак та беләләр. Бөтен кешегә дә үрнәк кеше иде Ильяс.

«Барыбер отачакбыз без синең белән!» — диде»

Әлмәт командасы өчен көрәшүче Марат Кәримов:

— Татар көрәше өчен бик зур югалту бу. Мондый хәбәрне ишетү авыр булды. Яшь баһадир көрәшче көтмәгән-уйламаган җирдән арабыздан китеп барды. Әле әйтәсе килгән сүзләремне, фикерләремне дә туплап бетерә алмый йөрим.

2007 елларда ул Чирмешән районына тренер булып кайтты. Мин шул чакта аның кул астында шөгыльләнә башладым. Ильяс абый минем көрәшнең фундаментын төзеде. Ул әзерләгәндә Президент кубогын, Россия турнирларын оттым, Татарстан беренчелегендә өчлектә калдым. Ул соңгы сулышына кадәр ярдәмен күрсәтеп торды. Ярышларда көрәшкәнемне карап тора, аннары нинди хаталарым барлыгын әйтә, төзәтә, җиңүләремә шатланып тора иде. Былтыр Чирмешән районы Сабан туенда откач, аның белән табигатькә чыккан идек. Ничә ел рәттән Татарстан беренчелекләрендә, Муса Җәлилдә икенче урында калам бит инде. «Шөгыльлән, Марат! Барыбер үзебезнекенә ирешәчәкбез! Барыбер отачакбыз без синең белән», — дип әйткән иде.

«Шөгыльлән, Марат! Барыбер үзебезнекенә ирешәчәкбез! Барыбер отачакбыз без синең белән», — дип әйткән иде.

Аның бөтен көрәшен карап бара идем. Илдар Аббасов, Рөстәм Мухамов белән көрәшкән вакытлары булды. Башкортстанның Сабанов дигән көрәшчесе белән бик матур көрәшәләр иде. 130 кг үлчәү авырлыгында аның алымнары шундый амплитудалы иде. Минем яратып карый торган ике көрәшчем бар иде — берсе Руслан Нургалиев, икенчесе — Ильяс Галимов.

Бик әйбәт, бик ярдәмчел кеше иде Ильяс абый. Һәрвакытта да, нинди сорау белән генә мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәм кулы сузарга гына тора иде. Спорт ягыннан гына түгел, шәхси сораулар белән килсәң дә, рухи яктан да булышып торды. Урыны җәннәттә булсын инде.

«Беркайчан да өстән карамады, үзен әллә кемгә санамады»

Көрәш хөкемдары Динар Зиннәтуллин:

— Бу хәбәрне ишеткәч, аяз көнне яшен суккандай булды. Аның кебек, аның авырлыгында көрәшкән баһадирны күргәнем юк иде. Ильяс абый башка авыр үлчәмдә көрәшүчеләр кебек аркага ятып көрәшми иде, ул үзенең көндәшен матур итеп төбе-тамыры белән күтәреп алып аркасына сала иде. Ул көрәшкәндә бер баллык алымнар эшләми иде, йә чиста, йә ике баллык кына.

Әле дә хәтерлим, 2012-2013 еллар тирәсе иде, «Ак Барс» көрәш сараенда Россия чемпионатының финалында Сергей Павлик белән бик каты тартыштылар. Матур көрәш күрсәттеләр. Шул вакытта бик шаккаткан идем.

Аннан соң инде Ильяс абый әкренләп көрәштән китә башлады һәм хөкемдар, баш хөкемдар вазифаларына билгеләнде. Беркемнән дә курыкмады, үз сүзен әйтә торган яхшы хөкемдар иде. Аның белән бергә бик күп тапкырлар хөкемдар булып эшләргә туры килде, беркайчан да кешегә каты бәрелгәнен күргәнем булмады.

Бик тә яхшы күңелле, шәп кеше иде. Уен-көлкене аңлый иде. Мин аннан 14 яшькә кечерәк булсам да, беркайчан да өстән карамады, үзен әллә кемгә куймады, бик гади кеше иде. Киләчәктә аның исеменә ярышлар уздырырбыз дип ышанып калабыз. Ул татар көрәшенең чын батыры, сукса тимер өзердәй көрәшчесе иде. Андыйлар бик сирәк. Ул безнең йөрәкләрдә мәңге шундый шәп кеше буларак истә калыр. Урыны оҗмахта булсын!

«Ул келәмдә сөйләшми, ә көрәшә генә иде»

Көрәш белән кызыксынучы тамашачылар, җанатарлар өчен дә Ильяс Галимов легенда иде. Бөтен халык яратып карый торган көрәшчеләр күп булмый шул.

Рөстәм Зарипов:

— Арабыздан җиңелмәс батыр китеп барды. Көрәшчеләр, җанатарлар, гомумән, көрәш дөньясында кайнаган кешеләр аны бары тик әйбәт яктан гына истә калдыргандыр. Аның көрәше кимчелекләрсез иде. Көрәшчеләр теле белән әйткәндә, «захваты» да, «стойкасы» да, эшләве дә, саклануы да, һөҗүме дә, контрһөҗүме дә — барысы да камил иде. Шуңа күрә дә соңгы елларда үз үлчәү авырлыгында лидер булып барды. Нинди генә ярыш булса да, Ильяс Галимов көрәшә икән, аның чемпион булачагы алдан билгеле иде.

Нинди генә ярыш булса да, Ильяс Галимов көрәшә икән, аның чемпион булачагы алдан билгеле иде.

Шулай да, бик тыйнак батыр иде. Әйткәләшеп, төрткәләшеп, талашып йөргәнен хәтерләмим. Баш хөкемдар булгач та, бөтен якны да тыңлый, аннары гына үз сүзен әйтә иде. Туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклашам. Көтелмәгән хәл булды, бик кисәк булды. Ильяс абыйның үзеннән соң шундый якты хатирәләр калдыруына мин бик шатмын. Киләчәктә дә аның көрәш юлын кабатларга теләгән көрәшчеләрәбез күп булсын иде.

Рушан Зарипов:

— Көрәшче буларак, ул «эталон» иде. Һәрвакыт гадел көрәште. Көндәшен, хөкемдарларны һәм җанатарларны хөрмәт итте. Минем аның бервакытта да келәмдә берәрсе белән сүзгә килгәнен яисә тарткалашканын күргәнем булмады. Гомумән, ул келәмдә сөйләшми, ә көрәшә генә иде.

Авыр үлчәмдә көрәшсә дә, бик «техничный» көрәшче булды, көндәшен матур-матур алымнар белән җиңә иде. Келәмнән читтә исә, күп тапкырлар чемпион булуына карамастан, бик тыйнак һәм ачык кеше иде. Шәхсән минем фикер: көрәш карьерасын иртәрәк тәмамлады, көрәшсә, әле тагын да күбрәк җиңүләр яулаган булыр иде. Урыны оҗмах түрләрендә булсын!