Сөмбел Билалова: «Гаиләле буласым килә» («Ак Барс» җанатарлары белән каралган концерт)
Сәхнәдә инде 15 елдан артык иҗат итүче, популяр, яшь, чибәр җырчы Сөмбел Билалованың концерт программасын карап кайттым. Сөмбел Билалова кияүгә чыгарга җыенамы? Бу концерт программасы белән гастрольләргә чыгачакмы? Ни өчен Римма Ибраһимова концертка чыгыш ясарга килә алмаган? Бу хакта КФУ студенты Илзирә Хәйруллина «Интертат» репортажында.
27 апрельдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә популяр җырчы, алып баручы, бик күп телевизион премияләр иясе Сөмбел Билалованың концерты булды.
Көннең яктылыгына, җылылыгына, рәхәтлегенә сокланып бардым! Мәдәният йортына килеп кергәч тә шул ук хисләрдә калдым – әйтерсең лә концертка җылы алкышларга күмә торган тамашачыларны сайлап кына җыйганнар. Һәрберсенең кулында – чәчәк бәйләмнәре, пакет-сумка белән бүләкләр.
Залга узып, үз урыныма барып утырдым. Кеше шактый күп икән – бигрәк тә яшь кызлар, егетләр... Яшьләр дигәч, үзем дә әллә ни олы түгел, 19 яшь кенә. Өлкән буын абый-апайлар да бар. Концерт олы буын өчен дә, яшь буын өчен дә хуш килә торган икән, дигән фикергә килдем...
Ярый, сүз башым бит «шүрәле» дигәндәй, концерт барышын язам.
Концерт башланганда «телефоннарның тавышын басып куярга һәм маска кияргә, дистанцияне сакларга» дигән сүзләр яңгырады. Бәлки инде бер язылып куйганны яңгыраталардыр, яңасы язылмагандыр. Залда утыручы тамашачы моны алай «колакларына алмадылар» кебек. Барысы да Сөмбелнең чыгуын көттеләр.
«Фигурасы, киемнәре, бизәлешләре бигрәк матур!»
«Туганнарымны, дусларымны яратам. Туган җиремне яратам, эшемне яратам. Сәхнәне яратам! Сезне яратам! Яратып ян, йөрәгем!» дигән сүзләр яңгырады. Һәм «Яратып ян йөрәгем» җыры белән сәхнәгә кып-кызыл күлмәклеСөмбел Билалова чыкты.
Иң беренче җыры моңсурак булгач, алга таба күңелле җырлар булырмы икән инде, тамашачыны «уята» алырмы, дип уйладым.
Фигурасы бигрәк матур! Артык «түгәрәк» тә, артык «ябык» та түгел. Бизәнүе дә гади, үзенең табигать биргән матурлыгын югалтмаган. (Башка артисларны кимсетеп әйтүем түгел, һәркем үзенчә матур).
Беренче җырны җырлап бетергәч, Сөмбел тамашачыга мөрәҗәгать итте:
...Бүген мәхәббәт турында сөйләшәбез. Минем дә үземнең мәхәббәт тарихым бар. Бик үзенчәлекле, бик кызыклы. Һәм бүген бер өлешен сезгә сөйлим. Чөнки күңелем шулай куша, – диде ул. Әмма концертта күп сүзләр сөйләмәде. Алайса, кайбер концертларны нинди генә темаларга мәзәкләр сөйләп бетермиләр!.. Кеше концерт карарга, җыр тыңларга килә бит. Дөрес, этюдлы өлешләр, шигыри алымнар булу күңелгә ята.
Сөмбел Билалованың бу концерт программасында күптәнге хыялы да тормышка ашты. Ул сәхнәдән: «Күптәнге хыялым тормышка ашты. Танго биеп җыр җырлыйсы килгән иде», – диде. «Таң җилем» дигән өр-яңа җырны иң беренчеләрдән булып концертка килүчеләр ишетте. Премьераны башкарганда бер биюче егет белән танго да биеп алды әле. Сөмбел русча да бик оста җырлый икән. Тамашачыга төрле яклап ачылды, «афәрин!» генә диясе кала!
«Махсус кунак Римма Ибраһимова килә алмау сәбәпле, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова чыгыш ясады»
Сөмбел махсус кунаклар да булачак, дигән иде. «Укытучым Римма Ибраһимова, дустым Булат Нигъмәтуллин. Һәм тагын кемнең булачагын килгәч күрерсез», – дип «интрига» ясаган иде. «Кем булачак?» дигән уй бер миндә генә тумагандыр.
Кызганычка, Римма Ибраһимова чыгыш ясый алмады. Бәлки, аның өчен генә килгән тамашачылар да булгандыр әле. Сөмбел Билалова Римма Ибраһимовага ни булганын әйтмәде:
Мин дә, Римма апа да гафу үтенәбез, ул бүген килә алмады. Аллага шөкер, Римма апабыз исән-сау, барысы да әйбәт аның белән. Һичшиксез, киләсе елга чакырачакмын. Уйладым-уйладым да, мин сезне кунаксыз калдырмадым. Кунагым бар. Әле нинди кунагым, дуслар! Минем яраткан җырчым, сезнең яраткан җырчыгыз – Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова!
Зәйнәб Фәрхетдинова «Көтәм», «Күңел унҗидедә, йөрәк унсигездә» җырлары белән «Чулпан»ны дер селкетте! Зәйнәп апа – мәңге яшь, бер дә картаймый. Чәчләрен бик үзенчәлекле итеп ясаган иде, яшь кызлар кебек.
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Уңышлар, Сөмбел! Бик яратам сине. Ул бит әле «Билалова»да», – дип тә өстәп куйды. Тамашачылар алкышлады: Зәйнәб апаның да «рәсми» фамилиясе Билалова бит.
«Афишада «интрига» ясаган кунак»
26 апрель – Тукай туган көне булгач, Сөмбел Тукай шигыренә язылган берәр җыр башкарырмы икән, дип көттем. Башкарды – «Туган авылым» җырын. Татар халык киеме киеп чыкты бу җырны башкарганда. Һәм шул костюмда «Идел буе каеннары», «Су юлы» җырларын җырларды. Ни дисәгез дә, концертта татар халык җырлары ишетү, милли моңнарыбызны тыңлау илһамландыра. Концертның бер матур бизәге булып тора алар. «Әйдә, иркәм, алып барам чишмәләргә суларга» җырын җырлаганда тамашачы янына залга төште. Тамашачы белән бергә биеп керде!
Үзенчәлекле номер да бар иде бит. Сөмбел Аурелио Морэтаны чыгыш ясарган чакырган. Телефондагы фонарикларны кабызып, Аурелиога җан атып утырдык. Өстәвенә, чит ил музыканты «Ай, былбылым» көен дә уйнап бирде.
«АК Барс» хоккей командасы белән концерт карау
Сөмбел Билалова Казан филармониясендә 3 ел эшли икән. Һәм шул филармониядә эшләп килә торган «Балалар» студиясе белән берлектә яңа «Балачак эзләре» дип аталган җырын да башкарды. Концерт барышында җырларның авторлары Сөмбел Билалова тарафыннан әйтелмәсә дә, зур экраннарда язылып куеп, һәрбер җырны җырлаганда чыгып барды.
Өченче кунак – Булат Нигъмәтуллин икән. «Сөмбел белән бик күптәннән таныш», – дип сүз башлады ул. Алар дуэт җырлады.
Минем күршемдәге минем яшьләрдәге бер кыз әтисе белән бергәләп концерт буе телефоннан хоккей карады. Бер күзләре белән хоккей өчен җан атып утырсалар, икенчесе белән концерт карыйлар. Әлбәттә, мин дә күз төшереп алдым. Булат Нигъмәтуллин «Яратам, яратам, яратам. Яратам сине генә!» дип җырлаганда, «Ак Барс» гол кертте. Әй ул кызның сөенгәнен күрсәгез! Концерт та, хоккей да карап кайттым шулай һәм уен «Ак Барсның» җиңүе белән тәмамланды. (Кызганыч, репортажны язып тәмамлаганда, икенче көнге уенда «Ак Барс» җиңелде).
«Концерт ахырында – дискотека»
Концерт тәнәфесләрсез иде. Чыгыш ясаучылар күп булгач, тәнәфес нигә, дип уйлаганнардыр. Бер яктан карасаң, әйбәт тә, чөнки озак барса, ардыра, өйгә кайтып җитәсе дә бар бит. Әйтергә онытып торам: Сөмбел Билалова концертта уен да уйнатып алды. Залдан 5 кешене чакырган иде, 6 кеше менде. Җиңүчегә «Итле» ресторанына сертификат бирде. Ә калганнарга – бүләкле пакетлар. Эчендә нәрсә икәне күренмәде.
Тамашачы Сөмбелне чәчәк бәйләмнәренә күмде. Чәчәкләр, пакетлар өстәлгә генә сыеп бетмәде. Чәчәк, бүләк күтәреп менүчеләргә Сөмбелнең үзеннән бүләк бирелмәде. Күңелне тырнап торды бераз анысы. Кайбер концертларда ияләшелгән – менгән һәркемгә, бигрәк тә балаларга, календарь яки чупа-чупс булса да бирәләр.
Концертның дискотека белән тәмамланды. Дәртле, күңелле җырлары белән халыкны «кабызып» җибәрде. Шәхсән үземнең концертларда биергә басканым булмаса да, үзем дә сизмәстән биергә бастым. «Чулпан» мәдәният үзәгендә ничә тапкыр булганым бар, әмма мондый тамашаны күргәнем юк иде. Бик әзерлекле концерт программасы, ардыртмады да, туйдырып та бетермәде. Хәтта концертның ахырына килеп җиткәнен дә сизмичә калдым, бер дулкында үтте дә китте. Рәхәтләнеп ял итеп, күңелең белән җырлап-биеп кайту өчен – бер сүз белән әйткәндә, шәп концерт!
Концерттан соң Сөмбел Билалова белән сөйләштем.
Концертыгыздан кәнагать калдыгызмы?
Быелгы концерт минем өчен бик авыр бирелде. Чөнки мин авырдым. Әле 1 атна элек кенә, тавышым бетеп, больницада ята идем. «Концертны кичектереп торыргамы икән» дип тә уйладым. Ләкин табиблар «вакытың бар, кайгырма», диделәр. Минем белән мондый хәл булганы юк иде. «Тавышым бетәр, авырырмын», дип беркайчан да уйламадым. Больницада яткач, кайбер эшләр дә эшләнмичә калды. Концерт программасына тагын берничә номер кертмәкче идем...
Бөтен авырлыкларны исәпкә алганда, мин концертымнан бик канәгатьмен. Чөнки концерт алдыннан репетициядә дә хәлем бик үк әйбәт түгел иде.Сәхнәгә чыгар алдыннан Аллаһы Тәгаләдән сорадым: «Аллаһы Тәгаләм, бир миңа тавыш. 80 процент булса да бир», – дидем. Концерт башланып, беренче җырны җырлагач, икенче җырда минем тавышым ачылды. Әллә мин аның турында уйламадым дамы икән инде... Минем тавышым белән берәр нәрсә булганны тамашачы сизмәде дә кебек.
Менә шундый борчулы концерт булды бу.
Бу концертка озак әзерләндегезме?
Былтыр, март аендагы концертымда, бик хисләнеп, тамашачылар алдында һәр елны концерт куярга вәгъдә биргән идем. Быел Яңа еллар каникулларында ял итеп йөргәндә, «быел да концерт куярга җыенган идем ич», дим. Март аена куярга уйласам да, соңга калдым. Һәм апрель аена концертымны куйдым.
Бу концерт программасы белән гастрольләргә чыгарга уйламыйсызмы?
Алла бирсә, курку хисен бетереп, гастрольләргә чыгып карыйсым килә. Ул көзен булыр, дип уйлыйм. Концертым әйбәт, кешегә кызык булыр, дип көтәм. Менә халыкны гына бөтен җирдә дә җыярга җиңел булмас шул...
Римма Ибрагимовага ни булды соң?
Римма апа белән без бик әйбәт мөнәсәбәттә. Ничә еллар инде аның белән аралашабыз. Ул миңа һәрвакыт «Сөмбел син булдырасың, син – молодец», дип әйтеп торучы кешеләрнең берсе. Римма апа концертка да «киләм-киләм», дип торды. Рекламага да аны керттем. Ләкин монда шәхси мәсьәлә чыкты. Фәрит Тәишев һәм Ландыш Нигъматҗанова белән бергә гастрольләргә йөри. Аларның Башкортстан якларында концертлары иде. Римма апа әйтмәгән, ахры, ничектер килеп чыккан инде. Бик борчылдым, кәефем китте. Тавыш бетеп авырган вакытларым, Римма апа да «килә алмыйм» ди. Хәтта бераз үпкәләдем дә. Дөньяда төрле хәлләр була, нишләтәсең. Киләсе концертларымда чыгыш ясарга насыйп булсын.
Зәйнәб Фәрхетдинованы чыгыш ясарга ризалату авыр булмадымы?
Зәйнәб апа чыгыш ясарга ризалашыр, дип тә уйламадым. Бик куркып кына шалтыраткан идем. Әле без аңарчы 3 атна элек Екатеринбургта бергә концертта булган идек. Концертым турында аның белән сөйләшкән идем. Ләкин анда әле мин аны чакырмаган да, хәтта чакырырмын дип тә уйламаган идем. Көтмгәндә аның ризалашуы минем өчен куаныч булды.
Инструменталь уен коралында уйнаучы индеецны каян таптыгыз?
Аурелио Морэта – тумышы белән Испаниядән, индеец. Программаны карап утырам – ниндидер номер җитми инде. Бер алып баручының инстаграмыннан күрдем шушы Аурелионы. Чакырып карыйм әле дип, номерын таптым. Әле юньләп русча да сөйләшми. Хатыны Юлия белән сөйләштем. Ул – татар кызы, Себердән. Ләкин татарча белеп бетерми. Бик әйбәт гаилә. Аурелио дөнья буйлап гастрольдә йөри. Миңа да, 26сы гына кайтам һәм репетициягә киләм, диде.
Булат Нигъмәтуллин белән дә дуэт җырладыгыз...
Булат белән бик күптәннән танышбыз. Мин аның «сольнигы»нда да җырладым. Ә бу дуэтыбыз – инде 5-6 ел элек язылган җыр. Бу дуэтны концертта беренче тапкыр ишетүчеләр дә булган. Бик күп яздылар. Булатның тавышын мин үзем дә бик яратам.
Бүгенге көндә йөрәгегез бушмы?
Җитди мөнәсәбәтләрем юк. Зур мәхәббәт хисләре кичермим. Ләкин минем йөрәгем беркайчан да буш була алмый. Йөрәк ир-атка гына түгел. Гомумән, туганнарыңны, эшеңне, сәхнәне ярату – барысы да шул бер йөрәктә бит. Кайчагында, әз генә булса да, кемгәдер гашыйк булып куям инде...
Кияүгә чыгарга уйламыйсызмы?
Юк, кияүгә чыгарга әлегә мин уйламыйм. Ләкин «теләмим» дип әйтә алмыйм. Нормаль хатын-кыз кебек, гаиләле буласым килә.
Сезнең өчен ир-атта нинди сыйфатлар булырга тиеш?
Әтиемдәге сыйфатлар булган ир-ат. Минем әти – бик җитди, күп сөйләми, сүзендә тора белә, әйткән эшен эшли, көчле кеше. Миңа һәрвакыт үземнән олырак ир-атлар ошый иде. Белмим, нәрсә белән бәйледер инде... Никтер, минем аның янында кечкенә кыз булып яшисем килә.
Иң беренче тапкыр сәхнәгә ничә яшьтә чыктыгыз?
Иң беренче тапкыр садикта булгандыр инде. Мин 5 яшьтән музыка мәктәбенә, фортепионога йөри башладым. Мәктәпкә кергәч, вокалга йөрдем. Сәхнәгә чыгар алдыннан мин һәрвакыт курка, борчыла идем. Өлкән сыйныфларда гына сәхнәгә рәхәтләнеп чыга башладым.
Сезнең иң беренче җырыгыз нинди иде? Ул җырның тарихын хәтерлисезме?
«Аккош белән аккош» дигән җыр. Нәҗибә Ихсанованың шигырьләрен ачып, фортепионо артына утырдым да көй яздым. Мин – Казан кызы, «Айфара» төркеменең студиясе минем өем янында гына иде. Шунда кердем, Фәнис абый белән Алмазга күрсәттем. Һәм Фәнис абый миңа бу җырга аранжировка ясады. Бу – минем беренче җырым, без аны радиога да бирдек. Ныклап торып эшләргә кирәк, дип уйлап, Оскар Усмановтан «Синең өчен яшим» җырын алдым. Танытты, дип әйтә алмыйм, ләкин әле дә инстаграмга шул җырны җырлап куялар. Каян алар аны хәтерли икән инде, дип шаклар катам. Ә менә тамашачыга тагын да якынайткан, таныткан җырым – «Бәхетле төш». Марат Мухин язган җыр.
Сез сәхнәдә ничә ел иҗат итәсез?
2004 елларда эшли башладым. 2016 елда иң беренче аудио-диск чыкты.
Чын дусларыгыз бармы?
Чын дусларым, Аллага шөкер, бар. Кызлар арасында да, егетләр арасында да дусларым бар. Мин егет белән кыз арасында чынлап торып дуслык булуына ышанам. Мин дусларсыз яши алмыйм!
Сөмбел нинди кеше?
Мин эчке хәләтем турында бик борчыла, уйлана торган кеше. Соңгы елларда үз өстемдә эшләргә тырышам. Үземне гел позитив якка өндим, төшенкелеккә бирелә башласам, кире борам.