Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Марат астында булдым, диярләр»: Марат Яруллин, матраска ятып, тамашачы өстендә «йөзгән»

news_top_970_100
«Марат астында булдым, диярләр»: Марат Яруллин, матраска ятып, тамашачы өстендә «йөзгән»
социаль челтәрләр

Марат Яруллин концертларында «мөгез» чыгарырга ярата. Соңгы елларда җырчы ниләр генә кыланмады инде. Интернет киңлекләрендә буйдак яшь җырчы турында нинди генә мәгълүмат юк: «Марат Яруллин сәхнәдән тамашачысы өстенә сикергән», «Марат Яруллинны фанаткасы тешләгән», «Яруллинга фанаткасы тәкъдим ясаган» һәм башкалар. Популярлыгын арттыру максатыннан, Уфа концертларында Марат тагын да үзенчәлеклерәк фишка уйлап тапкан – кабартылган матраска ятып, концертына килгән халык өстендә «йөзгән».

Үзе дә: «Уфа тамашачым мәхәббәтеннән исереп, сөю диңгезендә бергәләп йөздек», – дип яза ул социаль челтәрләрдә.

Видео шактый күп караулар җыйган. Комментарийлары да шәп.

«Нинди тыңлаучан фанаткаларың. Кире сәхнәгә кадәр китереп куйдылар. Алып качу мөмкинлекләре дә бар иде бит»;

«Хәзер: «Маратның астында булдым», – диярләр инде»;

«Әле ярый озын тырнаклары белән тишмәгәннәр»;

«Мин сине матрасың белән бергә алып китәр идем»;

«Бу залда бер генә мужик та юк бугай»;

«Вәт җүләр»;

«Теге вакытта каты булгандыр шул», «Ярый әле бу юлы бер җиреңне дә тешләмәгәннәр. Матрасны юкка гына алып килмәгәнсеңдер», – дип «төрттерүчеләр» дә бар, Яруллинның алдагы концертлардагы маҗараларын искә алып.

Сәхнәдәш дусларыннан Илсөя Бәдретдинова белән Гөлназ Сираева Маратны «молорик» дип мактаганнар.

Өлкәнрәк яшьтәге җырчыларга бу видеоны күрсәтсәң, ни әйтерләр иде икән? Салават абыйга, мәсәлән?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100