Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбелә Вәлиәхмәтова: «Йокы качты, хәлсезлек, тез буыннарым авырта башлады...»

news_top_970_100
Сөмбелә Вәлиәхмәтова: «Йокы качты, хәлсезлек, тез буыннарым авырта башлады...»
Фото: Сөмбелә Вәлиәхмәтованың шәхси аккаунтыннан

Элегрәк Ришат Төхвәтуллин төркемендә алып баручы булып эшләгән Сөмбелә Вәлиәхмәтова быел гыйнвар аенда әни булды, дип сөенечле яңалык белән уртаклашкан идек. Бактың исә, нәфис сүз остасы «Әни» дигән бөек исемне йөртер өчен ни генә кичермәгән икән. Хәер, кызганыч, бүгенге заманда андый хәлгә калучылар бер ул гына түгел.

2018 елның 24 декабрендә Сөмбеләнең 16 атналык баласы төшкән. Әлеге хәсрәтне ул бик авыр кичергән. Ярсып-ярсып елаган, үз-үзен, ирен «ашаган», беркем белән сөйләшмәс булган, үз эченә бикләнгән. Кыскасы, яңадан яшәп китәргә көч таба алмый газапланган. Бу баткаклыктан ул эш ярдәмендә генә чыга алган. Эшкә урнашып, әзрәк онытылып, яхшыга өметләнеп яши башлаганда... Көннәрдән бер көнне аңа табигый юл белән беркайчан да балага уза алмаслыгын хәбәр иткәннәр. Әлеге ачы дөреслектән соң Сөмбелә бөтенләй сыгылган. Бетмәс-төкәнмәс хастаханә юллары, 100 мең сумнан артыклык анализлар, исәпсез-хисапсыз УЗИлар, квота көтүләр...

Бүген болар барысы да артта калган, бәхеткә. Бүген аларның кечкенә кызчыклары үсеп килә. Ләкин Сөмбелә бу яраларын яңартырга ниятләгән. Ул аларны, тәфсилләп, социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган. Үзе кебекләргә рухи яктан ярдәм итү максатыннан.

– Шәхси тарихым белән бүлешүем берәүне дә рекламалау, яисә аудитория җыю максатыннан түгел. Бәлки, кемгәдер ярдәме тияр... Төшенкелеккә бирелгән, бу авыр сынау алдында бирешергә әзер торган бер генә кешенең өметен ныгытып җибәрсәм дә, димәк, язуым юкка түгел. Үзем өчен дә язып куюым файдага, чөнки вакыт үтү белән, хисләр, эмоцияләр тына, бар да онытыла башлый.

ЭКОга чират җиткәнче сәламәтлекне кайгыртырга, булган авыруларны дәваларга киңәш иттеләр, ә сәламәтлек минем чыннан да мактанырлык түгел иде шул. Айга икешәр салкын тидереп чирләгәнне язган идем инде, шуңа өстәп, йокы качты, хәлсезлектән җәфаландым, тез буыннарым авырта башлады. Үзебезнең участок терапевты бөтен төр табибларга «направление» бирде бирүен. Бармаган табиб калмады: кардиолог, эндокринолог, ревматолог һәм башкалар. Берсе дә бер чир тапмады. Эзләмәде дә инде. «Баш катырып йөрмә әле» дигән кебек кабул иттеләр. Берсендә дә «булышырга» дигән омтылыш сизмәдем. Бушлай табибларга бүтән бармадым да. Вакыт әрәм итеп, чиратта гомер үткәреп йөрүдән бер мәгънә юк. Үзебезнең яндагы түләүле клиникага терапевтка язылдым. Табибы кем икәнен укымыйча да. Гадәттә, «Продокторов»тан бәяләмәләр укып, сайлап кына языла идем түләүле табибларга. Равилә Бариевнага эләктем. Һәм бу бүгенге бәхетле нәтиҗәмә беренче адым булган икән. Равилә Бариевна бик тәфсилләп анамнез җыйганнан соң, анализлар бирергә һәм УЗИ үтәргә кушты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча минем организмда витамин һәм микроэлементларга кытлык булуы ачыкланды. Ниһаять, хәлсезлегемнең сәбәбен таптылар. Табиб язган барча витамин һәм микроэлементларны эчә башлагач, күзләрем ачылып китте. Иммунитет ныгыды, төннәрен йоклый башладым. Равилә Бариевнаның ярдәме моның белән генә төгәлләнмәде. Мин аңа зур срокта баламны югалтуым һәм хәзер балага уза алмавымны, ЭКО көтүемне дә әйткән идем. Ул миңа бер табибка барып карарга киңәш итте. Айга бер тапкыр Чаллыдан килә икән. Ул бөтенләй башка ысуллар, башка дарулар белән дәвалый, шуңа эләгергә тырыш әле, диде. Равилә Бариевна әйткән клиникага шалтыраттым. Әле шушы көннәрдә генә килгән булган икән, тагын кайчан киләсе билгесез. Билгеле булгач, шалтыратырбыз, диделәр. Тагын көтәсе... – дип, искә алган Сөмбелә могҗиза көтеп узган газаплы елларын.

Сөмбеләнең язылучылары анардан әлеге тарихның дәвамын һәм бәхетле йомгагын көтеп калган.

Фото: Сөмбелә Вәлиәхмәтованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 апрель 2023
    Исемсез
    Чыннан да, Равилә Бариевна искиткеч яхшы табиб. Бик игътибарлы да. Кешенең күңелен, җанын да дәвалый ул. Мин дә бик рәхмәтле Равилә Бариевнага. Ә сезгә, Сөмбелә, алдагы көннәрегездә бары шатлыклар телим. Сәламәт булыгыз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100