«Соңгы кыңгырау»ны ишетә алмаган Камилә истәлегенә: «Ул барысын да төшендә күргән иде...»
Казахстанда 19 апрельдә булган юл һәлакәте Татарстаныбызның яшьлеге әле бөреләнеп кенә килгән бер матур, назлы, хисле кызының гомерен өзде. Камилә Сөнгатуллинаны якыннары әнә шулай тасвирлады. Беренче тапкыр җитди имтиханнар бирергә әзерләнгән нечкә күңелле Камилә әнә шулай 15 яшендә фаҗигале һәлак булып, гүр иясенә әйләнгән.

Камиләнең тормышында «Соңгы кыңгырау» чыңламаган шул. Ни кызганыч, Түбән Каманың 11 нче мәктәбе 9Б сыйныфы укучылары бәйрәмне классташлары Камилә Сөнгатуллинадан башка гына үткәргән, вальс биюен дә аңа багышлап башкарганнар. Йөрәкләрне өтеп алырдай күренешләр: балалар бии, ә арткы планда проекторда биюнең репетициясеннән Камилә дә аларга «иярә»…
Бу вакыйга турында Камиләнең әнисе Зөлфия ханым сөйләгәндә, йөрәкләр парә-парә килде. Зөлфия апаны азаплап, интектереп сөйләтү түгел иде бу, ул үзе мин шалтыратуга бик риза булып, күз нуры, җимеше турында ачылып сөйләргә теләде, эчен бушатасы килде, безнең дә бу хакта язарга теләвебезгә рәхмәтләрен әйтте.

Фото: © Зөлфия Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан
«Кызымның Казахстанны бик күрәсе килә иде»
19 апрельдә һәлак булган Камиләне 24 апрельдә Татарстанга алып кайтып җирләгәннәр. Бүген, 2 июньдә, аның кырыгын үткәрәләр.
Казахстан – минем туган ягым, апрельдә отпускыда шунда барып кайтырга уйладык. Кызымның Казахстанны бик күрәсе килә иде. Шулай Камилә, бертуган энемнең хатыны белән өчәү чыгып киттек. Мин рульдә идем.
Мин Казахстаннан туган йорттан чыгып киткәндә, миңа 15 яшь иде. Камилә дә 15 яшендә барды булып чыкты. «Әни, мине монда калдырма», – ди. «Нишләп алай дисең?» – дим. «Сиңа, киткәндә, 15 яшь булган бит, хәзер мин дә 15 яшьлек вакытымда барам», – ди бу. Ул үзе анда бик сөенеп, канәгать, бәхетле булып, канатланып йөрде. «Әйтерсең мин монда гел яшәгән күк, шундый бөтен әйбер кадерле», – дигән иде. Имтиханнар өчен борчулары, башка стресслары да онытылды аның анда.

Фото: © Зөлфия Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан
Без инде кайтып бара идек, Актүбәгә 100 километр тирәсе калган булгандыр. Алдагы машинаны узарга дип чыккач, фура алдыннан тагын бер машина кисәк килеп чыгып, юл кырыена этте. Камилә арткы утыргычта йоклап бара иде. Кюветка әйләнеп каплангач, Камилә панорама тәрәзәсе аша чыгып очкан. Ул инде шунда урында ук үлде. Безгә җитди зыян килмәде. Камиләбезне югалттык. Аннары ирем килде. Эшне тизрәк япсыннар өчен, мин гаепне үз өстемә алдым. Машинадан видеорегистраторны урладылар, шуңа без нәрсәнедер дәлилли алмадык. Аны полиция эзләп карады, тик таба алмадылар. Эшне ябып, Камиләнең җәсәден Татарстанга алып кайтып, 5 көннән – 24 апрельдә җирләдек, – дип уртаклашты Зөлфия Сөнгатуллина.

Фото: © Зөлфия Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан
«Күңеле мәрхәмәт белән тулы иде»
Газиз балакаеның фотосурәтләрен, кызын хәтерләтә торган һәр нәрсәгә карап үзәге өзелә торгандыр ананың. Гел елмаеп торган, ачык, якты күңелле кызчыгының караңгы гүргә бик иртә керүенә сыкранса да, түзә ана йөрәге, Аллаһ үзенә сыенганнарга сабырлыкны өеп бирә, күрәсең. Зөлфия апа белән Камиләнең балачагына «кайтып килдек». Күңелләрне айкап чыгарырлык бит ул хатирәләр…
Фотосурәтләрдән балачагы, үскән вакытларын карыйм, гел нур бөркелә йөзеннән, күңеле мәрхәмәт белән тулы иде аның.
Синдә «отличник синдромы», ди идем аңа. Нәрсә генә эшләсә дә, искиткеч, бер кимчелексез булырга тиеш иде аныкы. Үзенә тәнкыйть белән карый иде, җитәрлек дәрәҗәдә әйбәт эшләмәгән кебек тоела иде. Син үзеңне бәяләп бетермисең, ди идем.

Фото: © Зөлфия Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан
Балачакта теш табибы булырга хыялланды. Безнең бер стоматолог туганыбыз бар, Камиләгә 9 яшь тирәсе булгандыр, ул аннан «теш табибы булыр өчен нишләргә» дип сорагач: «Беләсеңме, бик озак укырга кирәк, авыр һөнәр», – дигән җавап ишетте. Шуннан саный башлады: «18 яшьтә мәктәпне тәмамласам, 7 ел укысам, 25 яшь була икән...» – дип.
Соңрак, 12 яшьләрдә теш табибы түгел, психотерапевт буласы килде. Яшүсмер чорына күчкәч, шул темага тагын да тирәнрәк керә башлады, чөнки балалар арасында суицид очраклары булуы күңеленә тия иде. Кайбер ата-аналарның бит балалары проблемаларына исе дә китми. Камилә дуслары өчен дә психотерапевт кебек иде. Берсендә ул миңа: «Әни, мин кешенең проблемаларын гел тыңлыйм, аларга киңәш бирергә тырышам, юатам, ә миңа авыр булганда, мине тыңлаучы юк. Алар, елап, миңа шалтыратканда, мин алар белән сәгатьләр буе сөйләшәм», – дип әйтеп куйды. Мин инде: «Кызым, күп очракта шулай белә, бөтен кеше дә тыңлый белми», – дип юаттым.
Бервакыт ул үзен психотерапевтка яздыруны сорады. Табиб белән аралашкач, бик канәгать чыкты. Аннары шул табиб мине дә чакырып алды: «Искиткеч назлы кыз үстерәсез, принцесса кебек ул сезнең», – дигән иде. Чыннан да, Камилә безнең гаиләдә принцесса кебек иде, без аны «барышня» дип йөрттек. Әз генә кәефе кырылса: «Хәлем начар, аңымны югалтам хәзер», – ди иде. Бик нечкә күңелле, сизгер, кайгыртучан, мәрхәмәтле иде.

Фото: © Зөлфия Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан
«Соңгы кыңгырау»ны бик көтте»
Кызчык «Соңгы кыңгырау»ны үзенә бер ашкыну белән бик көткән булган, чыгарылышка яңа күлмәк тә әзерләп куйган, тик бәйрәмгә генә кию насыйп булмаган… Шулай да, Зөлфия һәм Рияз Сөнгатуллиннар, ничек кенә авыр булмасын, кызлары укыган мәктәпкә барганнар. Алар аның иң зур теләген үтәгән күк. «Әйе, без мәктәпкә бардык, чөнки кызыбыз бу көнне бик зарыгып көткән иде. Иптәшләре аңа багышлап вальс биеде», – диде Зөлфия ханым.
Эх, язмыштан узып булмый, әҗәл кайда сагалап торганын да белеп булмый шул. Юкса, чыгарлар идеме алар үлем көтеп торган юлга?! Әни кешенең күңеле дә сизгән булган бит, тик «үлем шулай ашкындыра» дигән сүз бар, бу юлы да шулай булган кебек…
2-3 ай алдан күңелем сизде. Аның үзенә дә үләсе төшенә кергән бит. «Әни, төш күрдем, Казахстанга барганбыз да, йөрәгем туктады, мин үлдем төштә», – ди. Гадәттә, киресен юрыйлар бит инде. Мин аңа: «Димәк, озак яшисең», – дидем. Сәфәргә җыенганда, күңелгә авыр хис кереп оялады. «Бәлки, бармабыз», – дим. «Юк, барабыз, ул бит минем хыял иде, барасым килә», – диде. Мин аны һәлакәт көнне җирдә үле килеш күрүгә, шул төш искә төште. Кеше өчен иң куркынычы – үз балаңны югалту икән, башкасын әле кичереп буладыр, ә монысы бик авыр, сабырлык, көч бирсен инде Ходай.

Фото: © Зөлфия Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан
Эшләгән урыннарымнан коллегаларым да, иренең эшеннән хезмәттәшләре, Камилә йөргән балалар бакчасыннан, укыган мәктәптән дә, дуслары да бик булыштылар. Дөнья алай ук явыз түгел икән, мәрхәмәтлелек барыбер күбрәк булуына инандык. Әлегә барыбызга да бик авыр. Ул яктылык, нур кебек иде бит безгә, – ди Зөлфия Сөнгатуллина.
«Төшләргә дә кечкенә кыз булып керә»
Камилә – бертуган апасы Динараның яраткан сеңлесе булган.
– Әти шалтыратып, «Камилә бүтән юк» дигәч, мин шашына башладым. Әле дә ярый ирем өйдә иде, ул юатты. Мин башта, өчесе дә үлгән, дип курыктым.
Камилә минем өчен бала күк. Ул үзен минем «беренче балам» дип йөртә иде. Яшь аермасы 12 ел безнең. Ул инде минем белән үсте диярлек. Аның фотосына карыйм да – минем өчен һаман нәни кыз. Төшләргә дә кечкенә кыз булып керә. Төшемдә кочаклый, кагыла алдым, чыннан да кагылган кебек булдым.
Балачагында туган көнен гел көтә иде. Ул көнне бүләкләр белән фотога төшеп мәш килә иде. «Барышня» дип йөрттек, бик назлы, йомшак күңелле иде, тәне кызарудан куркып, кояштан да саклана иде. Кайсы фото, видеоны карама, ул һәркайда елмая. «Лайк», «Тик-ток»лар өчен видеолар төшерә иде, популяр буласы килде. Шулай да, яшерен серләре дә булды, нәрсәнедер сөйләмәскә дә мөмкин иде.
Яшь булуына карамастан, кайчак шундый акыллы киңәшләр биреп куя иде. Петербургка барып укыйсы килде аның. Аңарчы башка мәктәпкә күчәргә дә уйлап йөрде. Яңа телефон да алганнар иде аңа, чыгарылыш, яңа мәктәп дип, планнар корган иде. Чыгарылышка күлмәк тә алган иде. Бүлмәсенә килеп кергәч, шул күлмәкне күргәч, авыр булып китте. Бер генә тапкыр киеп караган килеш... Бүлмәдә аның киемнәре, бизәнгечләре…– барысы да калды.
Бик сагынабыз. Әбиебезгә дә бик авыр. Күптән түгел кияве, аннары улы үлде, хәзер – оныгы. Бер-бер артлы үлем аны да аяктан екты. Әнине дә фаҗига көнне күз алдыма китерәм дә, тетрәнеп куям – ничек түзде икән ул?! Авария булгач, тикшерүгә кадәр «ашыгыч ярдәм» алып китмәгән, кызы белән шунда кырда бергә яткан бит ул.

Фото: © Зөлфия Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан
Казахстаннан, безгә дә авыз иттерәм дип, күчтәнәчләр дә алган булган бит балакай. Мәгарәдән, бәхеткә юрап, 2 таш та алган булган. Бер ташны каберендә калдырдык, икенчесен очрашып йөргән егетенә бирдек.
Җирләргә кеше бик күп килгән иде. Барлык ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт. Гәүдәне кайтару, бальзамация белән булышкан, эшне тизрәк ябарга ярдәм иткән Казахстан кешеләренә дә рәхмәт, – диде Динара.

Фото: © Зөлфия Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан
«Минем өчен алиһә иде ул»
Сыйныф җитәкчесе Анжела Совкова Камиләне 5 ел укыткан.
Актив, позитив, шат күңелле иде Камилә. Барлык чаралар аның катнашында, җитәкчелегендә узды. Аралашучан, ачык күңелле иде: дуслары, танышлары күп булды. Классташлары белән бергә соңгы юлга озатырга бардык, инде уку тәмамлана дигәндә, аны югалту шок булды. Укучылар бик елады. Әле һаман ышанып бетеп булмый. Күңел кабул итми… – ди.
Камиләнең иң якын дусты Диана да югалтуны бик авыр кичерүен әйтте. Диана гаиләсе белән Санкт-Петербургка күченсә дә, ара ераклыгы дуслыкка киртә булмаган.
Камилә белән 1 нче сыйныфтан бергә укыдык, ә 7 нче сыйныфтан аеруча якыннан аралаша башладык, бер-беребезгә кадерле кешеләргә әйләндек. Көн саен сөйләшеп туймый идек, авыр чакта бер-беребезгә терәк булдык. Чын дуслыкны аңладым. Ул чын фәрештә кебек иде. Без күченеп киткәндә, аерылышу авыр булды, тик барыбер көн саен сөйләштек, бер-беребезнең кичерешләрен белдек, арада серләр булмады. Ул мине бик сагынуын әйтә иде. Минем өчен алиһә иде ул, аңа багышлап, шигырьләр яздым, аның сурәтен ясый идем. Кызганыч, соңгы тапкыр кысып кочаклый алмадым… – диде Диана.
«Татар-информ», «Интертат» редакциясе коллективы Сөнгатуллиннар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша. Камиләнең якты истәлегенә дип язылгын язма аның рухына дога булып барып ирешсен! Урыны оҗмахта булсын!

Фото: © Зөлфия Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан