«Шомбай-фест»: спектакльләр ярышы гына түгел, дуслар очрашу урыны да
Казанда «Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестивале үтте. Биш көндә Казан тамашачысына һәм кунакларына 12 спектакль күрсәтелде. Кече залдагы спектакльләр икешәр мәртәбә күрсәтелә иде – берсе фестиваль кунаклары өчен булса, икенчесе тамашачы өчен. Спектакльләрнең һәркайсы тулы залларда барды.
«Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестивале – конкурслы фестиваль. Программага кергән спектакльләрне жюри рәисе, КУКАРТ фестивале директоры, режиссер һәм продюсер Давид Бурман җитәкчелегендәге команда - театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, театр белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Динә Дәүләтшина, театр тәнкыйтьчесе Ольга Романцова, «КукАртель» театр-студиясе оештыручысы, педагог, режиссер Александр Стависский бәяләде.
Миңа бу фестивальне оештыручылар кебек үк булмаса да, шактый ук эчендә кайнап күзәтергә туры килде, чөнки «Әкият» курчак театры фестивальгә профессиональ жюридан тыш мәдәни күзәтүчеләр командасын да җыя һәм алар да барлык спектакльләрне җентекләп карап бара. Дөресен әйткәндә, жюри, лауреатларны сайлаганда бердәм булдык, дисәләр дә, мәдәни күзәтүчеләрнең фикер төрлелеге киң иде.
Мәдәни күзәтүчеләр
Безнең команда нәтиҗәдә Мәдәни күзәтүчеләр премиясен Санкт-Петербург Зур курчак театрының «Тараканище» спектакленә һәм Бамако шәһәреннән (Мали Республикасы) «Sogolon» курчак театрының «Маленький Сиу» спектакленә бирде. Шәхсән мин өстенлекне казах һәм башкорт спектакльләренә бирергә теләгән идем. Казах театры «Ортеке» белән фестивальнең гран-приын алды, ә башкорт театры «Тьма египетская» белән «Алтын битлек» алды, «Шомбай-фест» та аларны югары бәяләде.

«Тараканище» - Санкт-Петербургның зур тарихлы профессиональ театрының Корней Чуковскийның шигъри әкияте буенча куелган спектакле. Бу әсәр буенча мультфильмнар да төшерелгән, хәтерләсәгез. Спектакль цирк аренасында барган кебек куелган. Ул өч артистның курчаклар белән уйнап шигырь укуын хәтерләтә. Ә таракан зур һәм коточкыч ямьсез. Ул өреп тутырылган, ә соңыннан аның шиңүен күрү җан рәхәте.
Безнең күзәтүчеләр төркеме сайлаган икенче спектакль – Африкада яшәп ятучы бер кабилә башлагының улы нәни Сиу турындагы әкият.

«Sogolon» – Малида барлыкка килгән беренче курчак театры. Труппа үз халыкларының әкият-риваятьләрен курчаклар аша яңгырата, аның традицияләрен, йолаларын сакларга тырыша. Әлеге әкияткә килгәндә аның идеясе кешенең табигать белән бердәм булуы, дуслык-бердәмлек турында. Кабилә башлыгының символик баш киемен киеп, аны югалткан малайга ярдәмгә авылдашлары гына түгел, барлык җәнлек-җанвар килә. Спектакль гаҗәеп ихлас куелган, монда марионетка курчакларны йөртүнең югары профессиональлеге турында түгел, ә артист белән курчакның бер дулкында булуы һәм артистның курчак белән мавыгып уйнавы, тере спектакль күрсәтелүе турында сүз бара. Безгә бу спектакль шушы ихласлык һәм үз традицияләренә тугрылыгы белән тәэсир итте. Соңыннан залдагы балалар Африка барабаннары астында сәхнәгә чыгып рәхәтләнеп биеде.
Инде профессионаллар сайлаган лауреатларны карап чыгыйк.
Икенче пландагы иң яхшы актер эше:
«Сказки Поднебесной», Белгород дәүләт курчак театры
Павел Роднин - «Сказки Поднебесной» спектакле (Белгород дәүләт курчак театры);
Иң яхшы актер эше:
«Ястребок»
Фото: © «Әкият» курчак театры/Рәмис Нәҗмиев
Владимир Хлопов, Павел Никулин, Сергей Трусов, Валерий Арсеньев - «Ястребок» (Кәгазь самолет турында әкият) спектакле (А.Н.Афанасьев ис. Киров курчак театры);
Иң яхшы актерлар ансамбль:
«Тараканище», Санкт-Петербург дәүләт курчак театры
«Тараканище» спектакле (Санкт-Петербург Зур курчак театры);
Иң яхшы рәссам эше:
«Забытая история» Сербия Республикасының Балалар театры
Сандра Никач - «Забытая история» спектакле (Сербия Республикасының Балалар театры);
Фестиваль новациясе:
«Письма другу», Курск дәүләт курчак театры
«Письма другу» - Игорь Семяновский (Курск дәүләт курчак театры);
Иң яхшы режиссер эше:
«Тьма египетская» Башорт дәүләт курчак театры
Елена Котихина - «Тьма египетская» (Башорт дәүләт курчак театры);
Иң яхшы спектакль:
«Ортеке» Алматы ш. дәүләт академия курчак театры
«Ортеке» (Алматы ш. дәүләт академия курчак театры (Казахстан Республикасы).
Ә үзебезнекеләр кайда дисәгез, «Шомбай-фест»та «Әкият» курчак театры үз спектаклен конкурстан тыш күрсәтте, ягъни, үзебезнекеләр премия алуда катнашмады. Бу «Әкият» курчак театры «Материнское поле» курчак спектакле иде. Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» повесте буенча курчак спектакле Илгиз Зәйниев тарафыннан куелган. Әлеге сәхнә әсәре быел Татарстан театрлары арасында бердәнбер «Алтын битлек» номинанты иде.
«Материнское поле», «Әкият» татар дәүләт курчак театры
Казанда «Шомбай-фест» барган көннәрдә Омскида «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы гөрләде. Башкорт курчак театрының «Шомбай-фест»та катнашкан «Тьма египетская» спектакле (Зойкина квартира» (Екатеринбург) һәм «Конек-горбунок» (Рязань) курчак спектакльләре белән бергә) «Алтын битлек» премиясен алды.
Михаил Булгаков хикәяләре циклы нигезендә куелган һәм финалында «Олы юлның тузаны» татар халык җыры яңгыраган бу спектакль барчабызның күңеленә хуш килде дип беләм. Спектакльнең төп герое һәм бердәнбер курчагы - үткән гасырның егерменче елларында караңгы авылга килеп кешеләрне дәвалаган яшь табиб.
ххх
Миңа калса, бу фестивальдә традицион курчак спектакльләре, ягъни, нигездә курчаклардан гына торган спектакльләр күп түгел иде. Берничә спектакльдә, мәсәлән, («Тараканище», «Ортеке», «Ястребок», «Маленький Сиу») артистлар үзләре төп персонаж булып, алар курчак белән уйнады, ягъни, курчак төп персонаж түгел иде, артист өчен сюжетны сөйләргә ярдәм итүче генә иде. Саранск шәһәреннән килгән «Зимние чудеса», Курск дәүләт курчак театрының «Письма другу» спектакльләре артистларның һәм курчакларның ниндидер үзенчәлекле синтезы иде.
Шомбай кунакларны сәламли
Курчак спектакльләрендә бер проблема күзгә ташлана – драматургия. Күп әсәрләрдә драматургик өзеклекләр күренә, дөрес, режиссер аны курчакларның сөйкемлелеге, артистларның осталыгы белән томаларга тырыша, кайчакта бу барып та чыга, әмма һәр очракта да түгел.
«Шомбай-фест» курчак театрлары фестивале бүгенге курчак театрлары юнәлешен күпмедер дәрәҗәдә күрсәтә аламы – фестиваль тәмамланып килгәндә бу сорауны мин театр белгече, әлеге фестивальнең жюри әгъзасы Нияз Игъламовка бирдем.
Нияз Игъламов: «Әйе, курчак театры фестивале юнәлешне күпмедер дәрәҗәдә тасвирлый. Әмма инде алтынчы тапкыр үткәрелүче бу фестиваль нигездә Россиянең Европа өлеше белән чикләнә. Әлбәттә, аерым спектакльләр килә – берәр мәртәбә Сахалиннан, Красноярскидан, Абаканнан килгәннәре булды, әмма ул якларның үз фестивальләре бар. Ә без гадәттә үз фестивалебездә Россия үзәгендәге театрларның эшчәнлеген күзәтәбез, безгә ешрак Башкортстан, Чувашия кебек якын тирәдәне республикалар килә. Димәк, безнең фестиваль курчак театрының юнәлешен күпмедер дәрәҗәдә күрсәтсә дә, тулысынча күрсәтә дип раслый алмыйбыз. Россиядәге иң көчле курчак театрлары арасына Санкт-Петербург һәм Мәскәүдәге шәхси театрлар керә, ләкин аларның фестивальләргә йөрерлек акчалары юк, фестивальнең дә аларны китерерлек мөмкинлеге юк. Фестивальнең нигезләмәсе буенча да без театрларны китерү чыгымнарын күтәрә алмыйбыз. Шулай да, Мали театрын, Сербия Республикасы театрын китерүне үз өстенә алган дипломатик юллар табылган. Сербия Республикасы өчен декорацияләр дә биредә ясалган һәм алар хәзер шул декорацияләр белән Питерга да баралар.
Болардан чыгып, без бу фестиваль курчак театры юнәлешен тулысынча күрсәтә дип әйтә алмыйбыз, ул күпмедер дәрәҗәдә генә күрсәтә. Бездә, гомумән, алай күрсәтә ала торган курчак театрлары фестивале юк, «Алтын битлек» тә андый күренешне бирми. Бәлки, Санкт-Петербургта үтүче «КУКАРТ» курчак театрлары күпмедер дәрәҗәдә күрсәтәдер – ул берничә атна бара һәм анда күп театрлар катнаша. Ә башка фестивальләргә килгәндә, аларда программаны сайлау булса да, күбесенчә дуслар, партнерлар чакырыла. Моның шулай булуы дөрес тә, мәсәлән, «Әкият»кә килгәндә, Илгиз Зәйниев җитәкләгән театр, әлбәттә, начар театрлар белән дуслашмый. Илгиз дусларны сайлый белә. Шәхсән мин үзем быел программаны сайлауда катнашмадым һәм шулай дөрес тә – мин жюри әгъзасы буларак бәяләүдә катнаштым. Ышанычлы итеп әйтә алам - кызыклы программа тупланган».
Ххх
Казанда «Шомбай-фест» фестивале курчак театры яңа бинасында эшли башлаганнан бирле - 2013 елдан башлап үткәрелә. Ул 2016, 2019, 2022, 2024 елларда узды. Беренче елларда курчак театры төп жюридан тыш Балалардан жюри да җыйган иде, соңгы елларда мәдәни күзәтчеләр командасын туплый башлады. Баштагы елларда жюри әгъзалары арасында төрле иҗат кешеләре булса (мәсәлән, композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың да жюри әгъзасы булганы бар), хәзер профессиональ театр тәнкыйтьчеләре чакырыла.
Фестиваль спектакльләрне тамашачыга җиткерүнең төрле форматларын барлый. Бер елны спектакльләр, мәсәлән, паркта да күрсәтелде. Дөрес, быелгы яңгырлы башланган җәйдә бу формат үзен акламас иде.
Формалар үзгәреп торса да, бер нәрсә үзгәрми – фестиваль ул дуслар һәм мәсләктәшләр җыены. Фестивальдә очрашулар театрлар өчен үз спектаклеңне бәяләтү генә түгел, яңа проектларга идеяләр табу, яңа спектакльләр өчен иҗат командасы тупларга булышу, яңа гастрольләр оештыру буенча сөйләшүләр, театр дөньясындагы яңалыклар буенча фикер алышулар һәм, ниһаять, труппага яңа җирләр күрсәтеп бер җилләнеп кайту да була ала.
Ә спектакльнең фестивальдә җиңү-җиңмәве ул кадәр мөһим дә түгел кебек, уйлап карасаң, ул премияне бүлүчеләр дә «Аллаһның кашка тәкәләре» түгел, кемгәдер күбрәк ошаган спектакль икенче берәүгә азрак ошарга мөмкин. Әлбәттә, фикер алышуларда тәнкыйтьчеләрнең профессиональ фикере кызыклы, киңәшләре дә файдалы. Әйе, тәнкыйтьчеләр хаклы: «балаларга ошый» дип кенә «җитлекмәгән» спектакль күрсәтү дә дөрес түгел. Шулай да спектакльләрдән соң фикер алышуларны тәнкыйтьчеләрнең фикер әйтеп чыгуына гына кайтарып калдырмыйча, иҗат төркеменә дә сүз әйтү мөмкинлеге бирелгән түгәрәк өстәл утырышларына әйләндерәсе иде дигән теләк бар. Чөнки быелгы фестивальдә Давид Бурман җитәкләгән жюри диалогка рөхсәт бирмәде, утырышлар вакытында үз фикерен әйтергә теләгән иҗатчыларны ишетергә теләүче булмады. Бурман минем авызымны яба алмый, катнашучыларның фикер әйтүен туктата алса да – шуңа күрә монда булса да языйм әле – бәлки алга таба оештыручылар колак салыр.

Киләсе фестивальгә кадәр!
«Паустовский – детям», Мәскәү курчак театры
«Миргачан или тайна тунгуссколог метеорита», Амур өлкәсе курчак театры
«Я родился завтра. Защитник», Чаллы дәүләт курчак театры
«Зимние чудеса» Мордовия Республикасы дәүләт курчак театры