Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике ир фермада савып алынган сөттә коенган: «Носкиың белән трусигыңны да сал!»

news_top_970_100
Ике ир фермада савып алынган сөттә коенган: «Носкиың белән трусигыңны да сал!»

Ростов өлкәсенең Семикаракор районы Сусат авыл җирлегендә ике ир фермада савып алынган сөт казанында коенган. Икесе дә хөрмәтле кешеләр – элекке участковый Максим Маслаков һәм эшмәкәр Дмитрий Ганженко. Видеоны «База» «Телеграм» каналы чыгарды.

Ирләрнең аек булмаганнары күренеп тора, алар үзләре белән шәраб та алганнар. Әмма әзерләнеп килгәннәр – сөлге алганнар. Шуннан чыгып, «Боларның сөттә беренче генә коенмаганнары күренеп тора», – дип язалар комментарийларда.

«Берсе икенчесенә: «Носкиыңны сал! Трусигыңны да сал! Чиста сөт бит бу», – дип әйтә. Ир носкиын да, трусигын да салып, сөткә кереп китә. 

Ике ир коенганы видеога эләккән, видеода тагын ике ир күренә, шулай ук видеоны төшерүче дә бар – алары коенганмы-юкмы, билгесез.

Бу сөт кая киткән – анысын әлегә ачыклыйлар. Видео халыкка таралгач, «сөттә коенуда» катнашкан ирләрнең танышлары төрлечә аклана башлаган. Фермерның хатыны әйтүенчә, бу – сөт түгел, ә ак төстәге химикат булган. rostovgazeta.ru сайты язуынча, журналистлар район администрациясенә мөрәҗәгать иткәч, Горяйнова фамилияле чиновник хатын, видео берничә ай элек бер күңел ачу кичәсендә төшерелгән һәм, имеш, ул вакытта цех эшләмәгән, дип аңлаткан. «Бу – бөлгенлеккә төшкән сөт фермасының әчегән сөте, аны канализациягә агызырга тиеш булганнар», – дип аңлаткан Горяйнова. Видеога Семикар районы полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Денис Зудерман да эләккән, ул анда «кунакка гына» килгән булуын әйткән. Полициягә мөрәҗәгать иткәч, бу инцидент буенча ниндидер тикшерү алып барылмаганын әйткәннәр, «чөнки мөрәҗәгать итүчеләр булмаган».

Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн Роспотребнадзорга, тикшерү уздыруны сорап, мөрәҗәгать җибәргән. Депутат фикеренчә, бу сөт кибетләргә эләккән булырга мөмкин. Роспотребнадзор тикшерү уздырылачагын әйткән.

Халыкның нәфрәт сүзләрен язып бетерерлек түгел:

«Әле бу – без күргәне генә. Ә күрмәгәне күпме?»;
«Бу видео үзе мөрәҗәгать – ничек инде «тикшерү уздырылмый» дияргә була?»;

«Актык чиктәге кабәхәтләр»;

«Сөт эчмәс булырсың»;

Моңа охшаш хәл 8 ел элек Омск өлкәсендә булды. Сыр заводы хезмәткәрләре, исерек килеш, сөттә коенган иде. Бу хәлдән соң завод ябылды.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 2 октябрь 2023
    Исемсез
    Хайван да болай кыланмый
  • 19 июнь 2023
    Исемсез
    Фермерның хатыны әйтүенчә, бу – сөт түгел, ә ак төстәге химикат булган. 🤔🤔 -Чистое молоко ди бит, бер хәшәрәт. Туеп сикералар, корсак өстерәп Ни эшләргә белмиләр🤢🤮🤮🤮🤮
  • 18 июнь 2023
    Исемсез
    Настоящее уроды, жалко Сталина нет.
  • 16 июнь 2023
    Исемсез
    Дус башына дус җитә... исерек булуларыннан файдаланганнар....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100