Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалова баласын югалтуы һәм каты авыруы турында сөйләде

news_top_970_100
Сөмбел Билалова баласын югалтуы һәм каты авыруы турында сөйләде
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасының яшь җырчысы Сөмбел Билалова «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында кунак булды. Ул анда тормышындагы авыр вакытлары белән дә уртаклашты. 

«Ник бала алып кайтмыйсың? Ник үзең өчен бала тапмыйсың?» кебек сорауларны кешегә бирергә ярамый, дигән фикердә җырчы. Чөнки бу сораулар кешенең «авырткан җиренә тию» булырга мөмкин.

«Без дә беренче балабызны югалттык. Яңа ел алдыннан мин, шатланып, Казанга кайткан идем, табибымны бәйрәм белән котларга бардым. «Килдең бит, әйдә, карыйбыз», – диде. Шунда баланың йөрәк тибешен ишетмәде. Башта үз кабинетында карады, аннары махсус яхшы аппаратлы бүлмәгә кертеп җибәрде. «Ишетелми», – диделәр. Анда аяк астыннан җир китте инде. Бик көтелгән бала иде. Бик тә ул вакытта бала табасым килгән иде. Мин ышанмыйча йөрдем, әнигә «тагын башка табиб янына барып карыйк» дидем. УЗИга бардык, анда да «юк» диделәр. Аннары аның үзенең процедуралары бит. Бу хәлне белгәч, ирем Мәскәүдән кайтып җитте. Бәлки, срогы бик зур булмагач… Табиблар мине тынычландырырга тырышты. Андый хәлләрнең еш булуын әйттеләр», – дип сөйләде җырчы.

«Синең бит иҗаттан, сәхнәдән китеп, бары тик әниең һәм апаң белән генә аралашып яшәгән вакытың да булды. Ни сәбәпле шулай килеп чыкты?» – дип сорады җырчыдан тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова.

«Мин кинәт авырып киттем. Ашый алмыйча, бик каты ябыктым. Мин хәзергедән ике тапкыр ябык идем. Нәрсә булганын беркем дә әйтә алмады. Ярты ел авырдым. 3-4 тапкыр хастаханәдә яттым.

Гомумән эшләмәдем. Акчам бетте. Бер концертта, бер банкетта эшләмәдем, әни һәм ападан кала беркем белән аралашмадым, социаль челтәрләргә берни куймадым. Гомумән югалдым. Дуслар, кызлар яза, күбесенә җавап та бирмәдем, бирәсем дә килмәде.

Хастаханәдән чыккач, нәрсә эшләргә, дип аптырадым. Ул вакытта мин машинамны саттым. Мин хәзер ел саен тикшеренүләр узам, дарулар эчәм. Миңа бит әле 30 яшьтән генә артты, миңа дару эчәргә туры килә, дип елап утыра идем», – дип авыр вакытлары белән уртаклашты Сөмбел Билалова.

«Сөмбел, тәрәзәгә кара, әнә кешеләр йөри, аларга дару кирәкмиме? Аларның барысын да сәламәт дип әйтеп булмый, алар тикшеренмәгән. Син бит даруны белеп эчәсең», – дип мине тынычландырырга тырышты табиб булып эшләүче апам.

Җырчы баласын югалтуы һәм каты авыруы турында «ТМТВ» каналы видеосында 26.00 һәм 39.38 минутта сөйли башлый.

Сөмбел Билалова: «Гаиләле буласым килә»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100