Сөмбел Билалова: «Беребез дә алда нәрсә булачагын белми...»
«Ниһаять, минем репертуарда мәхәббәт турында булмаган җыр барлыкка килде. Соңгы елларда темаларны үзгәртергә тырышсам да, минем җырларым төп мәхәббәт, ярату турында», – ди Сөмбел Билалова. Артист белән яңа җыры, иҗади һәм шәхси тормышы турында сөйләшеп алдык.
Сөмбел, яңа «Язмышлар китабы» җырының тарихын сөйлә әле.
«Язмышлар китабы»ның көен дә, сүзләрен дә Венера Мәхмүтова иҗат итте. Венера апа – минем бик күп җырларымның авторы, миңа һәрвакыт яңа җырларын җибәреп тора. Әлеге җырны мин инде моннан 3 ел элек сайлап алган идем һәм менә хәзер генә тамашачыма ишеттерә алдым. Минем иҗатта андый еллар буена эшләнә торган җырлар аз түгел. Һәрбер җырның да үз вакыты була торгандыр ул. Нәтиҗәдә, озак эшләнгән җырлар башкаларына караганда уңышлырак та булып чыга әле алар. Әлеге җыр да 3 ел буе үз вакыты җиткәнен көтте. Венера апа: «Кайчан чыгарасың инде?» – дип, берничә тапкыр үпкәләп тә язды. Ләкин җырны чыгару өчен дә илһам кирәк, сатып алган мизгелдә үк эшләп булмый аны.
Бу җырны яздыргач, ниһаять, минем репертуарда мәхәббәт турында булмаган җыр барлыкка килде (көлә). Соңгы елларда темаларны үзгәртергә тырышсам да, минем җырларым – нигездә мәхәббәт, ярату турында.
Мин инде 20 ел буена җырларымны Марат Мухин белән эшлим. Яздыруын да аның студиясендә яздырам. Әлеге җырга аранжировканы башка кеше белән ясаган идек. Әмма аңа Марат белән дә төзәтмәләр кертергә туры килде. Шуңа күрә җырны чыгару шактый тоткарланды. Сторисларыма әлеге җырны яздыруымны куйгач, Венера апа да бик шатланды инде. Кичә менә җыр барлык мәйданчыкларда дөнья күрде. Халыкка ошый кебек, уңай кайтавазлар күп килә.
Сөмбел, бу җыр язмышыннан канәгать булган кешеләр турындамы соң инде, киресенчәме?
Бу – позитив, өмет белән җырлана торган җыр. Сүзләре дә бик мәгънәле. Беребез дә алда нәрсә булачагын белми, һәр кешенең үз язмыш китабы. Күбебез аны яхшылык, ярату белән язарга тырыша. Әгәр дә күңелең яхшылыкта булса, дөньяны яратып яшәсәң, аның битләренә дә әйбәт әйберләр генә язылачак. Җырда да «яратып яшә син, кеше» дигән сүзләр бар.
Әлеге җыр синең үзеңә дә туры киләме?
Мин дә шулай яхшылыклар кылып яшәргә тырышам. Әмма үземне гел позитив кына карашлы кеше дип әйтә алмыйм. Борчылып, кайгырып, депрессиягә бирелеп алырга «яратам». Ләкин менә шушындый җырлар аша үземне дә тәрбиялим, дип әйтимме соң инде. Төшенкелеккә бирелергә ярамый. Мин бу сүзләрне үземә дә көн саен әйтеп торам.
Син соңгы вакытта сирәгрәк күренәсең.
Юк, мин җырлыйм (көлә). Көн саен каядыр җырлыйм. Шәһәр филармониясендә эшләвемә быел 5 ел була. Анда бик күп чаралар, концертлар, спектакльләр булып тора. Аларның бөтенесендә катнашам. Татар конгрессы белән чит төбәкләргә еш чыгабыз. Мин радио-телевидениедә сирәк күренәм, шуңа югалган сыман тоеламдыр.
Әлбәттә, сине гел күрсәтеп торсыннар өчен, күп акчалар таләп ителә. Болай җырларымны ишеттерергә тырышам инде. Әлеге җырымны да радиоларга ротациягә биреп алачакмын. Ә кайчагында, чыннан да, иҗатымның мәгънәсе нидә икән, дигән уйлар да килеп ала. Җырларны аласың, яздырасың, ә аларны халыкка җиткерүе бик кыен. Күп акчалар эшләп йөрмәгәндә, иҗат җимешләреңне халыкка җиткерү җиңел түгел хәзер. Минем беркем ишетмәгән, радиоларга чыкмаган җырларым да бик күп. Әмма, бәлки, бөтенләй җырламаскадыр, дип уйланып аласың да, тагын җырлар яздыра, чыгышлар ясый башлыйсың. Чөнки җырлыйсы килә. Соңгы вакытта төрле концертларда да ешрак чыгышлар ясый башладым. Шунсыз булмый, халык оныта.
Шәхси концертларың көтелмиме?
Мин Казанда 2022 һәм 2023 елларда 2 концерт куйдым. Киләсе елга, Аллаһы боерса, зур юбилей концертымны эшләргә теләгем бар. Минем беренче сольный альбомым 2006 елда чыккан. Ул альбомны туплар өчен мин күпмедер вакыт җырлаганмын бит инде. Үземне зур сәхнәдә 2004 елдан дип кенә алсам да, менә сиңа 20 еллык иҗат юлы. Шушы 20 ел эчендә күп кенә җырчылар белән эшләдем, репертуарым бай. Зур концерт оештырасым килә.
Элекке концертларым бик әйбәт үткәннәр иде. Аларның режиссеры да, сценаристы да мин үзем булдым. «Сөмбел, без сине яңа яктан ачтык, сине мондый итеп белмәгән идек», – дип әйтүчеләр күп булды. Башта концертыма режиссер чакырырмын дигән идем. Ләкин чит кеше синең йөрәгеңә керә алмый бит инде ул. Ул барыбер син әйтергә теләгән сүзләрне җиткерә алмый. Шуңа да барысын да үзем башкарып чыктым. Ләкин юбилей концертыма читтән дә ярдәм кирәк булыр, мөгаен.
Ә болай бер генә дә тик торганыбыз юк. Бу атнада менә 2 генә көнем буш, калган көннәремдә – концертлар, банкетлар. Мин бәйрәмнәрне алып та барам, җырлыйм да.
Телевидениеләргә чыгарга кирәк, әлбәттә, ләкин экраннан күренми тору – җырчы иҗаттан туктады дигән сүз түгел. Җәй көне менә клибымны телевидениеләргә куеп алдым. Хәзер иҗатны интернет аша таныту мөмкинлеге дә бар. Аллаһка шөкер, мин иҗат тормышымнан кәнәгать, ул кайный.
Филармониягә эләккәнемә дә бик шатмын. Чөнки мин гастрольләргә чыгып йөри торган җырчы түгел. Ә монда безнең концертларыбыз бик күп. Филармония миңа гел сәхнәдә булу мөмкинлеге бирә.
Шәхси тормышыңны бик күрсәтмисең. Безгә сөйләрлек яңалыкларың юктыр бит?
Мин шәхси тормышымны беркайчан да күрсәтмәдем. Кияүдә булганда да иремне күрсәткәнем булмады. Мин шәхси тормышны күрсәтү яклы түгел. Әлбәттә, кияүгә чыга калсам, мин бу хакта әйтәчәкмен. Ләкин очрашып йөри торган егетләрне дә күрсәтеп барып булмый бит инде (көлә).
Сүз дә юк, минем гаилә корасым, үз тиңемне очратасым килә. Танышып та торам инде, очрашып та алам. Хәзер дә очраша торган кешем бар, ләкин арабызда барысы да җитди дип әйтә алмыйм. Син чынлап та кияүгә чыксаң, зурлап сөйләргә буладыр. Ул очракта да, иремне халыкка күрсәтермен дип уйламыйм.
Шәхси тормышын җайлау – хатын-кыз өчен бик мөһим. Әле күптән түгел генә: «Сиңа сайларга кушсалар, иҗатны сайлар идеңме, шәхси тормышнымы?» – дип сорау биделәр. Беләсезме, әйтә алмыйм. Нәрсә мөһимрәк икән, бәхетле гаилә тормышымы, тагын да популяррак җырчы булу, карьерамы?
Бүгенге көндә миңа янәшәмдә булырлык якын кешем кирәк, әлбәттә. Еллар узган саен моны ныграк аңлый барасың. Моннан берничә ел элек тә бу хакта артык уйланмый идем әле, болай да рәхәт, кызык иде кебек. Кеше мәхәббәт хисләре кичерсә, бу аның иҗатына да яңа сулыш алып килә бит. Әлегә ул «сулыш»ны бүтән җирдән, башка нәрсәләрдән эзләргә туры килә.
Әти-әниләрең дә борчыламы ялгыз булуыңа?
Аллаһка шөкер, минем тормыш болай актив, кызыклы. Минем өчен артык борчылырга кирәкми. Ләкин гаиләле булуым әти-әни өчен мөһим, килешәм. Аллаһка шөкер, борчылсалар да, үзләренең миңа бу турыда әйткәннәре юк. Алар беренче чиратта минем бәхетле булуымны телиләр. Язмыш китабы бөтен кешенең дә бер төрле генә язылмый бит. Бөтен кеше дә 20 яшьтә кияүгә чыгып, 25 яшьтә бала тапмый. Һәр кешенең үзенеке. Кемдер 50 яшьтә генә дә кияүгә чыга. Алай булмасын иде инде, әлбәттә (көлә).
«Син чибәр, матур, популяр, нигә ялгыз?» – дип еш сорыйлар. «Ә сез беләсезме, минем күпме шундый ук дус кызларым?» – дим. Эш чибәрлектә дә, уңганлыкта да түгел. Димәк, әле вакыты килеп җитмәгән, димәк,каядыр йөри ул тиң ярым.
Ниндидер таләпләрең дә бардыр инде. Беренче очраган кешегә кияүгә чыгып булмый бит.
Әлбәттә, сайланып тормасам, әллә кайчан чыгар идем. Яшь барган саен таләпләр күбәя генә бара. Шул ук вакытта, кайбер әйберләргә, киресенчә, җиңелрәк карыйсың. Яшь вакытта син ул әйберне, мәсәлән, бөтенләй кичермәс идең. Ә хәзер барыбер уйлабрак эш итәсең. Идеаль кешеләр булмаганны беләбез. Һәр кешенең дә үзенә тиң яры каядыр йөридер ул. Үземә килешә торган, мин дә аңа килешә торган кешем табылыр, дип өметләнәм. Әлегә җырлыйбыз, иҗат итәбез!
Рәхмәт, Сөмбел! Иҗади һәм шәхси тормышыңда барысы да әйбәт булсын!