Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шорт-трек буенча Россия Кубогы иясе Фаилә Аймалетдинова: «Гел беренче буласы килә»

Күптән түгел генә Саранскта узган шорт-трек буенча Россия Кубогында 1000 метр дистанциядә татар кызы Фаилә Аймалетдинова җиңү яулады. Түбән Новгород өлкәсе Карга авылында туган кыз белән «Интертат» хәбәрчесе аралашты.

news_top_970_100
Шорт-трек буенча Россия Кубогы иясе Фаилә Аймалетдинова: «Гел беренче буласы килә»
Фото: Фаилә Аймалетдиновның шәхси архивыннан

Нижгар якларыннан булган Фаилә Аймалетдинова шорт-трек буенча зурлар арасында Россия Кубогында җиңү яулады. 1000 метр дистанциядә беренчелеккә ирешкән кыз февраль аенда Чиләбе шәһәрендә узачак сезонның төп старты – «Бөтенроссия иң көчлеләр спартакидасы»нда катнашачак.

Фаилә Аймалетдиновага 17 яшь. Кызга 5 яшь булганда, Аймалетдиновлар гаиләсе Сергач шәһәренә күченә. 9 сыйныфны кызыл аттестат белән тәмамлап, Мәскәү өлкәсе Бронницы шәһәрендәге Олимпия резервы училищесына укырга керә. Шорт-трек белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлаган кыз тормышын да спорт белән бәйләргә уйлаган.

Мәктәптә укыганда, өстәмә белем алу кысаларында, сәламәтлекне ныгыту өчен дип, атнага 1-2 тапкыр физкультура-сәламәтлек комплексына алып баралар иде. Шунда булачак тренерым мине күреп алып, шорт-трекка чакырды. Мин кичләрен дә шөгыльләнә башладым, шуннан мавыгуым артты гына.

Башта ярышларга «тәмле призлар» өчен йөри идек. Матур медальләр, кубоклар, бүләкләр бирәләр иде. Үскән саен җитезлек тә, конкурентлык хисе дә барлыкка килде. Гел беренче буласы килә, спорттагы усаллык та бар, – дип сөйләде Фаилә.

Шорт-трек инглиз теленнән «кыска юл» дигәнне аңлата. «Синең тимераякларың, 111 метр диаметрлы әйләнә һәм дистанцияләр бар», – ди Фаилә. Кыз үзен 500, 1000 һәм 1500 метрларда сынап карый.

Шорт-трекның үзенчәлеге нидә?

Үзең генә шуганда иң озын дистанция – 3000 метр, эстафетада – 5000 метр. Шорт-трек контактлы спорт төре булса да, этү-төртүләр өчен дистанциядән төшереп тә калдыра алалар. Беркемне дә этмичә, дисциплинаны саклап кына шуарга кирәк.

Бу спорт төренең дә авыр яклары бардыр. Синең өчен нәрсәсе авыр?

Махсус физик әзерлек кирәклеге, әлбәттә, аңлашыла. Иң мөһиме – шуганда уйлый да белергә, тактиканы дөрес итеп төзи белергә кирәк. Берничә адым алдан нәрсә эшләячәгеңне уйлап кую, арымас һәм финишка барып җитәр өчен, сине үтеп китмәсеннәр өчен, кайчан тизлекне арттыру – барысын да контрольдә тотарга кирәк. Аның өчен әле өйрәнергә дә өйрәнергә.

Әлбәттә, рәттән берничә уңышсыз старт булса, «перегораешь». Ләкин ул халәт тиз генә үтеп китә. Аннары үз-үзеңне җыеп, ни өчен алай булганын, нәрсә эшләргә кирәк икәнен уйлыйсың, хаталарыңны карыйсың да, алга таба шөгыльләнәсең.

Спорт сиңа нәрсә бирә? Киләчәктә үзеңне спортта күрәсеңме?

Спорт минем өчен – ул эмоция. Уңае да, тискәресе дә була, тик ул барыбер эмоция. Шулай ук, спорт ярдәмендә төрле шәһәрләрдән дуслар таптым. Әйе, алар минем көндәшләрем, әмма боздан читтә без барыбер дә дуслар. Һәм безнең дуслыгыбыз да чын.

Киләчәк турында әйтүе кыен, чөнки халыкара стартлар юк. Бу – һәркем өчен катлаулы сорау, – ди Фаилә.

Фаиләнең әтисе Фәрит Аймалетдинов Сергачтагы «Татар радиосы»н җитәкли. Әнисе – педагог-психолог, ә 4нче класста укучы сеңлекәше исә йөзү белән шөгыльләнә икән. «Әти-әнием мине барлык башлангычларымда хупладылар. Миңа: «Юк, нинди спорт, укырга кирәк», – дигән сүз әйтүче булмады», – ди Фаилә.

Фаилә үзенең чын татар гаиләсендә үсүен дә әйтеп үтте. «Безнең гаилә – татар традицияләрендә яшәүче чын татар гаиләсе. Әлбәттә, мин моның белән горурланам», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100