Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә укучы кызга пычак кадаган мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
«Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә укучы кызга пычак кадаган мизгел видеога эләккән
"Татар-информ" архивы

Волгоград өлкәсендәге Иловля бистәсендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме канлы фаҗигагә әверелә язган. Бу турыда Волгоград.Онлайн яза.

Укучы малай мәктәпкә бәйрәмгә пычак алып килә. Телеграм-каналлар хәбәр иткәнчә, Иловлинский районындагы мәктәпләрнең берсендә линейкада гадәттән тыш хәл була. Малай бер кызга пычак кадый. Фаҗига сәбәпләре ачыклана, дип язалар социаль челтәрләрдә.

Әлеге хәл турында хәбәрне Тикшерү комитеты да карый башлаган. 

Иловлинский районы башлыгы Иван Гель журналистларның шалтыратуына җавап биргән, тик фаҗига турында берни дә әйтмәгән.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, гадәттән тыш хәл 23 майда Иловля бистәсендәге 1 номерлы мәктәптә була. 17 яшьлек үсмер – чыгарылыш сыйныф укучысы, ул сыйныфташ кызына пычак кадый. Кызны ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр.

Мәктәптә сөйләгәнчә, әлеге хәл линейка башлангач ук килеп чыккан. 

Хәзер яраланган кызның гомеренә куркыныч янамый. Пычак аңа зур яра ясамаган, баланы хастаханәгә салу таләп ителмәгән, диелә хәбәрдә.

Соңрак билгеле булганча, 11 сыйныфта укучы малай тантаналы линейка вакытында сыйныфташының муенын кисмәкче була. Андрей исемле малай аның кулындагы пычакны беренче булып күрә, ярдәмгә ташлана. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Мин башта күз кырыем белән генә минем яндагы сыйныфташ кызны арттан кочаклаган кебек булуын күрдем. Аннары башымны алар ягына бордым, пычак йөзен күрдем, аның кулын тотып алдым, ярдәмгә чакырдым, аның кулыннан пычакны алуларын сорадым», – ди Андрей.

Мәктәп укучылары сүзләренчә, һөҗүм иткән бала тыныч егет, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә дә бернинди шик булмый. Барысы да көтелмәгәндә килеп чыга.

«Ул пычак чыгарды да үзе каршында тора торган сыйныфташ кызның муенына куйды. Башкалар моны күргәч, аны борып салдылар, кызга зыян килмәде. Тагын берничә ир-ат йөгереп килде, пычакны тартып алдылар. Егетне хокук саклаучылар алып китте», – ди Влад исемле укучы.Ул линейканы алып баручы булган.

Балалар һөҗүм итүче егет белән зыян күрүче кызның исәнләшеп кенә йөрүен, аралашмавын әйтә.

РЕН ТВ фаҗига мизгеле төшерелгән кадрларны күрсәтте. Сыйныфташына һөҗүм иткән егет гамәле турында аңлатма бирүдән баш тарткан. Аны психиатрия экспертизасына җибәрергә әзерлиләр. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100