Шомырт чәчәк атканда бакчачылар сынала: түтәлләр утыртып өлгергәннәргә киңәшләр
Антициклоннар бакчачыларны быел да кырыслыклары белән сынарга җыена бугай. Һәрхәлдә, әле генә җимеш агачлары чәчкәләргә бөреләнгән, ә инде кайсыбер иртә уңыш бирә торган сортлары шау чәчәккә күмелгәндә, кар яуды. Әлбәттә, кайбер якларда – кар, кайдадыр карлы яңгырлар явып торды. Мин бу турыда танылган бакчачылардан сорашырга булдым.

Әле кайчан язгы кояш елмая иде, менә берничә көн инде суык һава торышы хакимлек итә. Халык әйтмешли «яз – көйсез кыз» шикелле. Халык әйтсә – хак әйтә шул. Тик кояш нурлары бакча-ындырларга сирпү белән, җир сөреп түтәлләр ясарга, кишер, суган ише яшелчәләрне утыртырга кем генә ашыкмаган икән?! Шәхсән үзем узган атналарда отпускыда булып килдем һәм ни күзәттем: күрше-күлән бер-берсе белән ярыша-ярыша бакча утыртты. Әле ачык грунтка чәчкә орлыклары чәчүләр, роза утыртучылар да күренгәләде. Берәүләр карлыган, карагат утыртып маташты… Һәм менә шомыртлар да хуш исле шау чәчәккә төренде, алар белән бергә кар суыгы да килде.

Фото: Сарман районының Җәлил поселыгыннан күренеш
Киңәш-табыш: «Халык «Циркон», «Калий монофосфаты» һәм «Гарәбә кислотасы» кебек ашламалар куллана»
Иң беренче эш итеп күптәнге танышым, атна саен Актаныш радиосындагы «Бакчачы почмагы» сәхифәсендә чыгыш ясаучы билгеле бакчачы Дания ханым Сәетзадинага шалтыраттым:
Әле дә Актанышта кар явып тора, тиз генә явып-эреп тә китмәде шул, Юлай. Карның температурасы тәэсир итәчәк инде. Иртән явып, кич эреп бетсә әйбәт булыр иде дә ул. Халык «Циркон», «Калий монофосфаты» һәм «Гарәбә кислотасы» кебек ашламалар куллана. Шытым биреп өлгергән үсемлекләр туңуы да ихтимал. Кар бит әле агачларны һәм куакларны имгәтә дә ала. Күпләп яуса, өсләреннән алырга кирәк карны. Бик каты уңганнар кишер белән суганнарны да чәчеп өлгерделәр. Әле җирдән тишелеп чыгып шытым бирмәгән яшелчәгә әллә ни зыян булмас ул. Көздән утыртылган суганга да әллә ни начарлык булмас, шулай да эрерәкләре, циклларны бутап, орлыкка үсәргә мөмкин. Чәчәк атарга җыенган агачларга салкыннар зыян итү ихтималы бар. Алда әйтеп узган ашламаларны алып сибү хәерлесе булыр. Мондый һава торышлары минем яшүсмер чакларда булуы хәтердә. Үзебез берни дә утыртып өлгермәдек, без иң соңыннан гына чәчәбез. Бакчачылар өчен кибет тоткач, вакыт юк бит иртә чәчәргә.
Аннары абруйлы бакчачы, блогер һәм журналист Роза апа Нургалиева белән сөйләшеп алдым.
Апрель башында җәйге һава торышы урнашканнан соң кабат мартка әйләнеп кайту билгеле, күпьеллык үсемлекләр, чәчәк атучы агач һәм куаклар өчен яхшы түгел, быел тагын җиләк-җимеш азрак булырга мөмкин. Өченче ел рәттән бакчачылар сынала. Быелгысын озакка сузылмый, ди синоптиклар, алдан яңгырлар да яуды. Туфракта дым җитәрлек булганда, куакларның суыкка чыдамлыгы арта. Быел кар аз булгач, җир иртә өлгерде, авылларда бәрәңге утыртучылар бар. Без әлегә бакчада берни утыртмадык. Чөнки салкын жиргә бәрәңге утыртуны зур ялгыш дип саныйм. Розалар күп үстерәм, салкыннар турында алдан кисәтү булгач, әлегә тукландырмый тордым. Салкыннар беткәч, гәрәбә кислотасы кушып сиптерергә җыенам. Виноградны спанбонд һәм юешләнмәсен өчен шифер белән капладым. Сакланырлар дип өметләнәм… Агач һәм куакларны каплап булмый инде, өметне өзмибез әле. Былтыр да карлыган, алма, груша булды бездә. Салкыннарны төшле җимеш культуралары авыррак кичерә. Былтыр чия, слива булмады. Быел да салкыннар нәкъ алар чәчәк аткан чакка туры килде.
Помидор, борыч үсентеләре теплицада. Өсләренә бер кат спанбонд яптым. Кыярлар әлегә стаканнарда, өйгә алып кердем. Дүрт төрле: пекин, калибос, чәчәкле, башлы кабестәне капламадым. Теплица эчендә, алар салкынга бирешми.
Һәвәскәр бакчачыларның телеграм-каналына күз салганда
«Кар ява, дип шашып беткәнсез төне буе монда. Катырмаганда зыяны юк инде аның. Бездә, безнең тирәдә, Казанда катырмады. Бар да яхшы. Әле чия арасында ике шөпшә дә адашып йөри бу вакытта. Иртә баштан эшкә чыкканнар», – дип язып салган берәү һәм аңа мондый җаваплар ишелгән:
-
«Бездә кар әле дә эремәгән», «И Аллам, Ходай ни бирсә дә үз иркендә, бар дөнья чәчкәгә күмелгәч кенә, артыкка китмәсен», «Чистайда юеш кар ява», «Шомырт чәчкә атканда ел саен шулай инде, Америка ачып ятмагызчы», «Эх, күпме яллар буена бакча утыртып маташтык һәм хәзер шундый интегеш булырмы?», «Мин бар нәрсәне дә соң утыртам һәм борчылмыйм», – дигән ише комментарийлар язучы, моң-зар белдерүчеләрне күрдем.
Әле шомырт чәчәге салкыннары имин генә үтеп китеп, кырау-мазарлар төшкәләве дә бар. Истә, 2023 елда һәвәскәр бакчачыларга барып «күзләрем маңгайга менгәне»… Бакча үстереп көн күрүче, хуҗалыкта сыер савучы гап-гади авыл апасы түтәлләренә ятып, үкереп елардай хәлгә тарыган иде. Коточкыч бит бу! Күпме утыртып, бәрәңгесез калу... Кап-кара сабаклары йөрәк сыкрап куярлык, әңгәмәдәшемнең хәлен аңлап җиткерерлек түгел иде. Ярый әле кишерләргә, чөгендерләргә һәм башка яшелчәләргә салкынның аяныч нәтиҗәләре кагылмаганы бераз күңелне тынычландырды. Соңыннан исә ул исән калган үсентеләрен су сибеп дәвалаганын беләм.
Әлбәттә, тырышып-тырмашып бакча үстергән кеше – үсентеләренә, агач-куакларына зыян килү ачысын үзе генә белә. Һава торышының кырыслыкларына кеше факторы гына әллә ни каршы торалмый шул!