Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөяркә булып яшәгән хатын-кыз: «Бу – чыгу юлы булмаган капкын»

«Бу мәхәббәт беркая бармый. Безнең мәхәббәтнең гомере өзеләчәге көн кебек ачык иде. Ә гөнаһы шулкадәр авыр, шулкадәр зур. Мин югалтуларсыз чыгу юлы булмаган капкынга эләгүемә төшендем. Монда утырып кала алмыйм – авырта. Чыгам дисәм – «койрык өзелеп калачак». Барыбер авырта». Сөяркә булып яшәгән хатын-кыз «Интертат»ка тарихын сөйләде.

news_top_970_100

Без 1нче сыйныфтан бергә укыдык. 5-6нчы сыйныфка кадәр бер-беребезне күрмәгән төсле генә укып йөрсәк, 5нчедә кыз-малайларның күзләре кинәт ачылгандай итә икән. Малайлар кызларга караштыргалый башлый, кызлар – малайларга күз кыса. Безнең сыйныфта да 2 пар оешты.

Мин үзем «чикерткә» кызлардан түгел идем. Тын-тавышым чыкмый торган, артыгы белән тәртипле булдым. Башка кызлар чырык-чырык көлешә, сөйләшә, уйнаша белделәр, ә мин ниндидер «пешмәгән» идем. Егетләр андыйларны яратмый икән. Башка кызларның букчаларына кәнфит салып китә торганнар иде. Дәрес барганда, партадан партага җибәреп, мәхәббәт хатлары тапшыралар. Әнә шул вакытлардан ук ир-егетләрне «чикерткәләр» кызыктырганына төшендем мин. Дүрт-бишкә укый торган «тәти» кызларны яратмыйлар. Ә мин нәкъ шундыйлардан идем шул – «тәти» кызлардан.

Егетләрнең миңа мәхәббәт хатлары тапшырмавы йә, булмаса, букчама кәнфит булса да салып китмәве – бер хәл... Җитмәсә, сыйныфтан бер егет үрти, бәйләнә, гел ничек тә булса түбәнсетергә тырыша, көлә иде. Ник мине шулкадәр яратмагандыр... Никтер мине «җене сөйми» иде Искәндәрнең (исеме үзгәртелде). Һич тынгы бирмәде миңа: чәчемнән көлде, борынымнан көлде, исемемне әвеш-тәвеш китереп үзгәртеп үртәде, миңа кушаматлар такты, үтеп барганда йә кар ата иде, йә аяк чалмый калмады. Миннән, ни өчендер, үч алгандай... Минем елгылар йә 9, йә 11 сыйныф укыдык. 5нче сыйныфта ничек «ябышса», 9нчыга кадәр шулай көн күрсәтмәде миңа Искәндәр. Үземне яклап бер сүз әйтә белмәгәнмен инде... Җебегәнрәк идем шул.

Ул Искәндәрнең үзен әйтер идем... Төскә-биткә чибәр булса ярар иде. Җирән чәчле, бүкән шикелле тәбәнәк, киң гәүдәле, зур борынлы, сипкелле. Бер матур җире дә юк үзенең. Сөйкемсез! Ә аннан да шук, тынгысыз, хәрәкәтчән, кызу малай юк иде сыйныфта. Начар укыды. Шырык-шырык көлеп, авызын ерып, кая барып «бәрелергә», кемгә барып бәйләнергә белмичә йөрер иде мәңге. Ай, ачуым килә иде шуңа... Авыз тутырып бер мәртәбә дә әйтә алмадым гына.

9нчы сыйныфның азагы якынлаша иде. Мин чыгарылыш кичен барыннан да ныграк көттем. Чөнки «шырдый-бырдыйраклар» 9дан соң китешеп бетәчәкләр иде. 10-11гә яхшы укый торганнарыбыз гына калып, ниһаять, тынычта укырбыз, дип көттем.

Мәктәп ихатасы ап-ак булды. Май чәчкәләренә күмелде. Бу состав белән соңгы айны укыйбыз. Миннән бәхетле кеше булмагандыр. Мине җәфалап туя алмаган теге җирән чәчле, сипкелле, зур борынлы, бүкән шикелле тәбәнәк буйлы, сөйкемсез бәндә соңгы көннәрдә тәмам азды... Икенче дәрес белән өченче дәрес арасында, кулымдагы беләзегемне салдырып, кулына киеп китеп барды. Башымны чайкап артыннан карап калдым. Фәлән ел түзгәнне, 1 ай гына түзәрмен инде, дип юаттым үземне. Билемә бармагы белән төртеп, кытыклап, кинәт куркытып, яка эченә, муеным турына салкын кулын терәп интектерде. Яныннан тыныч кына үтәргә бөтенләй бирмәде. Мин, бар сабырлыгымны җыеп, түздем. Көннәр саный-саный чыгарылыш кичен көттем.

Ул арада «сөйкемсез бүкән» мине йөдәтүнең яңадан-яңа ысулларын уйлап таба бирде. Кесәмә кулым тыксам – бер уч көнбагыш кабыгы тутырып куйган. Мәктәптән чыгышлый тышкы туфлиләремне киям дип, аягымны тыксам – мәктәп бакчасыннан өзеп, кимереп, алма салып куйган. Букчамны ачсам – кәнфит... Бу гамәле тәмам чыгырымнан чыгарды. Теләсә нәрсәгә түзәргә була, әмма кәнфит – артык! Бу бит – мыскыллауның югары ноктасы! Кәнфит салып киткән! Ни дигән сүз инде бу?! Бу кадәр кешедән көләргә ярыймыни?! Шаяруның да чиге булырга тиеш бит...

Май киче. Һавада – сирин исе, беренче пешә торган әче алма исе, шомырт чәчәге исе, яшьлек исе... Без, мәктәп ихатасына сибелеп, чыгарылыш вальсын ятлыйбыз. Ә аннары... «Сөйкемсез бүкән», минем артымнан тагылып, өемә кадәр кайта. Көн саен. Сүз дә әйтми үзе. Ике кулын кесәсенә тыгып, футбол тубы типкән шикелле таш кисәген тибә-тибә, артымнан кайта. Барам-барам да борылып карыйм – артымнан калмый. Тагын бераздан әйләнеп карыйм – һаман ияреп бара. Мин өемә кайтып җитеп, капканың теге ягына кереп киткәнне карап тора да кире китә.

Башымны катырып шулай йөрде-йөрде дә... мәхәббәт аңлатып куйды миңа Искәндәр. Чыгарылыш кичендә. Кыяр-кыймас кына. Сизмәдем түгел. Соңгы арада бөтенләй сәер гамәлләр кыла башлагач, сизенә башлаган идем, билгеле. Әмма, авыз тутырып, шушылай сөйләп салыр диеп көтмәдем. Мин 10га калам, ул – 9дан китә. Бүген-иртәгә күрешербез дә, юлларыбыз мәңге кисешмәс. Нигә дип мәхәббәт аңлатмак кирәк?

Мин җавап бирмәдем аңа. Бөтенләй бернәрсә әйтмәдем. «Юк» дияргә йөрәк рөхсәт итмәде. «Әйе» дияргә баш юл куймады. Сәер сөю булды ул. Кешечә түгел. Минеке кешечә була алмагандыр инде. Үпкәләдем шунда «сөйкемсез бүкән»гә. Шундый итеп үпкәләдем... Яратуын кешечә белдермәде, мәхәббәтен кешечә аңлатмады. «Булдыксыз!» – дип сүктем эчемнән Искәндәрне. «Нигә диеп гашыйк булдың миңа? Шулай мине яратмыйча гына, мыскыллап, йөдәтеп йөреп кенә чыгып китә алмадыңмы мәктәптән?» – диеп, үз эчемнән генә сорау алдым аннан. Мин аңа чиксез ачулы идем. Чиксез.

Беренче мәхәббәтем иде ул минем. Һәм ул минем тәүге мәхәббәт тарихымны шулкадәр өметсез итте. «Сагынып искә алырлык та түгел бит!» – диеп көендем шулчак.

Ә искә алынды ул. Гомер буе сагындырды. Авыз итәсе килгән чакта ашап булмаган берәр бик татлы ризык тәме төсле тел очында торды. «Пешмәгән» мәхәббәт шундый үкенечле була икән... «Шунда борылып, нигә артымнан барасың син минем, дип сораган булсам...», «Берәр генә тапкыр авызымны ачып, бөтен кыюлыгымны туплап, нигә мине шулкадәр йөдәтәсең, диеп сораган булсам...», «Мин дә сиңа гашыйк, диеп җавап биргән булсам...» – диеп, гомер буе үземне кыюсызлыгым өчен сүктем.

Безнең мәхәббәтнең уңмавына ул да гаепле, мин дә гаепледер, мөгаен. Яшьлек – хаталаныр өчен ул, диләр бит. Яшьли гөнаһлану-хаталану – гаеп эш түгел. Мәхәббәт – ул бит зур осталык сорый торган нәрсә. Ә иң беренче мәхәббәтнең уңмавы гаҗәпмени?!

Яшьлекнең гомере шундый кыска икән ул... Мәктәпне тәмамлап, Чаллыга укырга килдем. Күз ачып йомганчы, дипломлы да булдым. Тулай торакта бергә яшәгәндә аерылгысыз дусларга әйләнгән кызларымны бер-бер артлы кияүгә озатып бетердем. Аннары бәби чәйләренә чакыра башладылар. Дус кызларымның кыз-уллары күз алдында үсеп беттеләр. Беркөн көзге каршында басып торганда, чәч арасында беренче чал бөртегенә тап булдым. Йолкып алдым. Битемдә җыерчыклар да бар икән инде минем. Тәннең җегәре кими башлады, дәрт-куәт бетте. Тормышымның бердәнбер мәгънәсе – эш. Шушы гомерем буена бөтен тапканым – берүземә 2 бүлмәле фатир һәм машина. Ирем, балаларым – юк. Ә баксаң, мин инде хәйран олы яшьтәге хатын булганмын икән бит...

Гомер буе юаныч эзләдем үземә. Эшем белән юандым. Акча артыннан кудым. Башта фатир дип яшәдем. Фатирлы булгач, машина алырга дип тырыштым. Дус кызларымның балалары белән уйнап, аларга уенчыклар бүләк итеп, күңелләрен күреп юандым. Мин кызларның тулы тормышына кызыктым. Чын-чынлап кызыктым. Гомер кадәр гомерне буш фатирда ялгызым утырып уздыруыма көенмимме соң? Көенәм. Әмма ни хәл итәсең. Миңа шундый язмыш язылгандыр инде.

Ир-атлар белән танышып, аралашып караганым булды, әлбәттә. Танышуларымның берсе дә уңмады. Йә алар миңа ярамады, йә мин аларга ярамадым. Ел ярым очрашып йөргән бер ир-ат белән хәтта бергә яшәп тә караган идек. Барып чыкмады. Яши алмадым мин аның белән. Ялгызым үз көемә яшәп күнеккәнмендер инде, күрәсең.

Фәлән мәртәбә уңышсызлык кичергәннән соң, кул селтәдем. Өемә башка берәүне дә кертәсем килми. Ятагымны кем белән дә булса бүлешәсем килми. Иртәнге ашны кем белән дә булса бергә ашыйсым килми. Ул ир-атларның һәрберсе чит, һәрберсе ят. Берсе дә миңа дигән кеше түгел. Өйдә ир кеше булсын инде, диеп кенә кеше белән мөнәсәбәтләр корып булмый бит. Бала алып кайтыр өчен генә ир-ат белән яшәү дә – җүләрлек. Арада аз гына булса да хис, якынлык, җылылык булырга тиеш бит. Мин инде андый кешене эзләүдән туктадым. Туйдым. Инде танышмыйм да, аралашмыйм да. Өметсезлекме бу? Бәлки. Мин бәхетлеме? Бәхетле. Әмма хатын-кызның бәхете сөекле ирсез, балаларсыз тулы була аламы? Белмим. Минем бәхетем тулы түгелдер...

Сөйләргә читен. Хәтта оят та. Аш бүлмәсендә нәрсә дә булса пешергән чакта, мин еш кына, күзләремне йомып, хыялланырга яратам. Өй буйлап 2 бала чабышып йөрүен күз алдыма китерәм. Янәшәмдә – яхшы ир-ат, балаларымның әтисе. Мин өстәлгә яңа пешеп чыккан кайнар ризыкны чыгаруга, табын артына бер көтү булып гаиләм чыгып утыра. Һәм мин шушы мизгелдә бәхетле. Гаҗәп инде: кем өчендер фатирлар, машиналар алу, ремонт ясату, тормыш өчен җитәрлек акча юнәтү шулкадәр авыр бирелә. Һәм аның өчен бәхет – әнә шул. Аның каравы, гаилә аңа җиңел бирелгән. Болай гына. Бүләк буларак. Бушлай. Бернинди көч куймыйча. Ә кемдер буп-буш 2 бүлмәле фатирын, машинасын, затлы ремонтын кочаклап утыра. Ә кичке ашын ялгызы ашый. Дөнья кадәрле дөньяда үзенә дигән бер кешене юллап табып, кавышып, кичке ашны бергә ашау бәхете аңа никтер тәтеми. Нигә шулай икән?

Берәүгә дә сөйләмәсәм, сиздермәсәм, белдермәсәм дә, «бер бала булса да табарга өлгерермен» дигән өметем сүнмәс булып яна. Кем белә, бәлки инде көтмәгәндә, эзләмәгәндә, миңа язган кешем белән ялгыш кына табышып куярбыз. Бәлки, ул да шулай гомере буе, тилмереп, мине эзлидер. Ул да фәлән хатын-кыз белән очрашып, фәлән тапкыр аерылышкандыр. Бәлки, безнең очрашу сәгате әле сукмаган гынадыр. Ходай кемне дә булса парсыз калдырырмени? Ул бит безнең барыбызны да парлы итеп яраттым, дигән.

...Көннәрнең берендә элек бергә укыган сыйныфташлар белән утыра торган төркемгә хат килеп төште. Бик күңелсез хәбәр иде ул. Сыйныфташыбызның баласында онкологик авыру тапканнар. Химиотерапия ясый торган препаратка аллергия булып, кыз бала шушы көннәрдә әздән генә үлемнән калган. Химиотерапияне дәвам итәр өчен, тиз арада чит илдән алмашка икенче төрле препарат кайтарырга кирәк. Препарат бик кыйммәтле. Алты нульле сан. Акча җыю өчен счет ачканнар.

Хәбәрне яхшылап кат-кат укыдым. Фәрдиев Искәндәрнең кызы. Искәндәр. Әйе, шул Искәндәр. «Минем» Искәндәр. Ике дә уйламадым, сыйныфташымның үзенә шәхси хат язып җибәрдем. «Бүгенге көндә күпме акча җитми?» – дип сорадым. «Инде зур өлешен җыйдык, 700 мең акча җитми, берничә көн эчендә җыеп бетерергә кирәк, вакыт бик аз», – диде, хафаланып. Мин шунда ук аңа ул акчаны җибәреп куйдым.

Бер-ике мизгелдән телефоным шалтырады. Җавап бирдем. Искәндәр иде ул. Нәрсә әйтергә дә белми азапланды. Уңайсызланганын аңлап, мин сүзне үзем әйтергә булдым. «Искәндәр, Ходай җаен биреп, дәваланулар булышып, кызың сәламәтләнсен берүк!» – дидем. «Мин сиңа рәхмәтемне ничек аңлатырга да белмим...» – диде Искәндәр. Тавышыннан аның бик каты дулкынлануы сизелә иде. «Акчаларны кире кайтарачакмын, яме, мин сиңа сүз бирәм», – диеп өстәп куйды. «Акча – кәгазь кисәге бит ул, Искәндәр, аның өчен хафаланма әле, йә», – дип, тынычландырмакчы иттем.

Ул телефонны куярга ашыкмады. Мин дә. Күңелне сәер хис назлады. Сагыну басылуы шулай хис ителәме икән? Хәер, бу Искәндәр – мин элек белгән «сөйкемсез бүкән» түгел. Мин дә – Искәндәр элек белгән «пешмәгән кыз» түгелмен. Кызык. Без бер-беребезне соңгы мәртәбә күргән көннән олы бер гомер үтеп китте. Ә күңелне һаман нидер «кытыклый». Беренче мәхәббәт шундый була торгандыр. Беркайчан үлми торган. Тәүге мәхәббәт йокыга гына тала торгандыр ул. Үлмидер. Ул шундый үлми торган бер сортыдыр мәхәббәтнең. Йокыга тала. 100 ел үткәннән соң күрештегез – уяна. Шуңа сыйныфташлар очрашуына йөрмәскә тырышалардыр, бәлки. Беренче мәхәббәтләреннән шүрләп. Кем белә...

Искәндәр белән 3 сәгатькә якын сөйләшеп утырганыбызны сизми дә калдык. Моңарчы беркайчан беркем белән кичермәгән рәхәтлекне, җиңеллекне Искәндәр белән шушы 3 сәгать эчендә кичердем. Ни гаҗәп, Искәндәр миңа тормышым, уңышларым, табышларым турында сораулар да бирмәде, гаилә хәлем турында сорап та уңайсыз хәлгә куймады. Үзенә сиздермәсәм ярый, дип тырыштым: мин Искәндәр белән бу мизгелдә шундый бәхетле идем. Төрле ир-атлар белән очрашканым, сөйләшеп утырганым булды. Йомшак түшәктә озын-озын төннәр уздырганым да булды. Берәүнең дә миңа мондый рәхәтлек бүләк итә алганы булмады. Дөрес ир-ат белән 3 сәгать сөйләшеп утыру түшәктә узган 3 мәхәббәт төненнән дә рәхәтрәк була икән... Дөрес, Искәндәр – күрше бакчасыннан сузылып чыккан ботакта эленеп торган җимеш кебек. Ничек кенә матур, кызыл булмасын – өзәргә ярамый. Шуңа кызыктыра.

Бу сөйләшүдән соң Искәндәрнең социаль челтәрдәге битен кереп карап чыктым. Элек тә караштыргалый идем, әлбәттә. Аның гаиләле икәнен беләм. Хатыны, 2 баласы бар, Казанда торалар. Фотосурәтләрен элек кереп караштырып чыкканым булды. Кабат карадым. Кечкенә кызына нибары 8 яшь. Сып-сылу кыз. Кинәт авырган, күрәсең. Күптән түгел генә матур итеп 1нче сыйныфка озаткан булганнар. Өлкән балалары – малай. Искәндәрнең гаиләсе журнал тышлыгына куярлык – бик күркәм. Сокланып һәм ак көнләшү белән көнләшеп карап утырдым. Искәндәрнең гаиләсенә бәхет, кызына сәламәтлек теләп, шәхси битен ябып куярга, безнең бу сөйләшүебезне рәхәт һәм кабатланмаслык бер очраклык итеп кенә кабул итәргә карар кылдым.

Искәндәр исә, бу очрактан соң, берничә көнгә бер хәлләремне сорашып язарга гадәтләнде. Мин бик сак кына җавап бирергә, артык иркен җәелеп сөйләшмәскә тырыштым. Искәндәр – өйләнгән кеше, 2 бала әтисе. Гаиләле кеше белән кичләр буе сөйләшеп чыгу матур гамәл булмас иде. Бигрәк тә, бер-беребезнең тәүге мәхәббәте булуыбызны исәпкә алганда. Әмма яшермим, Искәндәр язганда күңелем куана. Үзем «язмаса хәерле булыр иде» дип уйлыйм, үзем аннан көн саен хат көтәм.

Искәндәр миңа фотосурәтләр җибәрә, миннән дә җибәрүемне сорый. Башта карышсам да, бераздан мин аңа үземне төшереп, «Хәерле иртә!» диеп язып фотосурәтләр җибәрә башладым. «Бөтенләй картаймыйсың икән син, ай-яй, ничек шулай яхшы сакланып була ул?», «Мәктәптә дә бу кадәр чибәр түгел идең, сиңа еллар килешкән, күз алырлык түгел», «Бу фотосурәтне күргәч, көне буена кәеф күтәрелде» ише комплиментлар ишеткән саен, минем Искәндәргә фотосурәтләрне җибәрәсем генә килеп тора башлады. Искәндәр кебек комплиментларны матур итеп ясый белә торган бер ир-атны да моңарчы очратканым булмады. Йөрәк гомер буе Искәндәр белән кабат очрашуны көткән диярсең: тормышыма ниндидер бер ямь өстәлде, иртән уянганда ук күтәренке кәеф белән уянам, көзгегә караганда җырчыкларымны да күрмим, чал бөртекләре дә күзгә ташланмый. Минем үземне беркайчан болай яшь, дәртле, чибәр итеп хис иткәнем булмады. Хәтта 18дә дә мин үземне көзгедә бу кадәр матур итеп күрмәдем. Искәндәр белән кабат очрашканнан бирле, мин үземне бәхетле хатын-кыз итеп хис итәм. Әйтерсең, кабат гашыйк булдым...

Искәндәр дә кабат уянган яшьлек хисләрен тыеп тормады. Яшермәде. «Мин, сине көтеп, гомер буе йоклаганмын ахры, яңадан яши башлаган төсле, гашыйк малай төсле хис итәм үземне», – диде. Без, чыннан да, бала-чагалар кебек, иртә дә, кич тә берөзлексез телефоннан аралашабыз. Мөмкинлек чыккан саен шалтыратышабыз. Тәмам башларыбызны җуюыбызны сизем, мин бераз куркып ук куйдым. «Бу кадәр язарга, шалтыратырга курыкмыйсыңмы? Син бит минем хакта берни белмисең. Бәлки, мин кияүдәдер», – дидем, шаярткан булып. «Мин синең хакта барысын да беләм», – диде җавап итеп. Ул да минем социаль челтәрләремне карап, күзәтеп баргандыр, күрәсең. Искәндәрнең хатыны, балалары булуы турында үзем сүз кузгатмадым. Мин ул хакта уйламаска тырыштым. Безнең аралашуыбыз дөрес эш түгел, әлбәттә. Әмма гөнаһ та гүгел бит. Без – кайчандыр сыйныфташлар булган кешеләр. Без, аның хатыныннан яшереп, гөнаһлы мөнәсәбәтләр корып ятмыйбыз. Бары тик аралашабыз гына.

Искәндәр, «җай табып, бер Чаллыга килергә, синең белән күрешеп сөйләшеп утырырга кирәк» дип, берничә мәртәбә әйтеп алган иде инде. Мин, әлбәттә, чакырмадым. Бу теманы гел урап узарга тырыштым. Ә Искәндәр, мине кисәтмичә генә, беркөн Чаллыга килеп төшкән. Дөресен әйткәндә, мин аны күрү мөмкинлегенә чиксез куандым. Ачуланган булып маташсам да. Ул мине эштән каршы алды. Чәчәк бәйләме белән килгән иде. Кабул итәргә читенсенеп куйсам да, ахыр чиктә алдым. Бик матур чәчәкләр сайлаган. Хәйран кыйммәтле күренәләр. Без, кичке аш ашый-ашый, дөньядагы бар нәрсә хакында сөйләшеп чыктык бу кичне. Искиткеч рәхәт мизгел. Күңел чиксез ләззәт кичерә. Әйтерсең, гомер буе нәкъ менә шушы кеше белән очрашуны көткәнмен. Мин Искәндәрнең авызына гына карап утырдым. Аны тыңлаганда, мин бар дөньямны оныттым кебек. Аның янәшәсендә мин бернәрсә турында уйлый алмадым, мине бернәрсә борчымады. Без ул кичне спиртлы эчемлекләр эчмәдек, әмма икебезнең дә зиһене чуалгандай итте. Без, бала-чагалар төсле, мәхәббәттән исердек. Минем фатирга кайттык. Төн уздырдык. Мин, нәрсә эшләгәнемне аңламыйча эшләдем, дип әйтә алмыйм. Аңлап эшләдем. Тик бу мизгелнең рәхәтлеген өзәргә көчем җитмәде...

Иртән борчулы уйлар белән уяндым. Намусым борчып уяткандырмы, белмим. Искәндәр исә, берни булмагандай, маңгаемнан үбеп алды да киң итеп елмайды гына. Мин узган төнне хатынына хыянәт иткән кешенең хәлен болай күз алдыма китермәгән идем. Ул һич борчылмады, үкенмәде. «Бу бит – гөнаһ, Искәндәр», – дидем. «Мәхәббәт гөнаһ була аламы ул?» – диде җавап итеп. Аның тыныч булуын күреп, минем дә тынгысызлыгым бераз кимеде. Мәхәббәткә карышып буламы? Бәлки, буладыр. Ә мәгънә бармы? Юктыр. Мәхәббәт белән көч көрәштерү – ахмак эш. Ул барыбер бездән көчлерәк...

Искәндәр кайтып китү белән, сагыну үзәгемә капты. Аның белән кунган төннәрдән соң, салкын ятакка бер ялгызым менеп яту читен булды. Мин, түземселек белән, яңа очрашуны көтә башладым. Элек намусның тавышы көчлерәк чыга иде. Хәзер шыпырт кына сөйли башлады. Мин Искәндәрне үзем үк чакыра башладым. Мәхәббәттән баш тартырга көч тапмадым үземдә. Теләмәдем. Мине беркем аңламас. Гаеп итәрләр. Намуссыз, пычрак хатын, диярләр. Һичшиксез. Мин бу мәхәббәтне гомер буе көттем. Ничек итеп баш тартыйм? Каян алыйм мин андый көчләрне? Минем мәхәббәткә хакым бар! Минем дә бәхетле буласым килә!

Без Искәндәр белән ярты ел очрашып йөрдек. Мин дә аның янына Казанга барып йөрдем, ул да минем янга килде. Хатыны, авыру кызлары белән шөгыльләнеп, Искәндәргә бөтенләй игътибар итмәде булса кирәк. Ул, бала белән дәвалануларга йөрисе булгач, эшеннән үк китте. Мин үземне битәрләмәдем, дисезме? Битәрләдем. Ничек кенә битәрләдем. Ул хатын авыру баласы янында керфек какмый төн чыкканда, без Искәндәр белән минем түшәктә мәхәббәт рәхәте кичерә идек. Мин бу хакта гел уйладым. Хатын-кыз буларак, мин аны чын-чынлап кызгандым. Әмма мәхәббәтне җиңәргә көчем җитмәде. Искәндәр – минем гомерем буе көтеп, хаклы рәвештә кабул итеп алган язмыш бүләгем иде. Мин аны беркемгә дә бирергә теләмәдем…

Мәхәббәтебезнең ахыр чиктә ни белән тәмамланасын беркем әйтә алмый иде. Теләсә кайсы көнебез мәхәббәтнең актык көне була ала. Беркөн тупикка керәчәгебезне мин бик яхшы аңлыйм. Искәндәр авыру баласы белән хатынын ташлап китмәячәк. Бу мөмкин түгел. Хәер, мин үзем дә моңа юл куймаячакмын. Авыру баласын ташлап, минем янга китүен һич хупламаячакмын. Гомер буе сөяркәләр булып та яшәп булмаячак. Безнең мәхәббәтнең гомере беркөн өзеләчәге көн кебек ачык иде.

Ә намусның исә тавышы кабат ачылды. Мин йоклый алмый башладым. Төннәр буе Искәндәрнең авыру кызы белән төшләнеп чыктым. Искәндәр белән бергә чакта күңел тыныч түгел. Башта берөзлексез авыр уйлар чорнала. Бергә булуыбызның бер мәгънәсез эш икәнен аңлыйм. Бу мәхәббәт беркая бармый. Ә гөнаһы шулкадәр авыр, шулкадәр зур... Төннәр буе шул гөнаһ күкрәгемә басып тора. Тыным кысыла. Мин югалтуларсыз чыгу юлы булмаган капкынга эләгүемә төшендем. Монда утырып кала алмыйм – авырта. Чыгам дисәм – «койрык өзелеп» калачак. Барыбер авырта. Мин бу уйлардан бер генә минутка да арына алмый башладым. Көн уйладым, төн уйладым. Ул уйларны уйлый-уйлый, беркөн акылдан язармын төсле тоелды. Мин адаштым. Һәм чыгу юлын эзләдем. Ул арада минем рухи сәламәтлегем таушалып бетте. Үз-үзеңне эчтән ашау бик җитди авырулар да китереп чыгара, диләр бит. Хактыр. Чөнки минем авыртмаган җирем калмады. Мин кинәт 5 яшькә картайгандай иттем. Ә намус тавышы тынмады. Көчәйгәннән-көчәйде.

Мин уразага кердем. Чарасызлыктан. Бу – минем беренче мәртәбә ураза тотуым иде. Гөнаһларым юылмасмы, дип өметләндем. Мәчеткә бардым. Тәһарәт алып, беренче намазымны укыдым. Намаз җәймәсенә маңгаем терәп, сәгатьләр буе еладым. Мин ул гөнаһны үз өстемә күтәреп, бу дөньядан китүдән курыктым. Авыру баланың рәнҗешеннән курыктым. Мин курыктым. Курыктым. Мин кара ният белән эшләмәдем бу адымны. Мин бары тик бәхетле булырга теләдем. Бары тик бәхетле булырга...

Искәндәрне башка якын китермәдем. Аның өчен ишекләремне биккә ябып куйдым. Уразаларымны тотып бетердем. «Балага дәвага дип җибәргән акчаларым хәер булып ирешсен, миңа савап бирче, гөнаһымны кичерче, җаныма тынычлык бирче», – дип, берөзлексез догада булдым. Бу хәлләрдән соң мин картаеп, таушалып, хәлсезләнеп калдым. Берничә айлык рәхәт минем күпме көчемне, дәртемне, сәламәтлегемне алды. Еллар буе сөяркә булып яши алган хатын-кызларны аңламыйм. Намуслары ничек җәфаламый икән аларны? Тамакларыннан ризык ничек үтә икән? Төннәрен ничек тыныч йоклыйлар икән?

Менә шундый мәхәббәт тарихлары да була. Безнең мәхәббәткә шундый язмыш язылган, күрәсең. Беренче тапкырдан «пешмәде». Кабат очраштык – ул юлы да уңмады. Икенче дөньяда бер-берсен сөйгәннәр табышалар, кабат кавышалар, дигәнне ишеткәнем бар. Бәлки, бу – хак сүздер. Кем белә, бәлк, без Искәндәр белән икенче дөньяда кабат очрашырбыз әле. Ул юлы «пешмәсме»...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Бала табарга иде хоть
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100