news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Спас районында янгында ир-ат һәлак булган

news_top
Спас районында янгында ир-ат һәлак булган
Фото: "Новая жизнь"

Спас районының Кожаевка авылында бер йортта янгын чыккан. Йорт янып беткән, ә хуҗасы һәлак булган.

Бу йорт авылда яшәүче 70 яшьлек хатын-кыз исемендә булган. Спас районы Дәүләт янгын күзәтчелеге җитәкчесе Сергей Деманов хәбәр иткәнчә, Клубная урамындагы йортта янгын 10 мартта 10:16 сәгатьтә башланган. Йорт һәм йорттагы бөтен милек янып беткән. Анда яшәүче 70 яшьлек ир-ат һәлак булган.

Күршеләргә һәм башка корылмаларга зыян килмәгән. Фаразлар буенча, янгын тәмәке тартканда ут белән сак булмау нәтиҗәсендә чыккан. Йорт һәм милек иминиятләштерелгән булган, дип хәбәр итә районның «Новая жизнь» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар