Элек Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләгән нәфис сүз остасы Сөмбелә Вәлиәхмәтованың әни булуы турында хәбәр иткән идек. Сөмбелә белән тормыш иптәше Айдар, мәчеткә барып, кызларына исем куштырганнар.
«Вәлиәхмәтова Дания Айдар кызы», – дип язган Сөмбелә социаль челтәрләрдә.
«Сау-сәламәт булсын», «Котлыйбыз сезне! Би-и-ик бәхетле, озын гомерле, киң ризыклы булсын», – дип матур теләкләр юллаганнар Даниягә әнисенең дуслары.