Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Соңгы кыңгырау»да сыйныфташының муенын кисәргә маташкан үсмерне кулга алганнар

news_top_970_100
«Соңгы кыңгырау»да сыйныфташының муенын кисәргә маташкан үсмерне кулга алганнар
"Татар-информ" архивы

Волгоград өлкәсендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә сыйныфташ кызына пычак кадаган 17 яшьлек үсмерне ике айга тоткарлаганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Үсмергә суд-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Тикшерү эшләре бара.

Фаҗига 23 майда Иловля бистәсендә була. Үсмер линейкада басып торучы кызга һөҗүм итә һәм муенын кисәргә маташа. Аңа сыйныфташын үтерергә башка бер малай комачаулаган. Бу малай пычакның йөзен башка якка юнәлтә алган. Кыз исән, аның муены яраланган.

Башка балалар һөҗүм итүче үсмерне тыныч иде дип сөйли. Алар бу хәлнең килеп чыгуына аптырый, диелә бу хәбәрдә.

  • «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә укучы кызга пычак кадаган мизгел видеога эләккән, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100