Соңгы кыңгырау колакта мәңге чыңлар...
Мәктәпләрдә 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлый торган көннәр. Узган елда 11 нче май фаҗигасен кичергән Казанның 175 гимназиясендә дә ремонттан соң беренче «Соңгы кыңгырау» тантанасы үткәрелгән.
«Үлгән классташлары янәшәләрендә юк, ә бит алар да бу көнне булырга тиеш иде»
«Фәридә-Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның улы быел 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Ул былтыр шул һөҗүмгә дучар булган 8 «А» сыйныфы укучысы. Җырчы кичәге бәйрәмнән хис-кичерешләре белән уртаклашты.
– Әллә ничә төрле кичерешле бәйрәм булды ул – рәхәтләнеп еладым да, елмайдым да. Бу бәйрәм моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да. Балалар өчен бәйрәм дигән кәеф белән барырга тырыштым инде, ә шул ямансу тойгылар барыбер күңелдән беркайчан китмәс кебек. Кичә яңгыр ява, мин елыйм... Үлгән классташлары янәшәсендә юк, ә бит алар да бу көнне булырга, сөенергә, көлергә, бәйрәм рухын тоярга тиеш иде, - дип башлады Алсу сүзен.
Ул балаларның да күңелләре бераз китек булуын тойган.
– Балаларда да сизелде бу, алар бит инде зур хәзер, үскәннәр, аңлыйлар. Алар, гомумән, шушы хәлдән соң кисәк олыгайды. Үлгән балалар, күкләрдән карап, барыбер безнең белән булгандыр...
Соңгы кыңгырау башланганда яңгыр яуса да, бәйрәм күтәренке рухта үтте. Мәктәп администрациясе искиткеч шәп программа әзерләгән, бик тырышканнар. Моның өчен зур рәхмәт. Сценарие бик кызык иде – балалар биеде, шигырьләр укыды. Аннары яңгырдан соң кояш чыкты – үзе бер символик төсмердә булды ул. Балаларны яхшыга гына өметләнергә, алга таба яшәргә, җәмгыятькә файдалы кеше булып өлгерергә өндәгән кебек.
Үлгәннәр рухына агачлар утыртылган скверга да бардык. Мәктәпкә килсәк, гел шул скверга барып, барлык балаларны искә алабыз. Ул көннәр куркыныч төш кебек, балалар үләргә тиеш түгел, ә олылар бүтән мондый хәлләр кабатланмасын өчен, барысын да эшләргә тиеш, - диде Алсу Сөнгатуллина.
Җырчы фаҗигадән соң, йөрәк җәрәхәте тоеп укымас өчен, улы Исламы ул гимназиядән китәр дип тә ниятләп йөргән, тик аннары алар класслары белән калырга уйлаганнар. Бер кызлары гына киткән, анысы да йөрергә ерак булганга гына.
– Укытучылар ярдәм итте – моның өчен рәхмәт. Безнең балаларга гел аңлап, сизгерлек белән карадылар. Балалар белән психологлар да эшләде. Кемдер йөрде, кемдер – юк. Минем үземә авыр булды, балама ярдәм итәр өчен мин үзем психологка йөрдем, һәм миңа бу булышты. Беләсезме, гел күз алдына иң куркыныч сценарий килеп баса иде, шуннан арыныр өчен психологка бардым. Балаларны коткара алмаганга ниндидер гаеп хисе яшәде, балаларын югалткан әти-әниләрне күз алдына китерүе дә авыр булды. Ә улым психологка бармады, чит кешегә күңелне ачасы килми, диде.
Мине эшем, иҗат кешесе булуым коткарды инде. Дөресен генә әйткәндә, элек иртән торып, музыка кабыза идем. Шушы фаҗигадән соң ярты еллап музыка тыңлый алмадым. Музыка ярсытты гына мине, музыка тыңларга тиеш түгел идем кебек.
Фаҗигадән соң берничә музыкаль спектакль булды. Филармония җитәкчелеге, миңа авыр булыр, сәхнәгә чыга алмас, дип уйлаган булган. Ә мин үземне көйләдем: хәзер чыкмасам, аннары бөтенләй эшли алмаячакмын, дип уйладым. Үземне җиңдем, балалар спектакльләре булды, балалар өчен эшләвем миңа бик булышты. Хәзер дә кайда гына балаларны күрсәм дә, күңел тула, сытылам...бәхетле булып, озак яшәсеннәр иде, дип телим. Безнең балалар кичергәнне бүтән балалар кичермәсен иде, – дигән теләктә калды җырчы.
Алсу Сөнгатуллинаның улы яраланып, хастаханәдә дәваланган. Аркасындагы өч ярасын табиблар теккән, бәхеткә, эчке әгъзаларына зыян килмәгән.
– Әле ярасы бераз авырта, ләкин аңа психологик яктан авыррак булды. Фаҗигадән соң үзгәрде ул, фикерләве, дөньяга карашы үзгәрде, көчле ихтыярлы булуын күрсәтте. Кайчак 40 елдан артык мин түгел, ул яшәгән кебек тоела миңа.
Ул балаларның нәрсә кичергәнен уйлый башласаң, коточкыч. Ул үзе һөҗүм вакытында тезләнгән дә, аркасы аша өч пуля тиеп узган. Алар бит әле ярдәм көтеп, үлгән балалар белән янәшә ятканнар. Үтерүче бит кире дә әйләнеп кергән, шуңа сикергәннәр дә. Ислам әйтә: «суларга курыктык, үле булып кыландык», - ди.
Бүтән балалар үлгән классташлары төшләренә керүен сөйли икән. Безнеке әйтми, ул хәзер борчылмасын дип, күбрәк безне саклый, кайгырта кебек.
Элек тә класслары дус иде, хәзер тагын да ныгыды дуслыклары. Яралы, өйдә укый торган балалар да гел класска килеп, дәресләр тыңлыйлар. Кемдер әле дә таяк белән йөри. Уртак бәла берләштерде аларны, шуңа әле китү-китмәүне дә хәл итеп бетермәдек. Аның класс белән дә каласы килә, ул аларны ял көннәрендә дә сагына. Икенче караганда, олы тормышка да чыгарга кирәк. Әле кем буласын үзе дә белми, тәгаен ниндидер һөнәр сайлауга әзер түгел кебек. Әтисе инде ир-ат эшләрен өйрәтә – барысын да эшли белсен, чүкеч тә тота белсен дип, үзе белән дә алып йөри. Без өйрәтмәсәк, кем өйрәтер, ди.
Кызганыч, мәктәпләрдә һөнәрләр белән кызыксындыру буенча программалар юк. Әйтик, фабрика-заводларга алып барып күрсәтү. Бәлки, телевидениегә дә алып барсалар, кызыксынырлар иде. Төрле һөнәрләрне үзләре дә сынап карасалар, мәктәпләрдә шундый программа булса, яхшы булыр иде, - ди Алсу Сөнгатуллина.
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин гаиләсе дә кичә Соңгы кыңгырауга барган. Аның олы улы Әхмәт 9 нчы сыйныфны тәмамлый.
– Бәйрәм күңелле булды. Балаларны искә алу өчен утырткан агачлар янына барып, анда мәрхүмнәр рухына дога кылдык. Безнең белән бергә 9 классны тәмамлый алмаган балаларны искә алдык, - диде.
Улы 9 нчы сыйныфтан соң китми, 10 нчы сыйныфка калганын әйтте.
Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, мәктәптә ремонт ясалгач, балаларга уку җиңелрәк. Ремонт фаҗигане оныттыруда зур роль уйный, дип саный ул.
«Соңгы кыңгырау чыңлавы колакта гомер буе яңгырый»
Республикада «Соңгы кыңгырау» тантаналары 24-25 май көннәрендә уза. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, быел мәктәпне 53 меңнән артык укучы тәмамлый.
Кичә министр үзе Казанның 139 нчы гимназиясе кунагы булды.
– Соңгы кыңгырау чыңлавы колакта гомер буе яңгырый. Укытучылар белән бергә басып торып, аларның сиңа теләк теләүләре гомерлеккә истә кала, - диде мәгариф министры.
Илсур Һадиуллин үзе дә мәктәп тәмамлаган елларын искә төшерде. Ул Балык Бистәсе районы Шомырбаш урта мәктәбен тәмамлаган.
– Минем мәктәпне бетергәнгә быел 40 ел. Үзебез яшь вакытта, 40 елдан соң мәктәп бетергән кешеләр очрашалар икән, безнең өчен алар карт кеше булып күренәләр иде. Әлбәттә, без дә яшьләргә шулай күренәбездер, ләкин йөрәк картаймый, барыбер күңел яшь булып кала, - диде министр.
Әле кайчан гына чәчләрен ак тасмалар белән үреп, мәктәп бусагасын атлап кергән, бүген инде буй җиткән чибәр укучы кызлар, укытучылары, әти-әниләренең ихлас, җылы сүзләрен ишетеп, нәни баладай куллары белән күз яшьләрен сөртеп басып торды.
Классташ егетләре һәм әтиләре белән матур парлы вальс биюләре әзерләгәннәр. Укытучыларның һәркайсына багышлап, шаян шигырьләр яңгырады. Мәктәп шпаргалка язарга, калькуляторда качып кына исәпләргә, яшен тизлегендә тәнәфестә өй эше эшләргә, биш минутта химиядән ун параграф укырга өйрәткәнен дә шигырь юлларына салып әйтеп бирергә алар инде хәзер курыкмый. Менделеев таблицасы, формулалар, кагыйдәләр төшләренә еш кергәне өчен укытучыларына рәхмәт әйттеләр.
«Беркайчан «мәктәптән туйдым» дигәне булмады»
139 гимназиядә Зөлфия Шархымуллина белән сөйләштем. Аның улы Зөлфәт быел 11 нче классны тәмамлый. Алда – Бердәм дәүләт имтиханнары.
– Мәктәп еллары тиз үтте, сизми дә калдык. Әле дулкынланулар алда, ләкин имтиханнар алдыннан улыбызны гел рухландырып торырга тырышабыз. Укытучыларның һәркайсына рәхмәт. Гел ярдәм итеп, үсешкә этәреп тордылар.
Улыбыз КАИ га укырга керергә җыена. Төгәл фәннәрне ярата, әтисе физик-математик, әтисе эзләреннән китте. Беркайчан «мәктәптән туйдым» дигәне булмады. Мин аңа кечерәк чакта үзем дә: «Улым, якшәмбе көннәрен яратмый идем» дия идем. Ул «ник» дип сорый. «Мәктәпкә барасы булмаанга», дим. Башта ышанмады – хәзер үзе дә дә өлкән классларда «каникул шундый озак, кайчан җитә инде мәктәпкә барасы көн» дип әйтә башлады. Өй эшләрен эшләми калганы булмады. Мин аны беркайчан мәҗбүр итмәдем, үзе белеп эшләде, - ди Зөлфия.
Гимназиядә 11 «А» һәм «Б» сыйныфлары икътисад һәм медицина профильләре буенча. Үзе табиб булса да, Зөлфия ханым улын табиблыкка барырга үгетләмәгән. «Мин балалар табибы, 80 процент вакыт эштә уза, төнге дежурлыклар да була. Табиб – авыр һөнәр, шуңа үзенә сайларга мөмкинлек бирдек, - диде.
Зөлфәт Шархымуллин үзе дә яраткан гимназиясе физика дәресләре белән истә калачагын әйтте. КАИ га автомобиль хуҗалыгы факультетына керергә телим.
– Имтихан алдыннан бераз каушата, ләкин үземә ышаныч зуррак. Соңгы еллар гел шушы имтиханга әзерләнеп узды, - диде.
Имтихан дигәннән, министр быелгы 11 нче сыйныф чыгарылыш укучылары өчен дәүләт имтиханнары тәүге сынау булуын искәртте. Ни өчен дигәндә, ике ел элек, пандемия аркасында, 9 нчы сыйныфлар төп дәүләт имтиханнарыннан азат ителгән иде. Ул вакытта кайберәүләр, бәлки, сөенгәндер, аның каравы, чиркансык алмый калдылар.
Татьяна ханымның кызы Элина Минвәлиева да мәктәпне тәмамлый. «Бәйрәм күңелле оештырылган. Шәхсән без «Соңгы кыңгырау»да агачлар утыртканы истә калган», - диде.
Гимназиядә кызлар күлмәк-алъяпкычлы совет чорына охшаш мәктәп формасыннан йөрүе дә игътибарга лаек.
– Мәктәп формасы 1 нче класстан шул. Миңа бик ошый. Мәктәп формасы шундый иде безнең заманда да, хәзер заманчарак – якаларын тегәсе юк, төймә белән генә каптырыла. Юдың – кидең , йомарланмый да, үтүклисе дә юк, - диде.
Ксения Шишляеваның әнисе Татьяна ханым да алъяпкычлы мәктәп формасын мактады.
– Шушы мәктәп формасы белән горурланабыз. 139 гимназияне һәрвакыт шул форма аерып торды. Матур ак алъяпкычлар – безнең горурлык, - диде.
11 «Б» сыйныфы укучысы Фаил Хәсәншин экономист булырга әзерләнә.
– Мәктәп тәнәфесләре белән истә кала. Дуслар белән чабыша идек. Өйдә эшләмәгән өй эшләрен дә кайсын тәнәфестә, кайсын иртән эшли идем. Соңгы көннәре калгач, ямансу инде, әле дәвам итсен иде, дип телисең, - дип уртаклашты.
11 «А» медицина классыннан Эмма Вәлиуллинаның БДИ балларына карап, вузга укырга керүнең хәтта өч варианты бар.
– Казан дәүләт медицина университетына барырга җыенам. Баллар югары булса, Мәскәүнең Сеченов исемендәге медицина университетына керү хыялы да бар. Әти-әниләр Кырымга күченсә, әле шунда керүем дә ихтимал.
Мәктәп еллары тиз узды. Әле үземнең 1 нче класска килгән чагымны хәтерлим. Хәзер соңгы кыңгырау яңгыравыннан ямансу. Мин шушы хатирәләрне озайтырга телим, ләкин чыгарылыш бер генә тапкыр була. Борчылу, күз яшьләре дә, шатлык та күп булды, мәктәп мәңгегә хәтердә калачак.
Имтиханнарга ике ел бик нык әзерләндем, шуңа курыкмыйм. Көчемнән килгәнен бөтенесен эшләдем. Рус теле, математика, химия, биология, инглиз теленнән сынаулар көтә, - диде.
11 «А» сыйныфының класс җитәкчесе Людмила Романова сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмады.
– Бик ягымлы, мәрхәмәтле, белемгә, иҗатка тартыла торган класс. Иң мөһиме –алар тату. Һәр чыгарылыш кабатланмас, синең җаныңның бер өлеше. Һәр укучымны хәтерлим, - диде.