news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Союзга даһилар килергә тиеш, дигән сүз дөрес түгел, безнең Союз кешене даһи итәргә тиеш»

Татарстан Язучылар берлегенең Шигърият остаханәсеннән бер репортаж. Остаханә җитәкчесе һәм катнашучылар рөхсәте белән хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова әлеге остаханәдә катнашты.

news_top
«Союзга даһилар килергә тиеш, дигән сүз дөрес түгел, безнең Союз кешене даһи итәргә тиеш»
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу өчен, иҗат итүче кешегә берничә этапны узарга кирәк. Иң элек аның иҗаты шул жанр буенча остаханәдә карала. Аннары кабул итү комиссиясендә каралып, Идарәгә тәкъдим ителә. Идарә аша каралгач та тулы канлы әгъза булып китә.

Рифат Сәлах җитәкчелегендәге Шигърият остаханәсе утырышында 3 иҗатчының шигырьләре укып тикшерелде. Беренчесе – Эльвира Сафина, икенчесе – Ләйлә Дәүләтова, өченчесе – Марсель Шәрапов.

Рифат Сәлах: «Остаханә утырышын яңа форматта башлап җибәрәсе килә. Ул элек тә кызык бара иде, ләкин премия бүлешкәндә яки кемнедер Союзга алган чакта гына җыелыша идек. Киләчәктә ешрак очрашсак иде, чөнки безнең Союзга кермәгән шагыйрьләребез дә күп, Аллаһка шөкер, утырышларыбызда аларның иҗатын айга бер карап Союзга тәкъдим итсәк тә, елга 12 кеше дигән сүз. Остаханә утырышларын шигырь белән башлап җибәреп, шигырь белән төгәлләрбез, Алла бирсә! Өч кешенең иҗатын карыйбыз – Ләйлә Дәүләтова, Эльвира Сафина һәм Марсель Шәрипов. Соңыннан кадерле кунагыбыз – яшь шагыйрә Камилә Әхмәдиеваның шигырьләрен тыңларбыз. Бәлки, күңеле белән яшь тә түгелдер, күңеле белән олы булырга да мөмкин шагыйрь кеше.

Мин сезгә анкеталар да тараттым. Анда Тукай, Такташ һәм Исхакый премияләрендә кемнәрне күрүегезне дә билгели аласыз. Чөнки премия бүлгәндә әллә кемнәр килеп чыгып, чын талантлар читтә дә кала. Шуңа күрә хәзердән үк бу хакта уйлап куйсак, бер дә зыян булмас, дип саныйм. Бүген киләсе утырышка өй эше алып таралышырбыз».

Шагыйрьләр, Аллаһка тапшырып, Эльвира Сафина шигърияте һәм биографиясеннән башладылар.

Филология фәннәре кандидаты, галимә һәм шагыйрә Эльвира Сафина: «Хәерле көн, хөрмәтле әдипләр! Без барыбыз да кемнеңдер газиз баласы һәм кемнеңдер кадерле әнисе-әтисе. Шуңа күрә «Балам» дигән шигырьдән башлыйм. «Минем газиз алтын балакаем, еллар үтәр, үсеп җитәрсең...»

...Без, сүзлекләр эшләгәндә, сезнең әсәрләрдән мисаллар китерәбез, һәрберегезнең иҗаты мисал булып бара, сезнең укучыларыгыз күп булсын...»

Аннары Рифат Эльвираның тәрҗемәи хәле һәм галим буларак чыккан китаплар исемлеге белән таныштырды: «Алты томлык Татар теленең аңлатмалы сүзлеге өчен Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт бүләге лауреаты. Ягъни, аны инде Тукай бүләген алган дип әйтергә була. Эльвира Сафина мәктәптә укыган елларда ук иҗат итә башлый...»

Рифат шулкадәр озаклап укыды ки, Эльвира ханымның иҗат биографиясен һәм иҗади вә фәнни уңышларын, язучыларда бары тик бер генә сорау туды: «Нишләп моңарчы алынмаган булды икән ул?»

Язучы, җырчы Хәбир Ибраһим: «Бөтен шагыйрьләр бер-берсенә охшаган. Мин сезнең башка шагыйрьләргә охшавыгызны теләмим, чөнки сездә потенциал күрәм. Киләчәктә сездән башка шигырьләр көтәм. Сез безнең сафларга керергә тиеш дигән фикердә мин».

Хәбир Ибраһимның бәяләмәсе әһәмиятле иде, чөнки ул – Берлекнең кабул итү комиссиясе әгъзасы.

Эльвира Сафинага уңышлар теләп, хәер-догада булып, икенче шагыйрәгә – Ләйлә Дәүләтовага күчтеләр.

Шагыйрә, журналист, җырчы Ләйлә Дәүләтова: «Шигырь генә укысам ярыймы? (шигырь укыгач) Гади генә шигырь. 4 китабым бар: икесен алып килдем, беренчеләре үземә дә калмаган булса кирәк, таба алмадым. Язучылар бәяләмәләрен алып килдем, анда инде 10 ел элек язылганнары да бар. Роберт Миңнуллиннан да, Харрас Әюповтан да, Фәнис Яруллиннан да алып калган идем, ләкин, нишләптер, мин үз вакытында монда килеп җитә алмадым. Аллаһы Тәгаләдән вакыты җитмәгән булгандыр. Хәзер сезнең янга килергә насыйп булгандыр.

Мин – Актаныштан. Казан дәүләт университетын һәм аспирантураны тәмамладым. Гомер буе бер генә урында эшләдем, алай әйтү дөрес тә түгелдер, озак еллар «Адәм белән Һава» тапшыруын алып бардым. Зур биографиям юк».

Шагыйрә Фәүзия Солтан: «Радиоларда Ләйлә Дәүләтова шигыре яңгырауга таныла. Аның шигырьләре Роберт Миңнуллинны, Хәсән Туфаннарны искә төшерә. Роберт абый да бер сүзен икенчесенә бәйләп дәвам итә дә, көтмәгән нәтиҗәләр чыгарып куя иде – Ләйлә ханымда да шул ук бар. Ләйләнең шигырьләре стиле белән аерылып тора. Мин аның иҗатын да, тавышын да яратам, үзе белән янәшә утыру да насыйп булды».

Хәбир Ибраһим: «Шагыйрәләр күбәйде хәзер – бар кеше белмәгәннәре, бар бик популярлары. Ләйлә бүгенге көндә бик популяр. Ул күптән инде безнең арада булырга тиеш дип уйлыйм. Мин Ләйләдән югарырак – фәлсәфирәк әйберләр көтәм. Союзга даһилар килергә тиеш, дигән сүз дөрес түгел, безнең Союз кешеләрне даһи итәргә тиеш. Ләйләдә потенциал бар».

Фәнил Гыйләҗев: «Тагын да югарырак дәрәҗәдә язар дип уйламыйм, ул болай да югары дәрәҗәдә яза, профессиональ дәрәҗәдә иҗат итә торган кеше. Шигъриятен яратабыз, кабул итәбез, тыңлыйбыз, Салават җырлары аша да ишетеп беләбез. Концертларында шигырьне мул сөйләгән һәм тамашачыга шигырь тыңлата алган сирәк кешеләрнең берседер. Аның бер зур кимчелеге бар – нишләптер, «Казан утлары»на шигырьләрен бирми. Шушы кимчелекне төзәтәсе иде. Мин, Ләйләне Язучылар берлегенә тәкъдим итәргә кирәк, дим һәм кабул да ителер, дим. Бу, минемчә, союзның үзе өчен дә төрлелек һәм мәртәбә булырга тиеш».

Рифат Сәлах: «Мин Ләйләнең бер сүзен дә хәтерлим: «Шигырь язмыйча тору йомырка салмаган тавык шикелле», – дип әйткән иде. Аның сүзләренә дәртләнеп, мин дә студент чагында көн саен шигырь яза башлаган идем. Ләйлә Дәүләтованың иҗаты игътибарга лаек – әйдәгез, тавышка куябыз».

Шәхсән мин Ләйлә Дәүләтованы Берлектә күргәч, Илдар Юзеевка бәйле бер эпизодны искә төшердем. Халык шагыйре берара «Сабантуй» газетасында әдәбият бүлегендә эшләп алды – ул каләмдәшләренең әсәрләрен редакциягә китереп кенә калмыйча, бик яратып, балалар шигырьләрен укый һәм басмага әзерли иде. Аның Ләйлә Дәүләтова исемле студент кызның шигырен укып сокланганын, аны кабинет саен кереп сөенеп укыганын хәтерлим. Олпат шагыйрь Ләйләгә зур өметләр баглаган иде.

Ни кызганыч, мин өченче шагыйрь – Марсель Шәрапов иҗаты белән таныша алмадым. Чөнки үзебезнең «Татар-информ» редакциясендә ясалма фәһемне активрак куллануга багышланган җыелышка ашыктым.

Әмма, җыелышка киткәнче, шагыйрьләргә бер «өе эше» биреп калдырдым. «Татар шигъриятендә кайсы темага, нинди жанрда шигырьләр җитми?» – дип сорады Рифат Сәлах.

«Сез бүгенге зумерларга кызыклы булган шигырьләр языгыз», – дидем. Зумерларга кызыклысы язылмаса, «зумер» дип билгеләнгән буын турында язып карагыз.

Зумерлар – гасыр алышынганда һәм чама белән яңа гасырның беренче уньеллыгында туган балалар. Димәк, бүгенге яшьләрнең (30-35тәге «яшьләр»нең түгел, 20 яшьләрдә булган яшьләрнең) тормыш-көнкүрешенә, хыял-өметләренә, сөйләм рәвешенә күз салыгыз. Алар кулланган сленглар да бар бит әле – аларны шигырьгә кертмәсәгез дә, телләренә колак салсагыз, зыян булмас.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар