«Шомбай-фест»ка быел Мали, Казахстан, Сербиядән дә курчак театрлары килә
Казанда 17-21 июнь көннәрендә VI «Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестивале узачак.
«Фестиваль программасында 14 спектакль: бишесе - өлкәннәр өчен, тугызы - балалар өчен. Болар - Благовещенск, Уфа, Донецк, Курск, Белгород, Киров, Саранск, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән курчак театры спектакльләре. Шулай ук, Сербия, Мали һәм Казахстаннан да коллективлар көтелә», дип хәбәр итә «Әкият» курчак театрының матбугат үзәге.
Шунысы да игътибарга лаек – Казанга «Тараканище» (Санкт-Петербург Зур курчак театры), «Ястребок» (Киров курчак театры) һәм «Тьма египетская» (Башкорт курчак театры) кебек быел «Алтын битлек» номинантлары булган спектакльләр дә килә.
Катнашучы спектакльләрне авторитетлы жюри бәяләячәк: театр режиссеры һәм продюсер Давид Бурман (жюри рәисе), театр тәнкыйтьчеләре Нияз Игъламов, Ольга Романцева, Динә Дәүләтшина, РГИСИның курчак театры режиссурасы һәм актерлык осталыгы кафедрасы доценты Александр Стависский.
«Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы актер эше», «Иң яхшы икенче пландагы актер эше», «Иң яхшы рәссам эше», «Спектакльнең иң яхшы музыкаль бизәлеше» һәм «Фестиваль яңалыгы» номинацияләрендә җиңүчеләрне алар билгеләячәк.
Традиция буенча, республика матбугатының мәдәни күзәтчеләреннән торган махсус жюри быел да җыелачак. Әлеге жюрига Дмитрий Пивоваров, Дмитрий Туманов, Айрат Бик-Булатов, Елена Шевченко, Рузилә Мөхәммәтова, Ольга Юхновская, Эльвира Садриева һәм Жәмил Сәлимгәрәев кергән. Алар катнашучылар арасыннан иң яхшы спектакльне сайлап алачак.