Сөяк миен яңарткан Расил Хафизов: «Чәч коелгач, оныклар да танымаган иде»
Сөяк миендә, ягъни җелектәге кан күзәнәкләрен «кәүсә күзәнәкләр» дип атыйлар. Менә шул күзәнәкләрне күчереп утыртып (сөяк мие аутотрансплантациясе), республика хастаханәсе табиблары канда яман шешне туктата, авыруларны миелома дигән шештән коткара. Татарстанда бу процедура әле узган елның декабрендә генә үткәрелә башлаган.
Әле узган атнаның җомгасында гына Татарстанда миелома (кан рагының төре) белән авырган 2 кеше, сәламәтләнеп, өйләренә кайтты. Арчаның Кәче авылыннан Расил Хафизов һәм Түбән Камадан Резеда Антипова, Республика клиник хастаханәсендә дәваланганнан соң, хәзер якты киләчәккә өмет белән карый ала.
Расил Хафизовка 56 яшь, февральдә 57сен тутыра. Авыруын очраклы гына белеп ала. Эретеп ябыштыручы булып эшләгән Расил абыйның көннәрдән беркөнне аркасының уң ягына кечкенә генә тимер кисәге төшә.
– Бераздан уң яктан арка авырта башлады, аннары икенче якка күчт, һәм бик каты көчле авырту башланды. Әйтерсең, аркадан итне умыралар. Шуннан тормыш иптәшем, болай булмый, хастаханәгә бар, дигәч, невропатологка кергән идем, ул мине Казанга МРТга җибәрде. Анда, миеломага охшаган дип, онкологка барырга куштылар. Онколог мине онкология диспансерына җибәрде. Әле дә ярый, олы кыз белән кияү йөртте, үзем, авырткач, йөри дә алмадым. Онкологиядә тикшерделәр дә, миелома синдә, РКБга җибәрәбез, диделәр.
РКБда 2022 елның сентябрендә беренче химия терапиясен алуга шундый рәхәт булып китте. Арка авыртуы басылды. 5-6 көн яткач, өйгә кайтардылар. Ай саен күренеп тордым.
Узган ел табибым миңа трансплантация тәкъдим итте, аның тәртибен аңлаткач, ризалаштым. Башта Кировта ясарга тиешләр иде, анда бер бардым, сөяк миеннән анализлар алдылар. Аннан бер 10 көннән, дәваланып бетерергә кирәк, дигән язу килде. Казанда табибка әйткәч, монда дәвалану дәвам итте. Аннары, Казанда да шундый процедура мөмкинлеге була, дигәч, и куандым инде, рәхмәт яугыры, – дип уртаклашты Расил Хафизов.
Трансплантациягә кадәр үзендә курку булмады, дип сөйләсә дә, тормыш иптәшенең «ничек курыкмаска, бераз курыктык инде» дип сүзгә кушылганы ишетелә. «Ир бирмәк – җан бирмәк» дип юкка гына әйтми шул халык. Тыныч кына эшләп, яшәп ятканда, тормышның тоткасы булган гаилә башлыгына шундый диагноз куйсыннар да, хафага да төшмә...
«Чәч коелгач, оныклар да танымады әле»
– Ноябрь ахырында килдем, химия терапиясен уздым, 20 көнгә якын яттым. Миннән менә шул кан күзәнәкләрен алдылар. 25 декабрьдә кабат чакырдылар. «Яңа ел ел саен була, ул – картаю гына инде», – дидем дә, Яңа ел алдыннан шунда киттем. 2 көн көчле химиядән соң трансплантация ясадылар.
Табиблар кешегә мәрхәмәтле, булышабыз, дип торалар. Аларга тулысынча ышандым һәм бирелдем мин. Гаиләм, балалар рухландырып торды. Барысы да уңышлы узды. Химияне җиңел кичердем.
Дөрес, икенче атнасы авыррак иде, ризыкның тәме булмады. Боткалар ашарга тырыштым инде, ботка яратам мин. Аннары, әкренләп, аппетит ачыла башлады, хәл керде. Табибларга бик зур рәхмәт, сәламәтлек, бәхет телим. Алар булмаса, без дә юк, – дип нәтиҗә ясый Расил абый.
«Шушы хәлләрдән соң, тормыш кыйммәтләре үзгәрдеме, нинди уйлар килә башка?» – дип сорыйм аннан.
– Алга таба тормышка куанып яшәргә. Әле организм химиядән соң барыбер таушалган, хәлсезлек бар, тернәкләнгәч, эшләргә дә кирәк, тырышырга инде. Кайткач, оныклар да танымады әле, чәч калмагач. Аптырап карап торалар, кызыксынып, башны сыпырып карыйлар, – дип көлеп тә куя Расил абый.
«Хатын пешергән күзикмәк белән сөтле чәйләр эчтем, шулкадәр тәмле булды»
– Кайткан көнне, хатын «нәрсә пешерим» дигәч, «бәрәңге күзикмәге пешер әле, мунча ягыгыз» дидем. Хатын пешергән күзикмәк белән сөтле чәйләр эчтем, шулкадәр тәмле булды. Аннары мунчага кереп юынып чыктым. Аннан да рәхәт нәрсә булмады. Эссе мунча ярамый әле, чабынырга кушмадылар, – диде Расил абый.
Февральдә барып, тагын кан биреп кайтырга исәбе, 3 айдан кабат тикшеренергә килергә, дигәннәр. 3 кыз атасы, 2 онык бабасы якын киләчәктә тагын 2 онык көтеп яши. Әле өченче кызларын да олы тормышка озатасылары бар. Шушы зур эшләрне хәләл җефете белән тигезлектә башкару өчен, Расил абыйга әле бик озын гомер бирсен Ходай, дигән теләктә калабыз. Иң сөенгәне – әле дә ярый лейкоз түгел. Табиблар да «яшәргә өмет зур» дип рухландырган.
«Нинди куркыныч янарга мөмкинлеген исәпкә алырга тиешбез»
Җелек күзәнәкләрен болай күчереп утырту ысулы кан рагы булган һәр пациентка туры килә, дигән сүз түгел. РКБ гематология бүлеге мөдире, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш гематологы Михаил Кунст әйтүенчә, чирнең ни дәрәҗәдә азуы, кайсы стадиягә җитүе, пациентның халәте, башка хроник чирләре җентекләп тикшерелә. «Нинди куркыныч янарга мөмкинлеген исәпкә алырга тиешбез», – ди Михаил Кунст.
Кан рагы төрләреннән миеломаны «шактый сирәк очраганы» дип атарга була. Татарстанда бу диагноз белән барлыгы 515 кеше учетта тора, тик, инде әйтелгәнчә, һәркайсына да җелек күзәнәкләрен күчереп утырту ярамаска мөмкин. Шуңа күрә безнең язманың геройларын бәхетлеләр дип атап буладыр.
«Басып та, утырып та тора алмадым, шундый көчле авырту иде ул»
50 яшьлек Резеда Антипова узган елның февралендә авырганын очраклы рәвештә белеп ала.
– Мин тынгысыз инде, суыткычны күчердем дә, аркам авырта башлады. Мин инде, әллә нәрсә түгелдер, андый гына авыртулар булгалый иде, дип уйладым. Невропатологка киттем, дәвалану өчен дарулар язды, ләкин 2 атнадан хәлем яхшырмады. Басып та, утырып та тора алмадым, шундый көчле авырту иде ул, ә аякларны төрле якка хәрәкәтләндерә ала идем. Минем симптомнар неврологиягә туры килмәде. Кан анализы аксым бик югары булуын күрсәтте. Невролог урологка җибәрде. Уролог тикшергәч, үз өлкәсе буенча гаеп тапмады, нефрологка җибәрде, ул да шикләнерлек әйбер күрмәде, – дип сөйләде Резеда ханым табибтан табибка йөрүе турында.
Аның табиб булып эшләүче бер туганы гематологка барып карарга киңәш итә. Түбән Камада табибларның берсе, симптомнарны ишеткәч, «миелома» дигән диагноз куя. Анализлар да соңрак шуны раслый.
– Интернетта бу чир турында укыгач, башта тәмам аптырашта калдым, «беттем...» дип уйладым. Коточкыч иде минем тойгылар. Ни утыра, ни басып тора алмыйм, балалар шулкадәр борчылды, хәлем бик авыр иде. Аннары, нәрсә дә булса эшләргә кирәк, дидем дә, организм көрәшә башлады. «Әле балалар да өйләнмәгән, яшь бит әле мин», – дидем... – дип сөйләде күзләреннән яшь тамчылары менә-менә тәгәрәп төшәргә әзер торган Резеда.
«Бу авыру күбрәк өлкән яшьтәге ир-атларга хас» дип укыган булган, үзе әле шактый яшь булып та, шушы чиргә дучар булуына Резеда гарьләнеп тә куя. «Бу авырудан күбрәк 85 яшьлек ир-атлар интегә, дип укыган идем. Нишләтәсең, язмыш инде...» – дип көрсенеп куйды.
Республика хастаханәсенә килүгә, табиб аңа җелек күзәнәкләрен күчереп утыртырга тәкъдим итә. «Син әле яшь, каның әйбәт, хәлеңне яхшыртып, гомерне озайту өчен иң кулай дәвалау шушы», – дигәч, мин ризалаштым», – ди ул.
Аннары бер-бер артлы 6 курс химия терапиясе уза. Резеда үзен яхшырак хис итә башлый, арка авыртуы сирәгәя. Ноябрь аенда табиблар аны аутотрансплантациягә әзерли башлый.
Югары дозалы химия – иң авыры. Резеда Антипова да әнә шул көчле химияне авыр кичергәнен әйтте. Аңа кадәр 6 курсны җиңел узып, Резеданың йөзенә чир чыкмаган да диярлек, ә көчле дозалы химия бөтен чәчләрен койган.
– Физик хәл дә, күңел халәте дә авыр булды. Күңел болганды, костырды, авызга әйбер кабарлык түгел иде, кире чыкты. Куркыныч иде. Хәзер иң авыры артта калды инде», – дип юанып сөйли Резеда ханым.
«Бу – сөяк миен яңарту дип атала»
Михаил Кунст сүзләренчә, аз дозалы химия терапиясе башта сәламәт булмаган күзәнәкләрне көчсезләндерү өчен кирәк, аннары, организмда кәүсә күзәнәкләре артсын өчен, махсус препаратлар кулланыла.
– Организм 1 килограмм авырлыкка 5 млн күзәнәк эшләп чыгаргач, без пациентның үз кәүсә күзәнәкләрен алабыз. Ул күзәнәкләр кан белән тулган пакет рәвешендә, аларны катырырга һәм саклауга куябыз да, пациентны өенә кайтарабыз. 4-5 айдан кабат хастаханәгә ятарга чакырабыз һәм көчле химия терапиясе ярдәмендә барлык күзәнәкләрне үтерәбез. Аннары алдагы тәүлектә яңаларын кертәбез, алар тиз арада бүленә башлый, һәм сәламәт күзәнәкләр туа. Шул рәвешле, организм үз күзәнәкләре ярдәмендә җелекнең сәламәт күзәнәкләрен торгыза. Бу – сөяк миен яңарту дип атала, – дип аңлатты гематология бүлеге мөдире Михаил Кунст.
Аутотрансплантация уздыру өчен пациентлар сайлау үтә. Беренчедән, пациент югары дозалы химия терапиясенә чыдам булырга, икенчедән, җыелган күзәнәкләр тернәкләнү өчен җитәрлек күләмдә булырга тиеш. «Шушы 2е шарт үтәлсә, бу процедура башкарыла ала», – дип белдерде Михаил Кунст.
Тик кеше олыгайган саен, кәүсә күзәнәкләре кими бара. Кирәкле кадәр күзәнәкләр җыелмаска да мөмкин. Чит кеше күзәнәкләрен кертү дә мөмкин, тик ул очракта үлем куркынычы югарырак, организм кире кагу ихтималы зур.
Махсус аппарат булмаганлыктан, моңа кадәр республика хастаханәсендә мондый процедура башкарыла алмаган. Узган елда кайтарылган яңа технологик аппарат яңа мөмкинлекләр ачкан.
– Безгә бит каннан кәүсә күзәнәкләрен генә аерып алу кирәк. Ә бу аппараттан башка аны эшләп булмый. Хәзер инде мондый мөмкинлек бар. Җелек күзәнәкләрен күчереп утырту өчен, билгеле бер күләмдә күзәнәкләр кирәк, 1 килограмм авырлыкка 2 дән алып 5 млн га кадәр булуы шарт, – диде кан хирургиясе кабинеты мөдире, анестезиолог-реаниматолог Ольга Сәгыйтова.
Табиблар әйтүенчә, миелома бер булгач, кабатлануы да ихтимал, тик менә бу яңа технология белән кәүсә күзәнәкләрен тулысынча яңарткач, чир кире кайтмас, дигән өмет бар. Республика хастаханәсе белгечләре елына унлап шундый процедура үткәрергә җыена, алдагы 2 айда тагын 2 кешегә шундый процедура көтелә.
Җелек аутотрансплантациясе лимфома, миелома, аутоиммун авыруларны дәвалауда медицина ярдәме күрсәтү стандартларына кертелгән. Мондый процедура Мәскәү, Киров, Самара, Санкт-Петербург, Иркутск, Екатеринбург клиникаларында да үткәрелә.