Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөрелгән татарлар эзләре буенча Магнитогорскига сәяхәт

«Интертат» хәбәрчесе Магнитогорскида булып кайтты. Татарлар өчен әһәмиятле булган шәһәрдән репортаж тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Сөрелгән татарлар эзләре буенча Магнитогорскига сәяхәт
Рифат Каюмов

Сентябрь азагы – октябрь башында Татарстанның «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» Урал елгасы бассейнында яшәүче татарлар тарихын өйрәнүгә багышланган IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумы үткәрде. Өч этаптан торган фәнни чаралар Магнитогорск, Оренбург һәм Уральск (Казахстан) шәһәрләрендә узды. «Интертат» хәбәрчесе «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов җитәкләгән төбәкчеләр делегациясе составында ерак сәфәрдә булып кайтты.

Урал таулары. Башкортстанның Белорет районы

Фото: © Рифат Каюмов

Автобуста Татарстанны, Башкортстанны кичеп, Урал таулары аша Магнитогорскига килеп кердек. Табигатьтә булган бөтен төсләр белән бизәлгән көзге Уралга сокланып барганнан соң, күз алдына металлургия комбинатының төтен торбалары, соры йортлар килеп басты. Күренешнең көтмәгәндә шулай үзгәрүе күңелдә шом уятты. Магнитогорскиның күпчелек биналары, чыннан да, соры төстә. Шәһәрне беренче күрүем шулай истә калды.

Магнитогорск металлургия комбинаты

Фото: © Рифат Каюмов

Икенче көнне, фәнни конференцияләр башланганчы, безне Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Магнитогорск филиалы фәнни җитәкчесе, фәлсәфә фәннәре кандидаты Салават Әхмәтҗанов шәһәр буйлап экскурсиягә алып чыгып китте. Шәһәргә гашыйк, аның һәр почмагын белгән кеше янында соры төснең серлелеге, матурлыгы, урамнарның чисталыгы, юлларның, биналарның матурлыгы, һәйкәлләрнең биеклеге һәм бөеклеге күренә башлады. Күп дигәндә 1 сәгать эчендә мин Магнитогорскиның архитектурасына гашыйк булдым. Монда сокланып карарлык урыннар күп икән.

Магнитогорскиның төрле районында төрле архитектура. Ленин районы Сталин чорында төзелгән, тулысынча диярлек «Сталинка»лардан тора. Салават Әхмәтҗанов сүзләренчә, биналарның архитектурасы, башлыча, Италия архитекторы Андре Палладио хезмәтләреннән күчерелгән. Сүз уңаеннан, Санкт-Петербургта да Италия архитектурасы өстенлек итә. Бу районда әсир фашистлар төзегән квартал да бар. Бу урын рәсемнәрдән күреп белгән Германия һәм Голландия урамнары охшаш.

Әсир фашистлар төзегән йорт

Фото: © Рифат Каюмов

«Парклар, юллар, җәмәгать транспорты, дәүләт карамагындагы биналар – барысы да даими төзекләндерелеп тора. Шәһәр күзгә күренеп матурлана», – дип таныштыра безнең экскурсовод.

400 меңнән артык кеше яши торган Магнитогорскида опера һәм балет театры, драма театры, курчак театры, цирк, концерт заллары бар. «Халык барысына да йөри. Спектакльләр, концертлар тулы заллар белән уза. Бу – сәнгать сөючеләр шәһәре», – ди юлдашыбыз.

Магнитогорскида ике зур югары уку йорты – консерватория һәм техник университет эшли. Университетның дистәләгән факультеты бар. Абитуриент техник белем алырга телиме, гуманитария юнәлешен өстен күрәме – университетта сайлау мөмкинлеге зур.

«Магнитогорскига кимендә 20 мең татар сөрелгән»

Магнитогорск татарстанлылар, татарлар өчен аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки аңа нигез салуда безнең якташларның зур көче кергән. Революцияләрдән, гражданнар сугышыннан шактый какшаган яңа дәүләтне аякка бастырырга кирәк була. 1920 еллар азагында тимергә бай Магнит тавы итәгендә дөньяда аналогы булмаган масштабта металлургия комбинаты һәм анда эшләүчеләр өчен шәһәр төзү турында карар кылына. Башта аны яллы эшчеләр төзи башлый. Чит җирләр яулау, искиткеч шәһәр, зур завод төзү романтикасына бирелеп, башлангыч чорда яшьләр күп килә. Кырыс табигать шартларында палаткаларда яшәргә, авыр хезмәттә бил бөгәргә күбесенең сабырлыгы җитми. Иртән эшелон белән никадәр кеше килсә, кичен шулкадәр кеше эшен ташлап китә башлый.

Халыкны зур төзелештә ирекле рәвештә тотып булмасын аңлаган хакимият 1931 елда «махсус күчеп килүчеләр» («спецпереселенцы») дигән әйбер уйлап таба. Ул большевикларның кулакларга каршы көрәш чорына туры килә. Урта хәлле крестьянга «кулак» тамгасы салына да, гаиләсе белән сөргенгә озатыла. Янәсе, кешенең «бай» яшәгәненә гаиләсе дә гаепле була. Чынлыкта исә, «эшче куллар» сөргеннән качып китмәсен өчен шулай эшләнә. Кечкенә балалар белән таулар арасыннан ерак китеп булмый.

Сөргенгә озатылганнар арасында татарлар аеруча күп була. Салават Әхмәтҗановның бабасы да 1931 елда Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан 10 балалы гаиләсе белән Магнитогорскига сөрелгән. Сөрелү сәбәбе – абзарында 2 аты һәм 2 сыеры булган. Шулардан башка гаилә башлыгы10 баласын ничек аякка бастыра аласын «кулак» тамгасы сугучылар уйлап карадымы икән?

Магнитогорскига күпме татар сөрелгән? «Бу турыда ачык мәгълүмат юк. Архив материаллары киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмый. Репрессия корбаннарының туганнары гына үзенә кагылганын белә ала. Озак еллар дәвамында мин бик күп чыганак белән эшләдем, төрле чагыштырулар ясадым. Магнитогорск шәһәрен һәм металлургия комбинатын төзергә гаиләләре белән 60 меңләп кеше озатылган. Шуларның 40 меңе – Татарстаннан, ә татарлар саны кимендә 20 мең булган. Мин бу саннарны исбатлый алам», – ди Салават Әхмәтҗанов.

Салават Әхмәтҗанов

Фото: © Рифат Каюмов

«Бу сынаулар ни өчен күбрәк Татарстанга, татарлар җилкәсенә төшкән?» дигән сорау туа. Җавап бик гади: татарлар – эшчән, аек, тавыш-тынсыз гына эшли торган халык.

Салават әфәндедән «Ни өчен сөргенгә җибәрелгән кешеләр акланганнан соң туган якларына кайтмаган?» – дип сорыйм.

«Минем бабай да кайтмаган. Ул кунакка гына кайтып йөргән. Миндә Иске Ибрайның 1960 еллар башында төшерелгән фоторәсеме саклана. Беткәнче салам түбәле йортлар, хәерчелек. Ул вакыттагы Магнитогорскины күз алдына китерегез: бер-бер артлы яңа таш биналар төзелә, трамвай йөри, цирк, кинотеатрлар эшли, уку йортлары ачыла. Колхозга – паспортсыз, хокуксыз тормышка, коллыкка беркемнең кабат кайтасы килми.

1950 елларга Магнитогорскида тормыш җайлана инде. Сөргенгә куылганнарның күбесе гаилә кора, балалары шушында урнаша, мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына, акчалы эшкә керә. 1960 елларда – әти әйдәп баручы инженер, ә әни укытучы була. Алар авылга кайтып нишләсен?» – дип җавап кайтара ул.

«Татарлар, Магнитогорскига нигез салучы буларак, хөрмәткә лаек халык»

«Тыл фронтка корал бирә»

Фото: © Рифат Каюмов

Салават Әхмәтҗановны «Магнитогорскида татарларның ролен таныту эшен башлап җибәргән тарихчы» дип атасак та була.

«Сөрелгән татарлар» темасын өйрәнә башлаганда, бу турыда тулы картинаны сурәтли алучылар юк иде. Һәр кеше үз гаилә тарихын, әби-бабайлары фаҗигасен белде, ә туган җирләреннән күпме халык куып күчерелгәнен төгәл әйтә алучы булмады. Саннар төрле чыганакларда 30 меңнән 100 меңгә кадәр аерылды. Комбинат төзүчеләр яшәгән беренче бистәләрнең урынын да төгәл белүче юк иде. 2012 елда без «Татарика» дигән тарихчылар клубы оештырдык. Тарихны үзебез өйрәндек, читтән лекторлар чакырдык. Мәгълүмат туплагач, Магнитогорск тарихына багышланган китап чыгардым, матбугатта мәкаләләр бастырдым. Бу эш әле дә дәвам итә. Шул рәвешле татарларның ролен халыкка күрсәтәбез», – дип сөйләде Салават Әхмәтҗанов форум кысаларында оештырылган конференциядә.

Салават Әхмәтҗанов

Фото: © Рифат Каюмов

Салават Әхмәтҗанов үз чыгышында татар халкын саклап калу турында да уй-фикерләре белән уртаклашты.

«Татарларның милләт булып сакланып калуына төрле факторлар йогынты ясый. Монда тел дә, дин дә, мәдәният тә, гореф-гадәтләр дә, милли ризык та, милли киемнәр дә бар. Шулай да, аеруча зур рольне тарихи фактор уйный. Кагыйдә буларак, бөек тарихына ышанган милләтләр генә әйбәт саклана. Бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Динен, телен югалткан милләтләр бар, ләкин аларның халкы милләте белән горурлана. Мисалга шотландлыларны, яһүдиләрне китерергә мөмкин. Татарлар арасында да телен югалтучылар күп, ләкин алар милләте белән горурланудан туктамый.

Бүгенге көннәргә кадәр диярлек татарларны кимсетеп күрсәтү бар иде. Без 10 ел элек халык күңеленә «Магнитогорскины татарлар төзегән» дигән фикерне сеңдерә башладык. Юкса, монда яшәүче татарларның күпчелеге – 1930 елларда шәһәр төзергә озатылган репрессия корбаннарының нәсел дәвамчылары. Шуңа күрә Магнитогорскида татарлар күп. Тарихыбызны күтәрү өчен, без бу темага таянырга уйладык. Римга нигез салучылар токымы Борынгы Римда аксөяк булганнар. Алар «патриций» дип аталган. Татарлар, Магнитогорскига нигез салучы буларак, хөрмәткә лаек халык, дип исәплим», – диде тарихчы.

«Гитлерның кабере Магнит тавы рудасы белән капланган»

Магнитогорск тарихы белән танышу металлургия комбинаты музеенда дәвам итте. Экскурсияне музей җитәкчесе – татар каны аккан ханым Надежда Ринат кызы Халитова үткәрде.

Надежда Халитова

Фото: © Рифат Каюмов

Ерак тарихка күз салсак, Чиләбе өлкәсе җирләре башта Алтын Урдага, аннары Нугай Урдасына керә. Әтәч тавы, Җаек кебек татар топонимнары шул чорларга барып тоташа. Бу җирләрнең тарихы тирәндә ятса да, Магнитогорскига шәһәр буларак, металлургия комбинаты белән бергә, 1920 еллар азагында нигез салына. Булачак шәһәргә Магнитогорск исеме 1931 елда бирелә. Аңарчы аны Магнитострой дип йөртәләр. Шәһәр исеме тимергә бай Магнит тавы атамасыннан алына. Тау үзе 1970 елларга кадәр казылып беткән. Аның эченә шлак тутырып, балчык белән күмеп, өстенә агачлар утыртып куйганнар. Хәзер ул ял итү паркы ролен үти.

Шәһәрнең йөрәге – металлургия комбинаты булса, комбинатның йөрәге – ул домна миче. Беренче домна миченең нигезе кулдан казылган. Ул күп яруслардан торган. Балчыкны аскы ярустан өскерәгенә күчерә-күчерә җир өстенә чыгарганнар. Аннары аны агач тачкаларга төяп, читкә ташыганнар. 1932 елның февралендә беренче домнадан беренче чуен чыккан. Шул партиядән берничә чуен кисәге бүген музейда саклана.

Беренче домна миченең нигезе кулдан казылган.

Фото: © Рифат Каюмов

Чуен белән ерак китеп булмый, илгә корыч кирәк. Корычны Мартен мичендә чуенны эретеп ясыйлар. Советлар Союзының металлургия сәнәгате чәчәк аткан елларда, Магнитогорскида берьюлы 35 Мартен миче эшли. Шәһәр сары төтен белән каплана, һәм төтен койрыгы 200 километрга сузыла торган була. Космонавтлар шул төтенгә карап, космостан Магнитогорскины таныганнар. Хәзер инде Мартен мичләре чистарак җиһазларга алышынган. Элеккеге кебек төтен юк, ләкин, шулай да, шәһәрдә тимер янган исе бар. Икенче көнгә аңа борын ияләште, ят исләр сизелми башлады.

Домна миче макеты

Фото: © Рифат Каюмов

Авыр хезмәт, начар экология шартларында кешене эшкә ничектер җәлеп итеп торырга кирәк була. Шуңа күрә өлкәдә иң югары хезмәт хаклары металлургия комбинатында түләнә, беренче цирк, кинотеатр Магнитогорскида ачыла.

Бөек Ватан сугышы алды елларында илне металл белән, башлыча, Магнитогорск тәэмин итеп тора. Тракторлар, машиналар җитештерүдә, күперләр, Мәскәү метросы һәм башка зур объектлар төзелешендә Магнитогорск металлы кулланыла.

Сугыш елларында комбинат фронт өчен эшли башлый. Фашистларга атылган һәр өченче снаряд, һәр икенче танк шушы комбинат металлыннан ясала. Җирле халык телендә: «Гитлерның кабере Магнит тавы рудасы белән капланган», – дигән сүз дә бар икән.

Бөек Ватан сугышы металлургия комбинатында эшләгән ир-атларны да читләтеп узмый. Фронтка киткән ирләр эшенә хатын-кызлар алына. Көчле кеше өчен дә зур сынау булып исәпләнгән корыч эретүче һөнәрен хатын-кызлардан беренче булып Мәрьям Зәкиева үзләштерә. Шулай итеп, татар хатын-кызы корыч эретүдә дә беренче булып тарихка кереп кала. Никадәр авыр һәм куркыныч хезмәт икәнен күз алдына китерик: мичтән чыкканда сыекча халәтендәге чуенның температурасы 1,4 мең градус була. Аның сыйфатын корыч эретүче тикшерә.

Агач тачка

Фото: © Рифат Каюмов

Бүгенге көндә дә газ һәм нефть торбалары, күперләр, стадионнар, корабльләр, машина-тракторлар, суыткычлар, кер юу машиналары, 2009 елдан бирле бөтен орден-медальләр, тимер акчалар, консерва банкалары Магнитогорск металлыннан эшләнә. Түрәләр өчен Алабугада җитештерелә торган «Аурус» машиналарының пуляга чыдам кузовында да Магнитогорск металлургия комбинаты корычы бар.

Комбинат әйләнәсе 100 километр озынлыкта – үзе бер зур гына шәһәр кадәр. Комбинат эчендә тимер юллар челтәре бар. Йөкне бер цехтан икенчесенә поездлар ташый. Комбинат руда чыгарудан алып металл җитештерүгә кадәр тулы цикл башкара.

«Безнең һавада тәмәке бигрәк тә зыянлы»

Магнитогорск 20 еллар элек экология ягыннан имин булмаган шәһәрләр рәтенә керә иде. Монда онкологиядән үлүчеләр күп, дип тә язгаладылар. Бу фикер турында Салават әфәндедән кызыксындым.

«Бабам 90 яшендә вафат булды, ә әтинең абыйсы 92 яшен тутырды. Казанда озаграк яшиләрме? Юк, әлбәттә. Иң мөһиме, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Кешене күбрәк тәмәке тарту бетерә. Безнең һавада тәмәке бигрәк тә зыянлы. Күпләр шәһәр читендә йорт салып, табигатькә якынаерга тырыша. Якынча 30 процент халыкның читтә йорты бар. Мин үзем дә ялларда, җәй көннәрендә шәһәр читендә яшим. Хәзер һава элеккегә караганда күпкә чистарак. Яшәмәслек түгел», – ди Салават Әхмәтҗанов.

Ни өчен җирле татарлар «Палатка» һәйкәлен якын итә?

«Палатка» һәйкәле

Фото: © Рифат Каюмов

Магнитогорскида уникаль һәйкәл – палатка рәвешендә корылма бар. Ул 1966 елда шәһәргә нигез салучыларга багышлап куелган. Бу һәйкәл җирле татарлар өчен аеруча якын икән, чөнки бу урында алар һәр елның 30 октябрендә репрессия корбаннарын искә алу өчен җыела. «Репрессия корбаннарына һәйкәл куярга озак еллар йөрдек. 100 мең сум түләп, аның проектын эшләдек. Башта аны куярга урын таба алмыйча йөрттеләр, аннары башка киртәләр килеп чыкты. Хакимият һәйкәл куярга мөмкинлек бирмәгәч, без, җыелу урыны итеп, «Палатка»ны сайладык. Әби-бабайларыбыз да шундый ук палаткаларда яшәп, шушы шәһәрне төзегән. Кайсыларының кырыс шартларда сәламәтлеге какшап, гомере өзелгән, кайсылары исән калса да, түзгән», – ди Салават Әхмәтҗанов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100