Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалова ерак һәм авыр сәфәрдән кайткан: «Мин еладым…»

news_top_970_100
Сөмбел Билалова ерак һәм авыр сәфәрдән кайткан: «Мин еладым…»
Сөмбел Билалованың шәхси архивыннан

Җырчы Сөмбел Билалова Татар конгрессы делегациясе составында Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында булып кайткан. Чараларда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән татарлар катнашкан, заллар тулып торган

Артист өчен әлеге сәфәр, читтәге милләттәшләребез белән очрашу һәм андагы чыгышлары бик зур тәэсирләр калдырган. Бу хакта Сөмбел «Интертат»ка да сөйләде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Әлеге делегация составында без ике артист – мин һәм Зәйнәб апа Фәрхетдинова бардык. Луганск һәм Донецк шәһәрләрендә, татарлар белән очрашу барышында, 2 концерт куйдык. Читтәге милләттәшләребезгә үзебезнең җыр-моңнарыбызны җиткердек.

Фото: © Сөмбел Билалованың шәхси архивыннан

Әлбәттә, без хәрби частьләрдә булмадык. Солдатлар яныбызга үзләре килде. Гомумән, бу якларда татарлар бик күп яши икән. Шундый хисле очрашу булды ул. Безне бик җылы кабул иттеләр. «Кайчан да булса татар артистларын күрербез, татарча җырларны сәхнәдән ишетербез дип уйлмаган идек», – дип, елап утырдылар. Донецкида исә татарлар плакатларга кадәр ясап алып килгәннәр. Аларда: «Татарлардан Казанга сәлам!» – дип язылган иде. Ахырда без анда барыбыз бергә «Туган тел» җырын башкарабыз. Шул вакытта халык флаглар, татарча язылган плакатлар күтәргәч, күңелем нечкәрде. Еладым… Горурландым да, – ди Сөмбел.

Әлбәттә, ул якларга юл тоту – җаваплылык. Сөмбел дә башта бик борчылып торган.

Эчем бик пошып торды, 3 көн йоклый да алмадым. Безнең филармония артистлары солдатлар янында еш була, окопларга кадәр барып концертлар куялар. Кузгалыр алдыннан: «Нигә әле мин куркып торырга тиеш», – дип уйладым. Зәйнәб апа да барасы булгач, тынычланып калдым. Әмма эчке тынгысызлык барыбер җибәрмәде. Без ул якларда 5 көн булдык. Кире кайтыр юлга чыгып, Ростовка җиткәч кенә җиңел сулап куйдым.

Шуңа да карамастан, бу сәфәргә барып кайтуыма бик шатмын. Үземне бик кирәкле эш эшләгән сыман хис итәм. Анда яшәүче татарларга берничә сәгатькә генә булса да шатлык хисләре бүләк итүемә куанам, – диде Сөмбел.

Фото: © Сөмбел Билалованың шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100