Сөмбел Билалованың зур куанычы бар: «Әти-әнием миннән дә ныграк шатланды»

Җырчы Сөмбел Билалованың зур куанычы бар: аңа «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Шатлыгын уртаклашып, Сөмбелнең үзе белән элемтәгә кердек, хис-кичерешләрен сораштык.
Әлбәттә, мин бик шат инде. Чөнки сәхнәгә аяк басуыма тиздән 20 ел була, әлеге исемгә лаекмын дип уйлыйм. Аннан соң юбилей концертым алдыннан да әлеге нәтиҗәгә ирешәсем килгән иде, сер түгел.
Мактаулы исем бирелүен белү белән үк, иң беренче итеп, әти-әниемә шалтыраттым. Алар бу яңалыкка миннән дә ныграк шатландылар бугай. Минем атказанган артист булуым алар өчен, чыннан да, зур горурлык. Ә мин аларны шатландыра алуым белән бәхетле.
Сөмбел, без дә сезне котлыйбыз! Дусларыгыз, сәхнәдәшләрегез белдеме соң әле? Котлаулар күп киләдер?
Филармониядәге сәхнәдәш дусларыма гына әйткән идем. Барлык коллегаларым, җитәкчеләребез котлады. Рәсми рәвештә игълан итмәдем әле, ләкин калганнар да каяндыр ишетеп алганнар инде. Бүген иртәдән күпләгән котлау хатлары килә.
Әлеге исем нәрсә бирә, сер булмаса? Нинди өстенлекләрегез булачак?
Ялгышмасам, материаль яктан аз гына файдасы бар бугай. Ә болай ул инде күбрәк артистка дәрәҗә өсти.
Юбилей концертыгыз кайчан? Әзерлек эшләре ничегрәк бара?
Әлегә хастаханәгә эләктем, бераз тикшеренүләр узарга туры килде. Ә болай әзерлек тулы көченә бара. Юбилей концертым 2 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында узачак. Барыгызны да көтеп калабыз! Бик күңелле булачак, килегез!