Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөттә коенган ирләр гафу үтенгән: «Җиһазларның эшлиме-юкмы икәнен генә тикшердек»

news_top_970_100
Сөттә коенган ирләр гафу үтенгән: «Җиһазларның эшлиме-юкмы икәнен генә тикшердек»

Ростов өлкәсендә ике ир – участковый Максим Маслаков һәм фермер Дмитрий Ганженко фермада савып алынган сөттә коенган, дип хәбәр иткән идек. Аларның гафу үтенгән видеолары чыкты.

Видеоны шул ук урында – Дмитрий Ганженконың фермер хуҗалыгында төшергәннәр. «Чынлыкта бу – сөт түгел иде. Видео шәхси кулланылыш өчен төшерелде. Бернинди начар уй белән дә эшләнелмәде», – ди Дмитрий Ганженко камерага. Видеода полиция хезмәткәрләре дә бар. Участковый (хәзер аның хакында «элекке участковый дип язалар») үзенең фермер хуҗалыгына тикшерү белән килгәнен әйтә.

«Бу видео 2 ай элек төшерелде. Дмитрий бу бинаны арендага алды. Без аны тикшерергә килдек. Суга коры сөт салдык, болгаттык…

– Җиһазларның эшлиме-юкмы икәнен генә тикшердек… – ди фермер.

– Болгаттык аннары… Аның срогы чыккан иде, эчәргә яраксыз иде. Хуҗалыкта дуңгызларга эчерү өчен… 

– Без форсаттан файдаландык, болай гына түкмәс өчен…» – дип аңлата алар.

Видеога төшерүче хатын: «Ә сөтне аннары кая куйдыгыз?» – дип сорагач, фермер: «Түктек», – дип җавап бирә. Участковый «Канализациягә агыздык», – ди. Аннары ул моның чын сөт булмавын әйтә – 1,5 тонна сөтне коеныр өчен генә алмыйбыз, ди. 

«Гаебезне таныйбыз. Уйланмаган адым эшләдек. Әхлаксез, әйе. Видеоны челтәргә кем җибәргәнен белмибез», – ди ирләр. Алар әйтүенчә, тикшерү булган, моның сөт икәне расланмаган. 

«Сөт юк иде анда», – дип кабатлый участковый. «Иң арзанлы сөтне алыштыра торган порошок иде, капчыгы 2000 тора». 

Видеоны игътибар белән караучылар фермер белән участковыйның күрсәтмәләре берничә тапкыр үзгәрүгә игътибар итә ала. Сөттә коенган видеода алар: «Чиста сөт! Трусигыңны салып кер!» – дип әйтә. Видео таралгач, бу ике ирнең берсенең хатыны «ул – ак төстәге химикат» дигән. Аннары «ул әчегән, бозылган сөт иде» дигәннәр. Хәтта бу гафу үтенгән видеода да ирләрнең берсе башта бу сөтнең дуңгызларга эчерелү өчен тотылганын әйтә, икенчесесе, пычрак су коесына салыныр өчен, ди. Аннары, канализациягә агыздык, диләр. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 июнь 2023
    Исемсез
    Чишенеп кереп үзләренең җиһазларыэшлиме икэн дип тикшергәннәр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100