«Сөям сине» – Чаллыда концертында Руслан Кираметдиновка мәхәббәт аңлаттылар
Җырчы Руслан Кираметдиновка мәхәббәт аңлаттылар. Бу хәл артистның Чаллыда узган концертында булды. Бер кыз Русланның һәр җырыннан соң бөтен кешегә караганда да ныграк алкышлап, биеп, «почти» сызгырып утырган иде. Соңрак бөтенләй батыраеп китеп: «Сөям сине!» – дип тә кычкырды.
Русланның алып баручысы Артур Салихов «мәхәббәт чыпчыгын» сәхнәгә чакырып чыгарды. Кыз Артурның: «Ә Руслан сезне сөяме?» – дигән соравына да бик зур ышаныч белән: «Әйе!» – дип җавап кайтарды. «Тагын 1-2 җырны бергәләп башкарсагыз, «тучны» үз мәхәббәтегезне күрсәтерсез», – диде аңа Артур.
Руслан исә, кызның үзен артык иркен тотуына ишарәләп: «Мин хәзер бик җитди җыр башкарачакмын. Әгәр дә мине сөйсәгез, бу җырны утырып тыңлап алыйк әле, яме», – дип кенә куйды.
Ә сез ничек уйлыйсыз? Мондый очракларда артист нишләргә тиеш?