«Соңгы тапкырында: «Сез мине көтеп алачаксыз», – диде. Шулай булды – табутын көтеп алдык»
«Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә». Бабалар бу җырны иҗат иткәндә нинди җан әрнүләре, бәгырьләренә үткән кайгылар кичергән икән? Кызганычка, һәр дәвер кешесенең өлешенә нинди дә булса бәла килмичә тормый. Әле бер, әле икенче урында кан коюлар туктап торганы юк. Язма махсус операция корбаны Равил Рамил улы Шакировның фаҗигале язмышы турында.
Танышу тарихы
Удмуртиянең Подгорное авылында Рамил һәм Раушания Шакировлар яши. Әллә каян татар гаиләсе яшәгәнне күрсәтеп торган нурлы, ямьле, зур йорт. Һәр көннең мәгънәсен, кадерен һәм тәмен тоеп, тормышны көннән-көн ныгытып, бизәп яшәгәннәре күренеп тора бу йорт хуҗаларының. Ләкин соңгы вакыт җыр-моң да, шаярган, көлгән тавыш та туктап калган биредә. «Бар яшәү дәрте, алга омтылу теләге улыбыз үлгәннән соң сүнде. Яшәмим хәзер, ачы газаплар белән көрәшеп көн күрәм. Ә ничек матур башланган иде бит тормыш», – ди Раушания апа.
Гаилә башлыгы Рамил абыйның әти-әнисе Әгерҗе районыннан: әтисе – Иж-Бәйкидән, әнисе – Девятернядан. Ә Раушания апаның әнисе Иж-Бубыйдан, әтисе – Көчектән. Кияска 1972 елда күченгәннәр. Раушания апа Кияста үскән, монда балалар бакчасына, мәктәпкә йөргән, гаиләдә 5 бала тәрбияләнгән алар. «Рус авылында үскәч, русча укыдым. Татарча авыррак сөйләшәм», – ди ул.
«Рамил абый белән ничек таныштыгыз?» – дип кызыксынам. «Рамил абыеңны минем апам Резеда белән таныштырмакчы булганнар. «Кияста Резеда исемле бик ипле, тәрбияле кыз бар, кияүдә түгел. Шалтыратып таныш әле», – дип, безнең телефонны биргәннәр. Ә Рамил абыегыз шалтыратырга кыймыйча, вакытны сузып йөргән арада, апам Резеда кияүгә чыгып киткән. Ул вакытта аңа 28 яшьләр тирәсе булгандыр. Ул апаның кияүгә киткәнен ишетмәгән. Апа белән танышу нияте белән шалтыратмасынмы беркөнне! Телефон трубкасын мин алдым. Шулай итеп, танышып киттек. Ә миңа ул вакытта 23 яшь иде. Рамил миннән 13 яшькә зур. Әнием ягыннан әбием белән бабамның да яшь аралары безнеке кебек 13 яшь булган. Рамил белән аралаша башладык. 24 яшемдә аңа кияүгә чыктым. Рамил янына Подгорное авылына күчеп яши башладым. 1991 елда кызыбыз Гөлнара, 1996 елда улыбыз Равил туды. Шушы йортны төзедек.
Монда татар гаиләләре бик күп түгел, бу – рус авылы. Татарлар, удмуртлар да бар. Балаларга мөмкинлегебездән килгәнчә татар традицияләрен өйрәтеп үстердек. Бабам укымышлы булган, Төркиядә муллалыкка укып кайткан. Ләкин мулла булып эшләмәгән, Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыткан, әби дә укытучы булган. Хәзер туганым Гөлназ Иж-Бубый мәдрәсәсенең музеен җитәкли».
«Ә сез әти-әниләрегез Әгерҗе районыннан дип сөйләдегез, ничек Подгорноега күчтегез?» – дип, Рамил абыйдан аның ничек Удмуртия кешесе булып китүе турында сорашам. «Әти-әнием өйләнешкәч, Әгерҗедә яшәп караганнар. Аннары бу якларга килеп урнашканнар. Әти монда урманчы булып эшләгән, өй салырга да мөмкинлек булгач, монда төпләнеп калганнар. Гаиләдә 3 малай үстек без. Әни баштарак сыер савучы иде, аннары медпунктта санитарка булып эшләде, соңрак почтада эшләп, лаеклы ялга чыкты», – ди Рамил абый.
Рамил абый үзе күп җирләрдә җитәкчелек урыннарында эшләгән, күп белгечлекләре бар. «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативын да җитәкләгән. Раушания апа инде 35 ел дәвамында музыка мәктәбендә укыта. Балаларына да төпле белем биргәннәр алар. Кызлары Гөлнара Казан федераль университетында гуманитар фәннәр буенча белем алган, хәзер ул гаилә корып, Ижауда яши, хисапчы булып эшли.
Ә Равил... Равил күпкырлы талантка ия, иҗади бала булса да, хәрби юлны сайлый. Пензада хәрби белем алып, офицер, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә, капитан званиесе бирелергә тиеш була да бит, сугыш аның гомерен өзә…
3нче сыйныфта үз концертын куйган
Безне Равилнең әтисе каршы алды. Капкадан үтүгә үк, өй алдындагы турникка күз төште. «Равилнең турнигы... Көн саен иртән торып, шушында үзен чыныктыра иде. Йөгерде, кышын чаңгы ярышларында катнашты. Авыл мәктәбендә спорт залы бар. Кичен шунда китә иде. Бәләкәйдән үзен хәрби һөнәр үзләштерү өчен әзерләде. Пензада укыды, өлкән лейтенант иде, быел капитан булырга тиеш иде...» – ди әти кеше.
Өйгә керәбез, Равилнең бүлмәсенә үтәбез. Диварда – төз гәүдәле, җитди йөзле егетнең хәрби киемдә төшкән фотосурәтләре. Диварның икенче ягында – бәхет, нур бөркелеп торган туй фотолары, кечкенә улы белән төшкән фоторәсемнәр дә күренә. Ә менә аның үзенең кечкенә чагы…
Әнисе Раушания апа сөйли:
– Бигрәк тыңлаучан, басынкы малай иде. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә мактап туя алмадылар. Һәрвакыт мисал итеп тоталар иде. Бәләкәйдән үк чиста-пөхтә йөрде. Башка балалар белән урамга чыгып китә, тәрәзәдән карап торам. Башкалар җыелган суларга кереп уйный, баталар, чумалар. Ә ул, аяк киемнәрен пычратмас өчен, сулы җирләрне урап уза. Өйгә аяк киемнәре, өс-башы чип-чиста килеш кайта. «Балалар рәхәтләнеп чумып уйный, нишләп син дә аларга кушылмыйсың, әзрәк суларга кереп уйна!» – ди идем.
Раушания апа улы турында елый-елый сөйли. Равил турындагы истәлекләрне һәрберсен бар нечкәлекләре белән күңеленнән үткәрә.
– Мәктәпкә Равил эксперименталь сыйныфта укыды. 1нче сыйныф балалар бакчасы белән берләштерелгән иде. Алар төшкә кадәр укыдылар, аннары ял итү сәгате, саф һавада йөрү һ.б. Укуын да яхшы билгеләргә генә укыды, хәтере яхшы иде. Кайта да: «Мин «5»ле алдым», – ди. Нәрсә өчен, дип сорыйм. «Шигырь сөйләдек бүген», – ди. «Син кайчан ятладың соң аны?» – дип сорыйм. Кич ятканда 2 тапкыр, аннан иртән укып чыктым да сөйләдем», – ди иде. 7 ел укып, баян буенча музыка мәктәбен тәмамлады, аннары 5 ел укып, рәсем сәнгате буенча таныклык алды. Ике таныклыгы бар».
Улы турында язылган мәкаләләрне җыеп барган Раушания апа. Аларның чуты-чамасы юк. Мәктәптә укыганда алган дипломнарыннан җыелган портфолио шулай ук бик калын. Нинди генә чараларда катнашмаган Равил. «Уйна, гармун» бәйгесе, кросслар, биеклеккә сикерү, җыр, рәсем бәйгеләре... 3нче сыйныфта укыганда «Мин һәм музыка» дип аталган үзенең аерым концерты узган. Анда ул уен коралларында уйнаган, җырлаган.
Үкенечкә бер сәбәп
– Ә нигә хәрби юлны сайлады соң Равил? Туганнарыгыз арасында хәрбиләр бармы? – дип кызыксынгач, Рамил абый:
– Бабамның энекәше хәрби булган. Раушаниянең әтисе Калининградта, диңгездә хезмәт иткән, капитан-лейтенант. Аңа гына карамый, үкенечкә бер сәбәп булгандыр инде, – ди.
– Әйе, үкенечкә бер сәбәп, дигәннәре бер-бер артлы үрелеп килде, – дип дәвам итте әлеге фикерне Раушания апа да. – Мәктәптә спорт белән шөгыльләнде. Ярышларга йөрде, үзен һәрвакыт «кысада» тотты, көн дә кичен расписание буенча стадионга йөрде. Дусты Петя белән вакытны бушка уздыручы компанияләргә кушылмадылар. Спорт һәм музыка белән кызыксындылар, балыкка йөрделәр, бергә музыка мәктәбендә укыдылар.Үзләрен чыныктырдылар. Апрель аенда әле кар да эреп бетмәгән, алар инде су коена башлыйлар иде.
Мәктәпне тәмамлау белән, Равил Пенза хәрби институтын сайлады. Ул МТО (материально техническое обеспечение) дип йөртелә иде. Шундый анда җибәрәсем килмәде, күңел сизгәндер инде. «Равиль, улым, бәлки анда бармассың, сугыш чыгып, сине сугышка җибәрсәләр, мин нишләрмен», – дип, кат-кат әйтеп карадым. 2014 елны сугыш булу турында күз алдына китермәсәк тә, шулай такмаклый торган идем. Ә ул: «Әни, мин материаль техник тәэмин итү буенча укыйм, мине сугыш башланса да, җибәрмиләр. Ул шундый гаскәр, әйтик, инженерлар кебек...» – дип юата иде мине. «Ә сугыш булмаячак, безнең ил башка илләр белән килешә белә, курыкма, әни», – дип тә өстәде. Аннан беркөн килеп институтны «Пензинский артиллерийско-инженерный институт» (ПАИИ) дип үзгәртмәсеннәрме! Шулай итеп ул артиллерист булды.
Ул укырга керү баллары буенча кергән 250 студент арасында 15нче урында иде. «20 иң яхшы белгеч» исеменә керде. Шушы баллар буенча взводлар төзеделәр һәм ул взводны «беренче взвод» дип атадылар . Ул взводны берьюлы 9 хәрби белгечлек буенча ныклап әзерләделәр. Без аны икенче взводка күчермәкче дә булган идек. «Юк, күчереп булмаячак, без инде взводларны төзедек. Улыгыз иң яхшы взводта», – диделәр. Равил 5 ел анда белем алды. Укуын тәмамлагач, үзе теләп, иң авыр участокка – Байкал артындагы Борзя поселогындагы частька җибәрүләрен сорады.
2017 елда, 3 курста укыганда, Алена исемле Сарапул кызына өйләнде.
(Танышу тарихлары да бик кызык. Күп еллар элек Раушания ханым Туапседа узган балалар бәйгесенә бара һәм шушы Алена белән очраклы рәвештә таныша. «Шулкадәр акыллы бала булуына шаккаткан идем. Аннары улым таныштырырга алып кайткач, шушы кызны алып кайтканына шаккаттым», – ди ул).
Искиткеч зирәк, акыллы кыз. Алена Түбән Новгородта консерватория тәмамлады. Башта Пензада яшәделәр. Равил укуын тәмамлагач, Ерак Көнчыгышка Борзя поселогына күчтеләр. Равил дивизионның штаб җитәкчесе итеп билгеләнде. Җәен 25 көнгә ялга кайтып киттеләр. Узган ел Яңа елга кайтырга җыенсалар да, Равилнең эш урыны алышыну сәбәпле, кайта алмадылар.
Мин үзем юлга җыена башладым. Байкал артына, Борзя поселогына... Сизенгән кебек, әллә нинди көч мине юлга алып чыкты. Югыйсә, ерак юлдан да куркам. Анда кадәр поездда 5 көн барырга кирәк. Бардым. Яңа елны матур гына каршы алдык. Равил миңа: «Әни, мине Белоруссиягә укырга җибәрәләр», – дип хәбәр итте. 10 гыйнварда ул үзенең зур сумкасын, хәрби рюкзагын җыйды, хушлаштык та китеп барды. Ә без Алена һәм онык белән бергә самолет белән юлга чыктык. Алена әти-әниләренә кунакка – Сарапулга, мин өйгә кайттым. Без бит ул вакытта сугыш буласын белмәдек.
Аларны Украина чигенә китергәннәр, шәһәр читендә палаткаларда яшәгәннәр. 24 февральдә инде с… [махсус операция] башланганын хәбәр иттеләр. Безне курку басты. Кайбер кешеләр бу хәбәргә әллә ни әһәмият тә бирмәделәр. Мин «сугыш башланган!» димен, ә миңа ышанмыйлар: «Нинди сугыш булсын?!» – диләр. Күбесе, балалары хәрби булмагач, яңалыкларны тыңламый да. Кәефләрен бозмас өчен, яңалыкларны сүндереп, икенче каналга күчереп куялар. Ә без интернеттан, зәңгәр экраннардан яңалыклар тыңлап кына яшәдек. Яшәмәдек тә дияргә була. Көннәр, төннәр белән буталды. Сөйләшүләр гел шушы Украина турында гына булды. С… [махсус операция] башлану белән көн-төн елый-елый догалар укып, Ходайдан яуга кергән улымның исәнлеген сорадым.
Күңел сизенә икән
Равилне разведка җитәкчесе итеп билгелиләр. 6 февральдә ул разведкада булган. Алар 3 кеше, квадрокоптер белән идарә итү өчен, бер бина түбәсенә менеп яшеренгәннәр. Равил түбәдән координаталар биргән вакытта, алар янында снаряд шартлап, кыйпылчыклар Равилнең аягындагы артериясен җәрәхәтли. Башкалар да яралана. Әмма аларның гомерен саклап кала алалар. Госпитальгә алып барып җиткергәнче, Равил җан бирә.
Сүзгә Рамил абый кушылды: «Язмышлар кабатлана, күрәсең. Миңа да узган елны артерия аша йөрәккә кереп, катлаулы операция ясадылар. Чак алып калдылар. Ә армиядә хезмәт иткәндә, мин дә разведчик идем. Менә шулай...»
«Равил 6 февральдә үлгән. Безгә 9ында гына хәбәр иттеләр, – ди Раушания апа. – Эштән кайтуыма, безгә Кияс районы башлыгы, военком, «ашыгыч ярдәм» машинасы килде. Аларны күрү белән, нидер булганын чамалап, йөрәгем «жу» итеп китте.
– Ана кеше тоя, диләр бит, улыгызның үлгәнен сиземләү булдымы?
– Нәкъ 6сында, бер авылдашыбызны җирләргә баргач, анда танышым белән очраштык. Аның улы да Украинада хезмәт итә. Аны күргәч, күз яшьләрем тулып, елый башладым, күңел төшенкелегенә бирелеп: «Әгәр минем улым үлсә, мин моны күтәрә алмаячакмын, асылынырмын, мин ансыз яши алмыйм», – дип еладым. Ул: «Барысы да яхшы булыр, әйдә, яхшыга өметләник. Андый сүзләр сөйләмә әле», – дип тынычландырды. Менә шушы көнне үлгән булган ул. Йөрәк барыбер тоя күрәсең.
Равилне 16сында алып кайттылар. 9ыннан 16сына кадәр яшәмәдек дияргә була. 16сында моргтан цинк гроб белән өйгә алып кайттылар... Ул 2 тапкыр, ялга кайтканда, безне көтмәгәндә кайтып төшеп сөендерер өчен, алдан хәбәр итмичә генә кайтып төште. Кулына зур букетлар тотып кайтып керер иде!.. Соңгы тапкыр кайткач, үзе дә сизенгәндәй: «Әни, мин сезгә башка мондый сюрпризлар эшләмәячәкмен. Сез мине көтеп алачаксыз», – диде. Нигә шулай дип әйткәндер ул чакта, әмма шулай булып чыкты да. Без аны цинк гробта көтеп алдык. Соңгы чиккә кадәр, бәлки, Равил булмас, бәлки, ялгышканнардыр дип, өметләнеп, могҗиза көттек. Юк шул, ул Равил иде. Шундый ябык, кечерәеп калган...»
«Әни, минем барысы да яхшы»
– Равил анда булганда еш элемтәгә чыга идеме? – дип сорыйм.
– Әйе, сөйләшеп тордык, – ди Раушания апа. – Шалтырата алмаса, смс булса да яза иде. «Әни, минем белән барысы да яхшы, борчылма», – ди иде. Күп нәрсәне, әлбәттә, мине борчымас өчен әйтми иде ул. Миңа артыгын сөйләмәде. Күп хәбәрне хатыны Аленадан белдем. Бу әйбер башлангач, тормыш иптәше безнең янга күчкән иде. Ә миңа, сораган саен: «Барысы да яхшы», – дип җавап бирде. Шалтыраткач, ату, шартлау тавышлары ишетелеп торды. «Анда синең шартлаулар ишетелеп тора бит», – дигәч: «Сугыш – сугыш инде ул, әни. Барысы да яхшы булыр, борчылма», – дип юата иде.
Ә Яңа ел алдыннан аны разведкага куйдылар, 3 тапкыр разведкага барды. Беренче тапкыр әйбәт булган, икенче тапкыр катлаулырак, өченче тапкырында... ул кире әйләнеп кайта алмаган. Миңа әйтмәде, апасы Гөлнарага: «Хәзер бик куркыныч монда, территориягә төрле яклап аталар», – дип әйткән булган. Табиблар: «Янында гына госпиталь булса да, саклап кала алмаган булыр идек. Артериягә эләккәч, мондый очракта кешене алып калу бик кыен», – дип әйттеләр.
Улым «Телеграм» каналын булдыруыбызны сорады. Шунда аралашкан хатларны кайчак ачарга да кул бармый. Ул аннан үзе төшергән видеоларны җибәрә иде. Равил сугыш барышын видеога төшерә, аны башка егетләр музыкага салып монтажлый, клип ясыйлар иде. Клипларга салып, сугышны күрсәтүнең нинди тәмен тапканнардыр?! Шушы видеоларны карасам, елый башлыйм. Шушы сугышларда күпме яшь гомерләр өзелә бит.
Менә 31 гыйнварда Равил соңгы хатын җибәргән. «Сәлам, әни, минем белән бар да яхшы». 23 гыйнварда да шундый ук хат, 21ендә дә... Менә 14 гыйнвардагы хаты: «Әни, мин телефонда сезнең әти белән бергә төшкән фотогызны таптым. Сез монда шундый матур». 6 ел элек төшкән фотоларны телефонында табып, карап яткан икән. Сагынгандыр инде бик.
«Улы хәрби киемле кеше күрсә: «Әти!» – ди»
Раушания апа улының тавыш белән язып җибәргән хатларын да тыңлата: «Ниһаять, мунча кердек. Киемнәремне юдым. Әни, минем барысы да яхшы. Өйгә кайтасым килә. Карны шыгырдатып таптап йөрисем, каерып алып кар көрисем, чаңгыда шуасым килә», – дип язган хатлары да бар. Соңгы тапкыр җәй көне ялга кайтуында Равил: «Нишләп мин элек аңламаганмын, авылда яшәү шундый рәхәт, бәхет икән. Элек мин бу тормышның шундый рәхәт булуын аңламаганмын. Хәзер миңа барысы да ошый: яшел чирәм үсә, кошлар сайрый, мин шуларны тоеп, шундый шатланам хәзер». Ул элек бөтенләй мондый сүзләр сөйләми иде. Сугышта шундый үзгәрде ул... Августта авылга кайткач, соңгы тапкыр туган көнен билгеләп үттек. 26 яшь кенә тулган иде узган ел августта».
Рамил абый:
– Менә бу фотосында соңгы Яңа елын каршы алганда, егетләр белән блиндажда фотога төшкәннәр. Үзләре азык-төлек сатып алып, өстәл әзерләгәннәр. Ашауны үзләре сатып алдылар, дияргә була. Мина тиеп үлгән сыерны да ашадылар... Гуманитар ярдәмнәр дә җибәрештерделәр. Дагыстаннан ярдәм килде дип, фото җибәргән иде. Минем энекәшнең олы улы да сугышта хәзер. Чечняда, Афганистанда булган сугышка караганда, монда күпкә куркынычрак диләр...» – ди.
Раушания апа:
– Равильнең 3 яшьлек улы калды. Киленем белән бергә елыйбыз. 24 февральдә Украинада с… башланды. 28ендә алар безгә күчте яшәргә. Оныгыбыз Айдарны монда балалар бакчасына урнаштырдык. Килен үзе дә белгечлеге буенча Подгорноега эшкә урнашты.
– Әтисенең юк икәнен улы Айдарга аңлаттыгызмы? – дип сорыйм.
– Юк, ул әле аңламый. «Кая әти?» – дип йөри инде. «Әйдә, әни, машина белән әтине алып кайтабыз», – ди. Телевизорда хәрби киемдәгеләрне күрсә: «Әнә минем әти!» – ди.
– Дәүләттән тиешле компенсацияләрне бирделәрме соң?
– Әйе, түләделәр...
Уллары Равил белән бәйле истәлекләр аеруча кадерле әти-әнисе өчен. Аленаның энесе җизнәсе Равил истәлегенә видео ясаган. Аны күз яшьләрсез карау һич мөмкин түгел. Ә әнисенең туган көненә үзе гитарада уйнап, җырлап, туган көн белән котлап яздырып җибәргән видеосы бигрәк тә күңелгә үтә.
«Башта фото, видеоларын бөтенләй карый алмый идем. Шундук буылып елый башлый идем. Хәзер бераз тынычландым. Үзем генә җиңә алмадым бу кайгыны, табиблар ярдәме, дарулар белән генә. Әле һаман дарулар эчәм», – ди Раушания апа, улының альбомнарын күрсәткәндә.
«Мәктәптә бөтен чараларда катнаша иде. Я җырлап, я уен коралында уйнап. Девятерняда Сабантуйда чыгыш ясады. Менә аның компаниясе – музыкантлар. Шушы иптәшләре арасында ул берүзе хәрби юлны сайлады бит! Мин аны күпме үгетләдем анда бармаска. Соңгы кайтуында ул үзе дә: «Әни, нигә сине тыңламадым икән?» – диде. Иптәшләре барысы да җырлый, уйный. Аларның барысы да консерватория тәмамлады», – дип елый ана.
Зиратта песи каршылаган
Равил бик тә песи яраткан. Фотоальбомда шулай ук песи кочаклап төшкән сурәтләр бихисап. «Шушы кадәр песи яраткан баланы күргәнем юк. Равил үлгәч, сәер бер хәл булды. Алена Равилне җирләгәннән соң» «Бала безнең елауларны күрмәсен», – дип, Сарапулга китеп торды. Аннан кырыгына гына кайтты. Кайткач, зиратка барып килергә булды. Ә зират безнең тәрәзәдән күренеп тора. Яңа татар зираты безнең. Мин, улым үлгәннән соң, бик еш тәрәзә янына килеп, зират ягына карап торам һәм Равил белән сөйләшәм. Бу юлы да киленем зиратка барам дип чыгып киткәч: «Равил, Алена синең яныңа китте, каршы ал, улым», – димен.
Алена кайткач, шаккатып сөйли: «Зиратка таба барганда, соңгы йортны үтү белән, басудан каршыга кара песи килә. Аякларга сырпалана, әле бер, әле икенче якка чыга. Миннән калмыйча, зиратка кадәр барды. 40 минутлап зиратта утырдым, песи миннән китмичә, алдымда утырды. Ул вакытта пычрак иде юллар. Песи аягы белән пычраткан өс киемемне кар белән ышкып чистарттым да кайтырга чыктым. Ул шунда калды», – ди.
Аннан соң ничә бардык, ул песи беркайчан да очрамады. Кайдан чыкты да, кая юк булды ул песи – аңламадык. Равилнең шундый кара песие бар иде элек. Равилнең җаны түгелме икән, дип тә гаҗәпләндек», – дип сөйләде Раушания апа.
Рамил абый да Равилне җирләгән көнне бер гаҗәеп хәл булуын сөйләде. Өйгә кайтып, өстәлгә чек кәгазен салдым да, бергәләп кухняда чәй эчәргә утырдык. Без кухняда утырабыз. Теге чек үзеннән-үзе бөтерелде дә чайкала башлады. Туктамый да туктамый. Тәрәзәләр ябык, беркайда җил юк, аңламадык нидән ул шулай атына? Аптырагач, видеога төшерә башладык. Туктамыйча, һаман әйләнүен дәвам итте. Видеоларны сүндергәч тә әле озак шулай әйләнеп торды. Аннары бер мәл туктап турайды да, элеккеге тип-тигез хәленә кайтып, өстәлгә ятты».
«Равил укырга керү белән үк тынычлыгым югалган иде»
«Равил укырга керү белән үк тынычлыгым югалган иде, – ди Раушания апа. – Югыйсә, ул беркайчан да мине борчымады. Уңышлары белән генә сөендерде. Фотосурәте институтта мактау тактасында эленеп торды.
Пензага китүен бик авыр кичердем. Бик юксындым. Аның исе саклансын дип, ул йоклаган урын-җирләрен, ул кигән киемнәрне дә юмый идем баштарак. Аннан миңа әйттеләр – күңелең белән җибәр, югыйсә, аңа бик авыр. Балага күчә синең авыр тойгыларың», – диделәр.
Равилгә, чыннан да, бик авыр булган казармада, ул да бик авыр кичергән өйдән китүне. Мин, үземне кулга алып, киемнәрен юып, аңа авырлык килмәсен дип, үземне тынычландырырга тырыштым. Җиңелрәк булып китте. Әкренләп өйрәндем.
Безнең өйдә кул күтәрү түгел, почмакка бастыру да булмады. Ул кырыслыкны күреп үскән бала түгел иде. «Әни, сез мине дөрес тәрбияләмәгәнсез. Сезгә каеш белән үстерергә кирәк булган», – дип әйткәне булды Равилнең. Аның кебек баланы ничек каеш белән тәрбиялисең, ул – бар яклап тәрбияле, дөрес, тырыш бала иде бит! Һәр көнен планлаштырып, вакытының һәр минутын кадерләп яшәде. Гомеренең кыска булганын сизенгән кебек, барсына да җитешергә ашыкты», – дип искә ала ана.
Мәктәпне тәмамлагач бирелгән характеристиканы укып шаккаттым. Ул шундый күләмле. Бер дәфтәр! Анда бер буш сүз дә юк, барысы да Равилнең башкарган эшләре, үрнәк гамәлләре турында.
Ә бүген Равилнең бүлмәсендә тынлык... Фотосурәтләр, дипломнар, бүләкләр, рәхмәт хатлары... Соңгы бүләк – ул һәлак булгач дәүләт тарафыннан бирелгән «Батырлык өчен» ордены…