Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

SOS! Вадим Захаров машинасында биш мең сум акчасын төшереп калдырган юлчыны эзли

Җырчы бер абзыйны утыртып, Чаллыдан Казанга алып кайткан. Ә иртә белән арткы утыргычта биш мең сум акчага тап булган.

news_top_970_100
SOS! Вадим Захаров машинасында биш мең сум акчасын төшереп калдырган юлчыны эзли
Салават Камалетдинов

Җырчы Вадим Захаров Чаллыда оештырылган концерттан Казанга кайтып барганда уңайсыз хәлгә очраган. Вадим инстаграмга, шул турыда сөйләп, пост куйган.

«Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр. «Бу абзыйны алып кайтыгыз әле үзегез белән», — диләр. Утырттык. Сөйләшеп кайта башладык. Ринат исемле, чиста-пөхтә киенгән кеше. Төнлә нигә юлга чыкканын сөйләп тормыйм. «Иртән Буада буласым бар», — дип кенә әйтте безгә.

Төн уртасы булгач, аны юлда калдырмаска булдык. Казанга борылып керә торган юлда машина туктатып, утыртып җибәрдек моны Буага. Бик озак көткәч, бер мәрхәмәтле кешесе туктады.

Иртән торып, баланы мәктәпкә алып барырга дип машинага чыксам, күзем төште — арткы утыргычның аяк астында биш меңлек акча ята. Ринат абзый, кайтып җиткәч, миңа акча тәкъдим иткән иде. «Кирәк түгел», — дип алмадым. Миңа бирергә дип акча алган вакытта, кесәсеннән төшеп калган булса кирәк. Хәзер нәрсә уйларга да белмим. Бәлки соңгы акчасы булгандыр бу кешенең. Шушы абзыйны табасы иде, дуслар. Бәлки инстачылар арасында мине туктаткан полиция хезмәткәре бардыр? Бәлки Буада ул абыйны белүчеләр бардыр? Ә бәлки туганнарына: «Вадим Захаров белән кайттым», — дип сөйләгәндер.

Мин бу акчаны кесәмә дә алып тыга ала идем. Меңе белән чыгар, миңа килешми андый әйбер. Зинһар, табарга ярдәм итегез шул абзыйны», — дип ярдәм сорый инстачылардан җырчы.

«Ярый, табылмаса, кайгырмагыз, берәр мохтаҗга бирерсез, балалар йорты, картлар йорты, мәчеткә дә ярый», — дип юатканнар аны инстачылар.

«Бик бай кеше булса, үз теләге белән калдыруы да бар. Син борчылма, ул кеше сине әллә кайчан кереп карагандыр инде», — дип язган бер инстачы.

«Чыннан да, сез акча алмагач, арткы утыргычка куеп калдыргандыр. Алып куй. Теге кеше табылса, үзенә бирерсез».

«Биш меңне утыргычта калдырмагандыр инде», — дигән икенчесе.

«Бай кешегә берни түгел ул биш мең», — дип бәхәскә кергән тагын берсе.

«Шул байлар тиен өчен җаныңны ала. Хәерчесе чыгарып бирергә мөмкин әле, тик бае түгел», — дип җавап кайтарганнар аңа.

«Бай кеше төнлә йөрми инде юлда», — дип тә язганнар.

«Син олы йөрәкле кеше, әти-әниең нинди дөрес тәрбия биргән сиңа. Кешенекенә кагылмаска икәнлекне бик яхшы беләсең. Җиңел акча килешми ул, үз көче белән эшләп өйрәнгән кешедән икеләтә чыга. Табылыр аның хуҗасы», — дип сокланганнар Вадимга.

Видеоны тыңлап бетергәнче, Вадимның акчасын урлаганнар, җырчыны талаганнар дип уйлаучылар да булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100