Нәфис сүз остасы Сөмбелә Вәлиәхмәтова әни булган
Сөмбелә Вәлиәхмәтова Ришат Төхвәтуллин төркемендә алып баручы булып эшләгән иде.
Алып баручы Сөмбелә Вәлиәхмәтовадан сөенечле яңалык: ул әни булган. Айдар һәм Сөмбелә Вәлиәхмәтовларның кызлары туган.
«Аллаһның киң рәхмәте белән, бүгенге чатнама суык кышкы таңда без әти-әни булдык. Фани дөньяга рәхим ит, балам», – дип язган Сөмбелә «ВКонтакте» социаль челтәрендә.
Барысы да гаиләне котлаган, сәламәтлек һәм бәхетле киләчәк теләгән. Без дә котлауларга кушылабыз.